Бүген Әдипләр: Хатиҗә Алптәкин
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Хатиҗә Алптәкин


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Ибраһим Абдуллин
Мансур Абдулин
Фәтхулла Абдуллин
Исмәгыйль Ага
Әмрулла Аги
Фәхрелислам Агиев
Сәгыйт АГИШ
Рафаэль Адутов
Әсгать Айдар
Гөлнур Айзат
Чыңгыз Айтматов
Гали Акбар
Нияз Акмал
Мәхбүбҗамал Акчурина
Муса Акъегет
Абдулла Алиш
Хатиҗә Алптәкин
Шамил Алядин
Аманулла
Дәрҗия Аппакова
Мөхәммәтгали Арсаев
Ринат Архипов
Әнгам Атнабаев
Гариф Ахунов
Рәшит Ахунов
Наилә Ахунова
Хатиҗә Алптәкин
Төркиядә әдәбият сөючеләр өчен үзенә күрә бер күңелле вакыйга булды — Хатиҗә Алптәкиннең «Теrs akiyordu Volga» (Истанбул: «Дөнья» нәшрияты, 2003), безнеңчә әйткәндә — «Идел кирегә агар иде» исемле китабы басылып чыкты. Аңа кереш сүзне төрек әдәбиятчыларының иң күренекле вәкиле Яшар Кәмаль язу гына да күп нәрсә турында сөйли: әсәр чын дәрәҗәсендә игътибарга лаек. Төрек укучылары китапны гаять җылы каршыладылар, аның турында хәбәр инде Татарстанга да килеп иреште.

Идел-сулар үргә акканда

Исеме татар укучысына берни сөйләмәсә дә, китап авторы Хатиҗә Алптәкин — Идел буйларында туып-үскән төрек-татар кызы икән ләбаса! Шуңа күрә дә әсәрнең исеме үк безнең белән, Иделебез белән бәйле (төрекләр нишләптер Иделне гел «Volga» шәкелендә язарга яраталар). Китапның үзәгендә — әдибәнең үз язмышы, гаиләсенең тарихы. Хатиҗәнең әтисе — төрек солдаты Туфан Чилоглу — Сарыкамыш янындагы сугышта 1918 елда русларга әсир төшә һәм Россиядә төпләнеп калырга мәҗбүр була: татар кызы Зарифә Йосыповага өйләнеп яши башлый. Хатиҗә (безнеңчә — Хәдичә), гаиләдә икенче бала булып, 1923 елда Самара тирәсендә туа. Алга таба Хати-җәнең тормыш хикәясе күпмедер күләмдә 1920—1930 елларда «совет илендә» яшәгән «халык дошманы» баласының фаҗигале язмышына охшаш рәвештә дәвам итә. Гомумән, әсәрдә уйдырма образлар, ясалма ситуацияләр юк — анда кырыс чынбарлык хакимлек итә, ләкин ул да Хәтер һәм Хис стихиясендә өзек-өзек һәм эзлексез итеп бирелгән. Шуңадырмы, әсәрнең жанрын төгәл генә билгеләү дә авыр: романмы ул, публицистик әсәрме, мемуарлармы? «Дөнья» нәшрияты аны «хатирә-роман» дип күрсәтә, әмма анда гадәти романда булган сюжет-композиция элементларын, ачылып беткән бай образлар системасын табу читен. Китапта мемуарлар мул бирелгән һәм аларга күп санлы фоторәсемнәр китерелгән, шуңа күрә, бер яктан, әсәр документальлеккә тарта, әмма шул ук вакытта ул гаять эмоциональ тел белән язылган ки, анда документларга хас рәсмилекнең эзе дә юк... Автор исә үз әсәрен «XX гасырның иң кызыксыну уята торган драматик хикәясе» дип атый, икенче бер урында исә аны пьесага охшатып: «Комедия кебек тоелса да, уеныбыз — драма, актерлары да аның без идек», — дип белдерә (19 6.). Әлбәттә, аның охшатулары — бер әдәби алым гына, әмма автор чыннан да хаклы, Хатиҗәнең һәм гаиләсенең тарихы зур, глобаль вакыйгалар белән турыдан-туры бәйле: революция, гражданнар сугышы, сөрген, шәхес культы, Төркиягә һиҗрәт, андагы ачлык һәм фәкыйрьлек, горбәт тойгысы, хасталыклар...

