Бүген Әдипләр: Рахмай Хисмәтуллин
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Рахмай Хисмәтуллин


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Расих Ханнанов
Айгөл Ханова
Илнар Хафизов
Гөлсинә Хәбибуллина
Ләйсән Хәбибуллина
Люция ХӘБИБУЛЛИНА
Илгиз Хәеркәев
Алмаз Хәйруллин
Зөлфәт Хәйруллин
ИЛСӨЯР ХӘЙРУЛЛИНА
Чулпан Хәйруллина
Фирая Хәкимова
Зөлфия ХӘЛИУЛЛИНА
Айдар Хәлим
Алмаз Хәмзин
Зәки Хәнәфиев
Әхмәтгәрәй Хәсәни
Аяз Хәсәнов
Алсу Хәсәнова
Рахмай Хисмәтуллин
Рахмай Хисмәтуллин

(1934-2004)

Рахмай Хисмәтуллин (Рахматулла Хисмәтулла улы Хисмәтуллин) 1934 елның 25 сентябрендә Татарстанның Актаныш районы Әнәк авылында колхозчы гаиләсендә туган. 1952 елда Пучы урта мәктәбен, 1958 елда В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының физика-математика факультетын тәмамлаганнан соң, Питрәч һәм Азнакай район газеталарында, Казан телестудиясендә әдәби хезмәткәр, редактор һәм бер җәй (1963) Казан Оргсинтез заводы төзелешендә бетончы булып эшли. 1963—1966 елларда Казан дәүләт университетының Хисаплау үзәгендә математик-программист хезмәтендә була. Кама буенда нефть-химия комплексы төзелә башлагач, яшь белгеч янәдән урыныннан кузгала һәм 1966—1981 еллар арасында Түбән Кама шәһәрендә экономист, «Социалистик Татарстан» газетасының Түбән Кама төбәгендәге үзхәбәрчесе, эшче яшьләр кичке мәктәбендә математика укытучысы, төзелештә инженер, өлкән инженер һәм халык театрында режиссер булып эшли. 1982 елдан бирле ул — Түбән Камадагы «Нефтехим» производство берләшмәсе хезмәткәре.
Р. Хисмәтуллин—1961 елдан КПСС члены.
Р. Хисмәтуллин әдәбиятның заман темасын яктыртуда иң оператив төрләреннән булган очерк жанрында иҗат итә. Ул — очерклары тупланган дүрт китап авторы. Аларның беренчесендә («Салават күпере», 1964) язучы алтмышынчы елларда Казанда Оргсинтез заводы төзелешенең җанлы картиналарын күз алдына китереп бастыра, ә «Күкрәү авазлары» (1967) исемле икенче җыентыгында үзе туып үскән Актаныш якларының гүзәл табигате һәм хезмәт батырлары турында сөйли. Р. Хисмәтуллин очеркларының каһарманнары— төрле профессия кешеләре: эшче яшьләр, инженерлар, техниклар, галимнәр, врачлар, партия ветераннары, колхозчы-игенчеләр, сәнгать вәкилләре һ. б. Аларның һәркайсы турында әдип документаль төгәллек һәм тормыш дөреслеген саклап, әдәби яктан үтемле, тәэсирле итеп язарга омтыла. Егерме очеркын үз эченә алган «Үземне таптым» (1980) исемле күләмле җыентыгы язучы каләменең әсәрдән әсәргә чарлана, сурәтләү объектларының төрлеләнә баруын күрсәтә.
Р. Хисмәтуллин көндәлек матбугатта әледән-әле хикәяләре, нәсерләре һәм шигырьләре белән дә катнаша. Ул шулай ук драматургия жанрында да көчен сынап карый. Аның «Кайтаваз» исемле пьесасы буенча Түбән Кама халык театры коллективы куйган спектакль «Театр язы» исеме астында узган республика конкурсында мактау грамотасына лаек булды. Р. Хисмәтуллин—1981 елдан СССР Язучылар союзы члены иде.

БИБЛИОГРАФИЯ

Салават күпере: Очерклар.— Казан: Таткитнәшр., 1964.— 60 б. 1500. Рец.: Әгъзәмов Ф. Могҗиза тудыручылар.— Соң. Татарстан, 26 февр.
Күкрәү авазлары: (Очерклар).— Казан: Таткитнәшр., 1967.— 70 б. 2000.
Үземне таптым: Очерклар.— Казан: Таткитнәшр., 1980.— 216 б. 1500. Рец.: Әгъзәмов Ф. Вөҗдан баскычларын санаганда.— Кит.: Әгъзәмов Ф. Үзәктә — кеше: Очеркларыбыз турында. Казан, 1981, 125—137 6.; шул ук мәкалә.—Казан утлары, 1981, № 7, 159—162 б.
Сусау: Хикәяләр һәм очерклар.—Казан: Таткитнәшр., 1984.— 192 б. 7000.

Аның турында

Роберт ӘХМӘТҖАН. "Җан чәчәк атмыйча калды...".
Б е л а я Л. Вкус к старине. (О поэте Рахмае Хисматуллине, как о собирателе рукописных книг).— Кн. обозрение, 1976, 20 авг., с. 15.

©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986)


Ирекле каләм хакыйкате

Сиксәненче еллар уртасында миңа берничә тапкыр Латвиядә булырга туры килде. Советлар берлегендәге башка халыклардан бик күп яклары белән аерылып торучы латышларны, аларның Европага тарткан үзенчәлекле яшәү рәвешләрен барып күрергә инде күптәннән хыяллана идем. Ниһаять, мондый форсат насыйп булды — язучыларның Дубултыдагы иҗат йортында мин өч-дүрт ай дәвамында әлеге гаҗәеп илнең кунагы сыйфатында яшәп алуга ирештем. Әлбәттә инде, шушы вакыт эчендә латыш халкының тарихы һәм мәдәнияте белән аз-маз таныштым, йөзләреннән ниндидер нур сирпел торучы кайбер язучылары белән дә аралаштым. Хәтта кан-яшьле латыш туфрагында үскән гап-гади суганны балык өстенә телемләп, атаклы «Рига сырасы» белән озак кына сыйланып утырган да булды. Латвиянең халык шагыйре Имант Зиедонис белән очрашу, аның «Курземите» китабын Һәдия кылуы аеруча хәтердә калган. Бу уңайдан кыскача гына әйтеп үтим: лирик-филосо-фик кимәлдә язылган әлеге әсәрнең жанрын билгеләү шактый кыен. Анда тарихи трактатларга хас тирән мәгълүматлы сәхифәләр дә, лирик хикәяткә тартым бүлекләр дә, шагыйрьнең табигатенә якын шигырьләр һәм җырлар да бар, шулай ук укучыны кайнар бәхәскә чакырырдай журналистлык алымнары да әледән-әле сиздереп куя. Автор үзенең туган ягы — Курземе турында язу өчен менә нинди ачкыч сайлый, һәм нәтиҗәдә, нәширләр искәртүенчә, латыш иленең бер төбәге җирлегендә халык тормышының бихисап якларын тарихи, милли, әхлакый, эстетик, педагогик, хуҗалык һәм хәтта дизайн мәсьәләләре күзлегеннән чыгып яктырткан гаять үзенчәлекле тикшеренү-эзләнүләр багышламасы барлыкка килгән.

Мин ни өчен әлеге китапны искә төшердем соң әле? Хикмәт шунда ки, миңа мөхтәрәм каләмдәшем Рахмай Хисмәтулланың шулай ук үз төбәгенә багышланган «Әнәк имәннәре» дигән документаль романын укып чыгарга туры килде. Аның беренче сәхифәләре белән таныша башлауга ук югарыда телгә алынган атаклы «Курземите» искә төште. Юк, бу багышламалар арасында мин иярү-күчерү мәгънәсендәге примитив охшашлык күрмәдем, ә авторларның фикерләү рәвешендәге туганлыгын тоеп хәйран калдым. Бәлки, Рахмай Хисмәтулла Курземе турындагы китап белән бихәбәрдардыр да. Ә менә каләмнәре хәрәкәтендә нинди уртаклыклар төсмерләнә! Беләсезме, мин беренче китапны укыганда да, икенчесе белән танышканда да ниндидер охшаш хисләр кичердем: баксаң, үзеңнең кече ватаның хакында да күңелләрне айкалдыра торган лирик-философик-энциклопедик рухтагы әсәрләр тудырырга мөмкин икән. Күптәннән мондый ләззәтле рәхәт халәттә булганым юк иде.

Мәгълүм ки, бездә аерым төбәкләргә багышланган затлы китаплар чыгару традициясе әлегә бик зәгыйфь. Әлбәттә, моның сәбәпләре дә байтак: теге яки бу авыл яисә район турында әтрафлы итеп язу өчен архив тузаннарын пыран-заран кузгату сорала, ә совет чорында «нацмен»нарның үз тарихларында казынуы бик үк хупланмый иде. Дөрес, үз тамырлары белән кызыксынучы кайбер тынгысыз затлар туган авыллары турында төрледән-төрле мәгълүматны теркәп калдыру өчен фидакарьләрчә тырышлык куялар. Төбәк музейларында яисә аерым аксакал-карт-ларда саклана торган «авыл тарихлары»ның байтак булуы мәгълүм. Әмма алар-ның күпчелеге үзешчән каләм белән язылган шул, һәм мондый тупламалар чын китап язу өчен бер чыганак булып кына хезмәт итә алалар.

Сүз дә юк, соңгы елларда республикабызның аерым районнарын һәм хәтта авылларын үзәккә алып язылган махсус китаплар да күренгәли башлады. Бу — хуплауга лаек гамәл, чөнки безнең олы тарихыбыз аерым чор-вакыйгалар, шәхесләр, төбәкләр тарихы белән тулылана гына бара. Тик шунысы кызганыч, әлеге хезмәтләрнең күпчелегенә бер җитешсезлек хас: алар теге яки бу төбәк турында «кичәгесе, бүгенгесе, иртәгесе» кебек таушалган шигарь белән өстән-өстән генә язылган коры очеркларны хәтерләтәләр. Кайберләре төрле белешмәләр тупламасына тарткан. Гадәттә, мондый китапларда тарихи анализ белән әдипләр интеллекты җитенкерәми. Хәер, аларның язылу максатлары да, бәлки, әлеге олы таләпләрне күздә тотмыйдыр. Моның ише мәҗмугалар киләчәктә төпле эзләнүләрдә аерым сәхифә буларак кереп китсәләр дә бик мәслихәт бит.

Белгәнебезчә, татар әдәбияты үз хәзинәсендә автобиографик әсәрләрнең мул булуы белән һичшиксез горурланырга хаклы. Мондый кыйссалар бигрәк тә алтмышынчы-сиксәненче елларда күп язылды. Табигый ки, һәрбер каләм иясе үзенең тәрҗемәи хәлен күздән кичергәндә туган ягы турында язудан берничек тә читләшә алмый. Шушы җәһәттән аерым авылларга багышланган җете төсләрдәге тасвирлауларны — сүз белән эш итүче рәссам-әдипләрнең тәэсирләндергеч су-рәтнамәләрен искә төшерергә мөмкин. Әлбәттә, язучы авылын тарихка кертеп калдыруның андый алымы да бардыр. Әмма бу изге гамәлне ничек кенә хупласак та, автобиографик әсәрләрдә кече ватанның тарихи язмышы ничектер үтеп барышлый, башка максатларны күздә тоткан хәлдә, кыскасы, сайлап алынган жанр кысаларында гына тасвир ителә. Ә менә Рахмай Хисмәтулланың «Әнәк имәннәре» исемле әсәре үзенең өслүбе ягыннан югарыда телгә алынган омтылыш-үрнәкләрдән бөтенләй аерылып тора.

