Бүген Әдипләр: Шамил Маннапов. ИҖАТТА ТАБЫЛГАН БӘХЕТ
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

"К" хәрефенә язмалар

Н.Ф.Исмәгыйлов. Мөхәммәдрәхим бине Рәфикъ Казаниның «МӘҖМУГЫЛ-ХИКӘЯТ» ӘСӘРЕ
Г. Халит. Шәриф Камал
Шамил Маннапов. ИҖАТТА ТАБЫЛГАН БӘХЕТ (Хисам Камал)
Миркасыйм Госманов. ГАБДЕЛҖӘББАР КАНДАЛЫЙ: БЕР ГОМЕРДӘ ИКЕ ЧОР
Гөлназ Харисова. Үткәннәргә илтифат (Эдуард Касыймовның «Чулман - оныклар дәрьясы» дилогиясендә образлар системасының бирелеше)
М.Гайнетдинов. Әбелмәних Каргалый
Фаяз ДУНАЙ. Аксубай каһарманы (Газиз Кашапов-Үзиле)
Тәүфикъ ӘЙДИ. Уңышлы әсәр (Газиз Кашапов-Үзиле)
Тәлгать ГАЛИУЛЛИН. Кызганыч... (Газиз Кашапов-Үзиле)
Аяз ГЫЙЛӘҖЕВ. Йөртә безне язмышлар... (Газиз Кашапов-Үзиле)
Мөхәммәт МӘҺДИЕВ. Хакыйкатькә тугрылык (Газиз Кашапов-Үзиле)
Фәнис Яруллин. Сәмум җиле битемә бәрелде (Газиз Кашапов-Үзиле)
Габдрахман Әпсәләмов. Өстәлемдә китап (Рәфкать Кәрами)
Азат Әхмәдуллин. Бергәләшеп уйлашыйк әле... (Рәфкать Кәрами)
Таһир Нурмөхәммәт. Кәрами сабаклары
Мансур ВӘЛИ-БАРҖЫЛЫ. Чын хикәяләр (Рәфкать Кәрами)
М.Гайнуллин. Фатих Кәрими
РАФАЭЛЬ МОСТАФИН. "Өзелергә җитеп сыкрый күңелем..." (Фатих Кәрим)
Фәрит Яхин. Татар әдәбиятында ироник реализм (Камил Кәримов турында)
Рузәл ЮСУПОВ. КОМ СӘГАТЕ ДӨРЕС ЙӨРИ, САКАУ КҮКЕ ЯЛГЫШМЫЙ (Камил Кәримов турында)
Рәфыйк Шәрәфиев. Уенда ачылган авыр чынлык
Ирек Һадиев, Наҗия Асылкаева. ТАТАР ФӘНЕ ТАРИХЫНДА ЭЗЕ ТИРӘН (Әбрар Кәримуллин турында)
Әхәт НИГЪМӘТУЛЛИН. Аның шигърият бакчалары (Марат Кәримов турында)
Б.Гыйззәт. Гафур Коләхмәтов. Татар әдәбияты тарихы, 3 том. 402-421 б. Казан, 1986.
Ш.Ш.Абилов. Мәүлә Колый
Раиф Мәрданов. Мәүлә Колый сүзли, дуслар!
Роберт Миңнуллин. ДӨРЕС ЯШИСЕҢ, РАФИС КОРБАН!
Айдар Хәлим. Хәерле иртә, шагыйрь! (Сәйфи Кудаш)
Асия БИКҖАНОВА. ЧӘЧКӘЛӘР БЕЛӘН БИЗӘЛГӘН ЮЛ... (Сәйфи Кудаш)
Рамил Исламов. Тагы бер мәртәбә Хөсам Кятибнең "Җөмҗөмә солтан"ы турында A Ә Б B Г Д E Җ З И К Л M Н Р C T У Ф X Ч Ш Ю Я Һ
Шамил Маннапов

ИҖАТТА ТАБЫЛГАН БӘХЕТ

Хисам Камал
Мин аны бик күптәннән, бала чагымнан ук беләм кебек. Шагыйрь абый белән беренче тапкыр аның "Яңадан сафка" исемле юка гына китабы аша танышкан идем. Шигырьләреннән мин аның бик яшьли ут эченә—Ватан сугышына—киткәнен, шунда авыр яраланып кайтканын укып белдем. Үземнең дә әти белән зур абыем фронт юлларындагы сират күперләрен кичеп кайткангамы, китапта язылганнар миңа ничектер бик тә якын һәм аңлаешлы, мавыктыргыч һәм ышандырырлык иделәр. Авыр яраланган шагыйрь абыйның:

Инде нишлим,
Әллә йөрәгемне
Басар өчен җиргә күмимме?
Әллә җирне үзенә буйсындырган
Бу кешеләр өчен түзимме?
—дигән соравына:

"Түз, абый, түз!"—диясем килде. Ул шуны сизгәндәй:

Һәм мин түзәм...—диде.
Үзенең яңадан сафка кайтасына өмет-ышаныч, җанда җыелган рухи көч һәм сабырлык сизелә иде бу сүзләрдә.

