Бүген Әдипләр: Әхмәт Дусайлы. БУШ ХЫЯЛ
   
Телеңне ЙОКЛАП КАЛМА, әй татар баласы!



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Әхмәт Дусайлы


Разия Шәмсетдинова. ТУРЫ ТУКАЙ, ДИЛӘР ИДЕ...
Гәлгат ГАЛИУЛЛИН. "Ә ҮТКӘНГӘ ХАТЛАР БАРМЫЙЛАР..."
Ш.Садретдинов. Сәгыйть Рәмиев һәм патша жандармериясе
Фоат Садриев. Cоңгы көз
Замир НИЗАМЕТДИНОВ. Халык композиторы, шагыйрь, чәчән
УФА ШӘҺӘРЕҢДӘ ГУБЕНСКИЙ ИСПОНИТЕЛЬНЫЙ КОМИТЕТКА САЙЛАНГАН КОТЛУГЬ ТАТАР ЕГЕТЛӘРЕНӘ ҺӘМ ГОМУМӘН БҮГЕН ЭШ БАШЫҢДА ТОРУЧЫ ИПТӘШЛӘРГӘ АЧЫК МӘКТҮБ
Cәйфи Кудаш. Мәхәббәт һәм матурлык шагыйре
Әкъдәс Нигъмәт Курат. Казан төрекләренең танылган тарихчы һәм милләтчеләреннән Һади Атлас
Кол Шәриф. КЫЙССАИ ХӨББИ ХУҖА
Таһир Нәбиуллин. Батырлык эзләре
Газиз КАШШАФ-ҮЗИЛЕ. КИТКӘННӘРНЕҢ ЮЛЛАРЫ ОЗЫН...
Гаяз бине Мөхәммәтхафиз. ТАРИХИ ЯЗМАЛАРГА КАЙТЫП...
Асия БИКҖАНОВА. ЧӘЧКӘЛӘР БЕЛӘН БИЗӘЛГӘН ЮЛ...
Рәфгать Әһлиуллин. Тормыш җиле исә дә исә... (Гакыйль Сәгыйров турында)
Әхмәт Дусайлы. Аймыл
Әхмәт Дусайлы. Ак торна
Әхмәт Дусайлы. Акыл иясе
Әхмәт Дусайлы. Әрнү
Әхмәт Дусайлы. Балта остасы
Әхмәт Дусайлы. Бер өчле тарихы
Әхмәт Дусайлы. БУШ ХЫЯЛ
Әхмәт Дусайлы. Гөлфая
Әхмәт Дусайлы. Дошман
Әхмәт Дусайлы. КӘРТ САРАЙ
Әхмәт Дусайлы. Корбан
Әхмәт Дусайлы. Өермә
Әхмәт Дусайлы. ФЕНОМЕН
Альберт Сафин. Беренче кар
Рәшит Бәшәр. КЕШЕ БУЛЫП КАЛЫР ӨЧЕН...
Хәниф Хөснуллин. "ИСТӘЛЕКЛЕ ШОМЫРТ"
Әхмәт Дусайлы. ТАШ УРМАНДА КҮБӘЛӘК

Әхмәт Дусайлы

БУШ ХЫЯЛ

Сәгыйть бер сумка акча тапты. Тыныч кына аккан тормышының җае китте...
Хәер, тәртибе белән генә сөйлик әле.
Автобуста йокымсырап бара иде ул. Күзен ачса - кайтып җиткән. Менә-менә ябылырга торган ишеккә ыргылды, ләкин, гөнаһ шомлыгына, идәндә аунаган сумканы шәйләде. Юкса, Сәгыйть аны атлап узмакчы иде, мәкерле нәрсә булып чыкты: сумка бавы ботинка башына эләкте. Аздан гына утыргычлар арасына барып капланмады кеше. Саллы гына бер-ике сүз әйтергә дип як-ягына каранды, әмма автобуста аңардан башка һичкем юк иде.