һичшиксез, мондый күп катламлы хезмәтне башкару автордан һәрьяклы әзерлек таләп итә. Минем уйлавымча, үзенең туган ягы язмышын сәнгать дәрәҗәсендә ачып күрсәтү өчен Рахмай Хисмәтуллада җан-күңел өлгергәнлеге дә, зирәклек-әүлиялык та, әдәби маһирлык та җитәрлек иде. Иң әүвәл без аны үзенең газиз кавеме өчен гомере буе җан атып йөрүче, рәхмәтләрдән күбрәк кыен күрүче, халык мәнфәгатьләре турында кайгыртуны шәхси ихтыяҗлардан бик өстен санаучы ихлас милләтпәрвәр буларак беләбез. Тарихны белүе ягыннан да ул гаять әзерлекле. Эзләнүчән. Төнлә уятып сорасаң да, Казан ханнарының кайсысы ничәнче елларда тәхеттә торганлыгын чатнатып әйтеп бирер. Мәктәп баласы яшеннән үк белешмә-мәгълүматлы китаплар, төрле тарихи кулъязмалар җыя башлаган һәм хәзер инде үз фатирын фәнни мәгарәгә әверелдергән затның шундый булуы бик табигый. Ә инде язучылык талантына килгәндә, мин әле мәктәптә белем алган елларда ук аның әдәби очеркларын укудан күңел хушлыгы кичерә идем. Иҗатын соңыннан да күзәтеп барырга тырыштым. Шау-шу кузгаткан мәкаләләре хакында исә сүз озайтып торасы да килми. Совет цензурасы уяулык күрсәткән теге елларда Рахмай Хисмәтулланың республика газетасындагы эшеннән куылуы ук мәгълүм. Барысына да хакыйкатьнең күзенә туры карап, кулдагы каләмне ирекле тоеп язу гаепле. Каләмне иркенә җибәреп язу димәктән шуны билгеләп үтәсе килә: иҗат иткән чакта үзен Рахмай Хисмәтулла кебек хөр-азат тойган әдипләр сирәктер. Хәтер аша үткәреп карагыз әле аның әдәби очеркларын, мәкаләләрен, чәчмә әсәрләрен, пьесаларын, шигырьләрен! (Биредә авторның «Салават күпере» (1964), «Күкрәү авазлары» (1967), «Үземне таптым» (1980), «Сусау» (1984), «Дөньяга көлеп чык» (1987), «Яшенле тау» (1988), «Ак догалар», «Кыйбла җиле» (1992), «Тәүбә» (1995) һ.б. китаплары күздә тотыла.) Аларның язылышында каләм шундый да иреккә куелган ки, кайчак аны җир белән күк арасында очып йөрүче пыракатның канатыннан йолкып алынган каурый итеп күзаллыйсың. Игътибар иткәнем бар, берәр нәрсә яза башлаганда ук аның фикерләре яшен тамырлары кебек чартлап тармаклана башлый. Үз «җене» бар. Фикерләү рәвеше шактый үзгә. Күрәсең, ул уйлау-шәрехләү барышында әзер калыплардан качарга омтыладыр. Аерым күренешләргә бөтенләй көтелмәгән нокталардан карый белә, акыл-зиһенгә шактый сәер тоелган нәтиҗәләр чыгарып куя. Туган ягы табигатенә мәдхия җырлаган чакта чәчәкләрнең аура-нурланышын үтәли күрә, күкләр җиргә якынаеп алган могҗизалы мизгелдә фәрештәләрнең пы-шыддааын ишетә. Менә и^ндый инде ул безнең Рәхмәтулла абзабыз! Әлеге сыйфатлар, әлбәттә, аның кабатланмас табигатеннән, имгәнүгә бирелмәүче рухыннан киләдер. Кайвакыт әдип үзе дә күккә то-ташулы рәхмәт юлыннан менеп-төшеп йөрүче романтик булып тоела. Мәңге төзәлмәслек романтик. Әйдә, шулай булып калсын. Шәхсән минем үземә иҗатның бөтен төс-төсмерләрдә балкуы, барлык тавыш-аһәңнәрдә яңгыравы бик ошый. Гадәттә, тыелусыз каләм белән язылган әсәрләрдән мин күбрәк тәэсир, ләззәт, яктылык һәм мәгълүмат алам. һәм Рахмай Хисмәтулланың яңа хезмәте — «Әнәк имәннәре» дигән документаль романы белән танышканнан соң да шундый ук хисләр дәрьясында йөздем.

Инде искәртеп үткәнемчә, «Әнәк имәннәре» әсәрендә авторның туган авылы үзәккә алып яктыртылган. Борынгыдан килгән авыл язмышы, әлбәттә, аерым шәхесләр язмышы белән үзара тыгыз бәйләнештә сурәтләнә. Әдип иң элек тамырларны эзли. Чәүчәләк археолог кебек, кайчак кабатланып казый, покосны артык дәрәҗәдә киң дә алгалый. Әле борынгы бабабыз Атиллалар заманына барып чыга, әле Әнәк гаме белән янып, XXI гасыр түренә сикереп үтә. Хәтта Чыңгызханның шәҗәрәсен үз ягы татарларына китереп бәйләмәк була. (Янәсе, авыл музеенда шуңа ишарәләүче кайбер расламалар саклана икән.) Әгәр кулында ышанычлы дәлиле булса, автор туган авылының Арча даругасыннан гына түгел, ә тарих хәтере төпкелендә калган легендар Атлантидадан яисә кала-салалары белән яшәп яткан бүтән планетадан күченеп утырганлыгын да раслар иде. Минем менә шулай күпертебрәк әйтүем укучыларда елмаю тудырыр өчен түгел, ә язучының ихлас эзләнүләрендәге омтылыш көчен билгеләргә тырышудан гына. Күңелегезгә шик кермәсен, Рахмай Хисмәтулла үзенең нигезләүләрендә башлыча документларга гына таянырга тырыша. Алар җитенкерәмәгән очракта исә ул «ихтимал», «бәлки», «мөгаен» сүзләрен кулланып язарга мәҗбүр. Ә безнең татар тарихында, үзегез беләсез, документлар чүмәләдәй өелеп тормый. Аларның күбесе юкка чыгарылган, безгә тиешле мирасның хәтсезе сугыш-орышлар вакытында яндырылган, ханлык китапханәләре урланган, байтак чыганакларга урысча ялган кертелгән. Шуңа күрә кирәкле расламаларны берәмтекләп-эскәкләп җыярга туры килә. һәм автор аларны туплауга да ирешкән. Төрле мәгълүмат бирүче күчермә-язмаларның 150 (!) папка тәшкил итүе мәгълүм. Шуңадыр, тикшерүче үзен иркен һәм ышанычлы тоя, туган як тарихын һәм аның шәхесләрен күрсәтү белән беррәттән, археология, география, этнография, этимология, урбанизация, экология, дәүләтчелек, социология, сәясәт кебек төрледән-төрле мәсьәләләргә дә кагылып үтәргә өлгерә һәм аерым төбәкнең тирән тамырлары бөтен тулылыгы белән шәрран ачылып китә. Биек яр өстендә үсеп утыручы карт талның тотып карарлык дәрәҗәдә күренеп торган тамырлары күз алдына килә. Автор газиз җиренең әллә нинди тирән катламнарына төшеп җиткән, «культуралы катлам»ны үзенең җиз иләгендә мең кат иләгән, кече ватанының ләүхелмәхфүзендә моңарчы ниләр язылган булса — барысын да ачып биргән кебек тоела.

Искәртеп торасы да юк, һәрбер тарихның үзәгендә халык, аерым шәхесләр тора. Нәкъ менә тарихи-документальлекне дәгъва итүче «Әнәк имәннәре»ндә Рахмай Хисмәтулла әлеге хакыйкатькә үтә дә турылыклы калган. Әсәргә бөтен авыл халкы шундый килешле итеп кергән дә утырган. (Алар гына да түгел.) Автор һәрбер якташын нечкәләп белә, исемен генә түгел, хәтта кушаматын хәтерли. Кирәк очракта байтагының шәҗәрәсен дә санап күрсәтә ала, тагылып йөргән аерым мәзәкләренә кадәр искә төшерә.

Алып анадан туар, дип искәртә элгәрләребез. Әйе, бөек әдипләргә дә, президентларга да, хәтта пәйгамбәрләргә дә карап торышка гап-гади булып тоелган аналар карынында җан иңә. Гадәттә, Аллаһ тарафыннан «тамгаланган» андый затларның туган төякләре алай искитәрлек булмый: берәве унбиш-егерме йортлы авылда туа, икенчесе каядыр ярсып чапкан... поездда да аваз салырга мөмкин. Ә менә Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев, «очсыз-кырый-сыз» Шәле ише авыллар белән чагыштырганда, әллә ни зур саналмаган Әнәктә дөньяга килгән. Әлбәттә, теләсә кайсы авылдан Илбашы чыкмый. Шуңа күрә Рахмай Хисмәтулла үзенең әсәрендә аны үзәк фигура итеп ала, биек имәнгә сарган зур умарта күчен хәтерләтеп, иҗат итү барышында туган күпчелек уй-фикерләрен шушы шәхес тирәсендә туплый.

Гавам телендә: «кирәк вакытта, кирәк урында пәйда булу» дигән гыйбарә йөри. Катгыйлык белән өзеп әйтергә мөмкин, Минтимер Шәймиев — татар халкы тарихында кирәк вакытта, кирәк постка килгән зарур иләмәннәребезнең берсе. Республика башлыгы сыйфатында ул җитәкчелек иткән чорны гына күздән кичерегез: элгәресендә дәүләт тоткан татар халкына тар булган автономия кысаларында бәргәләнгән хәлдә, союздаш җөмһүрият статусы өчен җан атып йөрүләр, күпләрне сындырып сынаган ГКЧП, Мисыр пирамидаларыннан да ныграк тоелган СССР империясенең «халык ихтыяры»н да санга сукмыйча таркалып китүе, «мәңгелек» КПССның җимерелеп төшүе, бастилияләрне штурмлагандай, Россия Югары Советын арттыруга бәйле вакыйгалар, Казан белән Мәскәүнең инде ничә гасырлар күзәтелмәгән киеренке каршылыкка керүе, мөстәкыйльлеккә омтылучы халык мәнфәгатьләре хакына үзәк янавы астында референдум үткәрүләр һәм шушы гаять катлаулы шартларда тарихи Килешүгә ирешүләр... Алкын сулы елгалардан агып баручы зур салларны күзәтеп торганыгыз бардыр. Кайчак аларның өстендә өйчек тә була. Ярсу дулкын кайнавы белән шушы саллар тарала башласа! Аяк астыннан җир китсә! Туксанынчы еллар башында исә шуңа охшаш хәлләр булмадымыни? Шундый хәтәр чакларда да йортыбызны саклап калуга ирештек, аякта исән-имин торып кала алдык. Алай гына да түгел, Татарстан кире чигенмәслек мөстәкыйльлеккә юл алды. Яңа Конституциясен кабул итте, үҗәтлек иҗтиһаты белән мөстәкыйльлек институтын төзеде, дәүләти атрибутларын булдырды, әйтик, әле кайчан гына хыялый максатлар җөмләсеннән саналган Герб, Флаг, Гимнын гамәлгә кертте, милләт конгрессын оештырды, татарны әле моңарчы күрелмәгәнчә дөнья күләмендә танытуга иреште. Ә мең авырлык бәрабәренә яулап алынган суверенитет сүрүе халык тормышындагы нинди казанышлар белән тутырыла соң? Болары турында сөйләп тормыйм, чөнки сүзем озынга китәчәк. Соңгы унъеллыкта башкарылган стратегик гамәлләрне юри күрергә теләмәгән бәндәләр, «каерып алу»дан башканы белмәгән обывательләр, суверенитетны ипигә ягып ашарга ымсынучылар гына күрмәмешкә салынырга мөмкин. Инде югарыда санап үтүләрдән соң шуңа басым ясап әйтәсе килә: безгә сынау арты сынау алып килгән вакыйгалар үзәгендә, Илбашы буларак, көрәш дәвамында халык мәхәббәтен казана барган Минтимер Шәймиев торды, һәм гасырлар тарафыннан бер бирелә торган тарихи шанстан ул, зирәклек күрсәтеп, үз халкы мәнфәгатьләрен күз уңында тоткан хәлдә оста файдалана алды. Ходай аңа рәхмәт кылсын! Р.Хисмәтулла менә шушыларны да ышандырырлык итеп тасвирлый.

