Бүген Әдипләр: Фатих Хөсни
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Фатих Хөсни


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Тәзкирә ХАКОВА
Фатих Халиди
Яхъя Халитов
Зөфәр Харисов
Миргалим Харисов
Роза Хафизова
Мөсәгыйт Хәбибуллин
Роза Хәбибуллина
Аида ХӘЙРЕТДИНОВА
Илдар Хәйруллин
Хәниф Хәйруллин
Заһит Хәким
Зөлфәт Хәким
Габделхак Хәлилов
Ризван Хәмид
Лирон Хәмидуллин
Малик Хәмитов
Альберт Хәсәнов
Әнәс Хәсәнов
Гарәфи Хәсәнов
Мәхмүт Хәсәнов
Нурислам Хәсәнов
Гәүһәр Хәсәнова
Рушад Хисаметдинов
Фатих Хөсни
"Илдус Хуҗин
Мәгъсүм Хуҗин
Фирдәвес Хуҗин
Фатих Хөсни
(1908-1996)
Язучы-прозаик, әдәби тәнкыйтьче, публицист һәм драматург Фатих Хөсни (Фатих Хөснетдин улы Хөснетдинов) 1908 елның 3 февралендә Россиянең элекке Казан губернасы Лаеш өязе (хәзерге Татарстан Республикасының Саба районы) Олы Мәтәскә дигән авылда урта хәлле игенче гаиләсендә туа. Башлангыч белемне авыл мәдрәсәсендә һәм 1917 елгы Октябрь инкыйлабыннан соң яңа ачылган совет мәктәбендә ала. 1924-1929 елларда Казандагы М.Вахитов исемендәге ун сыйныфлы күргәзмә-тәҗрибә мәктәбендә укый. Шунда укыганда каләм тибрәтә башлый: 1927-1930 еллар арасында Казанда чыккан «Безнең юл», «Авыл яшьләре», «Яңалиф», «Атака» журналлары битләрендә яшь авторның дистәләгән романтик рухтагы лирик шигырьләре дөнья күрә. Каләмен әдәбиятның башка жанрларында да сынап карый: Казан шәһәре һәм халкы тормышыннан очфклар, репортажлар бастыра, «Луиза», «Машиналар арасында мәхәббәт» дигән поэмаларын, «Көрәш кызы», «Усаллар» исемле беренче тәҗрибә драмаларын яза.
1929-1933 елларда Ф.Хөсни Казан финанс-икътисад институтында укый. Институтны тәмамлагач, армиягә алынып, 1935 елның ахырына кадәр Казандагы Беренче укчы дивизиянең махсус батальонында — элемтәче, соңыннан дивизия газетасы редакциясендә хәрби корреспондент булып хезмәт итә. Гаскәри хезмәт мөддәтен тутырып кайткач, Казандагы газета редакцияләрендә эшли, үзхәбәрче сыйфатында авылларда күп йөри, күмәкләшү гарасатын кичерә торган авыл халкының ыгы-зыгылы көнкүреше, уй-хисләре белән якыннан таныша. Боларның һәммәсе аның тормыш тәҗрибәсен арттыра, иҗатына яңа темалар, яңа төсмерләр өсти, каләменең чарлана-шомара баруына ярдәм итә. Бу елларда ул бигрәк тә хикәя жанрында актив эшли. 1934-1941 еллар арасында язучының хикәяләре, новеллалары тупланган дүрт җыентыгы басылып чыга. Мәшһүр татар ар-тисты-гармунчысы Фәйзулла Туишевның биографик материалларына нигезләнеп язылган, маҗаралы сюжетка корылган «Гармунчы» повесте (1939) һәм гаилә төзү, әхлак мәсьәләләрен яктырткан «Урманда» комедиясе дә (1938) әдипнең сугышка кадәрге иҗат эволюциясендә үзенчәлекле урын тоталар. Соңгысы, 1938-1939 елгы театр сезонында Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә куелып, матбугатта уңышлы спектакль буларак бәяләнә.
Ватан сугышы чорында Ф.Хөсни, барлык язучылар кебек, каләм көчен фашизмга каршы көрәшкә юнәлтә. Ул Көньяк фронтында татар телендә чыга торган «Сталин байрагы» исемле газета редакциясендә берникадәр вакыт командировкада булып кайта. Ватан сугышы темасы, совет кешеләренең фронттагы һәм тылдагы фидакарь батырлыклары теге яки бу формада^әдипнең шул еллардагы күп кенә әсәрләрендә чагыла. Болар арасында «Йөзек кашы» исемле повесте (1942) аеруча игътибарга лаеклы. Әсәрдә сугышка кадәрге бик ерак хәлләр турында сөйлЭнсә дә, үзенең эчке рухы белән повесть сугыш вакыты өчен дә актуаль яңгырашлы әхлакый проблемаларны — олы мәхәббәт, күңел сафлыгы, намуслылык, тугрылык шикелле изге хисләрнең кешенең рухи дөньясында һәм реаль эш-хәрәкәтләрендә чагылу нечкәлекләрен гаҗәеп эмоциональ күтәренкелектә, тәэсирле итеп сурәтләве белән укучыны җәлеп итә. Әсәрнең композицион яктан җыйнак, романтик аһәңле, лирик яңгырашлы вакыйгалар нигезенә корылган булуы, теле-стилендә халыкчан сурәтләү чараларының, романтик, лирик һәм юмористик бизәкләрнең муллыгы, каһарманнары кичергән хис-тойгыларның тормышчан табигыйлеге бу әсәргә тиз арада киң популярлык китерә. Повестьның үз заманында рус, үзбәк, казакъ һ.б. телләргә тәрҗемә ителүе дә шул хакта сөйли.
Ватан сугышыннан соңгы елларда Ф.Хөсни үзенең проза остасы буларак иҗади йөзен билгели торган күләмле әсәрләрен — «Җәй башы» (1950), «Авыл өстендә йолдызлар» (1953), «Җәяүле кеше сукмагы» (1957), «Утызынчы ел» (1962), «Гыйльмениса һәм аның күршеләре» (1968), «Мәйдан» (1970), «Алтын эзләүчеләр» (1973), «Без яшь идек» (1975), «Картая белмәс картлык» (1977) кебек психологик пландагы повесть һәм романнарын иҗат итә. Катлаулы тормыш мәйданында төрле язмыш кичергән кешеләрнең эчке дөньясына тирән үтеп кереп, аларның көнкүрешен, уй-хыялларын, шатлык-кайгыларын, өмет-теләкләрен заманның тарихи-иҗтимагый вакыйгалары фонында үз каләменә хас психологик нечкәлек белән сәнгатьчә гәүдәләндергән бу әсәрләр илленче-җитмешенче еллардагы татар прозасының җитди казанышлары исемлегендә лаеклы урын биләп торалар. «Гыйльмениса һәм аның күршеләре» дигән повесте һәм шул исемдәге китапка кергән бер төркем сайланма хикәяләре өчен Ф.Хөсни 1972 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.
