Бүген Әдипләр: Фәрит Хатипов
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Фәрит Хатипов

A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Ринал Хаҗиев
Ибраһим Хаккый
Вахит Хаков
Ильяс ХАЛИКОВ
Гали Халит
Нияз Халит
Фәния ХАММАТОВА
Эльмира ХАММАТОВА
Рамил Ханнанов
Гөлназ ХАРИСОВА
Фәрит Хатипов
Фәрит Хатипов Фәрит Миргалим улы Хатипов 1930 елның 1 январенда Татарстан АССРның хәзерге Актаныш районы Пучы авылында колхозчы гаиләсендә туган. 1937—1947 елларда Пучы урта мәктәбендә укый, Бөек Ватан сугышы чорында, мәктәптә укуы белән бергә, колхоз эшендә дә актив катнаша: төзү, кырчылык бригадаларында хисапчы, ындыр табагында үлчәүче булып эшли.
1947 елда Ф. Хатипов Казанга килә һәм В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Соңгы курсларда көндәлек матбугатта языша башлый: кинофильмнарга, спектакльләргә, яңа чыккан әдәби әсәрләргә беренче рецензияләрен һәм тәнкыйть мәкаләләрен бастыра. 1952 елда университетны тәмамлагач, аны татар теле һәм әдәбияты кафедрасы каршындагы аспирантурада укырга калдыралар. 1955 елда Ф. Хатипов «Мирсәй Әмир иҗатында уңай герой проблемасы» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый. Соңыннан бу диссертация нигезендә яшь галимнең «Мирсәй Әмир» исемле монографик хезмәте языла һәм басылып чыга.
1955—1959 елларда Ф. Хатипов Төмән өлкәсенең Тобол педагогия институтында өлкән укытучы булып эшли, «Ленин юлы» исемле татарча өлкә газетасын оештыруда якыннан катнаша, 1957—1958 елларда, институттагы төп эшеннән аерылмыйча, әлеге газетаның җаваплы секретаре вазифаларың башкара. Газета битләрендә аның өлкәдәге татар укучыларын Г. Тукай, Г. Ибраһимов, Ш. Камал, һ. Такташ, М. Җәлил кебек классик язучыларның иҗатлары белән таныштырган күп санлы язмалары һәм мәкаләләре дөнья күрә. Тоболда чакта КПСС сафларына член итеп алына.
1959—1972 елларда Ф. Хатипов Уфа шәһәрендә яши һәм Башкорт дәүләт университетының филология факультетында доцент хезмәтен башкара. Бу чорда да ул, әдәби тәнкыйть һәм әдәбият белеме өлкәсендәге эзләнүләрен дәвам иттереп, Ә. Еники, Г. Әпсәләмов, А. Гыйләҗев, Ш. Бабич, С. Кудаш, Б. Бикбай кебек татар һәм башкорт язучыларының иҗатларына яисә аерым әсәрләренә багышланган мәкаләләрен һәм матур әдәбиятның жанрларга бүленү принципларын теоретик яктан тикшергән, һәр жанрның үзенчәлекләрен конкрет әсәрләр мисалында җентекле анализлаган «Эпик жанрлар» исемле күләмле хезмәтен яза.
1972 елдан бирле Ф. Хатипов — Казан дәүләт педагогия институтының татар әдәбияты кафедрасы мөдире. Соңгы елларда ул аеруча бүгенге әдәбиятта геройлар күңел дөньясының сәнгатьчә чагылышын, татар прозасындагы психологизмның табигатен, тарихын, поэтикасын тикшерү юнәлешендә нәтиҗәле эшли. 1981 елда галим-тәнкыйтьченең шул мәсьәләләргә багышланган «Геройның рухи дөньясы» («Духовный мир героя») исемле русча китабы басылып чыга. Бер үк вакытта ул көндәлек матбугатта хәзерге әдәби хәрәкәтнең төрле якларын яктырткан мәкаләләре белән дә актив катнаша килә» Тәнкыйтьченең аерым хезмәтләре «Литературное обозрение», «Дружба народов» кебек үзәк журналларда нәшер ителгән.
Ф. Хатипов — 1982 елдан СССР Язучылар союзы члены.

БИБЛИОГРАФИЯ

Мирсәй Әмир.—Казан: Таткитнәшр., 1964.— 180 б., портр. 3000. Эпик жанрлар.—Казан: Таткитнәшр., 1973.—144 б. 1500. Духовный мир героя: Психологизм в современной татарской прозе.— Казань: Таткнигойздат, 1981.—296 с. 2000.