Инде өлкән яшьтә булган әдибә бүген кайта-кайта гаиләсенең үткәнен барлый, аерым мизгелләрне бергә тезеп, тарихи мозаика төзи. Яшьтән үк көндәлекләр алып барырга күнеккән Хатиҗә һәр көнне йөрәгендә бөреләнгән яңа уйны яки хисне кәгазьгә төшерә, ата-анасыннан ишеткәннәрне күңеле аша үткәреп, бүгенге тормыш тәҗрибәсе иләгеннән уздыра... Балачагында татар авылы Иске Акташта тыңлаган риваятьләрне, әкиятләрне, такмак-бәетләрне исенә төшерә, ашаган ашлары — чумара, умач, беленнәрнең исен тойган кебек була... Анда Ватанны сагыну, анда калган балачак дусларын, әнисе ягыннан туганнарын күрәсе килү хисе китапның һәр сәхифәсеннән саркып тора...

Әсир төшкән Туфанның тормышы, үргә ага башлаган елга кебек, кискен борылышка очрый: Төркиядә калган ике баласы һәм хатыны белән кавышу инде мөмкин түгел, татар авылына килеп эләккән укымышлы ир-егет мәчеттә муллалык итә башлый, 15 яшендә Коръән хафиз булган Туфан мөселман балаларына дәрес бирә. Зарифә дә аның укучысы була, алар арасында яшь аермасы зур булса да, кызның әтисе — иркен тормышлы Госман абзый нәкъ менә шул әсир төрекне үз итә, сөекле Зарифәсен аңа бирә. Аларның бер-бер артлы биш балалары туа. Хәер, аның әсир төрек булуы әллә ни беленми дә: Россиядә ул икенче исем белән йөри башлый: Наҗи Госман улы Йосыпов. Шунысы гаҗәп: Зарифәнең дә, Туфанның да әтиләре Госман исемле була. Госманлы Төрки-ясендә, гадәттә, яңа туган ир балага Госман исемен куя торган булганнар. Имеш, дәүләтнең көче-куәте тагын да артачак.

Коммунистлар Наҗи Йосыповка шпионлык-агентлык эшен тәкъдим итеп карыйлар, гаиләңне Мәскәүдә яшәтербез, балаларыңны сакларбыз, якларбыз, диләр. «Миңа нәрсә эшләргә кирәк булачак соң?» — дип сорагач, аңа: «Вакыты килеп җиткәч, нәрсә эшлисеңне аңлатырбыз, — диләр. — Синең дә җаның-тәнең сау булачак. Син... безгә халык арасыннан мәгълүматлар хәбәр итәрсең. Без күрсәткән җирдә эшләрсең, шунлыктан гаиләңне айга бер-ике тапкыр гына күрәчәксең, кайда булуыңны алар белмәячәк. Теләгән хәтле акча алырсың, ләкин ялган яки ялгыш информация биргән очракта җәза биреләчәк, аңладыңмы, Наҗи Йосыпов?» Туфан Чилоглу бу тәкъдимне кабул итми, шуннан соң аңа һәм гаиләсенә имин тормыш булмый.