Ф.Хөснинең иҗат мирасында әдәби жанрлардан драматургия, әдәби тәнкыйть, публицистика, мемуар төрләре дә күренекле урын тота. Тормышта үз кыйблаларын югалткан, көндәлек көнкүреш ыгы-зыгысына, мәшәкатьләренә кереп баткан кеше типларының рухи ярлылыгын гәүдәләндергән «Еллар һәм юллар» (1956), туганнар арасындагы мөнәсәбәтләр яктылыгында кешенең намусы, вөҗданы каршында җаваплылыгы кебек әхлакый проблемаларны кискен итеп куйган «Бертуган Таһировлар» (1965) драмалары үз вакытында, Татар дәүләт академия театрында куелып, тамашачылар тарафыннан җылы каршы алыналар.
Әдипнең матбугат битләрендә даими басылып килгән тәнкыйди-публицистик мәкаләләрендә исә үз заманының төрле иҗтимагый-мәдәни мәсьәләләре яктыртыла, татар әдәбияты һәм сәнгатенең үсеш тенденцияләре, әдәби жанрлар, аларның үзара багланышы, традицияләр, әдәби форма, язучы осталыгы, иҗат психологиясе һ.б. турында фикерләре бәян ителә. Бу төр мәкаләләр әдипнең «Уйланулар» (1961), «Ни әйтергә? Ничек әйтергә?» (1974) һәм «Карурманга керәм» (1985) исемле җыентыкларында урын ала.
Фатих Хөсни төрле елларда Татарстан Язучылар берлеге идарәсендә, «Казан утлары» журналы редколлегиясендә әгъза булып тора. Татар әдәбиятын үстерүдәге хезмәтләре өчен ул «Почет Билгесе» (1957), Хезмәт Кызыл Байрагы (1968), Октябрь Революциясе (1978) орденнары һәм берничә медаль белән бүләкләнә, ә 1993 елда Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев Указы белән аңа «Татарстан Республикасының халык язучысы» дигән исем бирелә.
Ул озакка сузылган каты авырудан соң 1996 елның 19 маенда Казанда вафат була, Яңа бистә зиратында җирләнә.
Ф.Хөсни — 1936 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Җир тыңлый: роман. — 1 кит. — Казан: Татиздат, 1931. — 260 б. — 5000 д.
Гармунчы: повесть. — Казан: Татгосиздат, 1940. — 165 б. — 5000 д.
Урманда (Кунак кызының мәхәббәте): комедия. — Казан: Татгосиздат, 1940. — 67 б. — 3070 д.
Минем беренче елмаюым: хикәяләр. — Казан: Татгосиздат, 1941. — 134 б. — 5075 д.
Авыл өстендә йолдызлар: повесть. — Казан: Таткнигоиздат, 1955. — 198 б. — 10000 д.
Җәяүле кеше сукмагы: роман. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1959. — 240 б — 8000.
Йөзек кашы: повесть. — 3 басма. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1960. — 64 б. — 15000д.
Кырык хикәя. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1960. — 256 б. — 8000 д.
Уйланулар. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1961. — 222 б. — 5000 д.
Утызынчы ел: роман. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1963. — 395 б. — 15000 д.
Минем тәрәзәләрем: автобиогр. повесть. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1965. — 2726.—15000 д.
Сайланма әсәрләр: 3 томда. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1966-1968.
1 т.: хикәяләр, повестьлар / кереш сүз авт. И.Гази. — 1966. — 474 б. — 14000 д.
2 т.: роман, повестьлар. — 1967. — 483 б. — 14000 д.
3 т.: повестьлар. — 1968. — 444 б. — 12000 д.
Гыйльмениса һәм аның күршеләре: повесть һәм хикәяләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1971. —311 б. —14000 д.
Ни әйтергә? Ничек әйтергә?: әдәбият һәм әдәби осталык мәсьәләләре. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1974. — 256 б. — 2000 д.
Мәйдан: повестьлар. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1977. — 352 б. — 15000 д.
Җәяүле кеше сукмагы: роман. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1978. — 344 б. — 15000д.
Утызынчы ел: роман / кереш сүз авт. Ф.Хөсни. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1980 — 3916. —15000 д.
Карурманга керәм: иҗат психологиясе һәм иҗатның кайбер башка мәсьәләләренә кагылышлы этюдлар. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. — 200 б. — 1600 д.
Бер картлыкта, бер яшьлектә: повестьлар һәм хикәяләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. — 495 б. — 15000 д.
Адәм балалары: хикәяләр һәм повесть / төз. К.Миңлебаев. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1999. — 287 б. — 3000 д.
Сайланма әсәрләр / төз. Ә.Мотыйгуллина, Ф.Хисаметдинова. — Казан: ТаРИХ, 2002. — 479 б. — 20000 д.
Первая молния: повесть и рассказы / пер. с татар. — Казань: Таткнигоиздат, 1954. —96 с. —10000 экз.
Любовь под звездами: повесть / пер. с татар. Н.Богданова. — Казань: Таткнигоиздат, 1956. — 196 с. — 10000 экз.
Любовь под звездами: повесть / пер. с татар. — М.: Мол. Гвардия, 1957. — 240 с. — 90000 экз.
Тропа пешехода: роман / пер. с татар. Н.Богданова. — М: Сов. писатель, 1960. — 307 с. — 30000 экз.
Перстень: повесть / пер. с татар. Н.Малыпаковой. — Казань: Татар. кн. изд-во, 1964. — 44 с. — 45000 экз.
Год тридцатый: роман / пер. с татар. Н.Богданова. — М.: Сов. Россия, 1965. — 367 с. — 60000 экз.
Под звездами: роман, повести и рассказы. — М.: Известия, 1972. — 688 с. — 100000 экз.
Любовь под звездами: повесть / пер. с татар. — М.: Современник, 1978. — 240 с. — 50000 экз.
Голубая песня: повести / пер. с татар. — Казань: Татар. кн. изд-во, 1984. — 324 с. — 100000 экз.
Повесть о веселом старике / пер. с татар. Е.Минько. — М.: Сов. писатель, 1985. — 304 с. — 30000 экз.
* * *
Хикәяләр. — Өфө: Китап, 1977. — 158 б. — 5000 д. (Башкорт телендә.)
* * *
Җәяүле кеше сукмагы: роман / тәрҗ. Б.Мәҗитов. — Алма-Ата, 1960. — 312 б. (Казакъ телендә.)
Йөзек кашы: повесть / тәрҗ. Л.Уразаев. — Ташкент, 1971. — 72 б. — 15000 д. (Үзбәк телендә.)