Аның турында

Фән үрендә

Баскычлар
Фәрит Миргалим улы Хатипов чыгышы белән Актаныш районының Пучы авылыннан, әти-әнисенең төпчек малае. Миргалим абзый 1879 елгы ук булганлыктан, сугыш чоры балаларының күбесе кичергән ятимлек ачысы аны читләтеп үткән. Шулай да сугыш вакытында бер эштән дә калдырмаганнар үзен: иген чабу дисеңме, ашлык үлчәү эше, элеваторга илтү... Берара хисапчы да булып торырга туры килгән. Әтисе — балта остасы, улын үз һөнәренә дә төшендергән.
«Укудан бүленгәнемне хәтерләмим, —ди Фәрит абый. — Шулай да эт булганчы эшләп, тизрәк уку башланса иде, дип хыялланган чаклар аз булмады».
Малайлар күбрәк физика-математикадан алдыра, Фәритнең дә яраткан фәннәре шулар. Укытучысы Галия апа Кәрамова сөйләгән темаларны икенче дәрестә кабатлап аңлатып чыгу берни дә тормый малайга! Татар теле белән әдәбиятка да гашыйк ул. «Пионер каләме» журналы белән «Яшь ленинчы» газеталарының бер битен калдырмый укыган, китапханәдән алган китапларын «серияләп» иптәшләренә сөйли торган малай ничек әдәбият яратмасын инде! Мәктәпне тәмамлагач, уку йортын сайлауда да әллә ни кыенлык чыкмый: алдагы елда гына Пучы мәктәбен тәмамлап КДУга укырга кергән Р.Тимергалин белән З.Мәҗитов Фәритне университетка чакыралар.
Группадашлары — Гариф Ахунов, Яхъя Халитов, Розалина Нуруллина, Мәхмүт Хөсәен, Резеда Вәлиева... — күпчелеге үзен студент елларыннан ук әдәбият, журналистика белән бәйли. Фәритнең тәнкыйть мәкаләләре өченче курста укыганда ук «Совет әдәбияты» журналында күренә башлый, соңрак ул «Яшь сталинчы» газетасында комсомол тормышы бүлеге хәбәрчесе булып эшләп ала. 5 нче курсны тәмамлаган егеткә аспирантурада калырга тәкъдим итәләр. Ризалаша, әлбәттә. Фәнни җитәкчесе — университетка яңа гына кафедра мөдире булып килгән Хатыйп Госман. Эшнең темасы — «Мирсәй Әмир иҗатында уңай герой проблемасы». Кандидатлык диссертациясен яклый да Фәрит Миргалимович... Себергә китеп бара. (Аңа гына түгел, университет галимнәренең күпләренә Себер якларында чирканчык алырга туры килгән икән: Гомәр Саттаров, Азат Әхмәдуллин да шунда эшләп кайта.) Тубыл институтында укыту, шәхси китапларыннан бүлек өчен китапханә булдыру, Тубылда «Ленин юлы» дигән татарча газета оештырып чыгару, авылларда чыгышлар ясау, үзешчән сәнгать эшен җанладырып җибәрү... — ниләр генә эшләргә туры килми 25 яшьлек егеткә. Казандагы газета-журналлар белән дә элемтәсен өзми — яңа әдәби әсәрләргә рецензияләр язып бастыра.
«Тубылда ирешкән иң зур уңышыгыз нидән гыйбарәт?» — дип сорыйм галимнән. Юк, артык тыйнак Фәрит Миргалимович. «Мәдәниятне үстерүгә керткән өлештер», — ди ул сузып кына. Ә бер уйласаң, бу җавап андагы бөтен эшчәнлекне үз эченә ала түгелме соң? Беркатлы, яхшы күңелле кешеләр янына, алтмыш яшьлек әби-бабайларга кадәр Фәриткә «абый» дип (мөгаллим кеше!) дәшә торган якка тагын әйләнеп кайта әле ул — 80 нче елларда студентларны фольклор экспедициясенә алып бара.
Чираттагы баскыч — Башкорт дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы. Монда өр-яңадан кафедра төзергә дә, күп эшләрне нульдән башларга да кирәкми инде — бөтенләй башка мохит. Фән белән тирәнтен шөгыльләнергә мөмкинлек туа. Совет әдәбияты һәм әдәбият теориясе курсларын алып бара Фәрит Миргалимович. Татар әдәбияты гына түгел, башкорт әдәбияты вәкилләре — С.Кудаш һәм Б.Бикбай турында күләмле мәкаләләре белән «Башкорт совет әдәбияты» ике томлыгында чыгыш ясый. «Мирсәй Әмир» дә шушы елларда басылып чыга.
Уфа соңгы тукталыш булмаган икән. Унөченче ел эшләгәндә, аңа Казаннан педуниверситет ректоры М.Зәкиев шалтырата. КДПУга доцент булып кына булса да кайтырга хыялланган Хатиповка кафедра мөдире урынын тәкъдим итәләр. Конкурстан узып, Уфа университеты белән көчкә генә араны өзеп, Казанга кайту хәтсез вакыт ала. Казанда — үз мәктәбе, аспирантлары, кафедра эшләре, шәкертләр. 1991 елга кадәр КДПУда кафедра мөдире булып эшләгән Фәрит Миргалимович кул астыннан шактый галим, фән эшлеклесе үсеп чыккан: профессор Ф.Галимуллин, фән кандидатлары Р.Фәтхерахманов, Ә.Мотыйгулли-на һ.б.

