Бүген Әдипләр: Фирдәвес Хуҗин
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Фирдәвес Хуҗин

A Ә Б В Г Д Е Җ З И Й К Л М Н O Ө П Р C Т У Ү Ф =>Х<= Ч Ш Э Ю Я Һ
Ринал Хаҗиев Сәлим Мирза Хазбиевич Ибраһим Хаккый Вахит Хаков Тәзкирә ХАКОВА Фатих Халиди Ильяс ХАЛИКОВ Хәкимҗан Халиков Гали Халит Нияз Халит Рим Халитов Яхъя Халитов Ленар Хамматов Фәния ХАММАТОВА Эльмира ХАММАТОВА Рамил Ханнанов Расих Ханнанов Айгөл Ханова Зөлфия Ханова Галия Хантимерова Ренат Харис Зөфәр Харисов Миргалим Харисов Гөлназ ХАРИСОВА Кәүсәрия Харрасова Харәзми Фәрит Хатипов Индира Хафазетдинова Габбас Хафизов Габдрахман Хафизов Илнар Хафизов ЛИНАР ХАФИЗОВ Марс Хафизов Роза Хафизова Нәфисә Хәбибдиярова Әхәт Хәбибуллин Камбәр Хәбибуллин Рафис Хәбибуллин Рәсим Хәбибуллин Гөлсинә Хәбибуллина Ләйсән Хәбибуллина Люция ХӘБИБУЛЛИНА Венера Хәбибрахманова Фәридә Хәбибрахманова <Мизхәт Хәбибуллин Мөсәгыйт Хәбибуллин Роза Хәбибуллина Фәйрүзә Хәбибуллина- Әсгать Хәеркәев Илгиз Хәеркәев Әбү Хәжиб Хәсән Хәйри Вәсилә Хәйдәрова> Фәйрүзә ХӘЙДӘРОВА Марсель Хәйретдинов Рәшит Хәйретдинов Аида ХӘЙРЕТДИНОВА Сания Хәйретдинова Әнвәр Хәйри Гокәшә Хәйруллин Алмаз Хәйруллин Данис Хәйруллин Зөлфәт Хәйруллин Илдар Хәйруллин Исхак Хәйруллин Хәниф Хәйруллин Альбина Хәйруллина-Вәлиева ИЛСӨЯР ХӘЙРУЛЛИНА Мәдинә Хәйруллина Вәсимә Хәйруллина Чулпан Хәйруллина Заһит Хәким Зөлфәт Хәким Нигъмәт Хәким Рафаил Хәкимов Гөлназ Хәкимова Гөлнара Хәкимова Фирая Хәкимова Сибгат Хәким Фәрит Хәкимҗанов Ягъкуб Хәлили Габделхак Хәлилов Зәбир Хәлимов Алмаз Хәмзин Айдар Хәлим Йолдыз Хәлиуллин Альбина Хәлиуллина Роза Хәлиуллина Фирая Хәлиуллина Ибраһим Хәлфин"> Сәгыйд Хәлфин Касыйм Хәмзин Ризван Хәмид Булат Хәмидуллин Лирон Хәмидуллин Алия Хәмидуллина Роза Хәмидуллина Флүрә Хәмидуллина Малик Хәмитов М.Хәнәфи Зәки Хәнәфиев Рафаил Хәплехәмитов Дөлфәт Хәрби Әхмәтгәрәй Хәсәни Альберт Хәсәнов Аяз Хәсәнов Әнәс Хәсәнов Гарәфи Хәсәнов Гыйззәтулла Хәсәнов Мансур Хәсәнов Мәхмүт Хәсәнов Нурислам Хәсәнов Рим Хәсәнов Алсу Хәсәнова Асия Хәсәнова Гәүһәр Хәсәнова Миләүшә Хәсәнова Фәридә Хәсәнова Рәхим Хисаметдинов Рушад Хисаметдинов Рафис Хисами Алинә Хисамиева Нурмөхәммәт Хисамов Фәһимә Хисамова Рифкать Хисмәт Рахмай Хисмәтуллин Хәй Хисмәтуллин Илсур Хөснетдинов Илдар Хөсни Хәниф Хөснуллин Фәния Хуҗахмәт Гали Хуҗи "Илдус Хуҗин Мәгъсүм Хуҗин Фаяз ХУҖИН Фирдәвес Хуҗин Диләрә Хуҗина Наилә Хөрмәтова Мәгъмүрә Хөрмәтуллина Нур Хөсәенов Резидә Хөсәенова Әзилә Хөснетдинова Минзифа Хөснетдинова- Фатих Хөсни Зиннур Хөснияр Котдүс Хөснуллин Алсу Хөснуллина Мәхмүт Хөсәен Шәриф Хөсәенов Гөлнирә Хөсәенова Кәмал Хөҗәнди
Фирдәвес   Хуҗин 1955 елның 21 маенда Алабуга районы Илмәт авылында туганмын һәм бүгенге көндә дә туган төбәгемдә көн күреп яшимен. Урта мәктәпне тәмамлагач, Алабугада шоферлар курсында укыдым. Машина йөртү—минем төп һөнәрем.
Татарстанны бәйсез дәүләт итеп күрү —иң зур хыялларымның берсе. Без булмасак, безнең балаларыбыз, оныкларыбыз әлеге бәхеткә ирешерләр, бәлки.
1982 елда район газеталарында беренче хикәяләрем күренә башлады. «Ватаным Татарстан», «Шәһри Казан» газеталарында һәм «Казан утлары», «Аргамак» журналларында кайбер язмаларым басылып килә.
Фирдәвес ХУҖИН.
"Чулман язлары" күмәк җыентыгы, 1997.