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

СверигинР. Фатих Хөсни: тормыш юлы һәм иҗаты. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1968.—1506.
Еники Ә. Безнең Фатих // Казан утлары. — 1968. — № 2. — 45-50 б.
Б ә ш и р о в Г. Тынгысыз җан // Г.Бәширов. Бүген дә, иртәгә дә. — Казан: Татар, кит. нәшр., 1974. — 171-173 б.
Е н и к и Ә. Гөмбәгә бару: Ф.Хөсни һәм Х.Туфан турында истәлекләр // Казан утлары. — 1997. — № 10. — 156-165 б.
МиңлебаевК. Гүзәл мирас калдырган әдип // Казан утлары. — 1998.—№ 2. — 173-1766.
М у с и н Ф. Әдәбиятыбыз күгендә үз йолдызы... // Ватаным Татарстан. —1998. — 4 февр.
Миңлебаев К. Ф.Хөсни иҗатында образлылык // Мәгариф. — 1999. — №12. —21-236.
Фатих Хөснинең Миргазиян Юныска хатлары // Заман-Татарстан. — 2001. — № 43 (2 нояб.), № 52 (28 дек.); 2002. — №5(1 февр.), № 6 (8 февр.).
ГыйззәтуллинР. Бала җанлы каләм иясе // Шәһри Казан. — 2004. — 29 май.
СверигинР. Фатих Хусни — мастер прозы // Вопросы татарского языка и ли-тературы. — Книга 4. — Казань (?), 1969. — С. 72-76.
НигматуллинЭ. Творческая позиция писателя в свете литературных контактов: на примере творчества Фатыха Хусни // Э.Нигматуллин. Романтизм и реализм в литературных взаимодействиях. — Казань (?), 1982. — С. 58-71.
© Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009

ФАТИХ ХӨСНИ ФЕНОМЕНЫ

Фатих Хөсни һәм ... феномен—килеп чыгышлары ягыннан карасаң, бу ике төшенчә яисә күреңеш—икесе ике җирлектән, хәтта бер-берсеннән бик еракта торучы җирлекләрдән. Фатих Хөсни—гомере буена халкыбызның күркәм сыйфатларына, гадәтләренә дан җырлаган, бигрәк тә аның гади һәм тыйнак кешеләренә, татар авылына сокланып бик күп матур иҗат әсәрләр иткән, танылган әдип. Үз-үзен татар кешесе дип санаучы һәркем өчен бу иҗат бик кадерле һәм якын булып санала, аның китаплары күпләребезнең киштәләрендә тора. Дөресрәге, алар шунда кунарга гына кайталар, чөнки бу китаплар гел әйләнештә, гел укылып, хәтта кат-кат укылып кулдан-кулга йөреп торалар.

Күңелебез түренә оялаган Фатих Хөсни исеме һәм дөнья сүзлегеннән килеп кергән, татар кешесе колагына бераз ятрак булса да, тирән мәгънәле «феномен» сүзе арасында бик тыгыз бәйләнеш бар. «Феномен» төшенчәсе колагыбызга бик тә ятышлы «могҗиза» сүзенә якын тора, шулай да алар бер-берсенә тәңгәл үк килеп тә бетмиләр: беренчесен аерым өлкәләрдә, шул исәптән әдәбият-сәнгатьтә куллану уңайрак тоелса, икенчесе—»могҗиза» дигәне гаять киң кулланышта йөри, хәтта әкиятләр-риваятьләр аша әле дөньяга күзләре яңа гына ачылып килүче бала-чагаларга тикле килеп җитә. Шуларның барын да истә тотып, без бу урында «Фатих Хөснинең иҗат могжизасы» дип үк авыз ачарга җөрьәт итмибез, әмма «феномен» дигәне ошбу әдипкә бик тә туры килә дип саныйбыз. «Фатих Хөсни иҗатын өйрәнәм, тикшерәм, аңлатып бирәм» дип каләм кыштырдатучылар очраштыргалап торсалар да, бу зур әдәби кыйтга яисә материк бүгенге көндә ачылмаган килеш кала бирә. Әдипнең тәҗрибәләрен, ачышларын, сабакларын өйрәнмәү, белмәү, санга сукмауның ачы нәтиҗәләре еллар үткән саен үзен ачыграк сиздерә бара. Бу хәл бүгенге көндә яшь язучыларның иҗади рухи байлыкларга салкын, битараф мөнәсәбәтендә дә, тел күренешләренә, аның нечкәлекләренә, күп һәм күчерелмә мәгънәле образлыгын аңлап җиткермәүдә дә, мин-минлекне иң алгы планга куеп, төрле стиль «шаккатаризм»нары белән шөгыльләнүдә дә ачык күренә.