Әдәбият тәнкыйтьчесе

Фәрит абый үзен язу-сызу эшенә, әдәбиятка тартып кертүче остазы дип Гази Кашшафны (ул вакытта «Совет әдәбияты» журналы редакторы) саный. Хатиповның өченче курста ук шул журналда башланган тәнкыйтьчелек эшчәнлеге гомерле була. Аның әдәбият теориясе хезмәте дә нәкъ менә үзе анализлап, сүтеп җыйган әсәрләр нигезендә эшләнгән.
Шунысы кызык, Фәрит абыйның рецензияләре, гадәттә, җәмәгатьчелектә тискәре караш тудырган. Алар соцреализм кысаларына туры килмәгән әсәрләргә сәнгатьчә анализ ясауга багышлана. «Бөтен кеше якшәмбе, якшәмбе дигәндә җомга дип кычкыру куркытмадымы?» — дип сорыйм. «Юк, — ди Фәрит абый, — миңа аның тәэсире килеп тә җитмәде, бик еракта идем бит», — дип елмая. Шулай да, аның төпле анализы, тирән фикерләре аркасында А.Гыйләҗевның «Өч аршын җир»енә бәйләнүләр туктала, С.Батталның «Сигезенчесе кем» повесте да халыкта тиешле бәясен ала. «Мин, гадәттә, әсәрнең сәнгатьчә эшләнешенә игътибар итәм, аны шул җәһәттән анализлыйм, профессиональ яктан тикшерелгән әсәргә беркем бәйләнә алмый иде».
Аяз Гыйләҗевның «Өч аршын җир»е әдәбият дөньясына шау-шу куптарып, шактый каршылыклы фикерләр белән, күбрәк тискәре яктан бәяләнеп килеп керә. Аны «рухи яктан гарип кеше» сурәтләнгәне, кабул ителгән иҗат методы кысаларына туры килмәгәне өчен тәнкыйтьлиләр. Ф.Хатипов шушы бәяләрнең барысына да игътибар биреп, әдәбият теориясенә нигезләнеп, аларның дөрес түгеллеген исбатлый. Автор үзе, утыз еллап вакыт узганнан соң: «Ф.Хатипов мәкалә язып чыккан иде, тик аннан соңрак баш тартып, бер җыентыгына да кертмәде», — дип искә төшерә. Баксаң, тәнкыйтьченең ул вакытта дөнья күргән бер генә җыентыгы да булмаган икән бит әле! Иң күренекле тәнкыйть мәкаләләре тупланган «Мөлкәтебезне барлаганда» дип аталган җыентык 2003 елда гына басылып чыкты. Китапка авторның Ибраһим Гази, Әмирхан Еники, Фатих Хөсни, Салих Баттал, Аяз Гыйләҗев, Нурихан Фәттах, Рабит Батулла, Мәгъсүм Хуҗин әсәрләрен анализлаган мәкаләләре, бүгенге татар әдәбияты хакында теоретик хезмәтләр җыйналган. Галимнең Әмирхан Еникигә хөрмәте аеруча сизелеп тора. Ул әдипнең төрле елларда басылып чыккан әсәрләрен («Саз чәчәге», «Рәшә», «Без дә солдатлар идек», «Вөҗдан» һ.б.) анализлый. Әдипнең тормышы белән дә шактый таныш, әйтүе буенча, Ә.Еники белән берничә ел иҗат йортларында да күрше генә булып яшәгәннәр. Әмирхан Еники әсәрләре дөнья классикасы белән бер дәрәҗәдә тора, дип саный Ф.Хатипов.
Гомумән, татар әдәбияты турында фикерләре белән кызыксынгач, галим болай дип җавап бирде: «Татар әдәбияты Европа әдәбияты белән бер чорда — инглиз, француз, немец, испан әдәбиятлары белән бер үк вакытта туа. Безнең әдәбият җәүһәрләре арасында дөнья классикасы булырдай әсәрләр бар, әйтик, Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» әсәре. Аннан соң Нурихан Фәттах, Ибраһим Гази, Фатих Хөсни әсәрләре шундый».
Батулланың «Сөембикә», «Юл буенда зәңгәр чәчәк» повестьларына да югары бәя бирә галим. В.Имамовның «Утлы дала» әсәрен яхшы яктан телгә алып, тәкъдимнәре белән дә уртаклашты: «Анда күбрәк тарихка игътибар ителгән. Әдәбият белән тарихны килештерү кыенрак, күрәсең. Әдәби әсәр спецификасын искә алганда, әсәр тагын да уңышлырак чыгар иде. Образ беренче урында, аннары гына вакыйгалар булырга тиеш».
Шулай да, гомумән, бүгенге әсәрләр кайтыш, дип саный галим. «Бәлки, моңа әдәби журналларның күп чыга башлавы, аларда бастыру мөмкинлегенең дә зуррак булуы йогынты ясыйдыр. Бүгенге әсәрләр сәнгатьчә эшләнеш ягыннан совет чоры классикасына караганда шактый йомшак, — ди ул. —Еш кына сюжет корылышына мотивлаштыру, укучыны ышандырырлык сәнгатьчә нигезләү җетешми. Әсәрнең эстетик җегәрлеге зәгыйфь була. Тәнкыйтьчеләр эстетик булмаган әйберне күрә белсеннәр, әсәргә эстетик яктан анализ ясый алсыннар иде».

Фәнне юлдаш итеп...

