Бүген Әдипләр: КЫЙССАИ ХӨББИ ХУҖА
   
Телеңне ЙОКЛАП КАЛМА, әй татар баласы!



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Кол Шәриф

Разия Шәмсетдинова. ТУРЫ ТУКАЙ, ДИЛӘР ИДЕ...
Гәлгат ГАЛИУЛЛИН. "Ә ҮТКӘНГӘ ХАТЛАР БАРМЫЙЛАР..."
Ш.Садретдинов. Сәгыйть Рәмиев һәм патша жандармериясе
Фоат Садриев. Cоңгы көз
Замир НИЗАМЕТДИНОВ. Халык композиторы, шагыйрь, чәчән
УФА ШӘҺӘРЕҢДӘ ГУБЕНСКИЙ ИСПОНИТЕЛЬНЫЙ КОМИТЕТКА САЙЛАНГАН КОТЛУГЬ ТАТАР ЕГЕТЛӘРЕНӘ ҺӘМ ГОМУМӘН БҮГЕН ЭШ БАШЫҢДА ТОРУЧЫ ИПТӘШЛӘРГӘ АЧЫК МӘКТҮБ
Cәйфи Кудаш. Мәхәббәт һәм матурлык шагыйре
Әкъдәс Нигъмәт Курат. Казан төрекләренең танылган тарихчы һәм милләтчеләреннән Һади Атлас
Кол Шәриф. КЫЙССАИ ХӨББИ ХУҖА
Таһир Нәбиуллин. Батырлык эзләре
Газиз КАШШАФ-ҮЗИЛЕ. КИТКӘННӘРНЕҢ ЮЛЛАРЫ ОЗЫН...
Гаяз бине Мөхәммәтхафиз. ТАРИХИ ЯЗМАЛАРГА КАЙТЫП...
Дамир Гарифуллин. ШАМИЛ
Асия БИКҖАНОВА. ЧӘЧКӘЛӘР БЕЛӘН БИЗӘЛГӘН ЮЛ...
Габдрахиан МИНСКИЙ. Бирерлек бәя таба алмыйм
Рәфгать Әһлиуллин. Тормыш җиле исә дә исә... (Гакыйль Сәгыйров турында)
Әхмәт Дусайлы. Дошман
Альберт Сафин. Беренче кар
Рәшит Бәшәр. КЕШЕ БУЛЫП КАЛЫР ӨЧЕН...
Хәниф Хөснуллин. "ИСТӘЛЕКЛЕ ШОМЫРТ"
Әхмәт Дусайлы. ТАШ УРМАНДА КҮБӘЛӘК

Кол Шәриф
КЫЙССАИ ХӨББИ ХУҖА

Бисмилла дип башлайен, атың берлән, йа илаһ,
Мөселманлык башыдыр: ля илаһе аллаллаһ. 1
Хәбиб итеп яратдың Мөхәммәтнең нурыны,
Андин алып яратдың бу галәмне барыны.
Унсигез мең галимне, барчасыны яратдың,
Айны-көнне яратып, аның берлән яр итдең.
Гарше көрси,2 ләүх-каләм,3 хур гыйлмани4    яратдың,
Оҗмах, тәмугъ - барчасын адәм өчен яратдың.
Андин бина әйләдең бу адәмнең барыны,
Андин соңра яратдың ул адәмне сафины.5
Бу дөньяда күп кеше - әнбия вә әүлия,6
Барчасының рәһбәре7 - мөхәммәде Мостафа.
Олугъ сирнең8    буенда туксан тукыз һәм дәхи,9
Мең мәшаих сөрури Хуҗа Әхмәд Ясәви.10
Бу бастанны белсәңез - ир Хөббинең! 1 дастаны,
Ихлас берлән тыңлаңыз, гашыйкларның бостаныЛ2
Хуҗа Әхмәднең наибе!3 Хәким ата Сөләйман, 14
Әрвахына 15 аларның морадыңны теләрсең.
Өченче атын белсәңез - мин әйтәйен би-фәрман,16 
Алла гыйльмен күңленә ниһаятьсез сыгдырган.  17 
Ишетсәңез, мөэминлөр, Ганбәр ана күчләре.  18 
Көндин-айдин йарагдыр!9 икесенең эшләре. 
Ганбәр ана, белсәңез, Богра ханның кызыдыр, 20 
Аять-хәдис аларның агзындагы сүзидер. 
Шәех берлә әүлийа бер-беригә кушылды, 
Аклы-кызыл ефәкдәй, бер-беринә ишелде. 