Язмыш, сица һич тә үпкәләмим:
Жәлләп-нитеп мине тормадың,
Япь-яшь чактук, әллә чыныксын дип,
Ташкын белән мине чорнадың.
Йөзеп чыкса ярга—яшәр, дидең,
Чыгалмаса, үзенә үпкәләр...
Йөзеп чыктым, ярга аңсыз аудым,
Әй, яшисе килде шулкадәр!..


Солдатта хезмәтемне тәмамлап, Казан дәүләт университеты студенты булу бәхетенә ирешкәч, шагыйрь Хисам абыйнын үзе белән дә якыннан танышу насыйп булды. Шагыйрь булырга хыялланып йөргән вакытлар бит. Солдатта әдәби мөхитне күзәткәләп, үзеңә рухи таяныч, остаз булырлык шәхесләрне эзләштергән чаклар. Лениногорскида чыга торган "Ильич васыятьләре" гәзитендә эшләп, андагы каләм тибрәтүче яшьләрне үз тирәсенә туплаган Шамил абый Бикчурин белән солдатта вакытта ук хатлар алышып, шигырьләремне җибәреп тордым. Аларның күбесе шәһәр гәзитендә басылып та чыктылар. Хәтта Татарстанның кайсыдыр юбилеена багышлап уздырылган конкурста җиңүче дә иткәннәр иде үземне. Әнә шул Шамил абый Казанга килеп, минем белән очрашу вакытында киңәш бирде:
—Син шигырьләреңне Хисам Камаловка күрсәтеп кара. Ул да солдатлар темасына яза, синең дә шул темага кулың ятып тора. Хисам сине яхшырак аңлар, акыллы киңәшләрен дә бирер, иншалла...—диде. Хисам абыйның адресын әйтте.
Минем балачактан ук Шагыйрь абыйны якын иткәнемне белгән диярсең. Ихтимал, бу турыда үзем дә әйткән булганмындыр...
Хисам абый яшәгән йорт Матбугат йортыннан берничә адымда гына— Островский урамында гына икән ләбаса. Мин аны ишек алдында һава сулап йөргән вакытында очраттым. Култык таяклы абыйны шундук таныдым, билгеле. Таныштык. Шундагы эскәмиягә утырып, әңгәмә корып җибәрдек. Ул мине игътибар белән тыңлады. Кайсы районнан булуым белән кызыксынды. "Әлкидән",—дигәч, "Безнең нефтьле якларда да Әлкәй авылы бар, әллә син шуннанмы?"—дип сорады...
Аның тавышы табибларныкы сыман тыныч-басынкы, хәер-хаһлы тоелды. Бу тавыш аның тыйнак холкын, дөньяның ачысын-төчесен күп татыган ихлас җанын сиздереп тора иде шикелле...
Хисам абый шигырьләремне алып калды. Соңыннан мин аңардан университеттан тыш, әдәбият белеменнән бик күп файдалы киңәшләр, тормыш дәресләре алдым. Шуны да әйтәм, беренче мөстәкыйль шигъри китабым да ("Хәят көндәлеге", 1970) Хисам Камаловның кереш сүзе белән, аның җәмәгать эше тәртибендә редакцияләве нәтиҗәсендә дөнья күрде.
Бу елларны язып утырганда күңелгә үзеннән-үзе мондый уй килә: ә бит безне — шигърият мәйданына алтмышынчы елларда килгәннәрне—бәхетле буын дияргә мөмкин. Безгә фронт мәхшәреннән әйләнеп кайта алган Сибгат Хәким, Зыя Мансур, Әнвәр Давыдов, Нури Арсланов, Шәрәф Мөдәррис, Гали Хуҗи, Нәби Дәүли, Әдип Маликов кебек, лагерь-зинданнар аша узып исән калган Хәсән Туфан кебек олпат әдипләрнең җылы карашын тоеп, фатихаларын алырга насыйп булды.
