Бүген Әдипләр: Мәхмүт Хәсәнов
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Мәхмүт Хәсәнов


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Тәзкирә ХАКОВА
Фатих Халиди
Яхъя Халитов
Галия Хантимерова
Зөфәр Харисов
Мәгъсум Харисов
Миргалим Харисов
Роза Хафизова
Мөсәгыйт Хәбибуллин
Роза Хәбибуллина
Аида ХӘЙРЕТДИНОВА
Илдар Хәйруллин
Хәниф Хәйруллин
Заһит Хәким
Зөлфәт Хәким
Габделхак Хәлилов
Ризван Хәмид
Лирон Хәмидуллин
Малик Хәмитов
Альберт Хәсәнов
Әнәс Хәсәнов
Гарәфи Хәсәнов
Мәхмүт Хәсәнов
Нурислам Хәсәнов
Гәүһәр Хәсәнова
Рушад Хисаметдинов
Шәриф Хөсәенов
Фатих Хөсни
Зиннур Хөснияр
"Илдус Хуҗин
Мәгъсүм Хуҗин
Фирдәвес Хуҗин
Мәхмүт Хәсәнов

(1927-1990)

Мәхмүт Максуд улы Хәсәнов 1927 елның 21 декабрендә Татарстан АССРның хәзерге Саба районы Югары Кибәхуҗа авылында крестьян гаиләсендә туган. 1937 елда алар бөтен гаиләләре белән Зеленодольск шәһәренә күчеп киләләр. Шунда Мәхмүт 5 номерлы татар урта мәктәбенә укырга керә, Бөек Ватан сугышы чорында һөнәр училищесын тәмамлап, берникадәр вакыт слесарь булып эшли, аннары янә урта мәктәптә укуын дәвам иттерә. Әдәбиятка, театр сәнгатенә балачактан ук кабынгйн мәхәббәт 1944 елда уналты яшьлек егетне Мәскәүгә — А. В. Луначарский исемендәге Дәүләт театр сәнгате институтына (ТИТИСка) алып килә. Биш елдан соң, институтның актерлык факультетын тәмамлап, М. Хәсәнов Казанга кайта һәм Яшь тамашачылар театрында (ТЮЗда) актер булып эшли башлый. Бер елдан аны Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында уйнарга чакыралар. Шул чорда (1949—1951) М. Хәсәновның исеме очерклар, хикәяләр авторы буларак тазета-журнал битләрендә дә еш күренә башлый. Ахырда ул, актерлык хезмәтен ташлап, бөтенләй журналистика өлкәсенә эшләргә күчә: башта «Совет Татарстаны» (хәзерге «Социалистик Татарстан») газетасы редакциясендә әдәби хезмәткәр, аннары 1952—1955 елларда Татарстан радиосында хәбәрче .вазифаларын башкара. 1952 елда яшь авторның «Беренче хикәяләр» исемле мөстәкыйль китабы дөнья күрә. Шуннан соң 1954—1956 еллар арасында аның бер-бер артлы тагын берничә китабы — Татарстанның беренче нефтьче-разведчиклар тормышына багышланган «Яңа горизонт» повесте, татар һәм рус телләрендә «Бораулау мастеры» («Буровой мастер») дигән күләмле очеркы, «Сөмбел», «Первые рассказы» (рус телендә) исемле хикәя җыентыклары һәм эшчеләр тормышыннан алып язылган «Урман шаулый», «Кыюлар юлы» дигән повестьлары басылып чыга. Бу әсәрләр, әдәбиятта заман темасын яктыртудагы өлгерлек үрнәкләре буларак, әдәби тәнкыйтьтә дә уңай бәя алалар.
1957 елда Мәскәүдә СССР Язучылар союзы каршындагы икееллык Югары әдәби курсларны тәмамлап кайтканнан соң, М. Хәсәнов бераз вакыт Питрәч район газетасы редакциясендә эшләп ала, аннары, 1959 елда, Татарстанның нефть үзәкләреннән берсе булган Азнакай эшчеләр поселогына күчеп китеп, ике дистәдән артык ел шунда яши һәм эшли: 1959—1967 елларда район үзәге Культура сараенда үзешчән сәнгать коллективына җитәкчелек итә, 1967 елның ахырыннан 1980 елга кадәр «Маяк» исемле район газетасы редакциясендә промышленность бүлеге мөдире булып эшли. Ул —1970 елдан КПСС члены иде. Азнакай төбәгендәге эшчеләр, нефтьчеләр, колхоз производствосы кешеләре белән якыннан аралашып яшәү М. Хәсәновның язучы буларак формалашуына уңай йогынты ясый, аның иҗатын яңа темалар һәм сыйфатлар белән баета. Монда ул үзенең иҗатында күренекле урын тоткан «Саф җилләр» (1961 —1963), нефть төбәгендә автострада төзүчеләр тормышын яктырткан «Юллар, юллар...» (1964), КамАЗ төзелешенә багышланган «Кама таң,-нары» һәм «Инженерлар» (1974—1975), тарихи-революцион темага «Саумы, кояш» (1973), колхоз тормышыннан «Хәдичә» (:«Саф җилләр»нең икенче кисәге, 1972—1974), нефтьчеләр тормышы турындагы «Шөгеровлар» («Казан утлары», 1980 ел, 1, 2 саннар) исемле романнарын иҗат итә. Боларгз тагын яшь укучыларга атап язылган «Очар кошлар», «Җирән кащка», «Шайтан малае», «Без алтынчы «А»дан», «Динозаврлар юнендә» дигә» повестьларын өстәргә мөмкин.
Илленче-алтмышынчы елларда М, Хәсәнов шактый гына пьесалар да иҗат итә. Аның «Нурихан» дигән комедиясе һәм «Рамай» исемле драмасы Әлмәт татар драма театры сәхнәсендә (1955—1958), «Көя күбәләге» комедиясе Азнакай халык театрында (1962), ә «Хикмәтле Хикмәтулла» дигән әкият-пьесасы Республика курчак театрында (1965—1967) куела.
М. Хәсәновның әдәби иҗаты тематик колачы һәм актуаль яңгырашы белән илленче-җитмешенче еллардагы әдәби процессның үзенчәлекле бер өлешен тәшкил итә.
1980 елдан М. Хәсәнов Зөленодольск шәһәрендә яшәде. 1977 елда аңа Татарстан АССРның атказанган культура работнигы дигән мактаулы исем бирелде.
Ул—1965 елдан СССР Язучылар союзы члены иде.