Миһербанлык вактында җанны җанга куштылар, 
Ганбәр ана андин соң оч ир углан таптылар. 
Дин хөр заман, халыкның барчасыны йыгдылар, 
Икесенең атларын Әсхар, Мәхмүд куйдылар. 
Кечесенең атлары - Солтдн Хөбби вәлидер, 
Сыйфат кыйлсам аларны - чын биһиштнең 21   голидер. 
Әсхар, Мәхмүд - икесен Хәким ата сәүделәр, 
Икесенең хальләрен яхшы гына күрделәр. 
Солтан Хөбби вәлигә Ганбәр ана миһербан. 
Фәрман кыйлса анасы, һәр нә дисә - бирер җан. 
Әсхар, Мәхмүд икесе дәһканчылык кыйлдмлар, 22 
Утыз ике тохымның23    барчасыны икделәр. 
Ул заманда ир Хөбби шоңкар-лачын ушлады, 24 
Гыйззәт кыйлап бабасын, кушкан эшен эшләде.
Сүз башлады Сөләйман Солтан Хөбби вәлидан, 
Ганбәр ана тордылар, тәгьзыйм кыйлып25 йиридән. 
Әйде: "Бәби углыңыз шоңкар-лачын ушлады, 
Безне куеп, бабасының кыйлган эшен эшләде".
Җавап бирде4, анасы  Хәким ата сүзедин: 
"Кулларында  котлары,  гафил имөс26    үзедин". 
Әйде: "Бәби,  килеңез! Угланнарны чарлале.27
Өч угылның хальләрен хәзер мәгълүм беләле". 
Шул форсатта Сөләйман: "Әсхар! Мәхмүд!" диделәр,! 
Иткләрс билендә, анда хәзер булдылар. 
"Дәһканчылык  йирләрдә маши28    игеп йөрепмез, 
Фәрман тотып, җан бабам, алдыңызга килепмез". 
Әйдег баба; "Сез тагын угланнарны чарлаңыз. 
Хәзер булса углыңыз, андин соңра сүзләңез". 
Ганбәр ана шул заман: "Углым Хобби!" диделәр, 
Килмәгәнгә, анасы гамь-госсаны җыйдылар.29 
Ачигьланып анасы: "Хөбби!  Балам!" диделәр. 
Хәзер булып баласы: "Җаным, анам" диделәр. 
"Гафилмидең,30 җан балам, бер чарладым, килмәдең,! 
Мән  шикәстә гарипнеңЗ!    хален нәчек белмәдең?" 
"Төшкән    икән    газм32       халык,    гарыкъ булыпдыр33 кимәсе,
Йыглашдылар "Хобби!" дип, олугь-кечек барчасы. 
Шул форсатта кимәнең тартып алдым рәхтени,34 
Кенәрәгә35    чыгардым, халкы берлән рәхтени". 
Инанмады Соләйман ир Хоббинең әйткәнен; 
Игнен36    ачып күрсәтте аргымчының37    батканын. 
"Инанмадың, җан бабам, җәмгы кәрван килерләр, 
Малларының унындин берен безгә бирерләр". 
Шул форсатта кәрванның халкы йитеп килделәр, 
Нәзер кыйлган малларын Сөләйманга бирделәр.
Кабул кыйлмай Сөләйман, угылларын туйлады,38 
Ауга чыккан Хөббигә өлеш-бәхшиш39 онытты.40 
Шул пәрәстә41    ир Хөбби бер мәгънәне уйлады. 
Кассабларга42 боерып, ун сыгырны суйдырды, 
Олугъ, кечек - барчаны нан вә гүшткә43 туйдырды. 
Халык суйган сыгырның44    җәеп куйды тиресен, 
Солтан Хөбби купдылар, туһдә кыйлды45    барысын. 
"Бер эш кыйлың, җан бабам, халаеклар күрсенләр, 
Ошбу суйган сыгырлар, торып-йөри бирсенләр.
Ходаемның әмредин худ46    без өлкән имәсбез, 
Ул кодрәтле хәкимгә безләр тикән47 имәсбез. 
Боерсаңыз, җан бабам, без гарипләр кыйлале, 
Борынгыдак пустларын48    янә җанын бирәле". 
Бисмилла дип һәр пустка бер күранә49 эрделәр, 
Әүвәлгедәк сыгырлар торып-йөри бирделәр. 
Солтан Хөбби вәлинең айакларын үпделәр, 
Рөхсәт алып, сыгырлар утлагали50    китделәр.