Сумкасы алай бик искитмәле түгел. Баулары зәңгәр изолента белән уралып беткән иске генә бер нәрсә бүселеп утыра. Мондый сумка белән, гадәттә, ялгызак ирләр командировкага йөри. Яки шәһәрдә яшәүче авыл карчыклары, чыгарып ташларга жәлләп, аңа иске-москы булса да тутырып куялар... Шулай да, автобус йөртүчегә әйтми булмас.
- Карале, шеф, - дип тәрәзә чиертте Сәгыйть. - Монда бер башсызы сумкасын онытып калдырган. Алып куй әле бик кыен булса да. Шофер башта көзге аша карады. Аннары, киң җилкәсен ялкау гына борып, күз кабакларын күтәрде:
- Шулайдыр да, якташ, - диде ул карлыккан тавыш белән? - бу минем соңгы рейс. Иртәгә ялга чыгам. Син, лутчы, үзең кара инде...
Иренен бүлтәйтеп бераз карап торгач, Сәгыйть ике бармак белән җирәнеп кенә сумканы күтәреп алмакчы булды, һе! Шактый авыр икән үзе тагын. Кулга ябышып торган керле бавын учлап тотарга туры килде.
Тукталыштан ерак яшәми Сәгыйть. Шулай да, кайтып җиткәнче, бер-ике мәртәбә кулдан-кулга күчерергә туры килде теге хәерсезне. Өченче мәртәбә күчергәндә, ныклабрак тотыйм, дип сикерткән иде, сумканың авызы ачылып китте. Сумка тулы пачка-пачка акча күргәч, Сәгыйтьнең аяк-куллары калтырый башлады.
Ул тиз генә як-ягына каранып алды, нәкъ артыннан ниндидер милиционер килә иде. Тизрәк шапылдатып сумканы кире япты. Каушавыннан каптырмасын эләктерә алмый азапланды. Маңгаена, борын очларына бөрчек-борчек тир бәреп чыкты. Кулының керле икәнлеген, кесәсендә чиста кулъяулык барын да онытып, учы белән маңгаен сөртә-сөртә уздырып җибәрде ул милиционерны. Бер аягы белән лифтка атлагач, Сәгыйть кинәт туктап калды. Туктале, бу сумка белән ничек өйгә кайтып кермәк кирәк? Хатыны әйтер: “Нинди сумка ул?” - дияр. Әгәр милициягә шалтыратырга чыгып йөгерсә?..
Һи-и, Мәүладәме соң инде акчадан баш тартыр кеше?!Акча күрсә, күзе тонар әле!..
Лифтның ишеге шалтыр-шолтыр ябыла башлады. Сәгыйтьнең аягын кысып алды да, тагын ачылып китте. Сәгыйть подъезд төбендәге эскәмиягә чыгып утырды.
Мәүлидә, кәнишне, бу акча белән ямарлык ертык-тишекләрне тиз табар иде. Иртәгә, юк, бүген үк кибеткә чыгып йөгерәчәк. Сәгыйть үзалдына елмаеп куйды. Кибеттән кибеткә чабып, хәлдән таеп кайтып керер инде ул. Нәрсә генә алыр икән? Хәзер бит кибетләрдә, тфү! күзгә кырып салырлык та әйбер табалмыйсың.
Хәер, Мәүлидә Сәгыйть шикелле беркатлы түгел. Хөкүмәт кибетләренә борылып та карамаячак ул. Бу хәтле акча була торып, юньле кеше буш кибеткә йөреп аяк әрәм итәме соң! Беткәнме кооперативлар, спекулянтлар! Алардагы бәяләр бүген генә кыйммәт шикелле ул. Ике атна да узмый, гел юк бәягә алганмын икән, ару иткәнмен әле! дип үзең дә сөенеп куярсың.
Сөенерсең, һе. Милиция йоклап ята, ди сиңа! Әллә кайчан бөтен постларга хәбәр итеп куйганнардыр инде, Акчадагы номерларга хәтле. Килерсең базарга. Чыгарып салырсың акчаңны. Артыңнан килеп беләгеңнән шалт! эләктереп тә алырлар. “Каян алдың бу акчаны?” “Ык-мык...” Юк инде. Хатынга берничек тә сиздерергә ярамый. Иң яхшысы - ул аны һәйбәтләп яшереп куяр да, “өчәрлек”ләп, “бишәрлек”ләп сырагамы, нигәме суыргалап тик йөрер. Тик менә... ничек итеп хатынына сиздерми генә өйгә кертеп торырга моны?