Хисам Камалов та әнә шул якты шәхесләр, үзенчәлекле әдипләр йолдызлыгыннан. Әлмәт районының Кама-Исмәгыйль авылында туып-үскән егетне унсигез яше тулар-тулмас килеш, 1943 елның көзендә сугышка алалар. Икенче Балтыйк буе фронты гаскәрләре составында фашистлар белән якага-яка килә. Яраланып, ике айга якын госпитальдә дәваланганнан соң, яңадан алгы сызыкта ул. Артиллерия полкы элемтәчесе буларак, Латвия җирләрен азат итешә. 1945 елның февраль азагында (Җиңү көннәренә дә ерак калмаган бер вакытта бит!) яңадан бик каты яралана. Төрле госпитальләрдә дәвалана. Мәгәр яшь егетнең бер аягын төптән үк кисеп алырга туры килә. Әле юньләп кызлар кочарга да өлгермәгән авыл егетенең бу вакытлардагы рухи газапларын, әрнүләрен күз алдына да китерү коточкыч лабаса! Шулай да язмыш сынауларына дучар ителгән солдат Ходайдан сабырлыклар сорап, түзәргә, яшәү өчен көрәшне дәвам итәргә карар кыла. Фронттан кайтып, Бөгелмә педагогия училищесын уңышлы тәмамлый. 1950—1954 елларда Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый.
Шул елларда Хисам Камалов белән бер курста укыган Илдар Юзеев аның турында соңыннан болай язды:
"Нишләптер ул кешеләр белән аралашудан кача торган авыр табигатьле кеше булып күренә иде. Без, яңа гына мәктәп парталарыннан килгән яшь-җилкенчәк, шаулыйбыз, көләбез, ә ул, бернигә дә игътибар итмичә, башын куллары белән тотып, китап укып утыра. Аның авыр еллар узган катлаулы биографиясен без соңыннан гына белдек... Әмма ул үзе бу турыда сөйләми иде. Үтенеп сорасаң:
—Нәрсәсен сөйлисең аның?—дип кул селти дә башын аска иеп атлавын дәвам итә иде.
Ниһаять, ул барысын да сөйләп бирде. Безгә генә түгел, күпсанлы укучыларга шигырь теле белән сөйләп бирде..." (Илдар Юзеев. "Шагыйрь турында берничә сүз. Хисам Камаловның "Тормыш дулкыннары" (Казан, 1968) китабына язган кереш мәкаләдән).
Әйе, аның язмышы—әсәрләрендә. Каләмдәш дусты Гариф Ахунов бәяләгәнчә, ул "татар әдәбиятына тормышчан поэзия, солдат поэзиясе, хезмәтне һәм батырлыкны данлаучы поэзия алып килде". Ул заманда бик күпләр тормышның да, узган сугышның да кайбер "кытыршы" якларын шомартыбрак, бизәбрәк тасвирлаган мәлдә, Хисам Камалов үзе кичергәннәрне ялгансыз, бөтен ачы хакыйкате белән, шул ук вакытта югары сәнгатьле итеп бирү юлын сайлады. Шуның белән укучылар күңеленә юлны да тиз тапты. 1955 елда дөнья күргән "Яңадан сафка" исемле беренче мөстәкыйль җыентыгыннан соң, бер-бер артлы нәшер ителгән "Чияле тау" (1956), "Зәй буенда" (1963), "Тормыш дулкыннары" (1968), "Каен суы" (1972), "Тойгылар" (1984), "Күңел" (1976) һ. б. шигырь һәм поэмалар китаплары укучылар кулына барып иреште. Китаптан-китапка шагыйрьнең таланты ачыла, колачы киңәя, сулышы иркенәя барды. Аның тормыштан алган сабаклары, тойгы-хисләре, әйтер сүзе—фәлсәфи фикерләре шигырь юлларына гына сыймый, киңрәк мәйданга—поэмаларга, чәчмә әсәрләргә омтыла иде. Нәтиҗәдә, "Һәркемнең гомере