Шул пәрәстә Сөләйман башын кави51    куйдылар, 
"Гариф булып икемез, ил йыгмазмыз"52 диделәр.
"Бу эшне безгә кыйлдыңыз, китәр юлны сорале, 
Сез торыңыз, җан бабам, без гарибләр китәле". 
"Тәкъсыйр!"53    диде ир Хөбби, кубып  йөри бирделәр, 
Ана, угыл икесе бер хөҗрәгә54    керделәр. 
Ганбәр ана хөҗрәнең ишген бәктеп55 алыпдыр, 
Ганбәр ана Хоббине хөҗрәдә дип барыпдыр. 
Солтан Хөбби өеннән ятып килде кичкырын, 
Куймаганга бәхшишен56    бәгъре булды җылы  хун,57 
Гаиб булып58    ир Хобби, либаслари59    калыпдыр, 
Солтан Хөбби шул вакыт, терек йөргән гаибдер. 
Собхы садыйк60    булганда,  Ганбәр ана кундылар,61 
Күрәнен дип угылны, ул хөҗрәгә керделәр. 
Углын тапмый анасы, алып чыкды либасын, 
Фөрйад орып62    әйтәдер ходаеңа сәнасын.63 
Зари кыйлап еглыйдыр: "Кайда гаиб булдың?" дип,
"Мән гарибне, җан балам, имде маиб кыйлдың"64    дип. 
"Җан бдламдин айрылдым, нидер минем гөнаһым? 
Гариб булып айрылдым, хәбәр биргел, ходаем. 
Солтан Хөбби, җан балам, терек гаиб булып сән.
Мән шикәстә гарибне, имде маиб кыйлып сән. 
Терек гаиб булып сән, имде кемдин сорайен? 
Айрылып җан баламдин, сабыр биргел, ходаем!" 
Аваз килде гаибдин:65    "Солтан Хөбби терекдер! 
Хозыр берлән Ильяска66    бергә йөргән шәрикдер.67 
Һич әүлийа тапмады бу дөньйаның мәдарын,68 
Гаиб улың ишетте, күңле тапды карарын". 
Мәгълүм булды бу эшләр,  Хуҗа Әхмәдкә ийтешде, 
Гаиб булган Хөббине галәм халкы ишетте. 
"Сөләйманны килсен!" дип, Хуҗа Әхмәд чарлады, 
Килгәндин соң Сөләйманның кулларыны баглады. 69 
Сөләйманның муенындин бер сыгырга тактылар, 
Орып-сугып хәкимне, Хуҗа Әхмәдкә илтделәр. 
Хуҗа Әхмәднең алтунда69а      гаебени белделәр. 
"Тәкъсыйр!" диде Сөләйман, Хуҗа Әхмәд бакмады, 
Сөләйманның эшләре Әхмәдкә йакмады. 
Бер елгача тәкъсыйрен Сөләйманның тотмады, 
Чәһар тәкбир70    әйтәйен, Һәргиз71  җавапап әйтмәде. 
Бер елгача Сөләйман көн дә утын ташыды, 
Кичә булса, күп халык аның мәлямәтен72    ишетде.73
Бер елдан соң Хуҗа Әхмәд гөнаһыдин үтделәр, 
Муеннарын чишүбән чәһар тәкбир әйтделәр. 
"Гөнаһындин бән үтдем, белгел, ходай үтмәде. 
Остуханың74 өстендин һәргиз чәркең китмәде.75 
Җаның тәндин чыккан соң, тәнең гүрдә яткырыр, 
Олуг Гомуд дәрьйасын76 кырык клгача актырыр. 
Кырык елдин соң, Сөләйман, остуханың пакъ булыр.
Әгъзаларның черүбон, ахирәтдә хакъ77    булыр.
 Айрылмасын, Сөләйман, җаның берлән иманың, 
Тәгълим кыйлды78   Хуҗа Әхмәд, һич калмады гөманың". 
"Тәкъсыйр!" диде Сөләйман, "Сезгә ничек караен? 
Айрылып мән баламдин, имде кая барайен? 
Ишетепмез, катыкның йөгы78а    калыр, түгелсә; 
Мөэмин колның күңлене, тегеп булмас, сүтелсә". 
"Күреп торып хак эшне, нәчек батыйл кыйлдың79   сән? 
Сиксән ирнең золменә80    үзең батыйл кыйлдың сән. 