Җае чыккан чакта әйтеп калыйм әле: безнең татар халкы рәхмәткә иллә дә саран. Үзәктәге кайбер җитәкче даирәләр фәрманы белән Мәскәүгә «читлектә» алып китерелергә тиешле Илбашыбызның, «мятежный президент»ның газиз халкы өчен янып иҗтиһат кылуын кайчак тирәнтен аңлап бетермибез. Югыйсә аның дәүләтчелегебезне һәрьяклап тәрәккый итү, республикабызны алдынгы илгә әверелдерү турындагы фикер-омтылышларын һәрдаим ишетеп торабыз. Үзен чын милләтче санап йөргән бәгъзе адәмнәргә караганда, ул туган халкы хакында бәлки әле күбрәк тә уйлый торгандыр. Илбаш җанында нинди вулканнар сулкылдавын сабырлык астыннан күреп бетереп булмый. Әле бит президент кадәр президент та аерым кысаларда яшәргә мәҗбүр. Әмма халык тарафыннан өч тапкыр олы ышаныч белдерелгән, татар тарихына күренекле шәхес буларак кереп калачак шушы затка соңгы вакытта матбугат басмалары аша туктаусыз пычрак атулар мине чиксез гаҗәпләндерә. Байтагының милләттәшләр тарафыннан оештырылуы, валлаһи, болай да шомлы күңелне янә сагайта. Шундый халәттә Рабит Батулланың «Сөембикә» романы искә төшә. Әсәренең ахырында автор Шаһ Галинең кысыр булуына, аның үрчем бирмәвенә Сөембикә белән бергә сөенгәндәй итә. Юк, дустым, Шаһ Гали безнең татарга бик күп варислар калдырды. Алар үткән гасырларда да байтак булды, һәм яңа меңьеллыкта да андый үрчем дәвам итәр әле. Әнә, бүгенге шаһгалиләр, Мәскәүдән торып, татар халкының тураеп басуына теше-тырнагы белән каршы торучылар тегермәненә сатлыкларча су коялар...

Адәм баласы, фәрештәләр кебек, нурдан яратылмаган, һәммәбез дә гөнаһлы җирдә яшәргә хөкем ителгән. Иҗатташым Рахмай Хисмәтулла тәфсилле рәвештә сурәтләгәнчә, безнең мөхтәрәм Илбашы да гап-гади авылда туган. Хәтта Шәймиевлар нәселенең дә кушаматы бар: Чаптый. Арабыздан беребез буларак, ул да замана тәрбиясен алган. Татар халкында байтак җитешсезлекләр күзәтелгән кебек, Ил-йорт башлыгында да кайбер кимчелекләр бардыр, һаман саен пычрана барган сәясәттә сөттә коенган хәлдә калып булмый, һәрхәлдә, моңарчы югалып калмаган акыллы зат тәнкыйть сүзләренең дөрес булганнарын ирләрчә кабул итә белер, кылган хаталарын танып, һәртөрле хак-нахак һөҗүмнәрдән үзенә кирәкле шәй-дер чыгара алыр. Нишлисең инде, мул җимешле биек алмагачка, гадәттә, астан таш атучан булалар. Ә киләчәктә таш ору тукталыр, дип кем кистереп әйтер! Без татар ич...

Беренче карашка гади генә итеп исемләнгән «Әнәк имәннәре» дигән документаль роман минем күңелне менә нинди уй-фикерләр белән ташытты. Инде искәртеп үткәнемчә, анда халкыбыз тормышының бихисап мәсьәләләре калку рәвештә чагылыш тапкан, һәм Рахмай Хисмәтулла моңарчы авыл романнарында ачылып җитмәгән башка байтак күренешләрне дә тамырдан яхшыртып күрсәтүгә ирешкән. Ә инде мәшһүр авылдашына килгәндә, Президентыбыз турында шулай бик әтрафлы итеп, тамыр тирәнлекләренә төшеп язылган әсәрне мин әлегә хәтерләмим.

Күрер күзгә бер-берсенә бик үк ялганып бетмәгән аерым бүлекләрдән торган әсәрне авторның үзен гәүдәләндерүче Таңзарулла персонажы гармоник рәвештә бәйләп тота. Бик уңышлы әдәби алым. Таңзар яшәеш тәҗрибәсен үзендә артыгы белән туплаган, бүгенге тормышыбыздагы җитешсезлекләргә әле әлмисактан, әле киләчәктән карап үзенчә нәтиҗә-хөкем чыгара белүче, хәтта Илбашы белән аяк терәп бәхәсләшә алучы образ буларак күзаллана. Яратылыш вөҗүде белән шагыйрь булуы өстенә белеме буенча физик-математик икәнлеге дә сизелә. Ул дөньяга әле сабый булып бага, әле аксакал кыяфәтендә сөзеп карый. Туры сүзне балалардан ишет, диләр. Турылык аксакалларда да хәттин ашкан. Шуңадыр, Рахмай Хисмәтулланың әлеге әсәрен укыганда кайчак үземне «Гамәл дәфтәрләре» белән танышкандай хис иттем. Кайвакыт тын гына чайкалып утыручы сап-сары арыш кыры уртасында җете зәңгәр чәчәкләре белән җемелдәп торган якты аланнарга да килеп чыгасың. Төрле лирик чигенешләр күңелне алгысындырып куя. Әсәрдә реаль тормыш кайный. Таңзарулла арттан өреп калган әнчек этләргә дә сукранмый. Әйдә, өрә бирсен, тик татарча өрсен. Автор милләт гамен иртә белән торгач беренче гаме итеп санаган тынгысыз җаннарга аеруча рәхмәтле.
Тетрәп китәм — сезгә әйтелмәгән 
Рәхмәтләрем җанда тулгак тота...
Кайчак үземчә нәтиҗә чыгарып куям: җирнең аерым катламы тикмәгә генә культуралы дип аталмыйдыр. Безнең телдәге мәдәният сүзенә яшәешебезнең бөтен якларына кагылышлы бик күп мәгънәләр сыйган. Әгәр татар халкы мәдәниятенең биниһая озын тамырлары буйлап сәфәр чыксак, һичшиксез, без җанга якын ниндидер моңлы нур бөркеп утыручы авылларыбызга килеп чыгарбыз. Сала балалары белән өзлексез тулылана барган калалар да үзара чияләнеп беткән тамырлар белән авылга тоташа. Бездә бигрәк тә. Аларны мәдәниятебез бербөтен итәдер. Бу уңайдан «Әнәк имәннәре» әсәрендә дә мәдәният сүзенә гомуми мәгънә салынган. Шушы урында атаклы Курземеда туып-үскән латыш дустымның кызыклы күзәтүләре келт итеп искә төшә. Чыннан да, мәдәният ике юнәлеш — киңлек һәм тирәнлеккә үсә. Алар арасында бернинди каршылык юк. Монда үзәккә омтылу һәм үзәктән качу көчләре хәрәкәткә килә. Әйтик, игенче тубалдагы орлыкларны күзәнәк-кулы белән туфракка чәчеп җибәрә һәм тиешле вакыт үткәннән соң аларны янәдән учына бөртекләп җыя башлый. Рахмай Хисмәтулланың әлеге әсәрендә дә мин шуңа охшаш хәлләрне — тәҗрибәле язучы кулы белән сәнгать телендә язылган хакыйкатьне күрдем. Татарның изге урыннары артуына сөендем. Бу китапның «Яшьнәү белән күкрәү арасы» трилогиясе дәрәҗәсенә үстереләчәген белгәч, аерым төбәк турында тагын да саллырак әсәр туачагына ышандым. Моңарчы гел чәчелеп торган татарлыгыбыз, шөкер, Аллаһ рәхмәте белән җыела башлады шикелле. Ниһаять, автор искәрткәнчә, «...атлар үткән тарихлар, дала җилләре, җир-су исемнәре буйлап, өч-дүрт мең ел тирәнлекләрне кичеп, һаман ярсып, инде кайту ягына чабалар!..»

Зиннур МАНСУРОВ.
"Мәйдан" № 10, 2004.

Күкрәп килә инде безнең көннәр...

Кешеләргә акыл, хис бөртекләре өстәп кенә калмыйча, аларның үзләрен дә иҗатка илһамландыручы, омтылдыручы иҗат — ул, чын мәгънәсендә, җылы учактыр, җимешле агачтыр.

Канатлы сүз-гыйбарәгә торырлык шушы нәтиҗәгә без Рахмай Хисмәтуллин иҗатына, төгәлрәк алсак, публицистикасына тагын бер мәртәбә якынрак килеп, «җылынып», рухи ризыгын татып алгач килдек. Бу менә болайрак булды.

Казан дәүләт университетының Чаллы филиалында татар журналистикасы бүлеге ачылганга да өч ел гомер узып китте. Матбугат жанрларын баштагы курстан ук өйрәнеп килгән студентлар бу курста, ниһаять, очерк жанрына тотына. Моңа җаваплы укытучы буларак, мин аларга Казандагыдан үзгәрәк программа да әзерләп куйган идем — дәресләргә очерк остасы — бу иҗат юнәлешенең һәм нәзариясен (теориясен), һәм гамәли эчен-тышын энәсеннән-җебенә төпле белгән әдибебез Рахмай Хисмәтуллинны дәшәрбез, дип ниятләгән идем.

Тик, ни кызганыч, курска керешкәнче үк әле остазыбыз вафат булып, без бу мавыктыргыч, кызыклы ниятне гамәлгә ашырудан мәхрүм калдык.

Кирәк, тормышчан ният-теләк ул барыбер тиз генә искерми, барыбер үзенә ничектер юл таба — очеркның жанр буларак асылын, аны язуның нечкәлекләрен Рахмай Хисмәтуллин очеркистикасы мисалында өйрәнергә, үзләштерергә тиешбез дигән ният-планнан без тайпылмаска булдык: курсны тулысынча аның публицистик иҗатына багышлыйбыз. Моңа төпле нигез-чыганак җитәрлек: публицистик иҗат хәзинәсе үзе генә дә дистәгә якын китап; матбугатта басылган язмалары, иҗтимагый чыгышлары, «Җидегән чишмә»гә бәйле иҗаты... нинди мирас! Өйрәнер өчен әле берничә буынга җитәрлек. Шуны тирәнтен өйрәнгәндә генә татар публицистикасының тарихын, нәзари нигезләрен төпле төшенергә, беренче нәүбәттә, шул иҗатның сыйфатларын үзендә тулырак чагылдыра алган очерк жанрын төгәлрәк күзалларга мөмкин булыр, дигән катгый фикергә килеп, без Рахмай Хисмәтуллинның публицистик мирасын өйрәнергә керештек.

Ниһаять, студентларыбызның бүтән әллә күпме зачет, имтиханнары рәтендә бу курстан да хисап тоту вакыты җитте. Без аны реферат язып яклау рәвешендә үткәрербез дип килешкән идек — сигез студент Рахмай Хисмәтуллин публицистикасына нигезләнеп, үзенә күрә җитди генә фәнни хезмәт язуга, аны яклауга иреште. Өстәвенә әле, Казан бүлегеннән дә берничә студент рефератын шушы темага яклады.

Бик кыскача гына түгәрәкләп әйткәндә, студентларыбыз программада каралган төп бурычны (нәрсә ул очерк жанры; аның асыл сыйфатлары; тарихы, бүгенге хәле; төп үзәген тәшкил иткән проблеманың куелышы һәм чишелеше; аны чишүгә ирешкән герой-характерның тормышчан чагылышы; монда конфликтның әһәмияте; укучыга тәэсир көче — төрледән-төрле әдәби һәм публицистик чараларның оста үрелүендә; тасвирлау чараларының үзәктә булуы һ.б.) Рахмай Хисмәтуллин очерклары мисалында үзләштерә алган булып чыкты.

Очеркны журналистиканың һәм матур әдәбиятның башка жанрлары белән чагыштырып анализлаганда гына тулы аңлап була. Бу яктан да Р.Хисмәтуллин иҗаты — ифрат мул чыганак: ул гомере буе диярлек журналистиканың барлык жанрларын да «татып» карады; нәсер, хикәядән башлап, үзен повесть, романнарда сынады; ул — эссе жанрын башлап җибәрүчеләрдән; ниһаять, шагыйрь буларак та танылды.