ҮЗЕ ШӘҺӘР, ҮЗЕ МУЗЕЙ

Республикабызның төньяк-көнчыгыш өлешендә Татарстанда гына түгел, Русиядә дә гаҗәеп үзенчәлекле  саналган Алабуга каласы урнашкан. Аны ачык һавадагы музей-шәһәр дип тә атыйлар. Чөнки ул 1000 еллык тарих белән бүгенге заман казанышларын бердәй һәм бербөтен итеп үз эченә сыйдырган. Борынгы архитектура казанышы саналган  уникаль  сәүдәгәр йортлары һәм заманча пыяла-бетон биналар; кояш нурларында алтын тәреләрен елтыраткан чиркәү һәм соборлар вә көмеш айларын горур рәвештә күккә чөйгән мәгърур мәчетләр; яшеллеккә чумып, вакытның үзен эчендә оеткан Александр паркы вә башка бик күп сквер һәм аллеялар; кала тирәли ярымбоҗра хасил итеп яткан асфальт юл тасмасы буйлап тәүлек әйләнәсе тыз-быз чабышкан машиналар ташкынына контраст булып балкып торган Боз сарае һәм аның янәшәсендәге хәтфә чирәмле стадион; таудан аста, дулкыннарын ялкау гына, гәрәбә комлы ярга кагып, суларын бөек Әтилгә агызган борынгы Чулман, биек яр өстендә ун гасыр элек төзелгән, инде хәзер хәрабәләре генә калган Алабуга (Акмәчет) шәһәрлеге һәм анда  калкып чыккан, болгар әмире Ибраһим бин Мөхәммәдкә куелган атлы һәйкәл – Алабуга боларның барысын да үз эченә алган.

Районның территориясе 1401,4 кв.км тәшкил итә. Алабуганың үзендә 70728 кеше яши (мәгълүматлар 2011 елның 1 гыйнварына), ә авылларда – 10904. Районның 15 җирле үзидарәсенә 48 авыл керә, шуларның иң зурысы – Танайка, анда 1659 кеше гомер итә. Бездә шулай ук, нибары 1 генә кеше яшәгән Красная Горка дигән авыл да бар. Алабуга  районында дистәләрчә милләт вәкиле гомер кичерә, шулардан урыслар – 51,7, татарлар – 41,9, чуашлар  1,3 процент тәшкил итә. Башка милләтләргә 5,1 процент туры килә.

Районның һәм шәһәрнең иң эре сәнәгать предприятиеләреннән НГДУ “Прикамнефть” ачык акционерлар җәмгыятен,  “АлАЗ” җитештерү берләшмәсен,  “Алабуга сөте”,  “Алабуга ит-консерв заводы” ачык акционерлар җәмгыятьләрен, җаваплылыгы чикләнгән “Соллерс-Алабуга”  җәмгыятен һ.б.ларны санап китәргә була. Ә шулай да Русиянең генә түгел, якын һәм ерак чит ил инвесторларын да җәлеп иткән “Алабуга” махсус икътисади зонасы турында аерым әйтеп китү урынлы булыр. РФ һәм ТР бюджетыннан тигез күләмдә “Алабуга” махсус икътисади зонасына 15 миллиард сум күләмендә инвестицияләр җәлеп ителгән. Ул Русиядәге икътисади зоналар арасында әйдәп баручы   буларак билгеле. Барлык зоналарда җитештерелә торган продукциянең 71 проценты нәкъ менә “Алабуга”га туры килә.