бер генә." (1975), "Бердәнбер ул" (1982), "Безне өйдә көтәләр" (1986), "Үлгәннән соң яздым" (1989), "Түләнмәгән күз яше" (1997) дигән роман һәм повестьлары дөньяга чыкты. Китапларның нәшер ителү вакытларына күз салсак, без анарның арасы нибары биш-алты ел чамасы гына икәнен күрербез. Ә бит аларны иҗат итүче яралы аягын урындыкка ничегрәк куярга белмичә, намазлыкка янтайган килеш эшли, контузиядән калган сызлауларын басу өчен башын, Сабан туендагы җайдак кебек, яулык белән кысып бәйләгән килеш яза... Моны фронтовик әдипнең икенче батырлыгы—иҗаттагы каһарманлыгы—димичә ни дисең!
Хисам Камаловның иҗаты, табигый ки, күп вакыт солдат поэзиясе, Ватан сугышы гарасатларын гади солдат күзлегеннән карап бөтен чынлыгы белән тасвирлаган романнар остасы буларак телгә атына. Ә бит ул, гәрчә фронтта алган тәэсирләре, гыйбрәтләре үз гомеренә җитәрлек булса да, болар белән—узганнар белән генә— чикләнеп калмады. Ул заман белән бергә атлап, тормышны, шул тормыштагы кешеләр язмышын туктаусыз өйрәнде. Әледән-әле туган якларына кайтып, үзе язганча, зур "океан кораблары үзләренә ябышкан төрле әкәм-төкәмнәрдән чистарыр өчен төче-саф суларга кергән кебек", хисләрен яңартып, язарына азык алып килергә җай тапты. Шуларның бәрәкәтле нәтиҗәсе буларак, "Эскизлар" (1964), "Әнкәй истәлеге" (1955—1964) һәм башка поэмалары дөньяга чыкты.
КамАЗ төзелә башлаган җитмешенче елларда ул Чаллыга ашкынды. Миңа аның юлдашы булырга, бер атна дәвамында кунакханәдә бергә торырга, төзелеш, кешеләр, җитәкчеләр белән бергә-бергә танышып йөрергә туры килде. Шунда мин Хисам абыйның солдатларга хас тәртип яратуын, үзенең эш көнен бик төгәл оештыра белүен, иртүк торып үз планы буенча хәрәкәт итүен, бер генә минутын да бушка уздырмавын күреп сокландым. Ул кайберәүләр кебек үзен махсус машинага утыртып, озатып йөрүләрен таләп итмәде, култык таякларына таянган килеш, гигант төзелешне аркылыга-буйга йөреп чыкты. Үзенең булачак әсәр геройларын машина тәрәзәсеннән генә күзәтмәде, ә бәлки алар белән эш урыннарында очрашып сөйләште, кунакханәдә утырып та әңгәмә корды, алар язмышын үз күңеле, үз йөрәге аша үткәрде.
Хисам абыйның КамАЗ төзелешендә булган көннәрендә язарына нинди азык алганлыгын мин тиздән матбугатта дөнья күргән "Язмыш елмаюы" (1973) дигән поэмасыннан һәм шигырьләр шәлкеменнән укып белдем. Болар КамАЗ төзүчеләргә багышланган, аларның язмышларын, уй-хисләрен, шйтльгк-кайгыларын тасвирлаган беренче карлыгачлар иде. Бу әсәрләрендә дә шагыйрьнең кеше күңелен тирәнтен аңлавы, нинди генә кыен шартларда да кешелек сыйфатларын югалтмавы, гаделлек тарафдарлары ягында булуы белән очрашабыз. Сугыш гарасатларыннан авырлык белән котылган, ярты гәүдәсен фашист аждаһасы умырып алган солдат тыныч тормышның кадерен белә, халкыбызның фидакарь хезмәтенә ихлас соклана:

