Бүген Әдипләр: Зиннур Хөснияр
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Зиннур Хөснияр

A Ә Б В Г Д Е Җ З И Й К Л М Н O Ө П Р C Т У Ү Ф =>Х<= Ч Ш Э Ю Я Һ
Ринал Хаҗиев Сәлим Мирза Хазбиевич Ибраһим Хаккый Вахит Хаков Тәзкирә ХАКОВА Фатих Халиди Ильяс ХАЛИКОВ Хәкимҗан Халиков Гали Халит Нияз Халит Рим Халитов Яхъя Халитов Ленар Хамматов Фәния ХАММАТОВА Эльмира ХАММАТОВА Рамил Ханнанов Расих Ханнанов Айгөл Ханова Зөлфия Ханова Галия Хантимерова Ренат Харис Зөфәр Харисов Миргалим Харисов Гөлназ ХАРИСОВА Кәүсәрия Харрасова Харәзми Фәрит Хатипов Индира Хафазетдинова Габбас Хафизов Габдрахман Хафизов Илнар Хафизов ЛИНАР ХАФИЗОВ Марс Хафизов Роза Хафизова Нәфисә Хәбибдиярова Әхәт Хәбибуллин Камбәр Хәбибуллин Рафис Хәбибуллин Рәсим Хәбибуллин Гөлсинә Хәбибуллина Ләйсән Хәбибуллина Люция ХӘБИБУЛЛИНА Венера Хәбибрахманова Фәридә Хәбибрахманова <Мизхәт Хәбибуллин Мөсәгыйт Хәбибуллин Роза Хәбибуллина Фәйрүзә Хәбибуллина- Әсгать Хәеркәев Илгиз Хәеркәев Әбү Хәжиб Хәсән Хәйри Вәсилә Хәйдәрова> Фәйрүзә ХӘЙДӘРОВА Марсель Хәйретдинов Рәшит Хәйретдинов Аида ХӘЙРЕТДИНОВА Сания Хәйретдинова Әнвәр Хәйри Гокәшә Хәйруллин Алмаз Хәйруллин Данис Хәйруллин Зөлфәт Хәйруллин Илдар Хәйруллин Исхак Хәйруллин Хәниф Хәйруллин Альбина Хәйруллина-Вәлиева ИЛСӨЯР ХӘЙРУЛЛИНА Мәдинә Хәйруллина Вәсимә Хәйруллина Чулпан Хәйруллина Заһит Хәким Зөлфәт Хәким Нигъмәт Хәким Рафаил Хәкимов Гөлназ Хәкимова Гөлнара Хәкимова Фирая Хәкимова Сибгат Хәким Фәрит Хәкимҗанов Ягъкуб Хәлили Габделхак Хәлилов Зәбир Хәлимов Алмаз Хәмзин Айдар Хәлим Йолдыз Хәлиуллин Альбина Хәлиуллина Роза Хәлиуллина Фирая Хәлиуллина Ибраһим Хәлфин"> Сәгыйд Хәлфин Касыйм Хәмзин Ризван Хәмид Булат Хәмидуллин Лирон Хәмидуллин Алия Хәмидуллина Роза Хәмидуллина Флүрә Хәмидуллина Малик Хәмитов М.Хәнәфи Зәки Хәнәфиев Рафаил Хәплехәмитов Дөлфәт Хәрби Әхмәтгәрәй Хәсәни Альберт Хәсәнов Аяз Хәсәнов Әнәс Хәсәнов Гарәфи Хәсәнов Гыйззәтулла Хәсәнов Мансур Хәсәнов Мәхмүт Хәсәнов Нурислам Хәсәнов Рим Хәсәнов Алсу Хәсәнова Асия Хәсәнова Гәүһәр Хәсәнова Миләүшә Хәсәнова Фәридә Хәсәнова Рәхим Хисаметдинов Рушад Хисаметдинов Рафис Хисами Алинә Хисамиева Нурмөхәммәт Хисамов Фәһимә Хисамова Рифкать Хисмәт Рахмай Хисмәтуллин Хәй Хисмәтуллин Илсур Хөснетдинов Илдар Хөсни Хәниф Хөснуллин Фәния Хуҗахмәт Гали Хуҗи "Илдус Хуҗин Мәгъсүм Хуҗин Фаяз ХУҖИН Фирдәвес Хуҗин Диләрә Хуҗина Наилә Хөрмәтова Мәгъмүрә Хөрмәтуллина Нур Хөсәенов Резидә Хөсәенова Әзилә Хөснетдинова Минзифа Хөснетдинова- Фатих Хөсни Зиннур Хөснияр Котдүс Хөснуллин Алсу Хөснуллина Мәхмүт Хөсәен Шәриф Хөсәенов Гөлнирә Хөсәенова Кәмал Хөҗәнди
Зиннур Хөснияр Язучы-прозаик Зиннур Хөснияр (Зиннур Зыятдин улы Хөснетдинов) 1961 елның 18 июлендә Татарстан Республикасының Биектау районы Бикнарат авылында туа. Әтисе Зыятдин ага — балта остасы, тимерче, әнисе Нәдия ханым авылның күмәк хуҗалыгында төрле физик эшләрне башкаручы була.
1978 елда туган авылыннан өч чакрым ераклыктагы Олы Битаман авылы урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Зиннур Казан педагогия институтының тарих-филология факультетына укырга керә. Студент елларында институт каршындагы «Илһам» әдәби-иҗат түгәрәгенең актив әгъзаларыннан берсе була, соңга таба аны үзе үк җитәкли. Сәләтле студентның беренче повесть-хикәяләре дә шул елларда языла. Дүртенче курста укыганда «Ялкын» журналы редакциясендә бүлек мөхәррире булып эшли башлый.