Ф.Хатиповның укучыларга барып ирешкән тәүге фәнни эше — И.Газиның «Онытылмас еллар» әсәре буенча дипломы. Ул мәкалә булып «Совет әдәбияты»нда дөнья күрә. Аспирантурада укыганда, Фәрит Миргалимович Мирсәй Әмир иҗаты белән шөгыльләнә. «Мирсәй Әмир иҗатында уңай герой проблемасы» дигән хезмәтендә әдипнең «Агыйдел» повестен һәрьяклап анализлый. Диссертация тагын да тулыландырылып, аерым китап булып та басылып чыга. Фәрит Миргалимо-вичны әдәби әсәрдә психологизм, ягъни күңел дөньясын сурәтләү проблемасы кызыксындыра. Докторлык диссертациясе дә «Бүгенге татар прозасында психологизм» дип атала. Анда, бүгенге авторлар белән беррәттән, татар әдәбиятының тарихы да тикшерелә. Кол Гали, Ф.Әмирхан, Г.Ибра-һимов, Ш.Камал, Г.Әпсәләмов, М.Гафури, Ә.Еники, Г.Бәширов, И.Гази, Ф.Хөсни, М.Әмир, А.Шамов, К.Нәҗми, Г.Ахунов әсәрләренә психологизм ноктасыннан карап эстетик анализ ясала, психологизмның стиле, поэтикасы тикшерелә. Галим аларны дөнья классикасы яктылыгында тикшерә.
Хезмәт татар әдәбиятының үткәне белән бүгенгесен бәйли, образларның характерын ачуның төп хасиятләрен билгели. Галимнең егерме еллык эш тәҗрибәсен туплаган докторлык диссертациясе китап булып басылып чыкса да, яклавы озаккарак сузыла — Алма-Атада өч ел ярым чират көтеп ята (ул вакытта үзебездә диссертация советлары ябылып, яклау өчен Мәскәүгә яки Урта Азия республикаларына барырга кирәк була). Шул мәшәкатьләр белән генә Алма-Атага җиде тапкыр барып кайтырга туры килде, дип искә төшерә бүген галим. Ул вакытта чикләр дә ябык түгел, юл бәяләре дә тешләми, шәһәргә килеп төшү белән Алма-Атадагы язучылар йортына тукталырга мөмкинлек була. Шунда казакъ әдәбияты, язучылары белән таныша Фәрит Миргалимович.
1985 елда докторлык диссертацисен яклап, Фәрит Хатипов татар әдәбияты теориясен «чарларга» тотына. Рус теорияләрен тәрҗемә итеп түгел, аның инде 1955 елдан алып студентлар укытып җыйган үз багажы, үз тәҗрибәсе тупланган. Артык дип саналган күп материал төшеп калган, яңалары өстәлгән, баетылган. Әдәбият теориясен мөмкин кадәр җиңел, эзлекле, системалы итеп укыту ысуллары табылган. Кырык елдан артык эзләнүләрнең нәтиҗәсе булып, «Мәгариф» нәшриятында «Әдәбият теориясе» хезмәте нәшер ителде, соңрак китапны «Раннур» кабаттан бастырып таратты.
Әдәбиятны өйрәнүдә ике юл бар, диләр. Берсе — әдәбиятны уйлап чыгарылган кануннарга куып кертеп өйрәнү. Икенчесе — матур әдәбият әсәрләрен гомумиләштереп тулыландыру. Фәрит Миргалимович, сүзне әдәби әсәрдән, аның компонентларын өйрәнүдән башлап җибәреп, гадидән катлаулыга таба бара. Бу әдәбият теориясен аңлаешлырак итә. Әдәбиятны сәнгатьнең башка төрләре белән чагыштырып күрсәтү, параллель үткәрү дә аның сәнгатьнең бер төре булуын һәм шул сәнгатьнең закончалыкларына туры килүен аңларга булыша.
«Ясалма катлауландыру кирәк түгел, — дип саный Фәрит Миргалимович. — Хезмәтнең әһәмияте фикерне катлауландыруда түгел, ә әдәбиятның хасиятен төгәл белдерүдә».
Бүген галим «Эстетик энергия» дигән хезмәт яза. Ул да, озак елларга сузылган эзләнүләр нәтиҗәсе буларак, матур әдәбият әсәрләрен эстетик яктан анализлауга багышлана.
Фәнни ачышлар турында сөйләшү кызык булса да, әңгәмәдәшне күзаллау алай гына тулы була алмас иде. Әлбәттә, аның гаиләсе турында да беләсе килә, мавыгулары, шөгыльләре белән дә кызыксынасың. Алтын куллы Фәрит абый бакчасында бөтен нәрсәне үзе эшләгән. «Гомерендә үз кулы белән төзегән өченче бакча, — дип сүзгә кушыла хатыны Наилә апа. —Гел үзе эшләде, йортны да, мунчаны да. Бишәр метрлы түшәм такталарын берүзе кагып чыкты». 1957 елда Тубылдан ялга кайткан егеткә ияреп Себергә китәргә курыкмаган Наилә апа белән Фәрит абый ике кыз үстергәннәр. Кызлары физик-математик белгечлеге алган. Өч оныгы бар. Ал арның икесе — экономист, кечкенәсе педуниверситетның чит телләр факультетында укый.
Баксаң, кеше гомере гел үсештән, баскычлардан, күчешләрдән тора икән. Фәрит Миргалимович язмышы — моның ачык мисалы. Кайда да югалмаган һәм, унбиш-егерме ел саен тормышын 4 өр-яңа битләрдән башларга туры килсә дә, сайлаган юлына тугры калган галим ул. Аның вузларда эшли башлавына 50 ел тулды. 75 яшен тутырган көннәрдә дә эшен дәвам итә, урта махсус мәктәпләрдә укучылар һәм студентлар өчен кулланмалар, китаплар яза, педагогия университетында укыта.
Айсылу ГАЛИӘХМӘТОВА.
Мәйдан, 2005, гыйнвар.

