Бүген Әдипләр: Хөснулла Шәфигуллин
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Хөснулла Шәфигуллин


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Луара Шакирҗан
Әлфия Шакирҗанова
Әзһәр Шакиров
Минсәгыйть Шакиров
Фәридә Шакирова
Әлфинур Шәвәлева
Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Айзат ШӘЙМӘРДӘНОВ
Камил Шәйхетдинов
Энҗе ШӘЙХЕТДИНОВА
Айдар ШӘЙХИ
Гөлназ Шәйхи
Габдeлхак Шәмсетдинов
Исмәгыйль Шәрәфиев
Әхсән Шәрипов
Ирек Шәрипов
Зөлфия Шәрипова
Наил Шәрифуллин
Зәйдулла Шәфигуллин
Фәрит Шәфигуллин
Хөснулла Шәфигуллин
Хөснулла Шәфигуллин

Шәфигуллин мәктәбе

Без, бер төркем район журналистлары, унбиш ел буе “Җиңү байрагы” (хәзерге “Саба таңнары”) газетасына мөхәррирлек иткән Хөснулла ага Шәфигуллин мәктәбен үтеп, иҗатка кереп киттек. Ул гадел, үтә таләпчән, туры сүзле, ару-талуны белми, бер генә минутын бушка уздырырга яратмый торган тырыш кеше иде. Хөснулла ага район газетасын өр-яңадан оештырган кеше буларак тарихка кереп калды.
Ул 1924 елда Апас районы Коштавылы авылында туа. Хезмәт юлын колхоз хисапчысы ярдәмчесе булып башлый. Казанда фабрика-завод өйрәнчекләре мәктәбендә укый. 1943 елның башында Бөек Ватан сугышына алына, Үзәк фронтта разведчик була. Сугышны немец илбасарлары җирендә тәмамлый. Әмма әле Җиңү салюты яңгырагач та Хөснулла солдатка кайтып китәргә насыйп булмый, 1947 елның җәенә кадәр Германиядәге безнең гаскәрләр группасында хезмәт итә.
Тыныч тормышка кайткач, Хөснулла Әһлиулла улы Апас районы социаль-тәэминат бүлегенә инспектор вазыйфасына алына, аннан район газетасы редакциясенә җаваплы сәркатип итеп күчерелә. Ике ел каләм тибрәткән егетне, өметле икәнен күреп, республика партия мәктәбенә укырга җибәрәләр. Аны тәмамлагач, Хөснулла Шәфигуллин Апас районы газетасы редакторы итеп раслана. Биредә ул нәкъ ун ел эшли, шушы чорда үзен талантлы журналист, оста оештыручы итеп таныта. Язмыш Хөснулла Шәфигуллинны Сабага китерә. Ул 1963 елның февралендә партия өлкә комитетының матбугат секторы тарафыннан редактор итеп тәкъдим ителә.
Минем үземә бу җирле радиотапшырулар оештырганда да, аннары район партия комитетының пропаганда һәм агитация бүлеге инструкторы булып эшләгәндә дә Хөснулла ага белән бик еш аралашырга насыйп булды. Дөресрәге, эшкә өйрәтте ул мине. Аның талканы коры, ягъни кырыс җитәкче иде. Чөнки юк-юк та, газетаның һәр санында диярлек нинди дә булса җитешсезлек чыгып тора. Хаталар да киткәли. Аларны тиз күреп алалар иде, чөнки газета басылып беткәч, ике данәсе кичтән үк КПСС райкомына – секретарьларга кертелде.
Шулай бервакыт бер мәкаләмдәге Олы Ныртыны машинистка Олы Нырсы дип баскан. Укып биргәндә “тотмаганмын”. Шул килеш чыккан. Иртән генә күреп алдым. Ярар, төшкә кадәр тавыш-тын булмады. Кичкә таба бүлмәгә редактор үзе атылып килеп керде. Аны күрүгә урынымнан сикереп тордым да: “И, Хөснулла абый, теге хатаны күрдегезмени?” – дип килеп туган киеренкелекне йомшартмакчы иде исәбем. Минем бу җөмләм, киресенчә, утка бензин сипкән кебек булды.
– Әле син белә торып мыштым гына йөрисеңмени? – дия-дия тәрбия дәресе үткәрде.