Иҗатның шушы төрләре арасыннан аның очеркта мөнәсәбәтен ачыклау мөһим. Әйтик, журналистика жанрларын алсак, үзе бер дөнья. Гомумән дә, журналистика иҗатының үзенчәлекләре аның төп үзәге саналган документаль чынбарлык — фактка мөнәсәбәттә чагыла. Факт ул, иҗат алымының этәргече буларак, вакыйга, проблема булып күзаллана. Журналистиканың хәбәри жанрлары (репортаж, интервью, хисап, хәбәр-хат һ.б.) фактны, ягъни вакыйга, проблеманы хәбәр итә; аналитик жанр (мәхбирнамә, мәкаләләр һ.б.) аларны анализлый, ягъни проблема биредә куела, ачып бирелә, хәл итү мәсьәләсе куертыла, ә менә әдәби-публицистик жанрлар (тасвирнамә, парча, эссе, очерк һ.б.) проблеманы ачып куеп, юлларын билгеләп кенә калмый, аларның чишелешен, тормышта хәл ителүен тасвирлый. Әйе, әйе, теге-бу проблеманың ничек-ничек чишелешен барлык укучы да ачык күрсен, аны үзендә дә тормышка ашырырга үрнәк алсын өчен бөтен нечкәлеге, тулылыгы белән тасвирлап бирергә тиеш.

Тик «тиеш» дип әйтүе генә җиңел, моңа ирешү, ай-һай ла, бер дә җиңел түгел. Иң башта, әлеге дә баягы, шул очеркның асылына төшенеп бетмәү комачаулый. Әле әдәбият, журналистика нәзариясендә хикәя, повесть, роман нәрсә ул яисә репортаж, интервью, мәкалә нәрсә ул кебек төшенчә-терминнар шактый ачык күзал-ланса да, очерк жанры шактый томанлы, үзләштерү-өйрәнү өчен катлаулы кебек тоела. Дәреслек, кулланмалар да моңарчы ачыклык кертеп бетерә алмады. Әйтик, журналистика фәнендә жанрларның ике төре (хәбәри, аналитик) бер сүзле атама белән, ә менә өченчесе — әдәби-публицистик — «ике җәпле» атама белән тәгаенләнгән. Башваткыч бит: әдәби жанрмы, әллә публицистикамы — әдәби ул уйлап чыгарылган образ, вакыйгалар белән эш итә, ә публицистика чын тормышка, документальлеккә нигезләнә.

Тагын да әһәмиятлерәге, очеркта теләсә нинди мәсьәлә куела алмый, тормышчан әһәмияте, иҗтимагыйлыгы ягыннан ул иң өлгереп җиткән, иң халыкчан, иң дәрәҗәле булырга тиеш. Кайсы проблема шундый санала? Аның чишелеше нидән гыйбарәт? бу чишелеш барлык укучыны да дулкынланырга, уйланырга, хәрәкәткә омтылдырырга сәләтле тасвирлау нидән гыйбарәт?.. Менә бит күпме сорау! Әйдә, Рахмай туган, булыш безгә, ач күзебезне, киңәйт зиһен шәфәкъләребезне, бирче безгә тел ачкычлары, уй-фикер тапкырлыгы!

Аның булышырына без бернинди шик тотмыйбыз. Өмет аның иҗаттагы бай тәҗрибәсенә, кешелек сыйфатларына, әдәбияттагы, халыктагы дәрәҗәсенә нигезләнә.

Аның исеме үк шагыйранә аһәңле, саф татарча — көйле, моңлы иде. Рахмай, Рәхмәтулла. Уйлый калсаң, бөтен холкы-табигате, бөтен яшәеше дә исеме җисеменә туры килгән булган икән: җаны-күңеле белән шагыйрь, акылы белән татар фикерле, аек журналист-публицист иде ул.

Берникадәр кызганыч та ки, бу кыска язмада без аның менә шушы журналистлык, публицистик хасиятенә генә җәелебрәк туктала алырбыз. Публицистика төшенчәсе күңел, вөҗдан иреге белән бәйле, публицистик иҗат ул менә шул ирек өчен көрәш, иҗатта кыюлыкка бару сыйфатлары чагылу дигәнне аңлата. Публицистик рух иҗатта төрлечә чагылыш таба: берәүләр иҗтимагый рухлы шигырьләр яза, икенчеләрнең проза әсәрләре көчле публицистика белән сугарылган була, өченчеләр турыдан-туры саф публицистик жанрларда иҗат итүгә гомере буена тугры кала.

Җитмешенче-сиксәненче елларда совет хакимияте чорында да шәхес культы томанасыннан ычкынып киткән, бездә демократия бөреләре тернәкләнә башлаган бер чор булып алган иде. Шул елларда татар иҗтимагый хәрәкәтендә, әдәби иҗат рухында да публицистика үзен күрсәтергә тотынды. Язучылар союзында үзенә аерым очеркчылар секциясе эшли башлады. Ул нәкъ менә шушы рухта язучы иҗатчыларны берләштереп, аларны Язучылар союзына да шул секция тәкъдим итә иде. Ул елларда союзга алынган язучылар арасыннан Марсил Зарипов, Кояш Тимбикова, Рахмай Хисмәтуллин (шул җөмләдән шәхсән үзем дә) кебек каләм ияләре нәкъ менә җитлеккән публицист-очеркчы буларак кабул ителде.

Димәк, Рахмай Хисмәтуллин очерк остасы буларак инде күптән танылган. Чын иҗатчылар яхшы белә: мондый бәягә теләсә кайсы язучы ия була алмый — элекке язучыларыбыздан да, бүгенгеләрдән дә мондый кыйблада иҗат итүчеләр сирәктер. Шулай булгач, аның иҗат тәҗрибәсен өйрәнү мәктәбе дип сайлап алуыбыз ялгыш түгелдер. Керешик соң шул мәктәптә сабаклар алырга.
------------
Очеркның үзәгендә — иҗтимагый проблеманың чишелеше, дигән идек. Очерк өчен проблема — ул аерым кешеләрне, хәтта аерым төркем, авыл, шәһәрләрне генә борчыган мәсьәлә түгел, бөтен республика-төбәкне, бөтен милләтне, халыкны борчыган, хәл ителүе чыннан да бөтен халык өчен иктисадый, мәдәни, тәрбияви вакыйга булырлык мәсьәлә куелуы.

Рахмай Хисмәтуллин беркайчан да проблема эзләп матавыкланмады. Ул чын мәгънәсендә тормышны, республикасын, милләтен яраткан, өмет, оптимизм рухында яшәүче шәхес иде. Аһ-зарлар белән вакланмады. Гомере буе аны хезмәт кешесе, хезмәтнең дә иҗтимагый кирәкле өлкәләре кызыксындырды. Аларны да читтән күзәтүче, алар турында гомуми фикер йөртүче түгел, ә бәлки шул өлкәдә, шул кешеләр белән бергә, үз көчен, илһамын шуларныкына кушудан, күмәклек нәтиҗәсе-җимешеннән тәм, кодрәт ала белүче иде. Үзе күбрәк Түбән Камада, Чаллыда яшәп иҗат итсә дә, ул бөтен республиканы, бөтен халыкны кызыксындырган, дулкынландырган хезмәт урыннарында, кайнар төзелешләрдә турыдан-туры эшләргә омтылды — Казанның Органик синтез заводы төзелешендә бетончы, Түбән Кама нефть-химия комбинаты төзелешендә икътисадчы, инженер һәм башка төрле Вазыйфаларда хезмәт итте. Инде чын хезмәтнең ачысын да, төчесен дә үз җилкәсендә, үз кулларына кабарып чыккан сөялләрдән татыгач, бүтән төр хезмәт ияләренең, башка төбәкләрнең иҗтимагый хәлләрен, проблемаларын җентекле өйрәнү өчен күбрәк кеше белән аралашу, әһәмиятле вакыйга, проблемаларның эчендә кайнау мөмкинлекләрен, чараларын эзләп таба иде — башта Түбән Каманың җәмәгать оешмаларында, мәдәни үзәкләрдә, күп тиражлы газетада, аннары шушы төбәктә «Социалистик Татарстан» газетасының үз хәбәрчесе булып эшли, бихисап оешма, эшханәләрдә, авыл, калаларда, төзелешләрдә катнашу мөмкинлеге ала.

Авторның менә мондый тормыш тәҗрибәсенең очеркларының үзәге — проблемага ни дәрәҗәдә тыгыз бәйләнгән булуын студентыбыз Миләүшә Мөлекова күзәтүләреннән ачык тоемларга була. «Рахмай Хисмәтуллин бер-бер артлы чыгып торган очерк китапларында («Салават күпере», «Күкрәү авазлары», «Үземне таптым», «Сусау» һ.б.) төрледән-төрле темаларга туктала. Аның каһарманнары — төрле һөнәр кешеләре: эшче яшьләр, техник, инженерлар, галим, врачлар, партия ветераннары, колхозчылар, сәнгать вәкилләре һ.б.

Әгәр тема әсәрдә чагылган тормыш даирәсен белдерсә, проблема авторның шул өлкәгә мөнәсәбәтен аңлата. Проблема күтәрү — мәгълүм бер иҗтимагый каршылыкны чишәргә алыну ул. Әдип кайбер хәлләрнең тормыш закончалыклары белән ярашмавын күрә, күпләрне дулкынландырган, аларның күңелендә йөргән, ләкин әле томанлы гына төсмерләнгән, анык сурәткә кермәгән әһәмиятле конфликтны тормышның башка катлаулы күренешләре арасыннан аралап ала, аны алгы планга куя, аңа җәмәгать игътибарын юнәлтә.

Боларны «Сусау» җыентыгына тупланган очерклар мисалында күзаллап карыйк. «Үземне таптым» очеркында автор хезмәт сөюне беренче планга куя. Шулай да кеше берүзе генә берни эшли алмый. Бердәмлектә — көч, дип юкка гына әйтми бит халык. Ләкин Ярмәкнең төп ялгышы — бергә эшләүче иптәшләре алдында үзенә кимсенеп каравы. «Юкка шатланасың. Син барыбер элекке карак... Кызганып, юри генә юаталар»...

Бүген аңарга шушы коллективта үз урынын табу мөһим. Бу, чыннан да, проблема. Аңа гына да түгел. Иң әһә-миятлесе, автор аның чишелеше юлларын да күрсәтергә омтыла. Иң мөһиме — коллективта бер-береңә ихтирамлы, яхшы мөнәсәбәт булдыру. Ярмәк бик үк яхшы эшләмәсә дә, бригадир Әнәс Дәминев аны идарә җитәкчесенә, әйбәт эшли, дип әйтә. «Озак еллар буе җылы сүз ишетмәгән Ярмәккә бу «әйбәт», «рәхмәт» сүзләре һич көтелмәгәнчә тәэсир итте. Бернигә исе китмәс кебек тоелган Ярмәкнең күңеленә әллә нинди бер җылы тамчы төште дә, ул зурайганнан-зурайды, якты куанычка әверелде. Ул да кеше, аны да мактадылар. Ул да алар кебек, бер дә ким түгел» (Сусау. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1984, 127-137 б.).

Бу вакыйга Ярмәккә тормышка башка күз белән карарга, яңадан «чын кеше» булып «туарга» ярдәм итә. Ярмәк үз эшенә хәтта сокланып, рәхәтләнеп эшли башлый. Разрядын да күтәрәләр.

«Алтын бөртек» очеркы Түбән Кама шәһәрендә аппаратчы булып эшләүче Зәлифә Шәймәрдәнова турында. Бик уңган, тыйнак, акыллы кыз. Эше бик авыр булса да, яраткан шөгыле — сәхнә белән дә мавыга, үзешчән театрга йөри. Ләкин бергә эшләүче иптәшләре аны аңламый: «И, Зәлифә, кемнәргә кирәк соң синең ул театрда уйнауларың? Йә, кемнәргә? Кем соң синең кадереңне белеп: «Карагыз әле, Шәймәрдәнова театрда уйный икән бит, әйдәгез әле бер-ике смена аның өчен эшкә калыйк!» — дип кем сикереп төшә, җаныкаем!» «Ничек кенә аңлатыйм соң: сәхнәгә басып, йөрәктән чыккан бөтен кайгы-сагышларыңны, уй-фикерләреңне кешеләргә җиткерү иң зур шатлык, тормыш яме бит ул», — дип өзгәләнә Зәлифә.