Бүген мәхәббәт турында әсәр язмаган каләмчене очрату кыен. Тема бик отышлы һәм укучы игътибарын тәгаен җәлеп итәчәк дип санала. Бу турыда ничек язсаң да, укучы күңеленә барыл җитеп була дип уйлыйлар. Ә Фатих Хөсни кешелекнең, шул исәптән әдәбият-сәнгатьнең шушы мәңгелек темасын изге өлкә, гүзәллек, яхшылык чыганагы итеп күрсәтә һәм тасвирлый алды. Ничәмә-ничә буыннар аның «Йөзек кашы» әсәрен укып үстеләр, үз-үзләрен шундагы Вәсилә, Айдар кебек бер халәттә тойдылар, яхшыны яманнан аердылар, хыянәт һәм сафлык, яхшылык һәм явызлыкның нәрсә икәнлеге хакында уйландылар. Тора-бара нәни генә бу повестьның исеме әдәбиятыбызның гүзәл символына әверелде. Фатих Хөсни бер карашка бик тә гади, гадәти булып тоелган тормыш күренешләреннән дә ямь-ләззәт табып яши белә иде. Әлбәттә, мондый халәт, тормышны, кешеләрне ярату сәләте, иң беренче нәүбәттә, мәхәббәт дигән серле дөнья образлары аша гәүдәләндерелде.

Фатих Хөсни бөтен иҗат гомере буена мәхәббәт җырчысы булып калды. Геройларының да кемлеге, кешелек сыйфатлары еш кына мәхәббәт аша ачылды. Мәхәббәт драматизмы әдипнең кайбер әсәрләрендә үтә кискенләштереп бирелде (Йөзек кашы», «Авыл өстендә йолдызлар», «Җәяүле кеше сукмагы», «Утызынчы ел» һ. б.) Мондый әсәрләрдә хәлиткеч мизгелләрдә, узгынчы хисләргә бирелеп, кирәкмәгән адымнар ясап, үз бәхетләрен үз куллары белән җимерүчеләр дә очрап куя. Кыскасы, автор тормышны бөтен катлаулылыгында, ничек бар, шулай сурәтләү тарафдары иде. Әмма бу хәл һич тә үз карашларыннан чигенү яисә ваз кичү дигәнне аңлатмый, мәхәббәтне дә ул кешеләрне, бу очракта үзенең геройларының яшәешләрен сафландырып торучы көч дип саный.

Аның әсәрләреңдә мәхәббәт тормыш тантанасы, яшәү шатлыгының бер өлеше буларак гәүдәләнә. Табигатьнең уянуы, яз матурлыгы хисләрнең бөреләнүе белән үзара үрелә. Мәхәббәтнең мәңгелеге иксез-чиксез тормыш тантанасына мәдхия булып ишетелә. Язучы әдәбиятыбызны мөлаем һәм күркәм хатын-кызлар образлары белән баетты. Йөрәк җылысы белән сугарылган, тиз арада укучыларның да күңел түрләренә кереп урнашырдай мондый гүзәл фигуралар бик күп: «Йөзек кашы» әсәрендәге Вәсилә, «Җәй башы»ндагы Мөнирә, тагын Тәзкирә («Авыл өстеңдә йолдызлар»), Зәйтүнә («Җәяүле кеше сукмагы»), Наҗия, Гайния («Утызынчы ел»), Гыйльмениса (шул исемдәге повестьтагы) кебекләр Фатих Хөсни әсәрләренә матур лирик ямь өстәделәр.

Хатын-кыз образларыңда авторның поэтик сурәтләр, хисси төсмерләр белән эш итә белүе аеруча ачык күренде, героиняларның күңел дөньяларын сурәтләүгә аеруча әһәмият бирелде. Шушы урында язучы тудырган ике генә образга мөрәҗәгать итеп китик. «Җәяүле кеше сукмагы» романындагы яшь кыз Зәйтүнәнең күңелендә хисләрнең ташыган чагы. Биредә Сәфәргалигә кияүгә чыгып, бергәләп гомер кичерү турында эчке ләззәтләнү дә, әйләнә-тирәдә аның язмышына кагылышлы ниндидер нәрсә әзерләнүен уйлап шомлану да, туып-үскән өендә үзен ничектер артык кашык итеп тоя башлавы да—бөтенесе катлаулы рәвештә бергә аралаша. Зәйтүнәнең киләчәге шомлы һәм караңгы. Аны үзе яратмаган, теләмәгән кешегә кияүгә бирәләр. Әмма әлегә билгесез һәм драматик вакыйгалар алдында яшь кыз күңеленең очынып җилкенүе генә күрсәтелә. Героиняның бәхетле төше дә әнә шул булачак вакыйгаларга контраст булып тоела.

Ф. Хөсни ярым тоннар, катлаулы лирик, психологик бизәкләр ярдәмендә күңелнең иң нечкә тибрәнүләрен дә тасвирлый белә. Зәйтүнә образында нәкъ әнә шундый катлаулы хисләр гаммасы сурәтләнә. Язучы хис-кичерешләрнең әле яңа туып кына килүенә, әлегә тиешенчә ачыкланып җитмәвенә дә ишарә итә. Бу типтагы геройларның сурәтләнешенә фольклор элементлары, лирик бизәкләр килеп керүе дә бик табигый. Зәйтүнә менә ничек тасвирлана: «болында төшеп калган каз каурые»; «терекөмеш тамчысы кебек тәгәрәп эшләп йөри»; «нечкә бил»; «агач ботагына килеп кунган кош кебек күренә иде»; «Тын урман күле кебек тыйнак табигатьле кыз».