ГОМЕР ЗАЯГА УЗМАГАН

Кулымда «Казан утлары» журналының былтыргы беренче саны. Анда Фәрит Хатиповның «Өр-яңа эчтәлек» дип аталган мәкаләсе басылган. Автор бу мәкаләсендә Г. Ибраһимовның «Тирән тамырлар» романын бөтенләй башка яссылыкта бәян итә, әсәрдән өр-яңа эчтәлек китереп чыгара...

«Казан утлары»нын тугызынчы санында исә Ф. Хатиповның үтә дә әһәмиятле һәм кирәкле тагын бер мәкаләсе басылган. Ул «Укучы ышанырмы?» дип атала. Мәкаләдә тәнкыйть күзлегеннән чыгып кайбер яна әсәрләргә анализ ясата. Тәнкыйть утына байтак кына язучылар, әсәрләр эләгә. Автор мисаллар китерә-китерә аерым әсәрләрнең укучыны ышандыру кече аз булуын исбатлый. Ф. Хатипов үзенең бу мәкаләсендә халкыбызның «кеше ышанмастайны чын булса да сөйләмә» дигән сүзенә таяна.

Әйе, әдәби тәнкыйтьнең төп максаты—әсәрләргә карата жәмәгатьчелек фикерен формалаштыру, әдәби хәрәкәткә һәм әсәрләргә вакытында дөрес бәя биреп бару, язучылык талантын югары максатларга юнәлтү. Филология фәннәре докторы Фәрит ага Хатипов әнә

шул изге тәгълиматка тугрылык саклап, әдәбият дөньясында ярты гасырдан артык хезмәт итеп килә. Аның әдәбиятка аяк басуы да очраклы булмый. Яшьтән үк әдәбиятка гашыйк, «Пионер каләме» журналы белән «Яшь ленинчы» газеталарының бер битен калдырмый укып барган, китапханәләрдән алган китапларын «серияләп» иптәшләренә сөйли торган малай мәктәпне тәмамлагач, кая барсын инде? 1947 елда ул Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Анда Латыйф Җәләй, Мөхәммәт Гайнуллин. Гази Кашшаф, Гали Халит кебек галим-остазларның дәресләрен тыңлый. Чын әдәбиятка нигез дә университетта укыганда салына. Үзен матбугатка якынайтучы олы остазы дип ул Гази Кашшафны саный. Шушы тәҗрибәле һәм күркәм холыклы педагог йогынтысында 1951 елда Фәрит Хатиповның беренче тәнкыйть мәкаләсе өченче курста укыганда ук «Совет әдәбияты» журналында басыла. Соңрак ул «Яшь сталинчы» газетасы редакциясендә эшләп ала.

Ә бишенче курсны тәмамлагач аңа аспирантурада калырга тәкъдим итәләр. Ризалаша, әлбәттә. Фәнни җитәкчесе—университетка яңа гына кафедра мөдире булып килгән Хатыйп Госман. Эшнең темасы—"«Мирсәй Әмир иҗатында уңай герой проблемасы». Әлеге хезмәтендә яшь галим әдипнең «Агыйдел» повестен һәрьяклап анализлый. 1955 елда исә ул кандидатлык диссертациясе яклый һәм шуның нигезендә «Мирсәй Әмир» дип исемләнгән монография чыгара. Бу хезмәтендә Ф. Хатипов М. Әмир әсәрләрен анализлый, аларга бәя бирә, объектив булырга омтыла.

Ә кандидатлык диссертациясен яклагач Фәрит Миргалимович Себергә китеп бара. Хәер, бер аңа гына түгел, университет галимнәренең күпләренә Себер якларында чирканчык алырга туры килгән икән: Гомәр Саттаров, Азат Әхмәдуллин да шунда эшләп кайта. Биредә Тубыл институтында укыту, шәхси китапларыннан бүлек өчен китапханә булдыру, Тубылда «Ленин юлы» дигән татарча газета оештырып чыгару, авылларда чыгышлар ясау, үзешчән сәнгать эшен җанландырып җибәрү... Ниләр генә эшләргә туры килми 25 яшьлек егеткә! Казандагы газета-журналлар белән дә элемтәсен өзми—яңа әдәби әсәрләргә рецензияләр бастыра.