Бу очеркта проблема — кешеләрнең сәнгатькә битараф булулары. Алар күбрәк эш, акча дип яши. Ә Зәлифәнең аларның «киңәшләрен» тыңлаганда йөрәге өзелеп төшәрдәй булып ярсый, тыпырчына. «Нигә бу аның танышлары баюны-малны дөньядагы иң гүзәл әйбердән — сәнгатьтән өстен куялар икән?! Булмас эш бит, буш сүз бит ул» («Сусау», 174—188 б.).

Зәлифә, бернигә дә карамастан, театрга йөрүен дәвам иттерә. Техника йортында халык театры үзенең унъеллыгына багышлап бер-бер артлы спектакльләр куя. Алтысында да иң авыр, җаваплы рольләрне бер кеше — Зәлифә уйный. Зәлифә бу спектакльләргә бергә эшләүче иптәшләренә дә беренче мәртәбә чакыру билеты өләшкән була. Соңыннан алар җыелышып сәхнә артына менә. Кочаклый-кочаклый үзен котлыйлар.

Зәлифәнең сәхнәгә тугры калуы, тырышлыгы, бергә эшләгән иптәшләренә ачу сакламавы бу проблеманың чишелешенә китерә дә.

«Олы кеше — солы кеше» очеркын автор проблеманы турыдан-туры тасвирлаудан башлый. Зариф бабай малаеның дүрт бүлмәле фатирында картлык көннәрен уздыра. Автор бабай берлән сөйләшергә килгән. Ләкин аны якты йөз белән каршы алмыйлар. Килен шунда ук кырт борылып, кухняга кереп кито. Фатир күз явын алырлык шәп мебель белән җиһаз-ландырылган. Ләкин улы әтисен иске киемнәр саклый торган караңгы бүлмәдән алып чыга. Аңа урын шунда, сандыгы өстенә көйләнгән икән.

Зариф бабайның авылдагы зур йортын сатканнар. Аннары, Ватан сугышы инвалиды буларак, фатир алганда да карт боларга бик ярап куйган. Бабай хөрмәтенә бирелгән кыйммәтле гаражга да хуҗа булганнар. Килен белән улы эшкә киткәч, балаларын да карый икән.

Автор ялгыз калган ташландык картлар, аларның вөҗдансыз балалары проблемасын күтәрә. Чишү юллары турында да җитди уйлана. Нәтиҗәсе дә ачык һәм катгый: «Баланың үзенә, балаларның балаларына да кирәк... картлар янәшәлеге. Аксакал картлар алар әле бер китапта да ахырына кадәр бәя биреп бетерелмәгән акыл, киңәш-табыш чыганаклары...» «Үкенечләрне тормыш ахырына калдырмыйк. Үзебезгә матур, якты картлык теләсәк, моңсулыкта гомер кичереп, сүнеп барган әби-бабаларыбызны, мәңгедән килгән гореф-гадәтләребез кушканча, зур хөрмәт белән гаилә түрләребезгә уздырыйк, фатирларыбыз түрендәге телевизор һәм затлы мебель алып торган хөрмәтле урыннарны якты чырайлы әби-бабайлар биләсен» («Сусау», 165—170 б.)».

Сүзне Илүзә Шәйхетдинова дәвам иттерә. Ул публицистик иҗатта «тема һәм проблема» нисбәтен ачыклауның әһәмиятенә игътибар итә. «Рахмай Хисмәтуллин ачыкларга омтылган, кузгаткан темалар шулкадәр күп һәм төрле ки («Кыйбла җиле» китабында гына да егермедән күбрәк темага тукталына), монда бер темага берничә проблема күтәрелү ихтималын да күздә тотканда, проблема өстен-өстенлеге, аның чишелешенә зарар китерү куркынычы юкмы? Әйтик, әхлак темасы гына да ничәмә-ничә әһәмиятле проблеманы колачлый: кешелеклелек, ата-анага, олыларга, зәгыйфьләргә шәфкать, җир-суга, туган илгә хөрмәт...

Бүгенге проблемаларның күпчелеге, кагыйдә буларак, икътисад, иҗтимагый-социаль, әхлакый тәрбия темаларыннан килеп чыга. Кайсын гына чишәргә алынганда да, алгфга бердәйлектә (комплекслы) карау әһәмиятле. Бер-берсеннән аермыйча. Бу — тормыш таләп иткән закончалык кына түгел, публицистик сәнгатьнең бер сыйфаты да. Рахмай Хисмәтуллин иҗаты аның бу закончалыкка тугрылыгын раслый.

Шулай да ул һәр проблемага, аның чишелешенә бик конкрет килә. Моны «Сезгә рәхмәт, акыллы кешеләр!» очергында җентекләбрәк күзәтик әле («Сусау», 98— 106 б.). Илдус Гафаровка — докторга — Валераның әти-әнисе ярдәм сорап мөрәҗәгать итә: бала акылдан чыга башлаган. Доктор җентекләп сораша, нинди сәбәпләр аркасында, дип. Ата-ана дөресен әйтми. Тикшеренүләр нәтиҗәсендә ачыклана: балага ашаганда берничә тамчы алкоголь тамыза торган булганнар. Шуның аркасында миенә зәгыйфьлек килгән.

Юк шул, бу аерым кеше проблемасы гына түгел, бу — алкоголизм, наркомания, экология хәле аркасында акылга зәгыйфь кешеләрнең күмәк проблемасы. Ул безнең көннәрдә дә актуаль. Автор бу казадан котылу юлларын эзли, укучыны да шуңа әйди. Ышандырырлык, үтемле фактлар, детальләр җыя, тикшеренү-эз-ләнү процессы алып бара, төрле диагнозларны җентекләп тикшерә. Бер шәхси проблеманың иҗтимагый мәсьәләгә әйләнүен исбатлый...»
---------------
Очеркта проблема үзмаксат түгел. Төп максат — проблеманың чишелешен тасвирлау. Рахмай Хисмәтуллин язмаларының очерк дип танылуы да аның адәм баласын борчыган проблеманың чишелешен күрсәтергә-тасвирларга омтылуы. Дөресен әйткәндә, бөтен яшәвенең максаты да шушы бит.

Беләбез, шундый максат белән яшәгән иҗатчыга совет чорында гомер итүләре, ай-һай, җиңелдән түгел иде. Проблема кую — үзе зур батырлык иде. Ә чишелеше белән төпченү үзенә күрә «әхлаксызлык» иде. Шулай да публицист Хисмәтуллин халыкны борчыган кимчелекне ачып салудан курыкмады, урынында ярып салды, ә урынында сүз арасында кыстырып кына булса да белгертә, күрсәтеп китә иде: «Кемнәрнеңдер төзү материалларын харап итеп эшләүләрен дә, эшкә салкын карауларын да — барчасын да шушы хатын-кызлар җилкәсе күтәрә. Әйтик, агач материаллар заводтан буялган килеш алынырга тиеш. Юк бит, аны шушы ук хатыннар буйый. Аларга олифта эретелгән майлы буяу бирелергә тиеш тә бит, юк шул. Аның урынына очсызлы эмульсия генә. Шунлыктан норма буенча ике тапкыр гына буйыйсыны өч тапкыр буятып, эшне авырайттылар, ә түләү барыбер ике кат булгандагыча гына кала килә...» («Сусау», 113 б.)

Проблеманы куеп кына калмыйча, моның белән генә тынычланмыйча, ә бәлки бөтен көчен аны гамәлгә ашыруга куйган әдипнең вакыт-вакыт кимчелекләргә күз йомарга мәҗбүр булуы, чынлыктагы аерым гына күренешне гомумиләштереп күрсәтүе дә теләгәнне тизрәк күрергә омтылуыннан дип аңларга кирәктер.Мәсәлән, «Ялгыз торна» очеркындагы «Җырлап кына, гөрләп кенә тора ферма... Куанып-лар гына эшләрлек...» кебек «ялтыравык» гыйбарәләр очрый икән, боларны да заман рухының чагылышы дип кабул итәргә кирәктер.

Әдипнең менә мондый тирән, фәлсәфи фикер-нәтиҗәләре яктысында алар «тоныкланып» калмыймыни!

«Ветераннар яшь буынга караганда ипинең кадерен, хезмәтнең тәмен ныграк беләләр, үз тәҗрибәләрен оныклары белән бүлешергә бик телиләр. Ләкин алар-ның күпчелеге оныклардан аерым тора яисә торырга мәҗбүр. Менә бу оныклар үскәч, әби-бабалы кешеләрдән көнләшмәсләр, балаларын әби-бабайлардан аерган ата-аналарын гаепләмәсләр, дип кем гарантия бирә ала?..» («Сусау», 169 6.)

«Әйе, еллар үткән саен, кеше табигатькә якыная. Аның һәр ташы, комы, үләне, аланы, кыры, сазы-урманы карап, күреп, йөреп туя алмаслык могҗизага әверелә бара» («Сусау», 170 б.).

Тәҗрибәле әдип менә мондый хакыйкать-нәтиҗәләрне бәян итүнең төрле юлларын таба. Бер әсәрдә ул аларны күренекле, абруйлы фикердәшләре (М.Мәһдиев, А.Гыйләҗев һ.б.) сүзе дип җиткерсә (Кыйбла җиле. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1992, 41, 47 б.), икенче әсәрдә ул аны шушы проблеманы хәл итүне үз өстенә алган характер авызыннан бәян иттерә. Менә «Җидегән чишмә»нең чираттагы мәҗлесендә аны оештыручы, алып баручы әдибебез сүзне мәктәп директоры Әнвәр Шамовка бирә. Гәп ата-ана традициясен дәвам иттерү турында бара, аны бозу очраклары санала. «...Бездә хәзер татар ата-аналары балаларын туган тел дәресләренә, ата-бабаларның изге төсе булган татар теле дәресләренә йөртмичә дә бик зур хата ясыйлар. Туган телдә сөйләшә белмәү, гореф-гадәтләребезне инкарь итүебез аркасында улы әтисен, кызы анасын аңламый. Нәтиҗәдә: күпме аерылулар, күпме ятим балалар, күз яшьләре, эчкечелек... Күпме асыл яшьләр упкынга төшеп киткән кебек бернинди эзсез юкка чыгалар, әрәм булалар...» («Кыйбла җиле», 22 б.)

Менә шушындый тормыштан алынган конкрет нәтиҗәләргә таянып, публицист бүген дә яшәү программасы булырга хаклы фәлсәфи нигезле йомгаклар ясауга ирешә: «Без тагы да мулрак тормышка омтылып, туган нигезләрдән, туган моңнардан, туган телләрдән, мең гасырлык тарихы булган гореф-гадәтләрдән бик җиңел мәхрүм калдык. Уйламадык та. Балаларыбызны җинаятьчел төстә шул рухи байлыктан аердык. Ата-бабаларга изге итеп карауны оныттык. Аларның каберләренә таш куйдырту түгел, сукмакларны чүп үләннәр басып китте. Безне хәзер ата-ана, бала һәм дус бурычлары бугазлый. Ана балага дошман, бала — анага, дус-иш дус-ишне, туган туганны хәйләли, яман юлга этәрә. Аналар авылда авырып ята. Ә без шәһәрләрдә типтереп яшәп түләүсез генә бәхеткә омтылабыз. Юк, алай бәхетле булып булмый» («Кыйбла җиле», 31 б.)