... Фатирның ишек тоткасына ябышкач, тагын туктап калды Сәгыйть. Йөрәге дөп-дөп тибә, сумка бавы учын пешерә. Ишек аша шапор-шопыр су акканы ишетелә иде. Әһә, ваннада икән теге. Тирән итеп сулады да, Сәгыйть ишекне ачып җибәрде. Каршында, аның өстенә авардай булып, Мәүлидәкәй басып тора иде.
- Нишләп утырдың анда, подъезд төбендә? Автобустан төшкәнеңне күргәч, юынырсың дип кранны ачып куйган идем, ванна тулгандыр инде. - Мин... ни...
- Бар, юынып чык тиз генә. Мин ашарга әзерли торам.
Мәүлидә дөп-дөп басып кухняга атлады, сумкага күз дә төшермәде. Сәгыйть теге каһәр суккан сумканы җәһәт кенә балкондагы тартмага, киез каталар, иске пәлтәләр арасына тондырды да, ваннага кереп чумды.
... Бу ваннаның карар җире дә калмаган икән. Әллә ничә урыннан эмале чатнаган, тимгел-тимгел тутык баскан. Ничек моңарчы тыныч күңел белән кереп юына иде икән Сәгыйть? Булмый болай. Иртәгә үк яңаны эзләргә кирәк. Бәлки кафель дә табып булыр...
Һи-и... Каян табасың инде аны? Ванна бит ул сиңа дҗинсе кием яки япон магнитофоны түгел...
- Карале, җаным, - дип сүз башлады Мәүлидә, Сәгыйть вәкарь белән генә өстәл артына кереп утыргач (ир кеше сагая калды; “җаным” сүзе тикмәгә чыкмас хатыннар авызыннан), - Бу айда күпме тияр икән сиңа?
- Күпме, дип... Элекке шикелле инде.
- Нишләп элекке шикелле булсын! Компенсация алмыйсызмыни?
- Бар бугай шул...
- Карале, җаным. Җәмилә тунын сата. Киеменә сыймый башлаган, хәсис. Әллә алабызмы соң? Базардагы шикелле кыйммәт тә сорамый...
- Ярар, карарбыз әле,- дигән булды Сәгыйть ялкау гына. - Кая, нәрсәң бар? Тагын шул токмачмы?
Әйтергә кирәк, токмач - Мәүлидәнең горурлыгы иде. Киптергечтәй юка гына итеп камырын җәя дә, җеп шикелле нечкә генә кисә ул аны. Тәмсез дә түгел үзе. Йомырка һәм сөткә басылган токмач авызга үзе шуып керә. Ләкин, көн саен ашый башлагач, туйдыра шул.
- Нүжәли бераз аш төрләндерергә булмый инде, ә? - дип гомерендә беренче мәртәбә сукранырга тотынды Сәгыйть. - Токмач та бәрәңге, бәрәңге дә токмач. Ул ашка, хет, лавр яфрагы булса да салырга буладыр бит! Мәүлидәнең дә чуаны тишелде:
- Аш төрләндерергә? Һе! Син башта апкайт. Апкайт ит, бүтәнен. Җаның теләгәнен. Мин сиңа, җан кисәгем, әллә ниләр пешерерием, ризыгы булса. Әле дә бит, шул тамак дия-дия, өскә дә юньле кием алган юк. Авылга киеп кайтырга яңа күлмәгем дә юк, адәм тәганәсе. Ә үзең? Үзеңнең берәр рәтле киемең бармы? Костюмыңның тез-терсәкләре бүлтәеп чыккан, пәлтәң кыршылып беткән...
- Ярар инде, - дип каршы төште Сәгыйть юаш кына. - Бер чәпчи башласаң, тыкырдыйсың да тыкырдыйсың.
- Тыкырдарга бер дә исәбем юк иде әле. Үзең кузгаттың. Аш төрләндерергә, имеш. Ничә елдан бирле ашап килгән токмач бүген ярамаган. Бәлки сиңа инде мин дә ярамый башлаганмындыр? Аш төрләндерергә. Һе!..