- Без беренчеләрдән булып эш башладык. Ул чакта Русиядә икътисади зоналар булдыру турында сүз чыкканы да юк иде әле, ә  без Алабуга районы территориясендә ирекле икътисади зонаны гамәлгә куйдык, - дигән иде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин  2012 елның май аенда биредә булып узган киңәшмәләрнең берсендә.

“Алабуга”ның генераль директоры Тимур Шаһивәлиев белдергәнчә,   район үзе тулы бер өлкә – Калуга өлкәсе белән көндәшлек итә.  Резидентлар тарафыннан игълан ителгән инвестицияләр күләме 3  миллиард долларга җитә, шуның 1 миллиард доллары инде кертелгән дә. Резидентлар өчен минималь инвестицияләр күләменең 3 миллион долларга кадәр киметелүе “Алабуга” зонасына карата зур кызыксыну уята икән. Шул ук вакытта резидентларның төп өлешен зур кертемле эре компанияләр тәшкил итә.  МИЗда барысы 25 резидент теркәлгән инде, тагын 4есе гаризаларының раслануын көтә. 

Нефть һәм газ табу идарәсе (“Прикамнефть”) оешу шәһәр елъязмасына өр-яңа сәхифә булып кергәнлектән һәм нәкъ менә шуның нәтиҗәсендә каланың яңа үсеш этабы башланганга күрә, моңа аерым тукталу кирәктер. Инде сугыш алды елларында ук көнчыгыш Кама буе җирләрендә башланып киткән нефть эзләү эшләре, ниһаять, 1954 елда беренче нәтиҗәләрен бирә: ошбу елда Сәнтәк авылы тирәсендә (элекке Бондюг районы) 15 нче cанлы скважина бораулана башлый. Һәм  1958 елның сентябрендә моңа кадәр сирәк очраган басым астында  “кара алтын” фонтаны атарга керешә. Аны беренче ачучылардан булып мастер В.Землянухин санала. Кызганыч, соңрак ул  авария нәтиҗәләрен бетергәндә, фаҗигале рәвештә һәлак була (шәһәрнең бер урамын алабугалар соңрак аның исеме белән атый). Бондюг табылдыгыннан соң бу якларда Первомайски,  Алабуга, Красноборски, Ык Тамагы һ.б. ятмалар ачыла. Һәм 1961 елда Алабуга  “Прикамнефть” газ һәм нефть табу идарәсен  ачу мәртәбәсенә ирешә.  Җөмләдән, Алабуга нефтьчеләре республиканың, Русиянең һәм  хәтта кайбер ерак чит илләрнең нефть табыла торган регионнарына да барып эшли. Түбән Кама сусаклагычы төзелгәч, промыселларның бер өлеше су астында кала һәм андый скважиналарда ясалма бетон-утраучыклар һәм аларга илтә торган, әлләничә чакрымнарга сузылган юл-дамбалар төзергә туры килә. “Прикамнефть”  Русиядә шул ягы белән дә уникаль әле ул.

1985 елда үзгәртеп корулар башлангач, СССРда моңа кадәр күрелмәгән заводлар комплексын – “КамТЗ” тракторлары җитештерү  предприятиесен Алабуга җирлегендә төзергә хөкүмәт тарафыннан карар кабул ителә. Әмма эшләр начар бара һәм 1988 елда төзелә торган комплексны җиңел машиналар эшли торган “АлАЗ” заводы итеп үзгәртергә карар чыгаралар. 1996 елда “Дженерал Моторс” концерны белән төзелгән килешү нигезендә “Шевроле Блейзер” автомобильләре җитештерә башларга карар кылына.

Алабуга районы 1930 елда оешкан.  Аның территориясе аша Акбаш-Әгерҗе тимер юлы (Алабугадан 14 чакрым ераклыкта Тихоново тимерюл станциясе урнашкан) һәм Казан - Уфа,  Алабуга – Можга автомагистральләре үтә. Район үзәгеннән Казанга кадәр ара 215 чакрым.  Төп су артериясе – Кама (Чулман) елгасына шулай ук район биләмәләре аша аккан Нократ, Тойма, Танайка елгалары коя.
 