Проблеманы хәл итәргә алынган кеше ул чын мәгънәсендә характер булырын, чын очеркчы буларак, Рахмай Хисмәтуллин яхшы үзләштергән, үз тәҗрибәсендә инанган: проблеманы бары кеше генә, анда да эшеннән тәм табып, аның максатчан, нәтиҗәле булуын үзе һәрдаим кайгыртып торган хезмәт кешесе хәл итә ала. һәр очеркында аның менә шундый кеше — характер күз алдына килеп баса. Авторның бөтен теләге, тырышлыгы шул характерны укучы да бөтен күңеле белән аңласын, җентекле хәтерләп калсын! Шунсыз ул аңардан үрнәк ала алмас, аңа иярү, аны кабатлау теләге тумас.
-------------
Характерны күз алдына китерерлек, истә калдырырлык итү өчен автор ниләр кыла? Бу хакта студентыбыз, Түбән Кама кызы Айгөл Габдрахманова фикерләре кызыклы: «Характерны күз алдына китерү гап-гади фактлардан башлана. Геройны мактап, гомуми сүзләр тезүдән түгел. «Яңа төзелеп яткан йортның бүлмәләрендә язгы кояш нурлары уйнаклый. Шаян сөйләшүләр, измә, буяу сорап дәшүләр яңгырап тора. Кайнар һава өрдерүче калориферлар гүли». Димәк, автор героен нәкъ менә шушында — төзелеш барган җирдә тасвирлаячак, димәк, бу герой төзүчедер. «Анна апа туе» очеркын укый башлагач та, укучыга шундый уй килә. һәм ул ялгышмый. Язучы героеның эш урынын шулай яратып тасвирлый икән, димәк, каһарманы да күңелендә шундый ук олы хисле зат булырга тиеш, дип уйлап куясың. «Тирә-юнь хезмәт кенә тудыра ала торган күңелле ашкыну, яшәүнең татлы өметләре белән өртелгән, — дип яза әдип, — алдымда берсеннән-берсе җитез төзүчеләр. Шәһәрне иң беренче башлап күтәрүчеләр. Ике-өч бала аналары»... Әнә шулай деталь, фактлар ярдәмендә язучы укучысын акрынлап-акрынлап, баскыч өсте баскыч менеп, әсәренә, герое язмышына алып кереп китә. Гомумән, деталь, фактның, публицистикага караган нинди генә жанрны алма, һәркайда әһәмияте зур. Журналист әсәре нәкъ менә фактка нигезләнеп языла бит. Бер карашка әллә ни әһәмияте булмаган кебек тоелган кечкенә генә факт та публицист әсәрендә характерны тасвирлауда мөһим урын тота. Әнә бит: буяучы хатыннар, араларыннан берсе турында очерк язарга теләүләрен ишеткәч, бертавыштан: «Безне түгел, әнә Анна апаны язарга кирәк, шуны гына», — диюләре дә хезмәттәшләре алдында Аннаның абруе ни дәрәҗәдә зур булуын сөйли.

Очеркта характерны тасвирлау өчен факт кына җитми, проблемага мөнәсәбәттә генә ул тулысынча ачыла, күренә ала. Анйага да «авыр иде авылда яшәве. Әти-се колхозга керергә теләмәде. Налог өстенә-налог салынды. Тәмам бөлделәр. Ата-ана ни сөйләсә, шуны дөреслек дип кабул иткән кызга бу хәл рәхимсезлек, гаделсезлек булып тоелды...» Болар барысы да уналты яшьлек кызның, туган нигезен калдырып, бәхет эстәп читкә чыгып китүенә сәбәп була. Нинди генә проблемалар китереп куясы бар иде әле аңа язмышның. Кайларда гына булмый Анна: Уралы, Себере калмый. Кайда нужа, авыр хезмәт — Анна шунда булыр. Өйдән чыгып киткәндә әтисенең: «...Акчадан башка беркемгә дә ышанма, байлык иманың булсын», — дигән сүзләрен күңеленә беркеткән булса да, тормыш аңа бүтән хакыйкатьләрне дә инандыра: бәхет үзеңнең тырыш хезмәтеңнән тора, хезмәттәшләреңә дә таянырга була. Аннаның өй туенда автор шул хакта уйлана. Анна белән атасы арасындагы каршылыкны ата белән кыз арасында булган каршылык, аңлашылмаучылык дип кенә түгел, бәлки ике буын арасындагы каршылык дип бәяләүгә килеп җитә».
---------------
Без әле публицистның хатактерны үтемле тасвирлау алым-чараларына тәфсилләбрәк тукталырбыз. Ә хәзергә аның бу юнәлештәге уңышының бер сәбәбен аерып алу кирәк, дип саныйбыз. Вакыт-вакыт әдип теге-бу проблеманы чишү бурычына герое белән бергә үзе дә «җигелеп китә», әсәренең характерына әверелә. Кай әсәрендә ул әлеге Вазыйфаны тулысынча үз өстенә ала. Мәсәлән, күренекле шагыйрь, тарихи шәхес Нур Баянны «кайтару» проблемасын хәл итүгә үзе керешеп китә. Бөтен бер повесть буйлап (Оныкларым, сез бәхетлеме? // Казан утлары, 2000, №4, 89—132 б.) без аның үзен күзәтәбез, аның белән бергә авыр юл үтәбез, хакыйкатьне бергәләп табарга омтылабыз.

Бу уңайдан публицист, җәмәгать эш-леклесе, шул ук вакытта гап-гади бер ватандашыбыз, милләттәшебез Рахмайны әдәби-публицистик әсәр герое-характеры буларак күзәтү ифрат та кызыклы, әһәмиятле. Бу очракта ул, табигый ки, әсәрләрендәге башка характерларга да охшый бит, аның йөзендә бүтән геройларының сыйфатларын эзләү дә дөрес булырдыр.

Бу әсәрдә дә характер бурыч-проблеманы бик конкрет куя: «Нур Баянның токымы өзелергә тиеш түгел. Түгел!» Менә шушы изге, иҗтимагый әһәмиятле бурычны үтәү өчен бөтен кешелек сәләтен, публицистик осталыгын җигә, чын мәгънәсендә характерын күрсәтә. Укучы аны ихластан күзәтә, хәрәкәт-шөгыль-сыйфатларыннан үрнәк ала, аны уйлый. Уйлануы өч юнәлештә барадыр. Кем ул Рахмай Хисмәтуллин, кеше, шәхес буларак? Студентыбыз Роза Әхмәтсалихова бу сорауга менә ниндирәк җавап әзерләгән: «Гаяз Исхакый бүләге лауреаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Р.Хисмәтуллинны республика әдәбият сөючеләре арасында белмәгән кеше юктыр. Ул Актаныш районы егете. Әнәк авылында 1934 елның 25 сентябрендә туган. Пучы урта мәктәбен тәмамлагач, Балтыйк диңгезендәге Кронштадт шәһәрендә хәрби училищеда укый, аннары, армиядән кайткач, Казан университетының физика-математика факультетын тәмамлый. Аннары... күңелендә сандугач оялагач, нишлисең, дипломлы физик-математик Питрәч районына журналист булып газетага китә.

Журналист һәм язучы Рахмай Хисмәтулла эзләнүләрдән тукталмый, аны яңадан-яңа юллар дәшә. Казан, Түбән Кама, Чаллы төзелешләре... Яңадан-яңа хезмәт ияләре, яңа коллективлар белән танышу, аралашу. Ниһаять, башкаланы ташлап, Түбән Кама каласында төпләнү... Бу шәһәр аның язмышында иң кадерле хатирәләрнең берседер, мөгаен. Биредә ул эшче яшьләр кичке мәктәбендә укытучы, төзелештә инженер, өлкә газетасы хәбәрчесе, халык театрында режиссер булып та эшли. Менә бу соңгы һөнәре аны «Җидегән чишмә» белән бәйләде дә. «Җидегән чишмә» берләшмәсе күп кенә язучы, артист, композитор, галимгә, гомумән, халыкның күренекле әһелләренә мәшһүр мөнбәргә әверелә. Монда да аның публицистик сәләте бөтен колачына ачылды, шуның белән халык абруен казанды. Чөнки ул үзе өчен генә түгел, халык өчен яшәде. Бер шигырендә ул үзе турында болай яза:
Ниләр булса да ил белән: 
Тәмугым да, оҗмахым да.
 Гафу ит, кайчак сөйләнсәк —
Хагын да, нахагын да. 
Нинди вакытың булмасын, 
Син, илем — газиз Ватан. 
Син миңа гомер-җан биргән, 
Син анам һәм дә атам.
Рахмай Хисмәтулла 1989 елдан бирле Чаллы шәһәрендә яши. 1992—1997 елларда Чаллы Язучылар оешмасына җитәкчелек итә.

Р.Хисмәтуллин аз сөйләп, күп эшләргә тырышучы иде. Матурдан-матур хикәяләр, нәсер, шигырьләр авторы башта үзен әдәбиятның иң оператив жанры — очерклар язып танытты, аларны гомеренең соңгы квнмаренәчә язды»/
------------
Бу булды әдип «мин»енең бер ягы — биографик, рәсми-мәгълүмати ягы. Икенче «мин» ул, инде әйткәнебезчә, аның үз әсәрләренең герое-характеры буларак чагылышы. Иң башта, әдип монда да «чын» үзеннән әллә ни аерылмый: үзенең шәхси сыйфатларын героена «тагу»дан ул һич тарсынмый. «Иң яраткан шөгыльләремнең берсе булган кадак турайту минем рухымны сихерләп җибәрде. Тимер кисәкләрен юкка гына баш очына куеп йокларга киңәш итмиләр икән...» «Мин, үзем белгән, үзем күргән кешеләр турында гына язарга яратканлыктан, Габделбаянның бертуганы Гапсәләмне тасвир итеп, Нур Баян образын да күпмедер ача алырмындыр сыман...» «Заманында мине Казаннан биредә борынгы тамырларым һәм фатирым булмау куаласа, икенчедән, аның эчкечеләр дөньясында харап булуымнан куркып, Түбән Кама кебек яшь шәһәргә китеп барган идем. Инде хәзер Казанга кире кайта алмыйча гомерем үтеп бара. Әмма барыбер мин әле бирегә кайтырмын сыман...» (Оныкларым. «Сусау» китабында. 94, 96, 107 б.)

Игътибар итегез, «мин»дә ясалмалык юк, алар самими, ихлас, шуңа күрә характерны да укучы тиз аңлый, якын итә, үз күрә. «Трамвай кузгалып киткәч, тегеләрнең җыры тагын да көчәйде. Артистланып түгел, ә тормышның үзе кузгаткан чын тойгылар белән тулышып, җырланмый кала алмаганга җырлана торган һәр җырны кайда гына ишетсәм дә, тукталып, исләрем китап, йотылып тыңлап торам мин» («Сусау», 172 б.); «Танырга кирәк, дуслар, Казанның рус газеталарының теле-стиле, кыюлыгы, югары юморы, энергиясе, заманчалыгы белән татар газеталарыннан күпкә өстен. Татар газетасы һаман да тел, милләт тирәсендә казына, ләкин аны үзәкләргә үткәрерлек көчле итеп, давыл куптарырлык итеп күтәрә белми!..» («Оныкларым», 107 б.)

Аның «мин»е вак түгел, ул үз тирәсендә, үз борчу-мәшәкатьләре белән генә бәргәләнми, аның «мин»е бүтәннәргә дә кагылган уй-борчулар бит... Сизәсездер, «мин» һәр очракта диярлек гомумирәк тон ала, «без»гә якыная, бу фикерләр инде бөтенхалык мәнфәгате колачына якыная: «Ризыгым бар, ятагым чиста, бүлмәм җылы, ләкин күңелдә болыт, әллә нинди татар ятимлеге. Барысы да бик тиз уалырга, җимерелергә тора сыман. Бик мескен бит әле бу милләт дөньясы. Ирек килеп тә, без әле аңардан рәтләп җимешләр өзеп каба алмадык...» («Оныкларым», 109 б.)

«Мин»нең конкрет проблема турындагы уй-нәтиҗәләре (мәсәлән, Нур Баянны «кайтару» мәсьәләсе) тагын да колачлырак, бөтен халык мәнфәгатьләрен тоташкан мәсьәләләрне кузгатуга китерә: «Язучыларның архивлары төрле аерым кулларда... кайсы кайда чәчелеп-сибелеп яталар. Кайчан да булса татар ал арны бер җиргә җыеп, бер рәткә сала алырмы? Шул архивларны һәм халыктан җыйган меңләгән сирәк кулъязмаларны бергә туплап, әрмәннеке кебек үзенең Матенадаранын булдыра алырмы? Белмим... Моны, ахры, бары тик Президент Указы гына хәл итә аладыр...» («Оныкларым», 110 б.)