Солтан Хөбби вәлидин тугар ирде сиксән ир, 
Яшең сәнең йитмеш дүрт, имде булдың кара йир. 
Үткер икән Сөләйман батыеның81    кылычы, 
Кырып, чөеп салып сән, сәнд тикде82    ни үче?
Гашыйк колның күнүендә ниләр барын белмәсләр, 
Солтан Хөбби ишетсә, булыр ирмеш мәдәдкяр"83 
Китап нөсхәсендә дә, кулъязма вариантта да кыйссаның төп өлеше шунда тәмам була. Аннан соң икесендә дә "Хатимә", ягъни бетем өлеше килә. Әмма бетем өлеше ике урында ике төрле. Шуңа күрә без монда бетем өлешенең икесен дә китерәбез.
Кулъязма нөсхәдәге бетем өлеше түбәндәгечә:
Бу дастаны укыган һәм укындыр йайепдер,84 
Укыган соң күзләре һәммә яшькә тулыпдыр. 
Башка ризык биргүче бу кодрәтле кадирдер,85 
Мөшкил төшсә йад кыйлың,86 Солтан Хөбби хазирдер. 
Гарип мән дип дөнйаның малын йыгып87 баепдыр, 
Бу дастанны Кол Шәриф илгә, халыкга йөйепдер.
Ә китап вариантындагы бетем өлеше болай:
Бу дастанны укыган һәм укыпдыр бетепдер, 
Укыганны ишеткән морадына йитепдер. 
Ризыкыни биргүче ул торыр пәрвәрдигәр,88 
Гариф мән дип күп шәех, дwнйа йыгып ятыпдыр. 
Әнбия һәм әүлия бу дөнйадин үтепдер, 
Бу дастанны Кол Шәриф шәйлә битеп89 укыпдыр. 
Китап нөсхәсендә моннан тыш әлеге кыйссаның чәчмә белән язылган азагы да бар. Ул түбәндәгечә:

"Шунда хәким Сөләйман, Хуҗа Әхмәд Ясәвидән рөхсәт алып, кайтмак булды. "Баламны бер күрсәм икән, Аллаһе Тәгаләдән сорап, бер дога кыйлыңыз", - диде. Хуҗа Әхмәд Ясәви дога кыйлды. "Бар инде, өйгә йитмәсдин әүвәл балаңны күрерсән", - диде. Хәким Сөләйман куанганнан өенә кайтып китте. Өенә йитде, һичнәрсә күрмәде. Никадәр иҗтиһад кыйлып ян-янына карап барса да, һич кеше күрмәде. Мәгәр бер агачның башында өч аккош күрде. Күңелендә уйлады: "Шәйхем Хуҗа Әхмәд ихлассыз дога кыйлган икән", - дип.

Бер замандин соң янә барды Хуҗа Әхмәд Ясәвигә. Әйтде: "Баламны күрер дигән идеңез, күрмәдем", - диде. Хуҗа Әхмәд әйтде: "Агач башында өч аккош күрдеңме? - диде. Сөләйман әйтде: "Бәли.90 күрдем". Хуҗа Әхмәд әйтде: "Икесе Хозыр берлән Ильяс иде, бересе Хөбби Хуҗа ирде". Сөләйман хуҗа әйтде: "Янә насиб булмасмы күрергә?" - диде. Хуҗа Әхмәд әйтде: "Кыямәткәчә сабыр идәсән һәм һәркемгә бер мөбталя91 ирешсә, "Йа, Хөбби, мәдәд!"92 дисә, хазәр килеп, мәдәд кыйла ирмеш. Әлбәттә, гаиб ирәнләрнеңӘЗ береседер".