1959-1972 елларда Ф. Хатипов Уфада яши һәм Башкорт дәүләт университеты филология факультетының доценты итеп сайлана. Ф. Хатипов ул чорда татар һәм башкорт язучыларының иҗатларын өйрәнү белән шөгыльләнә. Совет әдәбияты һәм әдәбият теориясе курсларын алып бара. Татар әдәбияты гына түгел, башкорт әдәбияты вәкилләре—С. Кудаш һәм Б.Бикбай турында күләмле мәкаләләре белән «Башкорт совет әдәбияты» ике томлыгында катнаша.

Галимнең фәнни хезмәтләренә дә, тәнкыйть мәкаләләренә дә әдәби әсәрнең асылын күрү, аның фәлсәфәләренә төшенү, әсәргә чын сәнгатьчә бәя бирү кебек сыйфатлар хас. Мисал китереп үтик. Аяз Гыйләҗевның «Өч аршын җир» повесте дөньяга килгән алтмышынчы еллар башы. Тәнкыйтьчеләр «Өч аршын җир»дән тырышып-тырышып кимчелек эзлиләр. Ф. Хатиповның «Өч аршын җир»гә бәя биреп язылган мәкаләсе исә аерым игътибарга лаек. Бу мәкаләне укыгач.тәнкыйтьченең акылына, төпле анализына, сабырлыгына, мөһим сүзне укучыга җиткерә белүенә һәм, барыннан да бигрәк, кыюлыгына сокланасын. Мәкаләдә авторның чын сәнгать әсәрен тоюы ярылып ята, ул аның эстетик кыйммәтен дөрес аңлата.

Аяз Гыйләҗевның «Өч аршын җир»повесте әдәбият дөньясына әнә шулай: шау-шу куптарып, шактый каршылыклы фикерләр белән, күбрәк тискәре яктан бәяләнеп килеп керә. Аны «рухи яктан гарип кеше» сурәтләгәне, кабул ителгән иҗат методына туры килмәгәне өчен тәнкыйтьлиләр. Ф.Хатипов шушы бәяләрнең барысына да игътибар биреп, әдәбият теориясенә нигезләнеп, аларның дөрес түгеллеген кат-кат исбатлый. Язучы Фаил Шәфигуллин тәнкыйтьче турында болай дип яза: «Халыклар дуслыгы» журналы үз канаты астына алмаса, А. Гыйләҗевның укучылар яратып каршылаган «Өч аршын җир» повесте, белмим, нинди язмышка дучар ителгән булыр иде. Рәхмәт инде Фәрит Хатиповка—әлеге гүзәл әсәр турында матур гына тәнкыйть мәкаләсе белән чыкты». (Казан утлары.—1967.—№ 4)

Галимнең шул елларда басылган тәнкыйть мәкаләләреннән Салих Батталның «Сигезенчесе кем?» повестена карата язылганын искә алмау хата булыр иде («Казан утлары» 1975, № 8). «Документлар шәкелендә—үкенечле язмышлар» мәкаләсе Фәрит Хатиповның «Мөлкәтебезне барлаганда» исемле зур хезмәтендә урын алган. Шунысы игътибарга лаек: С. Баттал үзе дә әлеге мәкаләгә битараф калмый, галимнең туган көненә туры китереп, хәтта ки шигырь бүләк итә.

Уннарча ел ялаларга тап булган идем гәрчә, табылды бит иҗатымны яклаучылар ирләрчә. Әнә, паника куптарып ялачылар сафында Фәрит Хатипов туа бит һәр Яңа ел башында!

Бу юлларны укыгач, Фәрваз Миңнуллинның тәнкыйтьчеләргә булган таләбен искә төшерәсе килә. Ф. Миңнуллин фикеренчә, тәнкыйтьче бик күп сыйфатларга ия булырга тиеш. Әмма ике сыйфат аеруча мөһим. Аларның берсе—әдәби зәвык, икенчесе—принципиальлек. Әлеге сыйфатларның икесе дә Фәрит Хатипов эшчәнлегенә хас. Ф. Хатипов 1960-1970 нче еллар аралыгында Ә. Еникинең «Йөрәк сере» повестен, И. Газиның «Онытылмас еллар», Г. Әпсәләмовның «Сүнмәс утлар» һәм Ф. Хөснинең «Җәяүле кеше сукмагы» романнарын һ. б. өйрәнә, бу әсәрләргә бәясен, үз мөнәсәбәтен укучыларга җиткерә. Галимнең һәрбер тәнкыйть мәкаләсе билгеле бер системага салынган, һәр җөмләсе төгәл, җыйнак, аз сүздән күп фикер аңлашыла, болар аның үз-үзенә нык ышанган шәхес булуын исбатлый. Галим үз мәкаләләрендә башка тәнкыйтьчеләр фикеренә дә битараф калмавын искәртә, еш кына алар белән бәхәсләшә, каршылыкка керә. Ләкин бер нәрсә ачык: каршылык нинди генә кискен булмасын, автор нигезле мисаллар китереп, үз фикерен исбатлап бирә ала.