Очерк «мин»енең мондый саллы гомумиләштерүгә, нәтиҗәләр ясарга сәләтле булуына мисалларны китергән идек инде. Янә берсен искә төшерү белән чикләник: «Әй, күп тә соң безнең горурланырлык кешеләребез! Алар беркайчан да «мин, мин» дип, тормыш сәхнәсенә, күренекле урыннарга чәчрәп чыкмаслар. Күп вакыт алар басынкы, тыйнак, түземле. Алар, тормышның ыбыр-чыбырын куәтле җилкәләре белән ярып, туктаусыз хезмәт мәйданында кала бирәләр. Без яшәгән шушы дөньяны нигезләрен ныклы итеп, мәңгелек итеп төзеп баралар». («Сусау», 128 б.)

Ниһаять, очеркта автор «мин»енең өченче яссылыгы турында берничә сүз. «Очерк нәзариясендә бу жанрда «мин» дип язу кирәкме, мәҗбүриме?» дигән бәхәс тә куергалап ала. Бу сорауга без инде җавап бирдек кебек. Очерк кешеләрнең аерым сыйфатларын, табигать күренешләрен бәян итү, сурәтләү белән генә чикләнми, персонажларының эш-хәрәкәтләрен, уй-фикерләрен, үзара мөнәсәбәтләрен дә ачыклый. Автор дөреслекне, хакыйкатьне эзли, укучы белән, персонаж белән, хәтта ки үз-үзе белән бәхәскә керә, шуның белән укучыда мәсьәләгә, очеркка кызыксыну уята.
-------------
Болар — бәхәссез. Шул ук вакытта төрле автор үз «мин»ен төрлечә файдалана ала. Рахмай Хисмәтуллинның төрле очеркларында «мин» төрлечә чагыла. Бу хакта менә Алсу Корбанова фикере мондый: «Мәсәлән, «Тәүбә» җыентыгыннан «Янартаулар кебек дулап...» очеркында Р.Хисмәтуллин 90 нчы еллар башында һәм, гомумән, татар әдәбиятында язучыларны кысу, аларның мәхәббәтне, интим хисләрне белдерүне тыюлар турында шәхси үз фикерен яза. «Әйе, кызыл замана, үзе бозык булса да, безгә бу турыда язарга рөхсәт ителмәде. Кызыл замана албастысы шагыйрьләрне никадәр генә печеп бетерергә тырышмасын, ул үзенең иң заманча шагыйрен дә ахыргача үтереп бетерә алмаган икән...» Моңа мисал итеп автор 1993 елда «Казан утлары» журналында басылган Ренат Харисның «Өч үбешү» дигән эротик поэмасын китерә. «Минем бөтен аһ-зарларым артка чигеп, онытылып югалгандай булды. Гаҗәп бит, бу өметсез, котсыз заманда көтмәгәндә шушындый юллар яңгырасын әле! Беренче карашка кабинетный, кырыс тоелган, гел рәсмилектә йөргән шәхес шундый табигый рәхәт шигырьләр тоҗырсын әле! Чыннан да әкәмәт бит бу! Мин Ренат Хариска бик аптырап карап тордым...»

Болар әдипнең үтә дә шәхси фикер, хисләре. «Дөресен әйткәндә, хатын-кызга карата җаным-бәгърем каткан чак иде, аны хуплау сүзе әйтсәләр дә, җен ачуларым чыгып, пырдымсызланырга әзер идем...»

Аерым мәсьәләләргә, күренекле шәхесләргә, вакыйгаларга карата менә шушылай үтә шәхси фикер әйтә алуы аны эссе тибындагы әсәрләр язарга да этәрде; ул татар эссеистикасына юл салучы беренче публицистлардан саналырга хаклы.

Автор «мин»е «мин» сүзе белән белдерелмәскә дә мөмкин, «без», «сез» дип, бүтәнчә әйтелергә мөмкин. Мәсәлән, «Җидегән чишмә» очеркының «Рухи тирәнлекләр» бүлегендә автор үз фикерен, уй-кичерешләрен «мин» дип түгел, «без» дип, барлык милли җанлы татарлар исеменнән белдерә: «Менә ничә ел инде без миллилекне бозып аңлаттык, ул турыда сөйләшергә, авыз ачарга да куркып яшәдек...»

Кайвакыт автор «мин»е бөтенләй арткы планга күчә. Ул вакыйганы читтән күзәтеп, укучыга хәбәр генә бирүче ролендә кала кебек. «Татарның юлы бер генә» язмасында автор авыл егете Азатның каладагы тормышын сурәтли. Битараф кеше сыйфатында. «Җиденчене тәмамлап, зур конкурс аша узып, Казан авиация техникумына кергәч, шәһәр саф күңелле авыл үсмерен ике яктан шатырдатып китереп кысты...»

Шул ук вакытта без күренекле публицистның «мин»ен барыбер тоябыз — ул аның тонында да, бер сүзендә генә дә чагылып китә ала. Бу инде осталык билгесе. Хәер, бу инде аерым бүлекчә темасы».
-------------
Осталык мәсьәләсенә килгәндә, очеркка бит, башка жанрларга караганда, үзгәрәк таләпләр куела: ул проблеманың чишелешен, характерны тасвирларга, сурәтләргә тиеш. Тасвирлау өчен һәм публицистик, һәм әдәби чараларны куллану мөмкин. Менә шул ике яклы чараларны бергә үрә белү — очеркчының осталыгы санала да инде. Бу яктан Рахмай Хисмәтулла иҗаты — чын мәгънәсендә осталык мәктәбе. Бу — үзенә бер фәнни өйрәнү-тикшеренү темасы. Бүген исә без әдипнең характерны тасвирлаганда кулланган кайбер публицистик һәм әдәби чараларына гына тукталып китәрбез. Кай-берләрен, аерым алганда факт, деталь кебек чараларны тасвир чарасы буларак ничек куллануын без инде берникадәр ачыклаган идек. Янә кайберләрен барлап карыйк.

Р.Хисмәтуллин — портрет остасы. Юк, кешенең йөзе-чыраен, тышкы кыяфәтен тасвирлау аңа һич тә үзмаксат түгел. Моны ул нәкъ менә характер-геройның эчке халәтен, рухи үзгәрешен, омтылыш-кичерешләрен тирәнтенрәк, төгәлрәк, тәэсирлерәк итеп тасвирлау өчен куллана. Менә «Мәтрүшкәләр» очеркында ике кешенең киеренке бер мәлдәге рухи халәтен ачыграк күзаллау, хәтергә сеңдереп калдыру өчен ул аларның йөз-кыяфәтләренә дә дикъкатьне юнәлттерә. «Егет, аптырап, күзен шардай ачып, Сибгатовка текәлде. «Мин сөйлимен япун белән кытайны, син сөйлисең Сәхипҗамал түтәйне», дигән мәгънә аңлаткандай, авызы ачылган килеш бер мизгел катып калды. Ә кабинет хуҗасы, кай ягы беләндер тау кешеләрен хәтерләткән озын кылыч борынлы, әмма татар җирендә күбрәк очрый торган яшькелт-соры күзле, куе кара кашлы кеше, бернинди борчулары юк сыман, иренен бөреп, әче әйбер капкандай, урт кырыйларын суырып куйды». («Сусау», 95 б.)

Әдип, чын сәнгатьчә фикерләүче, шагыйрь буларак, детальләргә бик игътибарлы. Портретны тасвирлы итү өчен ул аларны урынлы куллана: «Ярмәкнең нервланудан уң яңагындагы җөй эзен каплатып үстергән бакенбардлары селкенгәләде». («Сусау», 130 б.)

Реаль кеше портретын бирү өчен аның тышкы кыяфәтен нечкә күзәтү генә җитми бит, чөнки портрет ул бу шәхеснең холык-фигылен дә, үткәнен дә, шушы ситуация, мохиттәге әхвәлен дә яхшы белүне сорый. «...Сирәк кулъязмалар бүлеге хуҗасы, күптәнге танышым татарның асыл зыялысы Җәүдәт Миңнуллин мине хөрмәт белән каршы алды. Ул каты эшлидер инде, бераз ябыга төшкән, саргайганрак та димме, нечкә кысалы күзлекләре дә тартылып, ябыгып киткән шикелле». («Оныкларым», 108 б.)

Очеркчының портретка әһәмият бирүенә студентыбыз Алинә Идиятова да игътибар иткән. «Олы кеше — солы кеше» очеркында автор бабай белән аның улының тышкы кыяфәтен тасвирлап бик күп нәрсә аңлатуга ирешкән. «Бабайдан, әлбәттә, «искелек» исе килә иде: иске киемнәр, аксыл-саргылт йөз... Ә малайдан яңалык «исе» аңкый: кып-кызыл таза чырай, тук караш һәм тамак астына салынган «хушбуй» исе». Киленнең дә нинди «кош» икәнлеге кыяфәтеннән бик яхшы күренә: «И, Алла, баронессадай йөрергә тырышып кыланган хуҗабикәнең шуңа да сырты кабарды... Гаеп итәрләр дип уйлау кая, юка иреннәрен чат кысып, йөзен каралтып, усал итеп дәшүдән үзен чак тыеп тирәбездә йөренде».

Ә менә «Ялгыз торна күле» очеркында бөтенләй бүтән характер, портреты да бөтенләй башкача. Очеркчы анда сугыш елларында тол калган Хәлимә апаның йөзендә андыйларның хәлен тасвирлый. Менә автор аның өендә кара-каршы сөйләшеп утыра.

«— Киттем шул инде фермадан, киттем шул, — диде ул, нәрсәгәдер үкенгән сыман. Ул бу сүзләрне әйткәндә, керфек очларында яшь тамчылары мөлдерәп тора кебек. Урта буй, озынча, матур нәфис йөз, коңгырт тыныч күзләр. Маңгаена, кашларына һаман да дөнья авырлыгы эленгән сыман. Өстендә бәби итәкле чип-чиста ак алъяпкыч, башында әллә нинди моңлы яулык. Муенында сары тонык гәрәбә төймәләр...»

Беренче очракта социаль портрет булса, икенчесе — психологик портрет үрнәге. Әдибебез һәр икесен оста куллана».
------------
Очеркта пейзаж да — көчле тасвир чарасы. Күп очракта безнең проблемалар табигать кыенлыклары белән дә аерылгысыз бәйле. Аннары, кеше-характер үзе дә табигать баласы, аның эче-тышы дигәндәй, табигать хәлләренә, ел фасылларына карап та үзгәрә. Пейзажны кеше психологиясе белән тыгыз бәйли белеп, очеркчы характерны сурәтләү өчен стандарт булмаган, тапталмаган пейзаж элементларын таба ала.

Әлбәттә, сүз югында сүз булсын дип, «кызарып кояш чыкты», «каурый болытлар», «чык җемелди»ләр белән чуарланган документаль әсәрләр укучының ышанычын гына югалта. Әлбәттә, пейзаж да үзмаксат түгел. Монда ул документальлекне көчәйтү, фактның чын мәгънәсендә тасвир чарасы булуын тәэмин итү өчен файдаланыла.

Рахмай Хисмәтулла иҗатына бәйле рәвештә бу хакта Роза Әхмәтсалихова да уйлана: «Боз кузгалды...» дигән очеркында бер мәктәпнең «Ак каен» түгәрәге җыелышы бара. Монда күңелләрне тетрәндергән вакыйга сөйләнелә: рус теле укытучысы Клара Мисбахованың әти-әнисе кечкенәдән рус телен ныклап белмәү аркасында кыенлык кичергән. Шуңа күрә балаларын русча укытканнар. «Мин гомерем буена бары тик рус телен укыттым, шуны пропагандаладым, класста татар балалары белән дә татарча сөйләшмәдем, аларга да татарча сөйләшергә рөхсәт итмәдем. Юл куймадым, ана телен кирәксез санадым...» — дип сөйли Клара ханым. Пенсиягә чыгып, балалары, оныклары белән бик тә татарча сөйләшәсе килә дә, тик алар татар телен белмиләр. Шунда гына ул ялгышын аңлый.

«Ул сөйләп бетергәч, шактый ук шомлы тынлык торды. Барысының да күңелләре нечкәреп, моңланып калган иде. Бу апа үз күңелен үзе ярлыландырган, үз тормышының ямен үзе сүндерә язган, дип уйлыйлар иде ахры».

Автор бу укымышлы олы кешене калын боз астында катып калган зур елга итеп күз алдына китердек, ди. Шулай итеп, зур елга бозы чатнадымы әллә? Чатнады! Укучы исә боздан арынырга омтылган елганы күз алдына китереп, үзе дә нык дулкынлана.