Хатынын юатырга теле бик кычытса да, Сәгыйть бүтән дәшмәде, тын гына тәлинкәсенә иелде. Бүлгәнне ашап бетерде, чыраен сытып чәй эчте. Ә Мәүлидә, әле Сәгыйть залга кереп диванга сузылганда да, савыт-саба шалтырата-шалтырата, һаман үзалдына мыгырдана иде.
Бер уйласаң, хатыны сүзләрендә дә дөреслек юк түгел. Кара инде бу өй җиһазларын гына. Бернинди культура, гармония әсәре юк бит. Төрлесе-төрле төстә, төрле фасонда. Алып җибәрергә иде менә хәзер стенка, төсле телевизор, гарнитурлар, келәмнәр, машина...
Бишенчедә укучы кызлары Илмира кайтып керде:
- Уф Алла... Кайчан гел беренче сменада гына укый башлыйбыз инде...
Әллә каян отып алган: “Уф Алла”, дигән була. Хәзер, чишенеп тә тормастан, залга килеп керә инде ул. Сикергәли-сикергәли бер әйләнеп чыга. Әтисе янына килеп баса. Урта бармагын иреннәре белән кабып һәм юка иңсәләрен боргалап, “әти-и”, дип суза, Аннары аяктан бәреп егарлык берәр сорау биреп куя.
- Кызым, мәктәптән кайту белән өстеңне алыштырырга кирәк, - дип, Сәгыйть аңа һәркөндәгечә кисәтү ясады.
- Әти-и... - Илмира уенчакланып әтисе каршына килеп басты, - ә нишләп... бөтен кешенең машинасы бар, синеке генә юк. Әллә акчаң җитми?
- И кызым, машина кыйммәт бит ул.
- Алайса, ике урында эшләргә кирәк. Акча күбрәк алырсың.
Кыз, бармагын авызына капкан килеш, иңсәсен боргалап бераз торды да, сикергәли-сикергәли чыгып китте.
Бераздан уллары Илмирның борын тартканы ишетелде. Гөрселдәп ишек ябылды, идәнгә шапылдан сумкасы килеп төште. Биш минут та узмады, урамга чыга торган киемнән әтисе янына килеп керде:
- Әти-и, ә Маратлар “Тугызлы”ны алганнар...
Илмирга машина җене кагылган. Әле өченчедә генә укыса да, машиналарның әллә нинди модельләрен белә.
- Ә без ниндине алабыз? Алар шикелле “Тугызлы”нымы?
Кухняда әниләренең тавышы ишетелде:
- Балалар, аш бүлдем.
... Сәгыйть төн буе боргаланып чыкты. Хатыны, аның кыбырсуын үзенчә алапп, алды белән борылып яткан иде. Ләкин, ирендә җанлану сизелмәгәч, тиз сүрелде. Шул минутта ук тигез сулыш белән йоклап та китте.
Аңа нәрсә! Сабый баланыкыдай тыныч аның күңеле. Монда менә, каты чәй эчеп ятканмыни, йөрәге кага. Автобуста китап укыгандагы хәрефләр шикелле, башта уйлар сикерешә. Уй дисәң уй түгел, кыйпылчыклар. Аларны бербөтен итеп җыярга да, күңелдән чыгарып ташларга да мөмкин түгел. Күзгә әле затлы киемнәр, әле машина, әле пачка-пачка акча күренә. “Тәки таң ата, тәки йоклый алмый калам инде!” - дип борчылды Сәгыйть кабат-кабат.
Кинәт ул балконда ниндидер шәүлә күреп алды. Үзе дә сизмәстән, хатынының йомры янбашына ябышты... И куркак җан! Тугызынчы каттагы балконда нинди кеше йөрсен инде? Кичтән хатыны юып элгән халат ич... Мәүлиденең тәненнән рәхәт булып, барлык куркынычларны оныттырып, эссе бөрки иде. Сәгыйть үзен кечкенә бала итеп тойды. Хатынының йомшак күкрәкләренә борынын төртеп үксисе килде аның.