Ф. Хөсни әсәрләрендә кияүгә бирү, туй йолалары күренешләре искиткеч төгәллек һәм этнографик бизәкләр белән сурәтләнә. Язучы мондый картиналарны бик төгәл һәм тәэсирле тасвирлый. Мәгълүм ки, «феномен» дигән сүз кабатланмастай, үзенә бер хасиятле, ягъни уникаль күренешне күз алдыңда тота. Бәлки бу урында бәхәскә керергә торучылар да табылыр. Чыннан да, яшьлекләре, мәхәббәтләре, хыяллары патриархаль гадәтләр тарафыннан җәберләнгән, кимсетелгән кешеләр—татар хатын-кызлары образлары М. Гафури, Г. Исхакый, Г. Ибраһимов, Г. Камал, ТТТ. Камал иҗатларында да чагылды. Әмма Ф. Хөсни аларның берсен дә кабатлау юлына басмый. Ул үзе яраткан, әйтергә кирәк, үзе мөкиббән киткән татар кызы, татар сылуы образын каләме кәгазьгә төшерерлек нинди бизәкләр таба алса, шуларның барысын да кушып, күңел җылысын бик тә мулдан салып, үзенчә тасвирлауга ирешә. Аның Зәйтүнәсе теге татар кызларының ачы язмышларын уртаклашырга теләми—яңа социаль шартларда, яңа чынбарлыкта тураеп, аягына торып басарга үзендә көч таба. Барыннан да бигрәк, ул хисләренең байлыгы, күңеленең сафлыгы белән хәтердә кала.

«Гыйльмениса» повестеның үзәгенә дә татар хатын-кызының язмышы куелган иде. Гыйльмениса—озын, катлаулы гомер кичергән, олы хисле, тормышның иң кыен сынаулары аша намуслы үтә белгән, нык ихтыярлы кеше. Тормышта да еш булганыңча, әдипнең геройлары шактый авыр хәлләрдә калгалыйлар. Андый хәлләр, андый сынаулар нечкә күңелле, саф рухлы, тирәннән уйлап кичерә, хис итүче кешеләр өчен бермә-бер авыр. Ф. Хөсни геройларының бик күбесе—әнә шундый эмоциональ типтагы, күңелләре тиз яраланучан кешеләр. Аларның рухи драматизмы да шуннан килә торгандыр. «Гыйльмениса» повестенда әнә шундый кыенлыклар эчендә хатын-кыз тора. Бу әсәрДә дә тигез мәхәббәт идеаллаштырыла, һәм ул тантана итә, һәртөрле социаль һәм башка төрле чикләүләрдән өстен чыга.

Язучының милли характер иҗат итү юнәлешендәге эзләнүләре аеруча кызыклы иде. Бу—билгеле бер типтагы характер сыйфатларын үзенә җыйган геройда, дөресрәге, аның образ-моделендә күренде. Әйе, бу әдипнең уйлап чыгарылган геройлары төрле исемнәр астында бер әсәреннән икенчесенә күчкәләп тә йөрде. Әмма бу хәл һич тә авторның вариантлары яисә фантазиясе чикләнгәнлеге хакында түгел, ә иҗади карашларының эзлекле һәм үзе принципиаль дип санаган төп юнәлешендә үстерелеше турында сөйли икән. Бу эзләнүләрен ул кешелеклелек һәм гражданлык сыйфатларын үзенә туплаган колоритлы халыкчан герой проблемасы белән дә бәйли алды. «Гармунчы», «Йөзек кашы», «Җәяүле кеше сукмагы», «Утызынчы ел», «Авыл өстендә йолдызлар», «Минем тәрәзәләрем», «Язмыш шуклыгы» әсәрләренең һәркайсында Ф. Хөснинең геройлары төрле социаль шартларда куелып сурәтләнсәләр дә, нигездә үзләренең төп характер сыйфатларына тугры калалар.

Фатих Хөсни иҗатына гына хас бу типлар өчен жанр чикләре киртә була алмый, ул гына да түгел, язучы жанр һәм стиль чараларын нигездә бер максатка—әнә шул милли геройны тулырак һәм үтемлерәк тасвирлау максатына җигә. Әлбәттә, ул үз-үзен кабатламый—һәр очракта диярлек образны иҗат итүнең яңадан-яңа ысулларын таба.

Безнең алдыбызда—авылда туып, шунда күзләре ачылып, бик яшьтән кешеләр белән аралашып, эшләргә өйрәнеп, эшкә ияләнеп үскән кеше. Һәртөрле каршылыклар, кыенлыклар белән ул бик яшьтән очраша, әмма ул аларны җиңә белә, һичкайчан коелып төшми, теләсә нинди шартларда да, аптырап калмый, үз максатларына барышлый читкә тайпылмый, теләгәненә ирешергә тырыша. Ул—һәрвакыт хәрәкәттә, тормыш ташкынының уртасында. Шук һәм җор табигате, уен-көлке яратуы, киң күңеллелеге, башкаларга үпкә-ачу саклый белмәве аңарга карата гел ихтирам уята.

«Гармунчы», «Йөзек кашы» повестьларында барлыкка килгән, дөньяга «романтика болыты аша карый торган» мондыйларның хәрәкәт сферасы соңрак социаль-гражданлык яңгырашлы «Җәяүле кеше сукмагы», «Утызынчы ел» романнарында, «Авыл өстендә йолдызлар», «Гыйльмениса» повестьларында тагын да киңәя төште. Хәзер бу әсәрләр идея-проблематикасы буенча тәмамланган бербөтен, бер цикл, авторның әдәби-иҗтимагый карашларының билгеле бер төзек системасын тәшкил итә. Аларның барысын бергә җыеп, янәшә куеп карасаң, гади татар крестьяннарыннан булган язучы сайлаган мәгълүм типның төрле иҗтимагый-социаль чорлар аша үтеп үзгәрүен күз алдына китерергә мөмкин. Ул «Йөзек кашы» һәм «Җәяүле кеше сукмагы» әсәрләрендә революциягә кадәрге татар авылы шартларында күрсәтелсә, «Утызынчы ел» романыңда колхозлашу елларында үсеп килүче яшь буын, «Җәй башы» һәм «Авыл өстендә йолдызлар»да сугыштан соңгы еллар авылының яшьләре вәкиле итеп бирелә. Бу әсәрләрнең барысында да яшьлек, мәхәббәт, бәхет кебек мәңгелек темалар геройлар яшәеше, эволюциясе белән бик тыгыз үрелеп бара.