БИБЛИОГРАФИЯ

Беренче хикәяләр.—Казан: Татгосиздат, 1952.—48 б. 8065.
Бораулау мастеры: Очерк.— Казан: Татгосиздат, 1953.—60 б. 3000. Я
ңа горизонт: Повесть.—Казан: Татгосиздат, 1953.—169 б. 5000.
Сөмбел: Хикәяләр.—Казан: Таткнигоиздат, 1954.—83 б. 7000.
Урман шаулый: Повесть.—Казан: Таткнигоиздат, 1955.—154 б. 10000.
Кыюлар юлы: Повесть. [Биограф, белешмә белән].—Казан: Таткнигоиздат, 1956.—272 б., портр. 8000.
Саф җилләр: Роман.—Казан: Таткитнәшр., 1964.—274 б. 15000. Рец.: Мусин Ф.—Соц. Татарстан, 1964, 12 ноябрь; Мустафин Р. Герой времени — герой книг.—Лит. газ., 1965, 25 февр.
Юллар, юллар: Роман.—Казан: Таткитнәшр., 1966.—315 б., портр; 12 000. Рец.: Ахунов Г. Алтмыш алтынчы елның дүрт әсәре.— Кит.: Ахунов Г. Әдәби язмышлар. Казан, 1970, 157—159 б.; Камалов Б. Тормыш юллары хакында.— Соц. Татарстан, 1966, 28 дек.
Ике повесть.—Казан: Таткитнәшр., 1968.—154 б. 13000.
Көн җылынды: [Хикәяләр].—Казан: Таткитнәшр., 1970.—15 б,, рәс-ле; 15000.
Дулкыннар ярга кага: Хикәяләр.— Казан: Таткитнәшр., 1971.— 111 б. ил. 10000.
Кама таңнары. Инженерлар: Роман.—Казан: Таткитнәшр., 1973.—166 б. 15 000. Рец.: Га лие в М. Ачыктан-ачык.— Казан утлары, 1975, № 1, 171— 173 б.; Нурмөхәммәтов Т. Заман герое.— Казан утлары, 1977, № 11, 177 б.
Эш сөйгәнне —ил сөя.—Казан: Таткитнәшр., 1973.—72 б., рәс-ле. 3000.
Саумы, кояш: Роман.—Казан: Таткитнәшр., 1975.—320 б. 15000.
Урман шаулый: Повестьлар, хикәяләр.— Казан: Таткитнәшр., 1977.— 192 б. 15000.
Динозаврлар өнендә: Фантастик повесть.— Казан: Таткитнәшр,., 1978.— 45 б., ил. 8000. Рец.:—Лит обозрение, 1980, № 1, с. 40.
Шайтан малае: Ике хикәя.— Казан: Таткитнәшр., 1980.— 68 б. 5000.
Кыюлар юлы: Повесть.—Казан: Таткитнәшр., 1981.—255 б. 7500.
Первые рассказы/Авториз. пер. с татар. Я. Винецкого.— Казань: Таткнигоиздат, 1954.—27 с. 20000.
Буровой мастер: Очерк.—Казань: Таткнигоиздат, 1954.—50 с. 3000.
Азнакаевские фонтаны: (Очерк).— Казань: Таткнигоиздат, 1967.— 48 с. ил. 1000.
Дороги, дороги: Повесть. Рассказы.— Казань: Таткнигоиздат, 1970.— 215 с., портр. 15000.
Потеплело: Рассказы/Пер. М. Зарецкого. Худож. С. Аккуратов.— Казаны, Таткнигоиздат, 1974.—16 с. 100000,
Здравствуй, солнце!: Роман / Пер. с татар. В. Синицына.—М.: Современник, 1980.—303 с. (Новинки «Современника»). 50000.
Верные друзья: Рассказы.—Фрунзе, 1965.—82 с. 600.—На дунган, яз.

Аның турында

Төхфәтуллин Р. Дулкыннар ярга кага: М. Хәсәновка 50 яшь.—Казан утлары, 1977, № 12, 169—171 б. Галимуллин Ф. Юл кешесе.—Казан утлары, 1982, № 3, 147—155 б.
©Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013