Ник соң әле ул болай берүзе газаплана? Мәүлидә инде әллә кайчан берәр җаен тапкан булыр иде. Әллә соң хәзер үк уятып сөйләп бирергәме? Юк, ярамый. Хатын-кыз кулына акча эләксә, Пушкин әкиятендәге карчык кебек, тәки ярык тагарак янында утырып калганчы котырыр. Чик-чаманы беләмени ул хатын-кыз!
Берзаманны әллә ничек онытылып китте. Сәгыйть ләззәт белән акча саный башлады. Теге сумканы идән уртасына кертеп утырткан да, пачкалап-пачкалап ала да куя, ала да куя. Биш, алты, җиде... “Иллелекләр дә “йөзлек”ләр. Егерме, егерме бер, егерме ике... Бетәме соң иңде? һи-и! Сумкадагы төргәкләр яртылаш та кимемәгән, Кырык сигез, кырык тугыз, утыз... Тфү!
Баскычта аяк тавышлары. Дөп-дөп. Алар көчәйгәннән-көчәя бара. Монда менәләр. Җыярга кирәк акчаны, тизрәк җыярга кирәк.
Акча пачкаларының кайберләре сумка авызына эләкми, кайберләре таралып китә, идәнгә кып-кызыл “унлык”лар чәчелә.
Ишек шакыйлар. Башта бармак буыны белән генә: “Шык-шык-шык!”
Аннары йодрык белән төя башлыйлар: “Доң, доң, доң!”
Сәгыйть кабалана. “Унлыкларны дөңгечли-дөңгечли сумкага тутыра. Инде тутырып бетергәндә, акчалар тагын чәчелеп китә...
Ишеккә инде аяк белән тибәләр: “Гөрс, Гөрс! Гөрс!” Сәгыйть аптырый, нишләргә белми. Еш-еш сулап уянып китә. Сак кына торып ишекне барып тыңлый. Шылт иткән тавыш та юк. Бүлмәләренә керә. Мәүлидә мыш-мыш йоклый.
Ятасы килми. Әллә соң, чынлап та, санап караргамы?
Сәгыйть калтыранган куллары белән иске-москы арасыннан теге сумканы ала да, шыпырт кына кухняга кереп утыра. Чертләтмәскә тырышып каптырмасын ычкындыра, сумканы ача. Ачса... сумкадан ут янып торган күзле, тырпаеп торган галәмәт зур колаклы кап-кара шайтан килеп чыга һәм Сәгыйтьне кочаклап ала. Аның киезләнеп беткән йоннары Сәгыйтьнең борынына, авызына тула, сасы сулышыннан тын кысыла. Сәгыйть кычкырмакчы була, ләкин тавышы чыкмый...
Ниһаять, тырыша торгач, ул чын-чынлап уянып китте. Гомерендә беренче мәртәбә бисмилла әйтеп икенче ягына борылып ятты. Шайтан аны бүтән борчымады.
Иртән ваннага кергәч, Сәгыйд үзенең көзгедәге сурәтен танымады. Күз төпләре салынып төшкән, йөзе озынаеп калган. Чү, әллә инде чигәсендә чал бөртекләр дә бар? Хатыны күрсә, ни дияр? Шикләнәчәк бит, шикләнәчәк. Тәки әйттерәчәк. Мәүлидә уянганчы, чыгып таярга кирәк, ... Аны күргәч, цех начальнигы көлеп җибәрде:
- Аракы кыйммәтләнә, дип тормыйсың син, ә? Берәр кунак килгәннеме әллә?
- Әйе шул, - дияргә ашыкты Сәгыйть. - Каениш килгән иде. Озаграк утырылган бугай. Булмаса, җибәрегез инде бүген мине эштән.
- Гаҗәп... - начальник бер күзен кысып озак кына аңа карап торды. - Бер дә ят ис килми кебек үзеңнән.
Сәгыйть башын читкә борды:
- Мастер башым белән алай сасып йөрсәм...
- Бик шәп нәрсә капкансың, ахры. Грамм ис калдырмаган. Нәрсә белән бетердең? Калса, миңа да бир әле.