1985—1987 елларда З.Хөснияр гаскәри хезмәттә, Брест шәһәрендә офицерлар әзерли торган мәктәпне тәмамлый. Армиядән кайткач, 1989 елның октябренә кадәр Татарстан радиосында әдәби-драматик тапшырулар редакциясе мөхәррире, аннары берникадәр вакыт Татарстан китап нәшриятында редактор булып эшли. Шул ук 1989 елның ахырларында ул Татарстан Язучылар берлеге белән берлектә һәм «ПОИНТ» совет-фин уртак предприятиесе (җитәкчесе — эшмәкәр-журналист Солтан Сәлимҗанов) ярдәмендә татар балалары өчен төсле-бизәүле «Салават күпере» исемле журналга нигез сала һәм журналның баш мөхәррире итеп тәгаенләнә. Хәзерге көндә бу журнал үзенең бизәлеше һәм тәрбияви-сәнгати әһәмияте белән татар телендә балаларга атап чыгарыла торган басмаларның иң популярларыннан берсе булып санала.
Зиннур Хөсниярның матбугат мәйданындагы игелекле хезмәт башлангычлары бер «Салават күпере» басмасы белән генә чикләнми. 1997 елдан нәшер ителә башлаган «Таһир-Зөһрә» гаилә газетасы, 1999 елдан яшьләргә атап чыгарылган «Җүләр чак», өлкәнрәк укучыларны күздә тоткан «Яучы», медицинага кагылышлы «Әбүгалисина» газеталары һәм, ниһаять, 2001 елда нигезләнгән «Сәхнә» исемле театр һәм эстрада журналы — болар һәммәсе Зиннур Хөсниярның шәхси инициативасы һәм матди кайгыртуы белән, аның үз нашир-легендә һәм мөхәррирлегендә дөньяга килгән басмалар. 2001 елдан әлеге газета-журналлар 3. Хөснияр үзе оештырган «"Ак барс" нәшрият йорты» тарафыннан басып таратылалар. «Нәшрият йорты» соңгы елларда татар һәм рус телләрендә нәфис әдәбият һәм дини китаплар бастыру хезмәте белән дә шөгыльләнә. 2002 елда дөнья күргән «Аллага шөкер. Балалар өчен дин сабаклары» һәм «Книга жизни» китаплары — шулар җөмләсеннән.
Зиннур Хөсниярның беренче басма китабы — «Таң ата да кич була» исемле хикәяләр җыентыгы 1989 елда басылып чыга. Нигездә авыл тормышын, авыл кешеләре образларын гәүдәләндергән егермегә якын хикәяне берләштергән җыентык әдәби җәмәгатьчелек тарафыннан җылы каршы алына, әдәби тәнкыйтьтә яшь авторның материалны яхшы белүе, тормыш күренешләренә художникларча якын килүе, тел-стиленең шомалыгы, халыкчан гадилеге искәртеп үтелә. Әдипнең шуннан соң укучыларга тәкъдим ителгән «Тәгәри китте язмышлар» (1991) исемле проза җыентыгы, бигрәк тә зур күләмле «Терсәк сугышы» (2001) һәм «Эттән туган» (2003) романнары әхлак нигезләре таркала-җимерелә барган хәзерге чынбарлыктагы гыйбрәтле вакыйгаларның, кешеләр арасындагы каршылыклы мөнәсәбәтләрнең фәлсәфи асылын ачарга омтылу тәҗрибәләре буларак игътибарга лаеклы. 3. Хөснияр «Ак болыт күләгәсе», «Хуҗа һәм аның хатыны», «Кышлаган үгез» исемле хикәяләре өчен 2001 елда Татарстан Язучылар берлегенең Фатих Хөсни исемендәге премиясе белән бүләкләнде.
3. Хөснияр — татар балалар әдәбияты өлкәсендә дә иң актив авторларның берсе. 1996—2004 еллар арасында аның кече яшьтәге балалар өчен биш китабы басылып чыкты. Ул 2001 елдан Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исем йөртә, 1990 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Басма китаплары