Мән бәгъдә,94 Сөләйман, пөшәйман улып,95 бәгъдә сабыр кыйлап, өендә бераз Гандәр ана берлән гомер сөреп, бер вакытда Сөләйман хуҗа госел иткәндә96 Ганбәр ана, тәнене күреп, күңлендә кичде ки, "Тәне би кара икән" дип. Хәким Сөләйманга Илһаме Илаһи булып97 белде, күңелендән кичерде: "Моннан да карага бирырсән". Мән бәгъдә, әҗәл авыруында балалары Әсхар берлән Мәхмүдкә васыять кыйлды һәм Ганбәр анага васыять кыйлды. "Мән дөньядин күчкән соң, кырык көн булганда, гаиб ирәнләр килерләр, тәгъзыят өчен.98 Шуларның арасында бер кара адәм булыр, исеме Зәңги булыр. Шул кешегә анаңызны никах кыйлап бирерсез", - диде. Һәм Гандәр ана ишетде һәм риза булып ултырды. Андин соң хәким Сөләйман дөньядан күчде. Әйткәндә, кырык көндә гаиб ирәнләр килделәр. Арасында бересе би кара икән, исеме Зәңги икән. Аналарын никах кыйлап бирделәр. Тәне кара икән, күмер шикелле икән. Андин соң Зәңги баба сыер көтә торган булды. Ганбәр ана сыер көтә торган җиренә ике туйыз 99 аш алып бара икән: бөресендә эссе аш, бересендә суык аш. Янә ике таяк алып бара икән: бере юан, бере нәзек. Аз гына ачуы килсә, нәзек таяк берлән ора икән; әгәр ачуы каты килсә, юан таяк берлән ора икән. һәм эссе аш теләсә, эссене бирә икән, әгәр суык аш теләсә, суык аш бирә икән. Аяк тунын чишмәй килсә, янә дә таяк менән ора икән. Бу бер гыйбрәт имәсме? Ганбәр ана үзе Богра ханның кызы 100 булса да, хәким Сөләйманды тәнен кара дип, аннан да бигрәк карага Ходай Тәгалә киз килтерде.101 Күрәрсән, гүя ки Гандәр анадан мирас калды ирләрен яратмаган хатынларга: ирләрен хурлап чыкган хатыннар әүвәлге иреннән яманрак иргә баралар яисә, ирләре үлсә, ушандак әүвәлге ире кебек булмай, диләр".

ИСКӘРМӘЛӘР ҺӘМ СҮЗЛЕК

1.   Бер алладан башка алла юк.
2.   Гарше корси - күк тәхете, алла тәхете.
3.  Ләүх-каләм - язу тактасы; биредә: язмыш тактасы.
4.   Хур гыйлмани - Оҗмахка керүчеләргә хезмәт итүче ир-егетләр.
5.    Адәме   сафины   -   саф   күңелле   кешеләрне;   биредә: суфиларны.
6.   Әнбия  вә әүлия - пәйгамберләр һәм изге кешеләр.
7.   Рәһбәре - җитәкче, юл күрсәтүче.
8.   Олугъ Сир - Сыр-Дәрья елгасы булырга кирәк.
9.  Дәхи - шулай ук.
10.   Мен, шәехләр куанычы - Хуҗа Әхмәд Ясәви. 
Хуҗа Өхмәд  Ясәви  -  XII гасырда  яшәгән атаклы төрки  шагыйре, 
хикмәтләр авторы (1066 елда вафат).
11.    Ир   Хөбби   -   Хәким   ата   Сөләйманның   
(Сөләйман Бакыргани дип тә йөртелә)  улы.
12;                                                   бостаны - бакчасы.
13.   наибе - урынбасары.
14.  Хәким ага Сөләйман - XII гасырда яшәп иҗат иткән танылган
шагыйрь Сөләйман Бакыргани (1088 елда вафат).
15.  әрвахына - аларның рухларына.
16.   би-фәрман  - боерыксыз  гына,  кеше  кушуы  буенча түгел.
17.  сыгдырган - сыйдырган.
18.     Гандәр    ана    күчләре    -    Гандәр    ана    оныклары мәгънәсендә килә.
19.  йарагдыр - яктырактыр.
20.   Богра  ханның кызыдыр  -  китап  текстында  бу  сүз 
"Бохара ханның кызыдыр" дип, кулъязмада исә 
"Богра ханның кызыдыр" дип китерелә.
Бу турыда кара: Бартольд В.В. Сочинения. Том 2, часть I. М.,  1963,  102 нче бит.
21.  биһишт - оҗмах.
22.    дәһканчылык    кыйлдылар    -    иген    игү    белән шөгыльләнделәр."
23.  тохым - орлык; иген ашлыгы орлыгы.
24.   шонкар-лачын  ушлады  -  лачын  белән  ау  ауларга кереште.
25.  тәгъзыйм кыйлап - олылап, хөрмәтләп.
26.  гафил имәс - сизми калмас, белми калмас.
27.   чарлале - чакыр әле.
28.  маши - ясмык.
29.  гамь - госсаны җыйдылар - кайгы-хәсрәткә баттылар.
30.  гафилмидең - белми калдыңмы.
31.  шикәстә гарип - китек күңелле, борчылган кеше;
32.  газм халык - югары дәрәҗәле кешеләр.
33.   гарыкъ булыптыр - баткан иде.