Әдәбиятыбызда геройларның билгеле бер тотрыклы рухи сыйфатларын бу кадәрле җырлаган, эзлекле данлаган башка берәр язучыны табу кыен эш булыр иде. Инде әдипнең җитлеккән чорында иҗат ителгән күләмле ике романы да шушы фикерне раслап тора. «Җәяүле кеше сукмагы» романы Ф. Хөсни иҗатыңда аеруча зур адым, татар әдәбиятының олы казанышы дип бик хаклы рәвештә үз вакытында билгеләп үтелде. Әсәр композицион төзеклеге, сюжетының җыйнаклыгы белән дә бик күпләрне сокландырды. Әдип сайлаган композицион алым да уңышлы иде. Әсәр дәвамында герой төрле урыннарга күчеп йөри, бик күп кешеләр белән очраша, шул очрашулар тезмәсе аша укучыга төрле тормыш хәлләре, чуар социаль катламнар һәм аларның кызыклы, характерлы вәкилләре күрсәтелә. Ә геройның үзендә барган эчке көрәш, эчке каршылыкларның муллыгы Сәфәргали образын тормышчан итте.

Фатих Хөсни әсәрләренең характерлы якларын бик күп күрсәтеп булыр иде. Әмма бу мәкаләбездә без әлеге иҗатка тулы анализ ясау, хәтта әдәби күзәтү ясап чыгу максатын да куймадык. Без әдип иҗатының иң кыйммәтле һәм әдипнең үзен бөекләр дәрәҗәсенә күтәрелергә ярдәм иткән кайбер сыйфатларга яисә факторларга гына тукталып китәргә уйлыйбыз.

Иҗатын бәяләүчеләр хаклы рәвештә, аның олылыгын иң беренче нәүбәттә милләт җанлы булуында, милли характерда, милли рухта язылган әсәрләрдә күрделәр. Әмма бу урында әдипнең үзенчәлекле иҗатына кагылышлы тагын бер бик әһәмиятле факторны онытырга ярамый торгандыр. Чөнки Фатих Хөсни аерым бер милләт кысаларына гына сыйган яисә чикләнгән әдип түгел иде. Ул бервакытта да үзенең гомумкешелек яисә аерым халыклар тудырган мәдәни байлыкларга сокланып яшәвен яшермәде. Менә шуңа күрә дә аның иҗатына дөнья һәм Россия халыклары тормышыңдагы вакыйгалар-сюжетлар, геройлар, образ- характерлар, сурәтләр чит-ят түгел иде. («Рубенс», «Кеше күтәрелә», «Күләгә» һ.б. лар.) Әдип үзен бөек илнең—Советлар Союзының мәгърур улы дип санады. Шуңа күрә дә ул олы идеяләрне, шул исәптән, ватанпәрвәрлекне дә яклап чыкты. Гади кешеләрне тормышчан табигыйлекләрендә сурәтләү, андыйларның романтик рухларына соклану мотивлары әдипнең Ватан сугышы чорында язылган хикәяләренә дә үтеп керде. Аеруча кыен шартларда да кешенең үз характер сыйфатларын саклап кала белү сәләте, гуманистлыгы, патриотлыгы, мәхәббәтенә, намусына тугрылык саклавы сугыш чорында әдипнең төп темаларыннан иде. «Даһи Сталин гына илебезне жинүгә алып килде» дип рәсми пропаганда сафсата тәкрарлаган елларда да әдипнең: «җиңүнең чыганагы—миллионнарча гадиләрнең фидакарьлеге, үз-үзләрен аямыйча утка керүләрендә иде» дип раслап торуын әдипнең гражданлык кыюлыгы димичә, ни дисең?

Җиңү шатлыгы миллионлаган язмышларның ачы фаҗигасе белән аралашты. Совет халкының рухи ныклыгы, какшамас бердәмлеге күңел яралары, югалтулар, йөрәк яргыч фаҗигаләр фонында тагын да калкурак гәүдәләнде. Сугыш беткәч иҗат ителгән әсәрләрдән «Кеше язмышы» хикәясе (М. Шолохов) «Торналар оча», «Солдат турында баллада» (режиссерлары М. Калатозов һәм Г.Чукрай) кебек кинофильмнар тирән психологизм белән сугарылып, сугыш чорындагы кеше характерының иң катлаулы яклары зурайткыч пыяла аша күрсәткәндәй ачык тасвирланды. Әлбәттә, мондый әсәрләр сугыш беткәнгә 10-12 ел узгач, заманалар үзгәреп киткәч кенә дөнья күрә алдылар. Әмма мондый психологизмның байтак күренешләре татар әдәбиятында, аерым алганда Ф. Хөсни һәм Ә. Еники иҗатларында инде сугыш вакытында ук, яисә ул тәмамлануга бер-ике ел үтүгә, чагылган иде инде. Ф. Хөсни иҗатында яшәү шатлыгы, тормыш язы, мәхәббәт темалары аеруча бер көч белән үлемгә, сугыш дәһшәтенә контраст рәвешендә яңгырадылар, кешеләрнең шул чордагы нечкәргән тойгылары, кичерешләре яңадан-яңа бизәкләргә баедылар. Яз темасы сугыш чоры хикәяләреңдә тагын да тирәнрәк мәгънәгә ия булды.

«Буранлы кыш дулап узып китте...—дип башлана «Карлыгач» (1945) исемле хикәя.—Тәрәзә төбендә апрель гөрелдәп тора, аңа күнегеп беттек инде, хәзер майны көтәбез». Тоташтан лирик нурларга коендырылган кечкенә хикәянең һәр юлыннан шатлык, олы мәгънә, озак көтелгән Җиңү язы килеп җитүенә сөенеч бөркелеп тора. Карлыгач сурәте яз, шатлык, җиңү хәбәрчесе буларак гәүдәләнә. Традицион сурәт яңа лирик, романтик бизәкләр кушып җанлаңдырыла. Сугыш еллары хикәяләрендә гади кешеләрнең язмышлары ил-ватан язмышы белән бәйләнештә бирелә, геройларның үзләренә әнә шул яшәү белән үлем арасында барган каты бәрелешнең шомы, шәүләсе төшеп тора, аларның һәр эш-хәрәкәтләре, уй-кичерешләре Ватан сугышы янәшәсендә яңа лирик-эмоциональ төсмер ала.