Бу ташларда кемнең кул җылысы,
Кем тирләре аккан бу төштә?
Тәрәзләрдә кемнең елмаюы
Балкып китә һаман нур төшсә?
Ул төзүче үзе ничек икән,
Тапты микән бәхет бу эштән?..
("Эскизлар" поэмасыннан)


"Мәхәббәт хакы" поэмасында шагыйрь уй-фикерләрен бер фокуска туплап, фәлсәфи нәтиҗә ясый:

Ирек кадере беленә тоткынлыкта,
Яшэу кадере—абынып егылгач,
Ипи кадере беленә ач вакытта,
Кеше кадере—аннан айрылгач...


Хисам Камалов үзенең беренче әсәрләрендә сугышта алган яралары өчен сызланса да, кабат сафка кайтуына сөенгән нык ихтыярлы фронтовик образын тудырды. Соңга таба ул тыныч хезмәт кешесенең фидакарьлеген, тирә-юнеңдәгеләр белән үзара мөнәсәбәтен, кешеләр аңындагы искелек белән яңалыкның—көрәшен, замана барышындагы чишелмәгән сораулар ятьмәсендә чәбәләнүләрне зуррак полотнода тудыруга иреште. Әлеге поэзия һәм проза әсәрләрендә үз уйлары, үз кичерешләре, миһербан идеалы тормышның киң мәйданында тагын да тулырак чагыла. Без геройларны хезмәттә, шәхси тормышларында, мәхәббәт сынауларыңда күрәбез. Әсәрдән-әсәргә күңелдәге образ зурая, тулырак ачыла бара. "Мәхәббәт хакы" поэмасында "бүлмәләргә көлүедәй матур парчалардан бизәк төшерүче Зилә", "Эскизлар"дагы "күңелем акка көнем ак минем" диюче эшче Харис, "Әнкәй истәлеге" әсәрендәге лирик герой, "Язмыш елмаюы"ндагы илнең төрле төбәкләреннән җыелган катлаулы язмышлы Нур Хәлкин, Илфәт, Дилфә, Руфа, Вовкалар—барысы бергә замандашыбыз образын калку итеп күз алдына китерәләр.
Инде җитмешле барьерны алганнан соң, Хисам абый янә бер батырлык, иҗади каһарманлык күрсәтте: нефть чыккаң туган җирендә авыл хуҗалыгы эшчәннәре тормышын чагылдырган яңа романын язып тәмамлады. Мин бу вакытта "Казан утлары" журналының проза бүлеге мөхәррире идем. "Югалган бәхет" дип аталган бу әсәрне редакцияләп, журналга бирү миңа насыйп булды. (Ул журналда "Үксезләр" исеме белән, бераз кыскартылган вариантта басылып чыкты).
Роман тормышчан низагларга һәм гыйбрәтле язмышларга ё!|и, булуы белән кызыклы. Әлегә кадәр әдәбиятта нефтьне гел кара алтынга тиң байлык булуына соклану рухында тасвирласалар, Хисам Камалов бу алтынның "кара" ягына күбрәк игътибарын юнәлтә. Ул шуның белән яңача. Хәер, бу уй-фикерләре белән ул безне шигырьләрендә кисәткән иде бит инде. Әле ул вакытта Татарстан нефтенең фонтан булып аткан, куәт алган вакытлары иде. Күпләребез моңа сөенеп, Әлмәт, Лениногорски яклары күген дөрләп янган газ факеллары яктыртуын Җирдәге йолдызларга тиңләп, сокланып язган бер вакытта Хисам Камалов болай дип оран салды:

Хет яманла мине, начар диген,
Куцелем акка көнем ак минем!..
Туган щирнец һәр нәрсәсен жәллим,
Бар ла шундый начар як минем!..
...Харис—ятты, ә мин төнгә чыктым.
Факел хоры яна тауларда:
Факел тотып гуя туземеилар
Чыккансыман филләр ауларга...


Автор бу сүзләрне фронтовик дусты Харис авызыннан әйттерә. 1964 елда ук язылган "Эскизлар" поэмасыннан бу. Халык байлыгы булган җиребез маен түгеп-чәчеп алуларга, әрәм-шәрәм итүләргә, шәмдәй матур каеннарны бульдозерлар белән изеп, трасса яруларга шагыйрьнең йөрәге әрни. Чын хуҗалар болай эшләргә тиеш түгелләр, ди кебек ул. Бу юллар ул еллардагы "Обллит" дигән цензура аша ничек узгандыр, гаҗәп! Ә соңрак нәшер ителгән "Тойгылар" китабына бу поэма "Туган җирдә" исеме белән кертелгән. Биредә әлеге әсәргә аваздаш "Табигать" дигән шигырь кешелекне кисәтә:

Мәрхәмәтле ана ул Табигать!—
Иркәли, тик салма казага!
Иркәләгән кулы белән кайчак
Бирә белә бик шәп җәза да!