Язучы Г. Әпсәләмов та үзенең «Сугышчан тәнкыйть өчен» дигән мәкаләсендә Ф. Хатиповның әдәби тәнкыйть эшчәнлеге турында болай ди: «Әдәбиятның бүгенге көненә багышланган тәнкыйть мәкаләләреннән кайбер авторларның шактый кыю һәм мәсьәләне белеп язган хезмәтләре күзгә ташлана. Алар, әдәби әсәрләр турында, гомумән сөйләүдән качып, конкрет күренешләргә игътибар итәләр. Я.Халитов «Язгы җилләр» романының тел-стиль үзенчәлекләре турында, Ф.Хатипов «Онытылмас еллар» романының художество эшләнеше турында яза». (Совет әдәбияты.—1954.—№ 6.)

1972 елдан бирле Фәрит Хатипов Казан дәүләт педагогика университетында әдәбият укыта. Ике дистә ел чамасы ул татар әдәбияты кафедрасын җитәкли, кафедрага өметле, хәзерлекле, дәрәҗәле белгечләр җыя, студентлар укыту, тәрбияләү, аларны фән юлына тарту эшләрен җайга сала, ике елның берендә фәнни җыентыклар чыгып торуын тәэмин итә ул. Иң әһәмиятлесе: нәкъ шул чорда бигүк зур булмаган шушы кафедра үз традицияләренә таянып эшләүче нык, тату, бердәм фәнни-педагогик һәм иҗат коллективына әверелә. Фоат Галимуллин, Мәдинә Җәләлиева, Эльмира Галиева кебек җитди, талантлы педагоглар янәшәсендә хезмәтләре белән мәгълүм яңа шәхесләр, чын милләтпәрвәрләр күтәрелеп, үсеп чыга.

Фәрит Хатипов 1973 елда басылган «Эпик жанрлар» дигән теоретик хезмәтендә татар әдәбиятының классикасына әйләнгән язучыларның иҗатларын өйрәнә. Әмирхан Еники, Аяз Гыйләҗев, Баязит Бикбай, Гариф Ахунов, Фатих Хөсни кебек талантлар бар. Галим язучы иҗатының фәлсәфи жегәрен, укучыга чын ләззәт бирә алырдай интеллектуаль кыйммәтләрен оста тотып ала, шуңа да анын әсәрләргә биргән бәясе асылда объектив була. Совет хакимияте тарафыннан бик яратылмаган язучылар иҗатына аның принципиаль уңай карашы әнә шуннан килә. Тәнкыйтьче бу сыйфатын 90 нчы елларда да югалтмый. Заман үзгәреп, рухи кыйммәтләргә карашлар алышына башлагач, әдәбиятта ориентирларның алышына баруын тоеп алган бериш каләмдәшләре совет чоры әдәбиятын тоташ утка тоту позициясенә басканда да, галим үз мәсләгеннән читкә тайпылмый. Һәр заманда да үзгәрешсез калачак намус ориентирына таянып, чын сәнгать әсәрләренең беркайчан да югалмаячак казанышларын яклап чыга. Сабырлык, кайнар хисләр урынына акыллы дәлилләр куллану—Ф. Хатипов тәнкыйть эшчәнлегенең төп хасиятләре.

Галимнең икенче зур хезмәте рус телендә басыла. Ул «Духовный мир героя: Психологизм современной татарской прозы» (1981) дип атала. Бу монография татар әдәбиятында психологизм мәсьәләләрен тикшерүгә багышлана.

Хезмәттә егерменче гасырның икенче яртысында иҗат иткән язучылар белән беррәттән татар әдәбиятының тарихы да тикшерелә. Кол Гали, Ф. Әмирхан, Г. Ибраһимов, Ш. Камал, Г. Әпсәләмов, М. Гафури, Ә. Еники, Г. Бәширов, И. Гази, Ф. Хөсни, М. Әмир, А. Шамов, К. Нәҗми, Г. Ахунов әсәрләренә психологизм ноктасыннан карап эстетик анализ ясала, психологизмнын стиле, поэтикасы тикшерелә. Галим төрле чорларда иҗат иткән татар әдипләренең әсәрләрен дөнья әдәбияты классикасы югарылыгына күтәрә.

Татар әдәбияты тарихын теоретик яктан өйрәнү бүгенге әдәбият белемендә иң актуаль мәсьәләләрнең берсен тәшкил итә. Моңарчы әдәбиятның милли үзенчәлекләре, аның үсеш закончалыклары җитәрлек дәрәҗәдә исәпкә алынмаганга, милли әдәбият теориясе авыр үзләштерелә торган өлкә булып кала бирде. Әмма, безнең карашыбызча, милли әдәбият хәзинәләренә таянып төзелгән теория рус, Аурупа фикер казанышлары белән ипле үрелгәндә генә әйбәт нәтиҗә бирә ала. Профессор Ф. Хатиповның югары уку йортлары һәм көллият студентлары өчен 2000 елда һәм кабаттан 2002 елда чыгарылган «Әдәбият теориясе» исемле китабы нәкъ әлеге максатны күздә тота да инде.