Беркөнне Наҗи мулла иртән мәчеткә чыгып китә һәм кире әйләнеп кайтмый... Көтеп-көтеп гаҗиз булган, иреннән бер хәбәр дә ала алмаган Зарифә, аптырагач, ике олы баласын ияртеп, Мәскәүгә төрек илчелегенә бара һәм Туфанның исәнме-юкмы икәнлеген сорый. Төрек илчесе аны бик җылы каршылый, ярдәм күрсәтә. Ике айдан соң Зарифә үлемгә хөкем ителгән ирен күрергә Саратовка килә... Балалар әтиләрен төрмәдә соңгы тапкыр күрүләрен аңлап, хушлашалар. Ләкин, бәхетләренә, соңрак үлем җәзасы башка төр җәза белән алыШтырыла, контроль астында булган Туфан гаиләсе янына чыгып йөри ала. Ишле гаилә Самарага күчеп килә. Зарифә шикәр ясарга өйрәнә һәм шуны сатып тормышны алып бара. Иренең дуслары, шәкертләре аларны кайда да ташламыйлар, ярдәм итеп торалар. Мәктәпкә йөри башлаган Хатиҗә-Хәдичә «Ленин бабай» турында уйлана һәм гаиләсенең төп дошманы ул булуын аңлый, шуңа күрә ятларга бирелгән «Яшел урман уртасында кызыл чәчәк атадыр, Аршын ярым эчендә Ленин бабай ятадыр» шигырендәге «Ленин» урынына «шайтан» дип укып, укытучысының җәзасына «лаек була».

Төрмәнең һәм сөргеннең бөтен зәхмәтен татыган Туфан бәй авырый башлый, иреккә чыккач, ничек тә булса үз иленә кайтып китәргә карар бирә. Ире, балалары өчен җан аткан Зарифә олы сәфәргә җыена. Алда ни көткәнен беркем белми, сугыштан һәм инкыйлабтан соңгы Төркиядә дә хәлләр җиңел булмавы аңлашыла, әмма аннан бернинди хәбәр дә алып булмый торган чаклар. Ниһаять, 1932 елда, бөтен кыюлыкны һәм булган чүпрәк-чапракны кечкенә төенчеккә төйнәп, Йосы-повлар гаиләсе юлга кузгала. Паспорт алу, тикшерү эшләре бик озакка сузыла, балалар авырый башлый, аталарының ярдәм итәрлек тә көче юк, акча һәм икмәк күптән беткән... Җитмәсә, Кара диңгез буенда таможнядагы әрмән хатыннары Зарифәнең канына тоз салып: «Бу балаларың белән кая барасың, Төркиядә хәлләр бик начар, тизәктән икмәк пешерәчәксең, балаларыңны да, үзеңне дә харап итәчәксең, акылыңа кил, монда яшәрлек бит әле», — дип үгетлиләр. Сабыр холыклы Зарифә киләчәккә өметен кисми, әмма әрмән хатыннарының сөйләгәннәрендә дә хаклык була. Тәмуг газапларын кичеп, Төркиягә туган авылына кайткан Туфан Чилоглуны монда да рәхәт тормыш каршыламый: эшсезлек, чир, чиктән ашкан фәкыйрьлек... Кыз балалар мәктәпкә йөрүдән мәхрүм, ике ир балага гына уку-тәгълим мөмкинлеге табыла. Туфан тагын муллалык, имамлык эшенә алына, әмма инде ул нык таушалган һәм авыру. Гаилә йөге тулысы белән чыдам Зарифә сыртында: балаларының өс-башын үзе тегә, чистарта, йогышлы чирләрдән саклау өчен балаларына төрле чаралар куллана, шикәр пешереп сатып акча эшли. Татар кызы мондагы шартларга, тәртипләргә, гореф-гадәтләргә тиз ияләшә һәм тиздән үзе төрек хатыннары өчен, безнеңчә әйткәндә, абыстай ролен башкара башлый, аны хөрмәт итәләр, яраталар. Зарифә балаларын кеше итү өчен җан тырмаша, кыз балаларына да тәрбия бирер өчен кечкенә тау башындагы юлсыз авылдан Байбурат дигән бистәгә күченә. Шулай бер рәхәт күрмәгән Зарифә һәм Туфан акрынлап картаялар, балалар үсә. Төркиядә дә тормыш җиңел түгел, ләкин монда рухи, дини, сәяси, милли изү юк. Моның кадерен Сталин режимын татыган кеше генә аңлый ала... Әсәрдә күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтә торган тагын бер эпизод бар: туган ягына кайтып егылган Туфан бәйне һәм аның гаиләсен беренче хатыны күрергә килә. Ире өйдә булмый, Зарифә исә аны танымый, әмма якты чырай күрсәтә. Кардәше кебек кабул итеп, аның белән озак сөйләшеп тора. Хатын киткән чакта Зарифәгә бер муенса бүләк итә. Бу муенсаны аңа яратышып өйләнешкән ире Туфан алып кайтып биргән була... Зарифә болар турында соңыннан, Туфан әйткәч кенә белә. Булып узган хәлләрдә беркем дә гаепле түгел, шуңа күрә гаиләдә бүтән бервакытта да ул хатын турында сүз кузгатылмый. Беренче хатыннан туган балалары исә озак яшәми Туфанның, ул вакытта котырган чәчәк авыруыннан яшь килеш үләләр.