Кызганыч ки, шагыйрьнең бу йөрәк әрнүе белән бәргәләнүләрен үткен күзле тәнкыйтьчеләребез дә күрми уздырдылар. Ә бит бу фикерләрне күтәреп алып, матбугатта шаулап чыкканда, авторга да рухи таяныч, халыкка да файдалы гамәл буласы иде ләбаса.
Бераз читкә кителде бугай. Сүзем "Югалган бәхет" ("Үксезләр") романы турында иде бит әле. Романда "кара алтын"ның нефть төбәге экологиясенә салган зарары, тереклек чыганагы—чишмәләрнең Кәримуллин кәҗәсе дә эчә алмаслык дәрәҗәдә тозлануы, җир-анабызның уңыш бирү куәте зәгыйфьләнүе турында. Шуңа да карамастан, тоталитар режимның "давай-давай!"га корылган мәрхәмәтсез алымнары әлеге әсәрдә авыл эшчәннәренен тормышчан образлары аша тасвир ителгән. Мине аеруча агроном Вәзыйх Надыйров язмышы тетрәндерде. Хәлбуки, аның йөзендә мин шул ук "торгынлык" елларында Түбән Кама якларында агроном булып эшләгән Кадыйр абыемны күргәндәй булдым. Ул да бит Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаганнан соң, җирдән мул уңышлар алырга хыялланган иде. Хыялланып кына калмады, бөтен көчен, җан җегәрен куеп, үзе яраткан эшкә ябышты ул. Ләкин эреле-ваклы түрәләр аңа алган белемен үзе теләгәнчә файдаланырга ирек бирмәделәр, белер-белмәс эшенә тыкшындылар. Шушы гаматләре аркасында җирдән уңыш аз чыкса, бөтен гаепне агрономга сылтап, жәза чәпәделәр. Ә уңыш шәп елларда шөһрәте түрәләргә булды. Күп кыерсытулар күрү аркасында төрле авыруларга дучар булып, нибары кырык җиде яшендә җир куенына керде. Ә бит ул яшьтән үк төп кебек таза, Сабан туйларында көрәшеп йөргән егет иде... Аның миндә бик күп зарлы хатлары саклана. "Их, шул еллардагы гаделсезлекләр турында бер әсәр язасы иде", дигән теләк йөри күңелдә... Ә олуг әдибебез нәкъ кенә шушы теләкне белгәндәй, сәнгатьчә югары кимәлдә роман иҗат иткән. Шул заманның чирләрен оста хирург кебек, кисеп-кисеп алган ул!
Дөрес, романда алынган проблемаларның кайберләре бүген инде хәл ителгән, кайсыбер конфликтлар чишелгән булырга да мөмкин. Хәлбуки, заман проблемаларның яналарын куя тора. ә аларны хәл итү өчен узганнардан гыйбрәт-сабак алу зарур.
"Югалган бәхет" ("Үксезләр") романында тагы шунысы игътибарга лаек: андагы геройларның гадиләре дә, түрәләре дә үз бәхетләрен таба алмый. Барысы да диярлек иртәме-соңмы, һәлакәткә дучар була. Хәтта район түрәләренең үзенә "Социалистик Хезмәт Герое исеме бирәбез", дигән вәгъдәләренә ымсынып, тиресеннән чыгардай булып тырышкан колхоз рәисе Вил Садриевич та соңыннан рухи бөлгенлеккә төшеп, гомерен җүләрләр йортында чикли... Романдагы гаилә, мәхәббәт мәсьәләләре дә гаять тормышчан хакыйкатьне чагылдыра.
Әдипнең авыл хуҗалыгы темасына роман язганлыгын ишеткән берәү, әле аны юньләп укымаган да килеш: "Анын конегы—Ватан сугышы бит инде, нишләп авылга сугылды икән?.."—дип ышанмаучылык белдерде, икенче берәү: "Романда татаp әдәбиятына яңалык алып килмәде..."—дип башкаларны ышандырырга тырышты. Әмма һәр әсәргә гадел бәя бирүче укучы бар бит әле. Роман "Казан утлары" журналында басылып чыккач, укучылар аны яратып кабул иттеләр, язучыны яңа уңышы белән котлаулар күп булды. Бу әсәр аның биш томлыгына да кертелде...
Авыл темасы шагыйрь өчен нишләп ят булсын икән?! Ул бит авыл чирәмендә аунап үскән, колхоз кырларында башак җыйган, атлар көткән... Кара алтын чыккан якларның хәл-әхвәлен чагылдырган әсәрне нәкъ менә шул якта туып-үскән әдип иҗат итәргә тиеш иде. Хисам Камалов кайсы гына темага алынмасын, "уртада барыбер авыл. Авыл кешеләре рухы. Бала чактан ук канына авыл рухы сеңгән шагыйрьнең хисләре ул әсәрләрдә...—дип язган иде Сибгат ага Хәким үзенең бер мәкаләсендә. ("Халык язмышы—шагыйрь язмышы". Тат. кит. нәшр. 1979.) Хак сүзләр.