Фәрит ага 80 яшен тутырган көннәрдә дә эшен дәвам итә, укучылар һәм студентлар өчен кулланмалар, китаплар яза, педагогика университетында укыта. Студентлар аудиториясенә кереп, яшь буынга белем бирү аның үзенә дә яшәргә көч өсти, аның иҗади гомерен озынайта кебек. Студентлар үзләре дә Фәрит Хатипов дәресләрен бик яраталар, чөнки ул әдәби күренешләрнең иң катлаулыларын да җиңел генә төшендерә белә. Аңлаешлы мисалларны тормышның үзеннән китерә. Инде лекциясе бетәр алдыннан мавыгыбрак китеп, әле генә табылган җанлы, кызыклы мисалларына сабыйларча куанып, кинәт кенә көлеп тә җибәрсә, Фәрит Хатипов аудиториядәге яшьләр өчен бөтенләй үз кеше була да куя!

«Шулай да аңардан бераз шүрлиләр дә. Бигрәк тә имтиханнар якынлашкан көннәрдә. Фәрит абыең белән әңгәмә корыр өчен, һай күп белергә кирәк шул! Бигрәк тә әнә шул теория дигәне җәфалый. Ярый әле Хатиповның үз китаплары ярдәмгә килә: «Эпик жанрлар», «Геройның рухи дөньясы» дигән томнар, студентларга кулланма әсбап төсендә язылган «Әдәбият теориясе» исемле дәреслеге мондый вакытта кулдан-кулга күчеп йөри»,—дип яза үзенең бер мәкаләсендә профессор Рифат Хәсән улы Сверигин. («Мәгърифәт», 2000 ел, 12 фев. саны)

Фәрит Хатиповның татар телендә белем бирүгә караган кайбер фикерләре дә кызыклы. Үзенең «Шәһри Казан»да басылган (1994 ел, 28 июль саны) бер мәкаләсендә ул болай ди: «Татарстан—татар иле дигән сүз. Әгәр дә мәгариф эшен дәүләт үз кулына алган икән, ул милли мәгарифне тергезү, нормаль эшләтү бурычын да үз өстенә йөкләгән дигән сүз. Безнең кодрәтле бай телебез иң катлаулы күренешләрне дә җиңел аңлаешлы итеп, иң нечкә төсмерләре белән төшендереп бирергә сәләтле. Бу яктан ул дөньядагы бер телдән дә калышмый. Татар мәктәбендә яшьләр рус телен белми чыгарлар, дип хафаланырга да нигез юк. Анда бу телгә сәгатьләр үз телебезгә караганда да күбрәк бирелә. Үз телебездә җанга якын, матур, җегәрле шивәдә белем алу исә балага дәрес материалын аңлауны, белгәнен сөйләп бирүне бик нык җиңелләштерә, чөнки ул ясалма кыенлыкларга очрамый, төшенчәләр бала зиһененә турыдан-туры юл белән, һава сулагандай, мәшәкатьсез барып җитә, хәтерендә уелып кала. Шунлыктан җир йөзендәге үз-үзен хөрмәт иткән мөстәкыйль, азат, горур халыклар укыту-тәрбия эшен ана телендә алып баралар».

Югары уку йорты укытучысы, профессор Фәрит Хатипов менә шушы үтә дә кирәкле, әһәмиятле эшнең үзәгендә кайный. Аның авторлыгында традицион программалардагы таләпләргә һәм үткән тәҗрибәләргә нигезләнгән, тарихи-эстетик принципка таянган яңа программа һәм дәреслек төзелде. Җыеп кына әйткәндә, күпсанлы монографияләр, дәреслекләр авторы булган профессор Ф. Хатиповның уку-укыту өлкәсендәге эшчәнлеге аерым бер зур тармакны тәшкил итә. Бөтен гомерен татар әдәбиятын үстерүгә багышлаган олы галимнең яшь буынга белем бирү максатыннан язылган хезмәтләре шул бөек эшнең бер өлеше булып тора. Бу көннәрдә олы галимебез сиксән яшен тутыра. Үз халкына көн-төн хезмәт иткән кеше бүген нәрсәләр турында уйлана? Әлеге сорауны мин галимнең үзенә бирдем. Фәрит абый, гадәттәгечә, кеткелдәп көлеп куйды да, җитди сөйләшүгә күчте. «Чорыбыз бик катлаулы һәм каршылыклы. Бу бигрәк тә сан ягыннан кечерәк милләтләргә кагыла. Әмма алып барыла торган сәясәт бер дә безнең файдага түгел. Милләтебезнең киләчәге нинди булыр? Без үз-үзебезне саклап кала алырбызмы? Мине менә шул мәсьәлә борчый. Икенче күңелне тырнап тора торган мәсьәлә, әдәбиятка, аның сәнгатьлелек дәрәҗәсенә кагыла. Язучылар күп, Әмирхан Еники, Нурихан Фәттахлар... юк! Өченчесе инде—язылган әйберләрем. Мин аларны бастыра алырмынмы, бусы да бик катлаулы мәсьәлә бит». Күрәсең, гомере буе үз милләтенең язмышы, киләчәге өчен борчылып гомер кичергән, аның рухи үсешенә армый-талмый хезмәт иткән ил агасы сиксән яшен тутырган көннәрдә дә тыныч кына утыра алмыйдыр шул.

Әлфинур НӘҖИПОВА-ЗИННӘТУЛЛИНА,
филология фәннәре кандидаты.
"Казан утлары" № 2, 2010.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013