Хатиҗә 1944 елда кияүгә чыга, ире Габделкадыйр — гаскәри. Дөньялар һаман имин түгел. Бер-бер артлы Хатиҗәнең дә балалары ишәя. Әнисеннән алган әдәп, балаларга мәхәббәт, иргә тугрылык, кешеләргә карата намуслылык аны бәхетле итә. Менә, ниһаять, күптәнге хыялы да тормышка аша, әнисе, үләр алдыннан аңа васыять итеп, бер кайтып туган илегезне күрегез, дип әйтеп калдыра, һәм менә Хатиҗә, 1980 еллар башында фәнни симпозиумда катнашучы доктор улы белән берлектә, Россиягә килә. Әлбәттә, Самара якларына барырга мөмкинлеге булмый, бары тик Мәс-кәүне генә күрә. Кечкенә чакта әнисе белән берлектә килгән илчелек бинасын эзләп таба, метрога гаҗәпләнә... Мәскәүдә кичергән хис-тойгыларын инде автор әсәренең соңгы, дүртенче бүлегенә урнаштыра. Китап Хатиҗә Алптәкиннең бүгенге тормышы, көндәлек мәшәкатьләре белән тәмамлана. Әмма аның балачак, яшьлек хатирәләрен һичбер дөнья мәшәкате оныттырмаячагы шиксез-шөбһәсез...

Китапта хикәяләү, югарыда без кыска-ча аңлатканча, җиңел һәм эзлекле алып барылмый, чөнки язучының максаты ул түгел. Хатиҗә Алптәкин, мавыктыргыч сюжет төзеп, укучының игътибарын катлаулы вакыйгаларга тартуны максат итеп куймый, әсәрнең үзәгендә тарих-сәясәт диңгезе кузгаткан зур дулкыннар уртасында калган кечкенә шәхеснең язмышы һәм рухи дөньясы тора. Адәм баласы, ачы тәкъдиренә турыдан-туры каршы тора алмаса да, көрәшә һәм һичбервакыт инсанлыгын, кешелеген югалтмый — әсәр шул турыда.

Татар-төрек кызы Хатиҗә Алптәкин бу китабын язганга кадәр күбрәк шигырьләр иҗат иткән, аның «Иске дәфтәр», «Гомер — бер тегермән», «Көн матур иде» һ.б. җыентыклары басылып чыккан. Төркия җөмһүриятенең яшьтәше булган әдибә иҗат эшен һаман дәвам иттерә: бу көннәрдә «Паша кунагы» исемле романын тәмамлап килә.

Әлфинә СИБГАТУЛЛИНА,
филология фәннәре докторы. Алабуга.
"Мәйдан" № 11, 2004.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013