Инде без беләбез: зур бәхетсезлекләргә юлыккан, тәмам үз-үзенә кул салырга җиткән адәмнәр хәзерге вакытта бердәнбер котылу чарасы—дингә мөрәҗәгать итә. Иманга кайта, мәчеткә йөз тота. "Югалган бәхет" романында бу кайту юлы әлегә күрсәтелмәгән. Күрәсең, бу Хисам абыйның киләчәк иҗат эшедер...
Без теге яки бу әдип турында "исән вакытында тиешенчә бәяләмәделәр, кадерен белмәделәр"...—дияргә яратабыз. Мәгәр бу очракта алай зар кылу дөрес үк булмастыр. Хисам Камалов иҗаты укучылар тарафыннан да, югары даирәләр тарафыннан да кыерсытылмады, яклау тапты, аның иҗаты соңлап булса да һаман тиешле бәясен ала килде. Очрашып сөйләшкән вакытларда үзе әйтмәсә дә, мин аның I дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры булуын да, "Һәркемнең гомере бер генә" һәм "Безне өйдә көтәләр" романнары өчен республикабызның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләнүен дә беләм. Әле менә шушы елларда гына аңа Татарстан Президенты указы белән Татарстанның халык язучысы дигән мактаулы исем бирелде, Татарстан китап нәшриятында 5 томда Сайланма әсәрләре басылып чыкты. Шушы гомер эчендә татарча һәм рус телендә егерме сигез китабы дөнья күргән.
"Димәк, бүгенге еллар биеклегеннән торып караганда, язучы буларак гомерем бушка узмаган икән дип әйтә алам,—ди әдип үзе.—Аннары мин үз укучымны таптым дип әйтә алам, язучы өчен моннан да татлырак кичерешнең булуы мөмкин түгел. ...Мин бар булган сәләтемне биреп, ихлас күңелемнән халкым өчен—татар укучысы өчен яздым һәм халкым язучысы була алуым белән чиксез бәхетлемен..."
Әдип үзе әйткәнчә, ул көндәлек тормышта да алдашуны яратмый һәм иҗатында да алдашмаска тырыша. Бу—аның яшәешкә һәм үз иҗатына карашы, төп кыйбласы, җан таләбе. "Кырыс Хакыйкать—ялган-матур бизәкләргә караганда бик күпкә саваплырак гамәл, минемчә",—ди Ил агасы. Дөрестән дә, аның әсәрләрен укыганда үзеңне аңлый торган җан дустың белән сөйләшеп утыргандай бер рәхәтлек тоясың, рухың сафлана, кешеләргә, дөньяга ышанычың арта, яшәү мәгънәсен яхшырак аңлагандай буласың, дөньядагы барлык җан ияләренә мәрхәмәт хисләре канат кага... Син, үзең дә сизмәстән, бик матур тәрбия дәресләре аласың, дога укыгандагы сыман җан тынычлыгы табасың. Ә бит динне санга сукмаган дәһри заманда безнең күңелләрдәге Иман нурын нәкъ менә ихлас әдипләрнең игелеккә өндәгән әсәрләре саклап калды. Борынгы байтак язучыларыбызның мулла нәселеннән, кайберләренең үзләре дә дин әһеле булулары юкка түгелдер. Пәйгамбәрләр язмышын үзәккә алып, мәңгелек "Кыйссаи Йосыф" әсәрен язган Кол Гали, кешене бу дөньяда күбрәк игелек кылырга өндәгән шигырьләр һәм поэмалар иҗат иткән Котб, Хисам Кятиб^Сәйф Сарай, Мөхәммәдьяр, Кол Шәриф, Мәүлә Колый кебек борынгы шагыйрьл§рне аласыңмы, Әбелмәних Каргалый, Габделҗаббар Кандалый, Габделрәхим Утыз Имәни, Акмулла, Габдулла Тукай, Дәрдемәнд, Мәҗит Гафури, Шәехзадә Бабич шикелле яңа дәвер поэзиясе вәкилләрен яд итәсеңме, совет чоры әдипләренең күренеклеләрен барлыйсыңмы—барысының да иманлы-ниязлы гаиләдән икәнен күрәбез.