Хөснулла Әһлиуллович төп эше өстенә “Беренче Май” колхозына вәкил итеп тә билгеләнгән иде. Шулай кояшлы бер матур көндә Түбән Шытсу фермасының җәйләвендә йөрибез. Сыерларга бирелергә тиешле әчеткенең сыйфатына ризасызлык белдерә башлады бит “уполномоченный”. Әчетке ясаучы абзый да төшеп калганнардан булып чыкмады. Зур агач көрәге белән апараны болгатты-болгатты да, төптән иң куе җирен алып, авыз кырыеннан агыза-агыза чәйнәде дә, йотып җибәргәч:
– Менә, иптәш Шәфигуллин, начар булса, үзебез ашамыйбыз аны, – дип эш-гамәленең дөреслеген раслап күрсәтте. Без телсез-сүзсез калдык.
Хөснулла абый гел яхшылык кылырга ярата иде. Бик тә пычрак көзге көндә ул шул ук “Беренче Май” колхозының барлык авылларындагы бәрәңге чүпләүчеләргә район үзәгендәге хуҗалык товарлары кибетеннән резина перчаткалар алып барып өләшеп, хатын-кызларның, мәктәп балаларының ихлас рәхмәтенә дә лаек булган иде.
Ул елларда эшләгән җитәкчеләрнең тагын бер зур мәшәкате – котельныйларга күмер, коллектив әгъзаларына утын ташыту бурычы бар иде. Әгәр дә син шушы мәсьәләне уңай хәл итә алмасаң, юньле җитәкчегә саналмый идең. Диләнкә алып кистереп, утын әзер булгач, без – ир-атлар төяү-бушату эшенә алындык. Хөснулла абыйларга кыш чыгу һәм мунча ягу өчен өч машина утын кирәк була иде. Берсендә: “Хәзергә ярый, менә пенсиягә чыккач каян табасы булыр моның кадәр утынны?” – дип борчылганы да истә калган. 1980 нче еллар башында ук газлар кереп, утын проблемасы, нигездә, бетте, ул рәхәт көннәрне мөхирриребез генә күрә алмады.
Әмма шушы кыска гына гомерендә Хөснулла абый районыбыз, аның газетасы тарихында тирән эз калдырды. Яңа башлангычлар уйлап тапты, заманча рубрикалар булдырды. Бик күп публицистик мәкаләләр, кешеләрнең фидакарь хезмәте турында мавыктыргыч язмалар иҗат итте. Талантлы яшь кадрлар туплау, аларны үстерү белән даими шөгыльләнде. Районның җәмәгать тормышында да актив катнашты. Белемен күтәрү өстендә дә даими эшләде, читтән торып укып, югары партия мәктәбен тәмамлады.
Хөснулла аганың хезмәте югары бәяләнде, әлбәттә. Ул сугышчан батырлыклары өчен III дәрәҗә Дан ордены, тыныч хезмәттәге уңышлары өчен “Почет билгесе” ордены белән бүләкләнә. Аңа “ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем дә бирелде.
Хөснулла абый гаилә җанлы кеше иде. Бөек Ватан сугышында шәфкать туташы буларак катнашып, коточкыч вакыйгалар кичергән, бик күпләрнең гомерләрен саклап калган Рәкыйбә апа белән матур гомер кичерде алар. Ике кыз үстерделәр. Гаилә башлыгы Рузалия белән Резеда өчен үлеп тора иде.
Бакыйлыкка күчкәндә дә борчымады ул аларны. Якыннары белән хушлашырга да өлгермәгән. Дүшәмбедән шифаханәгә барырга тиеш иде. Ялга җыенганда гына инсульт аны мәңгелеккә безнең арадан алып китте.
...Язманы әзерләгәндә Хөснулла абый каберенә зиярәт кылдым. Бар да тәртиптә. Чардуганы буялган, чын мөселманча итеп яңартылган кабер ташы әллә кайдан балкып тора. Күңелдә зиратта әйтелә торган теләкләр яңарды: “Тыныч йокла, Хөснулла абый, гүрең нурлы, авыр туфрагың мамык кебек җиңел булсын...”

Тәлгат Нәҗмиев.
Саба районы газетасының 1981-2008 еллардагы мөхәррире

Ватаным Татарстан

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013