Бүген Әдипләр: Котдүс Хөснуллин
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Котдүс Хөснуллин

A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Ринал Хаҗиев
Ибраһим Хаккый
Вахит Хаков
Ильяс ХАЛИКОВ
Гали Халит
Нияз Халит
Фәния ХАММАТОВА
Эльмира ХАММАТОВА
Рамил Ханнанов
Гөлназ ХАРИСОВА
Фәрит Хатипов
Габдрахман Хафизов
Рәсим Хәбибуллин
Әбү Хәжиб
Вәсилә Хәйдәрова
Марсель Хәйретдинов
Әнвәр Хәйри
Хәсән Хәйри
Альбина Хәйруллина-Вәлиева
Нигъмәт Хәким
Фәрит Хәкимҗанов
Рафаил Хәкимов
Ягъкуб Хәлили
Йолдыз Хәлиуллин
Альбина Хәлиуллина
Сәгыйд Хәлфин
Касыйм Хәмзин
Булат Хәмидуллин
Роза Хәмидуллина
Рафаил Хәплехәмитов
Мансур Хәсәнов Фәридә Хәсәнова
Нурмөхәммәт Хисамов
Фәһимә Хисамова
Хәй Хисмәтуллин
Котдүс Хөснуллин
Фаяз ХУҖИН
Котдүс Хөснуллин