- Юк шул. Бетте.
Начальник өстәлдә яткан кәгазьләрен күчергәли башлады.
- Ярар, төштән соң ычкынырсың. Ә хәзер продукңия тапшырырга кирәк. Бүген соңгы көн.
- Рәхмәт...
... Өйгә кайтканда, Сәгыйть катгый бер фикергә килгән иде: берәр пачкасын алып калырга да, калганын хатыны кайтканчы, ышанычлырак урынга яшереп куярга. Ләкин балконга чыгып сумка бавын кулына алгач, Сәгыйть туктап калды.
Ярый, кооператорларны, спекулянтларны сөендереп, киендең, ди. Хатыныңны, балаларыңны, авылдагы әтиең белән әниеңне куандырдың, ди. Әллә ниләр, хәтта машина да алдың, ди. Аннары нәрсә? Анда, бәлки, кемдер елап утырадыр. Бәлки ул - бу акчаны югалткан кеше - аена ике йөз сум алучы бер мескен кассирдыр.
Ничек түләп бетерер ул аны? Төрмә инде аңа, төрмә...
Юк. Хәзер үк милициягә илтеп тапшырырга кирәк.
Кызганыч инде, кызганычлыкка. Әллә соң бер-ике генә төргәген булса да алып калыргамы? Төргәкләре калын гына иде бит.
Нишләргә белмичә, шактый икеләнеп утырды Сәгыйть. Каршыдагы тукталышта автобусларның күбәюен күргәч, корт чаккандай сикереп торды, сәгатенә күз төшерде. Мәүлидәнең кайтыр вакыты җитеп беткән икән ич! ... Эчке эшләр идарәсе урнашкан бинага якынайган саен, Сәгыйтьнең дулкынлануы көчәя барды. Ишек төбендә үк эләктереп алырлар да, тәрәзәсе рәшәткәле бүлмәгә алып кереп сорау ала башларлар, дип көтте ул. Ләкин ишек төбендә тәмәке тартып торучылар да, эчтәгеләр дә, нишләптер, аңа борылып та карамады. Ул, кемгә эндәшергә белмичә, аптырап калды. Әһә, менә бу пыяла артында дежур милиционер утырырга тиеш. Тик, кая икән соң әле ул?
- Эһем!
Түрдәрәк ботын боткан куеп утырган лейтенант күз чите белән генә Сәгыйтькә карап алды да, ниндидер сурәтле журнал актаруын дәвам итте.
- Иптәш... лейтенант... - дип кыюсыз гына эндәште Сәгыйть.
Лейтенант ризасыз караш белән тагын Сәгыйтькә сүз ташлады, иренеп кенә урыныннан торды.
- Ни йомыш?
- Менә... мин... бер сумка... таптым...
Ул арада каяндыр арткы ишектән икенче бер милиционер килеп керде. Монысы бик усал иде.
- Сезнең тагын нәрсә? - диде ул туп-туры Сәгыйтькә карап.
- Тагын, дип, минем әле сезгә беренче мөрәҗәгать итүем...
- Сез барыгыз да беренче мәртәбә мөрәҗәгать итә! Ни югалттыгыз?
- Берни дә югалтмадым...
- Нәрсә сез минем башны әйләндерәсез? Ни пычагыма йөрисез монда?
Сәгыйть югалып калды, шулай да, ык-мык итеп булса да әйтә алды:
- Ме... менә, бер сумка... тапкан идем...
Усал милиционер шаркылдап күлеп җибәрде:
- Тапкан бер әйберне милициягә кертеп куя башласалар, безгә монда утырырга урын да калмаячак бит.
- Ә нишләтим соң инде аны?
- Мин каян белим! Әнә, белдерү язып элегез.
- Иптәш капитан, бу - теге сумка түгел микән?
- Кайсы?
- Кичә Михал Михалыч сөйләгән иде бит...
- Сумканың эчен карадыгызмы? Ниләр бар?
- Акча...
- Юк, ул түгел. Михал Михалыч бит “кейс” диде.
- Шулай да, иптәш капитан, акча, ди бит. Бәлки унөченче кабинетка җибәрергәдер?