Таң ата да кич була: Хикәяләр.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1989.— 175 б.~ 15000.
Тәгәри китте язмышлар: Повестьлар, хикәяләр.— Казан: Татар, кит. нәшр., 1991.— 1246.— 5000.
Шүрәле шаяруы: Хикәятләр һәм пьеса (авторлары: 3. Хөснияр — беренче бүлек; Л. Лерон — икенче бүлек).— Казан: «Салават күпере» журналы китапханәсе, 1996.— 27 б.— 10 000.
Терсәк сугышы: Роман, повестьлар, хикәяләр.— Казан: Татар, кит. нәшр., 2002.— 334 б.— 3000.
Алмачуар әкияте: Балалар өчен тарихи әкият.— Казан: «Ак барс» нәшрият йорты, 2003.— 10 б.
Зилә бакчага бара: Хикәя.— Казан: «Ак барс» нәшрият йорты, 2003.— 10 б.
Эттән туган: Роман. Повесть.— Казан: Татар. кит. нәшр., 2004.— 250 б.— 3000.

Библиография

Хәсәнов Мәхмүт. Читтә калмаска!//Казан утлары.— 1987.— № 5.— 95—97 б. Әгъләмов М. Таң атмыйча кич булмый...//Татарстан яшьләре.— 1989.— 23 май. Батулла Р. Юл башы: Кереш сүз.— Китапта: Зиннур Хөснияр. Таң ата да кич була.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. Б а т т а л Ф. Таң яктысы // Соц. Татарстан.— 1989.— 20 авг. Закирҗанов Ә. Терсәк сугышы, яки Болыт каплаган дөнья// Мәдәни җомга.— 2002.— 31 май.

Зиннур Хөсниярның иҗаты турыңда матбугатта әйтелгән фикерләрдән

Зиннур Хөснияр хикәяләре салмак сурәтләүләр, романча тасвирлаулар, кайтып-кайтып укырлык, уйландырырлык тирән мәгънәле гыйбарәләр белән ачыла. Татарның үзе кебек, сабыр да бу хикәяләр, ал ар да бомба да шартламый, мылтык та атмый, үтерешләр дә юк...

Фәнзаман Батппгал, язучы. 1989

Зиннур авыл егете, ул авылны белә, ул авыл кешеләре турында язачак. Хәтта шәһәр җирлегендә булган вакыйгаларда да хикәя каһарманнары авыл турында уйлый, авылны сагына... Авыл — безнең язмышыбыз, авыл — безнең якты өметебез! Авыл бетсә, тел дә, матур гадәтләр дә, халык та бетәчәк.