ХАЛЫК МОҢНАРЫН САКЛАУЧЫ

Котдүс Мирзасалих улы Хөснуллин 1941нче елда атарстанның Мөслим районы Ташлыяр авылында дөньяга килә. Ул — сугыш вакытында туып-үскән, шул чорның авырлык-кыенлыкларын татыган ир-ат. Бәлки, моң-сагышка бирелүчән нечкә күңелле зат булуы да шуннан киләдер.
Котдус кечкенәдән үк, кулына гармун алып, әбекәй-әниләрне, апа-абыстайларны халык көе белән юатырга, күңелләрен күтәрергә өйрәнә. Сизгер малай үзе дә алар сузган мөнәжәт-бәетләрне, бабайлар җырлаган борынгы моңлы көйләрне отып алып, аулак чакларда шуларны гармунда уйнарга өйрәнә. Сигезенче сыйныфны ул Мөслимдә, мәктәп-клуб сәхнәләрендә танылып өлгергән гармунчы буларак тәмамлый һәм шунда ук Алабуга мәдәни-агарту училищесына юл тота. Биредә ул күптән хыялланган сәнгать-мәдәният дөньясына чума. Бераздан инде үзе дә күптән күңелендә бөреләнеп килгән көйләрне жыр-биюле гөлчәчәкләргә әверелдерә башлый...
Укуын тәмамлап, яшь белгеч, туган ягы Мөслимгә кайтып, мәдәният-сәнгать эшләре белән шөгыльләнә, һәвәскәрләрнең оста-өлгер җитәкчесенә әверелә.
Музыкаль белемен үстерү ниятеннән чыгып, К. М. Хөснуллин 1962 нче елда Казан музыка училищесына укырга керә. Шактый бай тәҗрибә тупларга өлгергән яшь егеткә хор дирижерлыгы бүлегендә уку әллә ни кыен булмый. Алай гына да түгел, ул шул ук вакытта танылган профессор-композитор А. С. Леман классында композиторлык серләренә дә төшенә бара.
Чордашларының күбесенеке кебек, аның да укуы өч елга тукталып тора: егетне Совет Армиясе сафларына алалар. Анда да музыкант егет югалып калмый. Гармунчы-баянчы Казан егетен хезмәттәш дуслары да, өлкән офицерлар да хөрмәт итә һәм, кирәк чакта, « эшкә җигә»...
Кыскасы, армиядән Мөслим егете чыныгып-ныгып, шомарып кайта. Училищены уңышлы тәмамлап, Котдус янә туган ягына юнәлә. Башта Мөслим музыка мәктәбендә укыта. Бераздан мәшһүр Мөслим халык хорын оештырып җибәрә. Бу коллектив тора-бара академик хор дәрәҗәсенә ирешә һәм төрле смотр-фес-тиваль, конкурсларда лауреат исемен яулый.
Әмма тынгысыз җанлы егеткә болар гына җитми. Бу вакытта инде ул берничә дистә көй язган һәвәскәр композитор буларак та тирә-юньгә танылып өлгерә, шуңа күрә, белемен күтәрү нияте белән, Казан дәүләт консерваториясенең композиторлык классына укырга кереп, аны 1980 нче елда уңышлы тәмамлый. Уку чорында ул байтак инструменталь-камера һәм симфоник әсәрләр иҗат итә, күптөрле җыр һәм романслар язарга өлгерә. Ә иң күләмле вә житди иҗат җимеше — «Көмеш дага» балеты була...
«Мөнәҗәтләр һәм бәетләр» кебек саллы китапны туплап дөньяга чыгару (Казан, 2001 нче ел, «Раннур» нәшрияты) төзүче-автордан, иң беренче чиратта, тормыш тәҗрибәсе һәм төпле белем таләп итә. Боларның барысы да Котдус Мирзасалих улы Хөснуллинда җитәрлек тупланган була. Яшь композитор бала чактан ук ишетеп килгән татар халык җырларын, бәет-мөнәҗәтләрен җыю белән шөгыльләнә. Бу өлкәдәге тәүге эзләнүләрен ул 60 нчы еллар уртасында, музыка училищесында укыган дәвердә үк башлап җибәрә. Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында эшләгән дәверендә исә, күпсанлы фольклор экспедицияләрендә катнашып, бай фольклор материалы туплый. Җыр-моңга табигый тартылу, тарих һәм мәдәният хәзинәләрен эзләп табуга, туплауга һәвәслек К. Хөснуллинга киләчәктә бигрәк тә кирәк булачак әле. Ә бу елларда ул хәтта университетның татар филологиясе бүлеге тарафыннан оештырылган фольклор экспедицияләрендә якыннан торып катнаша. Кыскасы, профессиональ музыкант булу өстенә, фольклорчы да булып китә.
1984 нче елда Татарстан Мәдәният министрлыгы чакыруы буенча К. Хөснуллин Халык иҗаты һәм фәнни-методик агарту үзәгенә эшкә килә. Анда ул халык иҗаты бүлегенә җитәкчелек итә, республикада фольклор коллективларын оештыруга һәм үстерүгә зур көч сала. Нәкъ шул чорда районнарда йөзләгән татар фольклор коллективлары пәйда була. Татарлар яшәгән төрле төбәкләрдән фольклор коллективлары, галим-белгечләр чакырылып, фәнни-гамәли конференцияләр уздыру эше дә шул елларда гадәткә керә.
Халык иҗатының ин зур, күңелле үрнәге булган «Уйнагыз, гармуннар!» бәйрәме дә, гаять куанычлы вә юмарт тамашага әверелеп, чормаларда күгәреп яткан гармуннарны янә халыкка кайтара, йөзләгән яңа гармунчыларны аякка бастыра, илгә таныта.
Гармунчыларның Фәйзулла Туишев исемендәге республика конкурсы, Исмәгыйль Мусин исемендәге курай, кубызчылар бәйгесе бу бәйрәмгә тагын бер ямь өсти. Ә бит бу җитди мәдәният чараларын башлап һәм ел саен җитәкләп йөрүче дә Котдус Хөснуллин үзе.
Халкыбызның мәдәни дөньясына көтеп алынган яңалык булып килеп кергән «Мөнәҗәт кичәләре», профессиональ башкаручыларның әлеге жанр үрнәкләрен радиодан, телевидениедән яңгырата башлавы, мөнәҗәт язмалары-пластинкалары чыгару чын мәгънәсендә рухи яңарыш, күтәрелеш буларак, халык тарафыннан хуплап каршы алынды. Ә бит бу мөнәҗәт-бәетләрне җыючы, язып алучы һәм җырчыларга өйрәтүче зат шул ук Котдус Хөснуллин үзе иде!
«Мөнәҗәтләр һәм бәетләр» китабында Котдус Хөснуллин 30—40 ел буена җыйнап, өйрәнеп килгән халык энҗеләрен, логик һәм фәнни тәсбихләргә тезеп, укучыларга тәкъдим итә. Мондый күләмле мөнәҗәтләр китабы милләтебез тарихында тәүге мәртәбә дөнья күрүен дә басым ясап искәртеп үтәсе килә. Гомумән алганда, К. Хөснуллин тарафыннан алты меңгә якын фольклор берәмлеге тупланган. Бу алда санап үтелгән игелекле эшләрне тормышка ашыруда 1991 нче елда Татарстан Мәдәният министрлыгы каршында оештырылган Дәүләт татар фольклорын җыю, саклау өйрәнү һәм пропагандалау үзәге хәлиткеч роль уйнады.
Татар халкының бәһасез рухи хәзинәсе — халык авыз иҗаты, бигрәк тә көй-моңга бәйле жанрлары Котдус Хөснуллин кебек тәҗрибәле, игелекле куллар ярдәмендә тупланган.
Дәүләт татар фольклор үзәгенең фәнни хезмәткәре, компози-тор-фольклорчы якташыбыз Котдус Хөснуллин татар халкының гасырлар буе җыелып килгән моңын, иҗатын киләчәк буыннарга тапшырып калдыру өчен ифрат зур көч куйды. Бу хезмәт бик зур бәягә һәм рәхмәткә лаеклы. Шуны исәпкә алып, 2002 нче елда Котдус Хөснуллинга «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелде.
Рафис Әхмәт.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013