Капитан тагын Сәгыйткә борылды:
Ачасы күпме?
- Белмим. Санамадым шул...
- Ярар, әнә, коридор буйлап уң якта, унөченче бүлмәгә кертеп тапшырыгыз.
Унөченче бүлмәдәгеләрне күрерлек тә түгел, тәмәке төтене эчеңңән көлешеп сөйләшкән тавышлар гына ишетелә иде. Сәгыйть килеп кергәч, тынып калдылар.
- Сезгә кем кирәк?
- Кем дип... шушы бүлмәнең хуҗасы...
- Ивановмы? Ул бит хәзер 48 нчедә.
- Алай икән... Ә кайда соң ул 48нче дигәнегез?
- Дүртенче катта.
Иванов 48 нче бүлмәдә дә юк иде, Сәгыйтьне ниндидер “өченче бүлек”кә җибәрделәр. Ләкин теге анда да табылмады.
- Мөгаен ул берәр таба чыгып киткәндер, тышка чыгып эскәмиядә көтегез.
Заводта төшке ашны да ашап тормаган иде, Сәгыйтьнең карыны ачты. Ул түзмәде, тагын бинага кереп китте.
Коридорда аңа унөченче бүлмәдәге, таныш милиционер очрады.
- Таптыгызмы Ивановны?
- Юк...
- Әнә бит ул.
Юан гына бер сержант учындагы көнбагыш чүбен чиләккә какты да, болар янына килде:
- Нәрсә, мине эзлисезме әллә? - дип эндәште ул шома, нечкә тавыш белән.
- Әйе, менә бу иптәш сине эзләп йөри.
- Әйдәгез.
Иванов теге сумкага җирәнеп карады:
- Нәрсә ул анда?
- Акча...
- Акча? Каяле...
Ул, бармак очы белән генә тотып, сумканы ачты. Йөзе сизелерлек үзгәрде. Аннары кинат кырысланды. Озак кына Сагыйтькә карап торды.
— Ярар, калдырыгыз. Разберемся.
— Мин нишлим инде хәзер?
Иванов сумка өстендә бармакларын биетеп алды.
— Сез бу акча турында кемнәргә сөйләдегез?
— Дежурныйга... Аныңн янында бер капитан бар иде.
— Тагын кемгә?
— Бүтән беркемгә дә сөйләмәдем.
— Хатын...
— Хатынгамы? Алла сакласын! Хатыннар бит ул... акча күрсәләр...
— Эштә?
— Юк, юк, шту сез...
Иванов җәһәт кенә кузгалып ишекне бикләп килде.
— Беләсезме... — Иванов Сәгыйтьнең күзена туп-туры карады. — Бу — бик куркыныч акчалар. Әгәр хәзер сезнең фамилияне актка кертсәк, ике-өч ай буе допроска йөрергә туры киләчәк. Мин аңлыйм, сезнең биредә бер катнашыгыз да юк. Шуңа күрә, миннән сезгә киңәш шул — алдыгызга-артыгызга карамыйча, өегезгә сыпыртыгыз. Без сезне борчымаска тырышырбыз.
— Ярар, соң...
— Хушыгыз.
— Сау булыгыз... Ишекне ачуга, тагын теге таныш егетләр килеп керде. Сәгыйть йөгерә-атлый чыгып китте. Урамга чыккач, кесәсеннән кулъяулык алып, маңгаен сөртте, җиңеләеп калган адымнар белән кайтырга кузгалды.
Милиция бинасынын бер тәрәзәсе яныннан узып барганда, ул шар-шар көлешкән тавышлар ишетте. Арада Ивановнын нечкә тавышы аерылып тора иде.
— Ну юләр мужик... Мин әйтәм, алдыңа-артыңа карамыйча өенә сыпырт, дим...
Сәгыйть ирексездән туктап калды, тавышларга колак салды.
— Туктале, Иванов, син безгщ суган суы сатма, ничә кисәк икәнен әйт.
— Хәзер, хәзер саныйбыз. Ишекне бикләгез.
— Тес...
— Ха-ха-ха!
Тәрәзәдәге тавышлар тынып калды.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018