Гомумән, Ф. Хөснинең язучылык адымнарын ил язмышы, ил үсеше, ил тарихының төрле, катлаулы, драматик һәм фаҗигале этаплары янәшәлегендә карап, күзәтеп һәм өйрәнеп була. Моның шулай икәнлеген—ил сулышы һәм яшәешенең татар җирлегендә ничек тулы чагылганлыгын—беренче әсәре мисалында да раслап булыр иде. Мәсәлән, «Минем тәрәзәләрем», «Бертуган Таһировлар», «Утызынчы ел» һ. б.

Фатих Хөсни феноменының бик әһәмиятле ягы—ул әдәби осталыкка мөнәсәбәт. Бу турыда әдипнең үз әсәрләре сөйләп тора. Әмма язучының теоретик карашларын да онытмыйк—ул үзе югары әдәби техникага ирешүнең ысулларын, серләрен һәрьяклап ачарга, пропагандаларга кирәк дип санады. Әдәбият-сәнгать өлкәсендә нечкә зәвыклылык, эстетик гүзәллекне сиземләү зарурилыгын, психологик нюанслар, телнең метафоралылыгы аның күчерелмә мәгънәлелегенең табигате—боларның һәркайсының гаҗәеп бер рәвешкә кереп, гармонияле формада үзара ярашырга тиешле икәнлеген әдип үзенең теоретик мәкаләләренен тупланмалары рәвешеңдәге җыентыкларында язып, яктыртып, даими әйтә килде: «Уйланулар», «Ни әйтергә, ничек әйтергә», «Карурманга керәм». Шулай ук аның теоретик мәкаләләре Татарстан һәм Бөтенсоюз матбугатында төрле дискуссияләргә, әдәби бәхәсләргә сәбәпче дә булдылар.

Психологик нюанслар дип сүз әйткәч, монысын аз гына аңлатып та китик. Гадәттә, әдәби әсәр белән танышканда, укучы моны үзе дә сизмичә, герой һәм аның кичерешләре белән үзен һәм үз халәтен янәшә куеп, чагыштырып утыручан була—ягъни, икенче төрле әйткәндә, кеше әсәрдә үзен күрергә тырыша. Әгәр дә геройның хисләре, тормышны аңлавы, уй-фикерләре, күңеле, кичерешләре белән укучы арасында нинди дә булса якынлык яисә охшашлык бар икән, андый әсәрләр һәм шундагы геройлар, персонажлар укучыга да якын, һәм хәтта үрнәк булып әверелергә мөмкин. Ф. Хөсни әнә шул психологик үзенчәлекне искә ала, әдәби геройны укучыларының төп массасына якынлаштыра белә, иң гади, тормыш-көнкүрештә һәркем очратырлык кешеләрдән әдәби образ ясап, аларның рухи дөньяларын ачып керә. Автор куллана торган күп төрле сәнгатьчә чаралар да герой белән укучы арасында якынлык, аваздашлык булдыруга хезмәт итә. Шундый чаралардан берсе— мәсәлән, көнкүреш детальләрен, вакыйгалар яки ситуацияләрне нәкъ тормыштагыча итеп күз алдына бастыру.

Мәгълүм ки, әдәби персонажларга, геройларга авторның билгеле бер карашы, мөнәсәбәте була. Алар аша идея-тенденцияләр төрле рәвештә, төрле формаларда чагылдырыла. Кайбер язучыларның әсәрләрендә авторның персонажларга мөнәсәбәте бигүк күзгә ташланып тормый (мәсәлән, Г. Ибраһимов, Ш. Камал, И. Гази, Ә. Еники әсәрләрендә). Авторлар каядыр читтә, вакыйгаларга битараф хәлдә генә карап торалар кебек. Мондый алым әсәрнең идеясен ачуда геройларга төшкән йөкләмәне бик нык арттыра. Язучы расларга теләгән төп фикер яисә идея геройларның үз эшләреннән-хәрәкәтләреннән яки вакыйгалар агышыннан килеп чыгарга тиеш була. Ә менә Г. Бәширов, М. Әмир, Ф. Хөсни әсәрләрендәге геройларга авторларның җылы яки салкын карашлары, симпатия, антипатияләре яшерелмичә, ачык булып, әллә каян сизелеп тора. Бу хәл бигрәк тә Ф. Хөсни стиленә хас: ул һәрвакыт вакыйгаларга үз мөнәсәбәтен белдерергә ашыга, яраткан геройларына бәхет һәм уңышлар тели, кешелек сыйфатларын югалтучыларны күреп ачына, нәфрәтләнә. Мондый урыннарда риторик эндәшләр, сораулар, укучының үзенә турыдан-туры мөрәҗәгать итү, лирик чигенешләр—болар барысы да әсәрнең эчке пафосын, психологик палитрасын көчәйтә.

Һәр әдәби әсәр, күп төрле мәгълүм функцияләр башкару белән бергә, кешеләрдә гүзәллек тойгысын да тәрбияли. «Укучы китаптан нинди дә булса яңа эстетик ләззәт таба алдымы? Китап аңарга моңарчы бер җирдә дә, һәм бер китаптан да ала алмаган яңа шатлык, чак кына булса да, яңа бер куаныч китердеме?» (Ф. Хөсни, Уйланулар. К., 1961, 184 бит). Иҗат процессының катлаулылыгы һәм үтә үзенчәлекле булуы турындагы фикерләре белән уртаклашып, ул иҗади эштә тагын шәхси канәгатьләнү һәм рәхәтлек хисе дә булырга тиеш, бу рухи шатлык языла торган әсәрне җылытачак, укучы һәм тамашачыны сөендерәчәк, дип саный.