Миңа шулай тоела: Хисам Камалов үз әсәрләрен язарга утырганда Кол Гали кебек, "Күкрәгемдә ярдәм итү шәмен яндыр,—Күңелемне нурың белән яктырт имди... Минем алда ач син уңыш капкаларын,—Гакылым саф, телем нәфис булсын имди..."—дип Ходайга сыенгандыр, мөгаен. Шулайдыр, хәлбуки, ул бит балачакта әнисенең намаз укуларын күреп үскән, аның өйрәткән догаларын фронтта "разведкага барган чакларында гел укыган", авыр чакта Илен генә түгел, җанындагы Иман нурын да саклап кала алган... һәм ул шул Нурны әсәрләре аша бүгенге һәм килер буыннарга тапшыра. Мәкаләм-уйлануларымньщ башында мин Хисам абыйны бала чагымнан ук беләм кебек, дигән идем. Мәгәр дөньяны күп күргән саен аны азрак белгәнлегеңне аңлаган шикелле, шагыйрьне дә илаһи-уптым белү-аңлау мөмкин түгел икән. Яшең, тормыш тәҗрибәң арткан саен теге яки бу әсәрне анлау дәрәҗәң дә арта-тирәнәя бара икән ул. Аннары әдип тә үз иҗатында бер урында гына таптанып тормый бит, ул әсәрдән-әсәргә һаман үсә, камилләшә, яңа яклары белән ачыла бара. Элегрәк, мәсәлән, Хисам абыйның поэмаларында интонацшшең ихласльпына,эпик-сөйләм алымының фәлсәфи гомумиләштерүләр белән чиратлашып баруына сокланган хәлдә, фикерне артык сузу, укучыга "чәйнәАкаптыру"ларның булуын тәнкыйтьләп чыкканым да бар. ("Социалистик Татарстан", 11 май, 1969 ел. "Тормышның үзеннән" мәкаләсе.) Бара-тора, теоретик яктан хаклы булсам да, әлеге "артык юлларның" поэмаларда хис дулкыны эзлеклелеге, эмоциональ накалны арттыру хасиятләре барлыгын аңладым. Шигырьләренең агымы-ритмы вакыт-вакыт "шигырь теориясен" санга сукмыйча, салулап-салулап китүе, теге яки бу фикергә укучы игътибар итсен, дигәндәй аны "абьшдырып" алгалавы да соңра шагыйрьнең бер үзенчәлеге, тормышны шигырьгә мөмкин кадәр реальрәк, ничек бар—шулай тасвирлау өчен кулланган алымы булып тоела башлады. Соңыннан Хисам Камалов бу алымнарын прозада дәвам итеп, менә дигән шигъри кимәлдәге хикәяләр, повестьлар, романнар иҗат итте. Чәчмә әсәрләрдә аның таланты аеруча бер балку белән ачылып китте. Иждтының буеннан-буена бер генә ягы "үзгәрешсез" булып калды: ул һәр әсәренә утны-суны кичкән солдат, яшьли нужа тарткан авыл баласы, тормышның якты якларын күрергә, Яхшылыкның Явызлыкны авызлыклый алачагына, яхшы кешеләрнең начарларына караганда күбрәк булуына ышанган лирик геройлары белән килде. Кешеләргә карата әнисе васыять иткәнчә, "түзем булу, сабыр булу", тормыш сынауларыннан Кеше булып чыга алу, киләчәккә өмет белән яшәү—менә аның үзгәрмәс, ныклы тормыш кыйбласы. Аның язмыш кыйнауларыннан, иждт газапларыннан соң яулап алынган бәхете шуңа күрә кадерле дә. Ул биртелеп булса да, сугыш мәхшәреннән исән кайтты, фронтта ятып калган иптәшләренең уй-хыялларын, газапларын үз иҗаты аша халкыбызга җиткерә алды. Шулар үзләре генә дә олуг бәхет түгелмени?!

Ил яшь иде сугыш башланганда,
Ил яшенә куштым яшьлегем.
Вөҗудем дә илнеке иде инде,
Булмады бер нәрсәм яшерен.
Максатына куштым максатымны,
Теләгенә куштым теләгем.
Хыялына куштым хыялымны,
Кирәгенә купитым кирәгем.
..............................................
Бәхетем дә, бәхетсезлегем дә
Илдән генә торды һәрдаим...
Юк, ахыры, булып булмады инде
Карый торган фәкать уз җаен...
.......................................................
Хәзер ансат, җиңдек, дию. Анда:
Гомер белән туләу, кандыру...
Газапларын алар әйталмады...
Гуя китте мица калдырып...


Әйе, Татарстанның халык язучысы, Ил улы, шагыйрь һәм прозаик Хисам Камалов фронтовик дусларының үзенә сүзсез күз карашлары белән тапшырып киткән әманәтен үтәүдә бүген дә сафта әле. Үз постында әле. Иҗат постында.

Шамил Маннапов.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013