Аграр сектор Алабуга районының мөһим тармакларыннан санала. Бүгенге көндә биредә 11 хуҗалык эшчәнлек алып бара, шуларның 6сы агрофирмалар. Боларга өстәп 23 крәстиән-фермер хуҗалыкларының теркәлгәнлеген әйтергә була. Авыл хуҗалыгы тармагы үзенчәлекле, чөнки  9-10 ай дәвамында төп керем чыганагы булып терлекчелек  кала бирә. Орлык эшкәртү комбинаты һәм ашлык кабул итү предприятиесе интенсив рәвештә үсеш юлыннан бара. Иген игү белән беррәттән, район хуҗалыклары терлек азыгы үстерү һәм  әзерләүгә зур игътибар бирә.  Алабуга районында һәм шәһәрендә  80 меңнән артык кешегә 3 дәүләт медицина учреждениесе хезмәт күрсәтә.

Хәзерге вакытта Алабуга районында 33 белем бирү оешмасы санала, 43 мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен гомум белем һәм тәрбия учреждениесе бар. Шәһәрдәге махсус урта уку йортларының саны 4әү: Алабуга мәдәният училищесы, Русия Эчке эшләр министрлыгының Алабугадагы Суворов хәрби училищесы,  Алабуга медицина училищесы,  Алабуга политехник көллияте. Алабугада 4 югары уку йорты бар. Алар арасында 100 елдан артык тарихы булган педагогика университетына (хәзер КФУның филиалы санала) әтрафлырак тукталып китү кирәктер.

Ошбу уку йорты 1903 елда кызлар өчен епархиаль училище сыйфатында бай сәүдәгәр Глафира Стахеева акчасына салдырыла. Барокко стилендә Вятка губернасы инженеры,  рәссам һәм архитектор И.Чарушин проекты буенча төзелгән бу гаҗәеп бина әле һаман да үзенең кабатланмас матурлыгы һәм  чыдамлыгы белән  таң калдыра. Революциядән соң ул шактый еллар педагогика училищесы булып торса, соңрак аны институт статусына күтәреп, биредә югары белемле мөгаллимнәр әзерләнде. Алабугада янә А.Туполев исемендәге Казан милли фәнни-тикшеренү техник университетының филиалы, социаль белем академиясе, социаль һәм гуманитар белгечлекләр буенча институт бар.

1995 елда Алабуга, тарихи кала буларак, Русиянең кече һәм  уртача зурлыктагы шәһәрләрен саклау, яңарту һәм торгызу буенча федераль программага кертелгәннән соң, күп кенә үзгәрешләр кичерде. Алабуга  шәһәрлегендәге борынгы Акмәчет хәрабәләре, каланың йөзек кашы – символикасы булган һәм  сакланып калган бердәнбер крепость башнясы ипкә китерелде. Шәһәрнең XVIII гасырның икенче яртысы, XIX гасыр һәм ХХ йөз башына караган күпсанлы бина-корылмалары сипләнде-яңартылды; заманында Алабугада яшәгән, яисә  анда булып киткән атаклы затларга һәйкәлләр һәм мемориаль комплекслар торгызылды (кызганыч ки, татарның күренекле шәхесләре ни өчендер һаман да күләгәдә кала килә); яңа технологияләргә нигезләнеп корылган бик күп заманча биналар калкып чыкты. Һәм 2007 елның августында Алабуганы ил һәм хәтта дөнья күләмендә таныткан әһәмиятле вакыйга булды -  каланың 1000 еллык юбилее билгеләп үтелде.

2006 елның 8 августында Алабуга  районының яңа гербы булдырылды, аңа нигез итеп 1781 елның 28 маенда патшабикә  Екатерина II  указы  белән эшләнгән герб алынды. Һәм шулай ук  район Советының 2007 ел, 29 март карары белән муниципаль район флагы да эшләнде.

Алабуга муниципаль районы һәм  шәһәре белән 2010 елның 13 апреленнән Геннадий Емельянов җитәкчелек итә, ә  аңа  кадәр хакимият башлыгы булып 12 ел дәвамында Илшат Гафуров эшләде.

Алабуга шәһәре һәм районы халкы киләчәккә ышаныч һәм өмет белән карап яши. Алар үз алдына куйган максатына ирешү өчен кулыннан килгәннең барысын да эшләр, иншалла.


http://www.madanizhomga.ru/

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013