34.   рәхтени - әйберләрен.
35.  кенәрәгә - ярга, елга ярына.
36.  игнен - җилкәсен, иңен.
37.  аргымчы - ат кылыннан үрелгән бау, аркан.
38.  туйлады - биредә: сыйлады, бүләк бирде мәгънәсендә.
39.  олеш-бәхшиш - бүләк, бушлай бирелгән өлеш.
40.    Бу   юлы   китап   нөсхәсендә   юк,   кулъязма   буенча китерелә.   
Моннан  соңгы  23  шигырь  юлы,   кулъязма   нөсхәдә юк.
41.   шул   пәрәстә  -  биредә  "шул  вакытта"   мәгънәсендә килә.
42.  кассаб - сугымчы, мал суеп сатучы, итче.
43.   нан вә гүшт - икмәк һәм ит.
44.   сыгыр   -   сыер.   Китапта   бу   өлеш   "Суйган   халык сыгырның" 
дип бирелә, ләкин бу мәгънәгә туры килми.
45.  туһдә кыйлды - берсе өстенә берсен өеп куйды.
46.  худ без - без үзебез.
47.  тикән - тигәнәк.
48.   пустларын - тиреләрен.
49.   күранә - сулыш.
50.  утла гали - утлап.
51.  кави - көчле.
52.   йыгмазмыз - ашамабыз.
53.  тәкъсыйр - руханиларны олылап эндәшү сүзе.
54.   хөҗрә - бүлмә.
55.  бәктеп - бикләп.
56.  бәхшиш - өлеш.
57.   бәгъре булды җылы хун - бәгьре җылы кан белән тулды.
58.   гаиб булып - Юкка чыгып, югалып.
59.  либаслары - киемнәре.
60.  собхы садыйк - таң атканда.
61.   купдылар - тордылар.
62.  фөрйад орып - бик нык кычкырып елап, ярдәм сорап.
63.  сәнасен - мактавын; биредә: ялваруын мәгънәсендә.
64.  маиб кыйлдың - хәсрәткә салдың.
65.   гаибдин - күз алдында булмаганнан.
66.  Хозыр берлән Ильяс - ислам динендәге изге кешеләр исемнәре. 
Мифик образлар.
67.  шәрикдер - иптәш, компаньон.
68.  мәдарын - үзәген, нигезен.
69.  баглады - бәйләде. 69а. алтунда - алдында.
70.   чәһар тәкбир - дүрт тапкыр тәкбир әйтү.
71.   һәргиз - һичбер вакыт.
72.   мәлямәтен - шелтәләвен.
73.   ишетде - бу  сүз  китепта  "ишде"  формасында гына килә, 
без аны, мәгънәгә туры китереп, "ишетте" дип бирәбез.
74.   остуханың - соякләрең; биредә: тәнең.
75.   чәркең - шеш, үлек, эрен.
76.  Гомуд дәрьйасын - Әму-Дәрья елгасы булырга кирәк. 
77. хакъ - туфрак, тузан.
78.   тәгълим кыйлды - укытты, дәрес бирде. 
78а. йогы - эзе.
79.   батыйл - бозык, буш, файдасыз,
80.   золменә - җәберләнүенә.
81.   батыеның - эчке.
82.   тикде - тиде, иреште.
83.   мәдәдкяр - ярдәм күрсәтүче, ярдәмче.
84.   йайепдер - халыкка таратып.
85.     кадирдер   -    кочле,    коче    җитүче;    биредә:    алла мәгънәсендә.
86.   йад кыйлың - искә алыгыз,  искә төшерегез.
87.   йыгып - җыеп.
88.   пәрвәрдигяр - тудыручы, яратучы,  алла.
89.   битеп - язып.
90.   бәли - әйе.
91.   мөбталя - бәхетсезлеккә эләгү, кайгыга төшү.
92.   мәдәд - ярдәм.
93.   гаиб ирәнлернең - юкка чыккан ирләрнең.
94.   мән бәгьдә - шуннан соң.
95.   пөшәймән булып - үкенеп, үткәнгә кайгырып.
96.   госел иткәндә - юынганда.
97.   илһаме илаһи булып - алладан илһам килеп.
98.   Тәгъзыят  өчен  -  үлгән  кешенең якыннарын  юату, кайгырмаска, 
сабыр итәргә өндәү өчен.
99.   туйыз - савыт.
100.   китапта "Бохара ханның кызы" дип бирелә.
101.   киз килтерде - билгеләп куйды.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018