Рабит Батулла, язучы. 1989

Мине иң сөендергәне — язучының кешеләргә хөкем чыгармавы. Хөкемне ул укучыларга калдыра.

Мөдәррис Әгъләмов, шагыйрь. 1989

З.Хөсниярның «Терсәк сугышы» романы сурәтләнгән тормыш материалының заманчалыгы, чор проблемаларына бәйле фәлсәфи һәм әдәби-эстетик карашлары, кызыклы образлары белән хәтердә кала. Язучы без яши торган кешелексез җәмгыятьне һәм шундый шартлар тудырган кешеләрне укучы хөкеменә чыгара. Әсәрнең кыйммәте дә әнә шулар белән аңлатыладыр.

Өлфәт Закирҗанов, әдәби тәнкыйтьче. 2002

Зиннур Хөсниярның «Терсәк сугышы» романы тормышның кырыс кануннары белән очраштыра. Кеше һәм аның эчке дөньясы, табигать һәм кеше мөнәсәбәтләрендә безнең буын язмышы, рухи халәте ачык буяулар белән тасвирлана.

Факил Сафин, язучы. 2002
Зиннур Хөснияр

Үзем турыңда үзем

Мин шигырьләр язудан башладым. Ул чакта миңа унбиш яшь иде. Коммунизм тәгълиматының «чәчәк аткан» еллары безне Алласыз, денсез буын итеп тәрбияләргә тырышты. Әле дә исемдә, безнең Бикнарат клубында кызыл тасмага ак белән: «Совет яшьләренең бүгенге буыны коммунизмда яшәр!» дигән язу кадакланган иде.
Ул яшьтә мәктәптә «ике»ле белән «өч»ледән ары билге алганым юк иде. Ләкин мин «котырып» әдәби китаплар укыйм. Авыл клубында берничә шкафтан торган китапханә бар иде. Мин андагы китапларның һәркайсын икешәр-өчәр кат укып чыктым. Кыскасы, кулга нинди китап эләгә, шуны укыйм. Күбрәк пьесалар туры килә иде. Унбиш яшьтә шигырьләр язасы килә башлады. Калын дәфтәр башладым.

Сөйгәнемә

Үз-үземә һәйкәл куярмын күк!
Сүзем нәзер булмасын!
Ә син, кызый, сагалый күр:
Ул һәйкәлгә
Күгәрченнәр кунмасын!

Иң беренче шигырьләремнең тагын берсе «Юлда» дип атала иде, 1976 елда «Яшь ленинчы»да дөнья күрде. Шуннан соң мин, үсенеп китеп, көн саен дистәләрчә шигырь яздым. Алар «Татарстан яшьләре» газетасында басылып чыктылар. Шунысы әһәмиятле: шигырьләр яза башлагач, минем укуда йөз «процент»ка борылыш ясалды, «дүрт»ле һәм «биш»ле билгеләренә генә укый башлап, мәктәпне яхшы тәмамладым.
Үзем шигырь язам, үземнең күңелем прозага тартыла иде. Хикәяләр язып карыйм — килеп чыкмый, янә ертып атам. Институтка укырга килгәнче әнә шулай җәфаландым. Беренче курста укыганда, хикәягә охшашлы нәрсәләр килеп чыга башлады. Әдәби тәнкыйтьче Рифат Сверигин һәр хикәямне укып, акыллы, төпле киңәшләрен бирә иде. Филология фәннәре кандидаты Мәдинә апа Җәләлиена, шулай ук галимнәр ирле-хатынлы Роза һәм Шәрифҗан Асылгәрәевләр гел рухландырып тордылар. Зөһрә апа Вәлиуллина, искиткеч зур галим, тел серләренә өйрәтте. Мин бу шәхесләргә мәңге бурычлы!
Егерме сигез яшемдә гел хикәяләрдән генә торган сигез табак күләмле беренче китабым дөнья күрде.
2003
©Рәис Даутов. Балачак әдипләре: биографик белешмәшлек. Казан, "Мәгариф" нәшрияты, 2004.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013