Ф. Хөсни әдәби тәнкыйтьнең чире—әдәби әсәрнең үзенчәлекле эстетик ягын игътибарга алмыйча, темасы һәм идеясе буенча гына анализлауның— аянычлы нәтиҗәләргә китерүе турында гел әйтә килде: «...язучының кайда аксавын тәнкыйтьчедән бүтән тагын кем әйтсен? Ләкин тәнкыйтьче моны «чалып ташлыйм мин сине» дип дәррәү куркытып түгел, ә тегенең аксамыйча баруы өчен җаны-тәне белән кайгырып, әсәрнең әдәби сферасына язучының үзеннән дә болайрак тирәнгә үтеп, теле һәм рухы ягыннан тоеп, иң әһәмиятлесе—белеп, профессиональ осталык белән төзәтергә тиеш» (шунда ук). Әдипнең үзенең эстетик дөньясы гүзәл һәм катлаулы. Дөресен әйткәндә, аның серләрен бер мәкаләдә генә ачарга мөмкин дә түгел. Бу—лиризм белән тулган шигъри һәм романтик дөнья. Аның прозасы да гадәти түгел, ә шигъри проза. Әдипнең замандашы Сибгат Хәким «бәлки проза, гомумән, шулай булырга тиештер,—дип язды.—Кайчагында проза белән поэзия икесе бергә шундый нык үрелә, аларны аеру читен, син жанр турында бөтенләй онытасың. «Йөзек кашы», «Җәяүле кеше сукмагы», «Авыл өдтендә йолдызлар»... Минем колакка алар җыр булып та, лирик шигырь яки романтик поэма булып та ишетеләләр». (С. Хәким. Прозаикмы, шагыйрьме? Соц. Татарстан, 1968, 3 февраль.)

Ф. Хөсни иҗатындагы телнең метафорик байлыгы, лирик детальләрнең муллыгы, сүзнең тирән мәгънәлелеге, чыннан да, поэзиянең иң матур үрнәкләрен хәтерләтә. Аның романтикасының нигезендә яшәү шатлыгы, мөнәсәбәтләр гармониясе һәм, барыннан да бигрәк, кешеләрне олылау, аңа соклану мотивлары ята.

Табигать күренешләре күп очракларда гаҗәеп матур сурәтләр, акварель картинасындагыдай чиста, саф, ачык буяуларны хәтерләткән төсләр аша бирелә. Бу мөнәсәбәттә әдипне шагыйрь дип кенә түгел, рәссам дип атарга да мөмкин. Менә бер генә үрнәк: «Тузан әле кузгалып өлгермәгән, бакча киртәләрендә аксыл чык ялтырый. Яна Сала авылы өстендә ак мамык төсле томан аунап калды, тирә-якта тынлык, һава шундый чиста, атка бер сызгырып җибәрсәң, скрипка кылына чиерткән кебек, әллә канларга чаклы яңгырап китә».

Әдипнең деталь белән эш итү осталыгы махсус һәм җентекләп өйрәнүне сорый. Аны бу юнәлештә мәшһүр Чехов традицияләрен дәвам иттерүче дип тә санап булыр иде. Әмма милли җирлектә ул Чеховның яңа якларын да үстерде. Характерларның, вакыйгаларның җанлы, тормышчан ышандыру көченә ирешүдә, яисә тормыш дөреслеге иллюзиясе тудыруда зур уңышлар казанды.

Әдипнең хикәягә, новеллага бөтен иҗат гомере дәвамында тугры калуы— үзе генә дә Фатих Хөсни феноменының бер билгесе булып саналырга хаклы. Укучыга ниндидер бер интимрәк дип әйтикме, якын дуска эндәшкәндәй мөрәҗәгать итеп, әңгәмәгә чакыру, аерым бер тормышчан деталь тирәсендә сүз уйнату барышында хикәянең тиешле тоны билгеле. Кайбер очракларда деталь кинәт яктырып, балкып, күренеп кенә ала. А. П. Чехов эзеннән барып, әдип күп сыйдырышлы детальләрне дә эшкә җигә. Болардан тыш әсәрләрдә һәртөрле көнкүреш, лирик, юмористик, пейзаж, портрет детальләреңә дә урын бирелә. Әдипнең иҗат серләренең ачкычларын шушы тарафлардан эзләргә кирәк.

Язучының әдәби форма өлкәсендәге эзләнүләре дә нәтиҗәсез калмады. Остазның казанышлары белән бәйләнгән традицияләр бүген яңа шартларда уңышлы дәвам иттерелә. Минем өчен, әдәби сүзнең тирән мәгьнәлелегенә омтылу, аның метафорик, күчерелмә, ә кайсыбер очракларда кинаяле яңгырашлы вариантларыннан файдалану, әдәби деталь мөмкинлекләренә актив мөрәҗәгать итү үрнәкләрен без хәзерге прозаикларыбыз иҗатларында да очратабыз. Мәсәлән, Мәгъсүм Хуҗин, Миргазиян Юныс, Айдар Хәлим, Рабит Батулла, Камил Кәримов һ. б. лар.

«Фатих Хөсни феномены» турында сүз йөрткәндә иҗатның үтә дә үзенчәлекле, билгеле бер романтик шартлылыкка нигезләнгән дөнья икәнлеген дә искә алырга кирәк була торгандыр. Күпме генә эзләнсәм дә, милли әдәбиятыбызда бу әдипкә якын торучы, дөньяга карашлары яисә иҗаты белән аны хәтерләткән бүтән иҗатчыны таба алмадым. Инде әдәби процесстагы урынына килгәндә, бәлки аның урынын рус әдәбиятындагы Юрий Олеша, Исаак Бабелъ, Александр Грин, Андрей Платонов урыннары белән чагыштырырга яисә янәшә куярга мөмкиндер... Алар кебек үк Ф. Хөсни дә әдәбиятта үз мәйданын һәм иҗат йөзен озак еллар буена искиткеч бер эзлеклелек белән яулаган әдип. Шуңа күрә бу иҗади байлыкны өйрәнү, барлау аеруча төгәллек, зәвык һәм саклык сорый.

Рифат Сверигин
"Казан утлары" № 3, 2008.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013