«Батыр рухлы шагыйрь» дигән очеркта (Тәүбә. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1995, 324 б.) Равил Фәйзуллин тасвирлана. Монда да пейзаж әһәмиятле урын тота. «Равилнең шагыйрь булырга гына түгел, кеше булырга да, җитәкче булырга да сулышы, рухы, тазалыгы җитте, дип билгели автор. Шунысы сокландыра: ул рух, тазалык аңарга күктән төшмәгән. Ул аларны кырлардан-урманнардан, үләннәрдән һәм чәчәкләрдән, каеннардан-имәннәрдән җыя белде. Экстрасенс һәм гипнозчы сыман, чишмәләрдән, инешләрдән, елгалардан һәм диңгезләрдән үзенә сер иңдерә алды». Димәк, шагыйрьгә илһам дулкыннары табигать аша кергән. Ул урман-кырлар, үлән-чәчәкләр... аша хис-тойгыларын, кичерешләрен халыкка җиткерә алган...

Язучы Газиз Кашшафның вафатына бәйле хисләрен дә Р.Хисмәтулла пейзаж аша белдерүгә ирешкән. «...Иртәсен бөтен авыл вак яңгырлы томан эчендә иде. Тора-бара ул төрле халәтләргә кереп бетте: әле елый-елый яңгыр яуды, әле бик азга гына кояш чыгып, көлеп алгандай итте, әле болыт каплап, көзге ямьсезлек чорнады...» «Бөтен тирә-якта язучыбыз җыр башлаган Аксубай-Үзи таллары-өянкеләре сакка басканнар. Гүя алар гади таллар гына түгел, ә язучыны соңгы юлга озату хөрмәтенә күкләр тарафыннан эленгән яшел байраклар иде...»
--------------
Укучыбыз сизеп алды булса кирәк: «боз кузгалу», «елый-елый яңгыр яву», «сакка баскан өянкеләр» — болар инде гади генә табигать күренеше түгел (хәер, Р.Хисмәтулла иҗатында алары да бик урынлы, шагыйрьнең нәфислек, нечкәлек хисләрен бирү өчен, кайвакыт конфликт, каршылыкны, нәфрәтне күрсәтү өчен оста файдаланыла), ә бәлки әсәр тукымасында образ буларак яшәп киткән күренешләр. Биредә инде әдипнең публицистлык-документальлек осталыгына образ тудыру-шагыйрьлек таланты үрелеп китә.

Моны да иҗади осталык факты дип кабул итеп, бераз уйланып алыйк. Очерк бит ул документаль әсәр, ә образ ул уйлап чыгарылган әдәбиятка хас күренеш, аның төп үзенчәлеге. Шул ук вакытта очеркны да бит әдәби-публицистик жанр дип атадык. Каршылык килеп чыга түгелме? Юк. Монда сүз уйлап чыгарылган образ турында түгел, ә бәлки документальлекне, конкретлыкны тагын да төгәлрәк күзаллау, хәтердә сеңдереп калдыру, хис төсмере белән дә көчәйтү, тәэсирләндерү өчен кулланыла торган микрообраз турында бара. Рахмай Хисмәтулла очер-кистикасы бу иҗат чараларына да бик бай. Әлеге темага рефератны берничә студентыбыз багышлады. Менә Айгөл Мөхәммәтдинова фикерләре: «Быел гына безнең филиал басмаханәсендә галим Илдар Низамовның «Очерк» дигән кулланмасы басылып чыкты. Анда мондый юллар бар: «...Төрледән-төрле сурәтләү-сынландыру-гәүдәләндерү чаралары, төрледән-төрле күчерелмә мәгънәле сүз, гыйбарәләр белән (эпитет, фразеологизм, чагыштыру, метафора Һ.6.), синтаксик фигуралар, тасвирлы сурәт-чигенешләр, пейзаж, портрет һәм башка күренешләр белән һәм дә башка күп санлы чаралар белән ирешелә икән, болар барысы да микрообраз тудыру өчен дә чыганак булып тора».

«Акылларыбызны җыяр чак» очеркының «Бәләкәй арбадагы Хәтер» исемле беренче бүлегендә Р.Хисмәтулла Златоустта хирург булып эшләгән Әхмәт Даушев дигән кеше турында яза. Бу кешенең Биләр-Болгар морзасыннан башланып киткән шәҗәрәсе бар икән. һәм аны тасвирлаганда Р.Хисмәтулла шулай ди: «Халкыбыз тарихының тагын бер зөбәрҗәт муенсасы!» Шул ук очеркның «Кая тарих язу, ул яла яга!» дигән өченче бүлегендә безне түбәндәге юллар тәэсирләндерә: «...алар арасында аракы агуында, тәмәке төтенендә вобла кебек ысланып беткән берәү — кая инде ул аңардан милләт тарихын язу, ялкынлы чакырулар ыргыту, инде хет ичмасам авызын тыйса иде, оятсыз — ә юк! — аны урыс аракысы иң изге кешеләребезгә төкерергә котырта — ул үзенең аракы кандаласы хәлендә калуы турында уйлап та тормастан, иң авыр чакларда милләт күгендә иң якты йолдыз булып янып торган иң актив, иң намуслы чын милли язучы Фәүзия Бәйрәмоваларга каршы өрә, аңа пычрак ата»...
-------------
Микрообраз тудыруның иң төп чыганагы ул ана телебезнең «бизәкләү» чаралары:
— күчерелмә мәгънәле, хис белдерү үзенчәлеге сизелеп, аерылып торган сүзләр: күкләргә чөйде, ярып салды һ.6.
— битараф берәмлекләр арасында йөреп тә куллануда сирәк булган сүзләр, гыйбарәләр: көзге ямьсезлек чорнады: йөзең ашала, вөҗданың ертыла һ.6.;
— күпчелек укучыга аңлашылып та, диалектизм, жаргон, гади сөйләм элементы рәтендә йөргән, авторның үзе иҗат иткән сүз, гыйбарәләр: кайгының юан башы; аракы кандаласы; кояшның үбүе һ.б.

Р.Хисмәтулла характерны тасвирлы итү өчен әдәби чаралар белән публицистик чараларны оста үрә белә. Ул хатлардан, геройларының истәлек, чыгыш, диалог, туры сөйләмнәреннән оста файдалана. Мәсәлән, әле әйтеп киткән шәҗәрә тексты, «Югалту һәм табу» очеркында Газиз Кашшафны җирләгәндәге авылдашларының сүз-чыгышлары, «Күкрәп килә» очеркында депутатларның сөйләве һ.б. Болар барысы да тел-сурәтләү чаралары белән үрелеп, үзенә бер микрообраз тәшкил итәләр.
--------------
Чираттагы күзәтчебез Гөлнара Кашапова да рефератында публицистның тасвирлау чараларын эзләп табу, куллану, ясау алымнарына мисаллар китерә. Аерым алганда, ул авторның сүзләрнең күпмәгънәлелегеннән максатчан, урынлы файдалануына игътибар итә. Автор гел бер сүзне кабатлаудан арынырга тырыша, нечкә төсмерләрне дә сиземләрлек итеп тасвирлау өчен сүзләрнең синонимнарын эзләп таба: «Сабыр гына, салмак, тын гына шәүләләр сыман булып, бер-бер артлы авылдашлары бәхилләшергә агылды...»

Образлы синтаксик фигуралар куллану остасы буларак та Рахмай Хисмәтулла өйрәнелергә лаек. Ул иҗтимагый чагыштыруларда кабатлау алымын иҗади куллана: «Татар ул, Гаяз Исхакый шикелле гомере буена чит илләрдә каңгырып яшәп-яшәп тә, илдән-илгә күчеп, милли давыллар куптарып йөри! Татар ул Г.Бәширов, Ә.Еники кебек саф рухлы, таза гомерле. Татар ул, А.Гыйләҗев, М.Мәһдиевлар булып чәчләре чаларгач та, унсигез яшьлек егетләрдәй, һаман да дөньясын ду китереп, гүзәл романнар иҗат итеп ята торган диңгездәй интеллектуаль запаслы...» («Тәүбә», 247 б.) Әдип тормыш күренешләрен, бигрәк тә характерны тасвирлаганда каршылыклы, контрастлы фикерләрне шундый сыйфатлы синтаксик конструкцияләр белән бәян итүдән дә курыкмый: «Заманында урыс белән татар табигатьтәге плюс белән минус, салкын һәм ялкын, иблис һәм фәрештә кебек бер-бер-сен тулыландырып, бер-берсен үсендереп, әйдәп торучы көчләр иде...» Аның һәр очеркын диярлек риторик өндәү, риторик сорау җөмләләр дә, кайнар нурлар кебек, бизәп тора: «Җиңә кодрәтле татар рухы! Ишәя шөһрәтле татар рухы! Оча талантлы татар рухы!» («Тәүбә», 243 б.)

Рәсилә Латыйпованың рефераты да очеркчы останың ана теленә мөнәсәбәте, төгәллеккә, хиссилеккә ирешүдә һәр сүзнең кадерен белеп, урынлы файдалануына күп кенә мисаллар белән бәян ителгән иде. Аерым алганда, ул очеркларда да герой сөйләме белән автор сөйләме арасында аерма барына игътибар итә. Төрле социаль катлау вәкилләренең сөйләшү үзенчәлекләре бер-берсеннән аерылып тора. Моны тою, әсәргә кертү геройның индивидуальлеген ачарга мөмкинлек бирә. Шушы шәхси йөз-холыкны тасвирлау зарурлыгыннан автор мөмкин кадәр героеның сөйләм үзенчәлекләрен дә: интонациясен, әйтү, үзен тоту манерасын, шул үзенчәлекле сөйләмнән алган тәэсирен дә кулланырга омтыла. Әйтик, герое Анна апа — өлкән буын вәкиле, русча фикерли. Сөйләме дә җайлы гына, тыныч кына: «Иптәш Королев, Сез безнең эшләрне ошатасыз, без тырышабыз инде. Менә минем Сезгә үтенечем бар иде. Торак мәсьәләсендә...» Ә менә чын татар апасы болаерак сөйли: «И-и, ул күргәннәрен сөйләсә, дивана, елап җибәрерсең...» (Үземне таптым. — Казан: Татар, кит. нәшр., 1980, 93 б.)

Ландыш Камалиева исә очеркчының иҗади табышларын текст тышыннан да эзли. Таба да. Аерым алганда, ул әсәрнең композициясе, сюжетының аерылгысыз өлеше булган баш исемнәренә дикъкатен төби. Аныңча, Рахмай Хисмәтулла әсәрнең бу өлешен дә тәэсир итү чарасы дип саный, аңа да җитди игътибар бирә. Әйтик, «Кыйбла җиле» җыентыгына егермеләп очерк тупланган, һәркайсының үз темасы, үзенчә төзелеше. Баш исеменең һәркайсын укучының дикъкатен тартып алырлык итеп, әсәрнең композиция гармониясен, яңгырашын, төзеклеген сакларлык баш исемнәре табу чыннан да осталык сорый бит... Монда әдипкә аның шагыйрьлеге нык ярдәм итә. Тыңлап кына карагыз әле: «Яшь аралаш көләч моң», «Олы юлның тузаны», «Оясында ни күрсә...», «Җидегән чишмәләргә йөзек салдым...» һ.б.
-------------
Кыска гына йомгак ясап, студентларыбыз — яшь журналистлар әдипнең тасвирлау осталыгын сизгер тоемлап, үрнәк мисаллар табып, аларны фәнни әйләнешкә кертеп кенә калмаслар, киләчәктә үз иҗатларында да кулланырлар, дип ышанырга була. Рефератларында ук инде алар бу хакта белдерәләр. Бу — бик мөһим, бу инде әдипнең осталык хәзинәсе, бай публицистик мирасы эзсез югалмас, иҗатка илһам һәм үрнәк булып буыннан-буынга күчә килер, дигән сүз. Ә ул мирасны, аерым алганда, публицистикасында тасвирлау чараларын фәнни өйрәнүне студентлар, галимнәр өзмәс, киләчәктә дә дәвам иттерер, дип ышанып калыйк.

Илдар НИЗАМОВ, КДУ профессоры, язучы.

"Мәйдан" № 10, 2004.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013