Бүген Әдипләр: Әхмәтгәрәй Хәсәни
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Әхмәтгәрәй Хәсәни


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Расих Ханнанов
Айгөл Ханова
Илнар Хафизов
Гөлсинә Хәбибуллина
Ләйсән Хәбибуллина
Люция ХӘБИБУЛЛИНА
Илгиз Хәеркәев
Алмаз Хәйруллин
Зөлфәт Хәйруллин
ИЛСӨЯР ХӘЙРУЛЛИНА
Чулпан Хәйруллина
Фирая Хәкимова
Зөлфия ХӘЛИУЛЛИНА
Айдар Хәлим
Алмаз Хәмзин
Зәки Хәнәфиев
Әхмәтгәрәй Хәсәни
Әхмәтгәрәй Хәсәни

XX йөз башы татар мәдәни тормышы

"Х" хәрефенә язмалар
Татар халкының тарихи язмышы гаять катлаулы, фаҗигале, каршылыклы. Шул бөек милләтне юкка чыгудан, исеме эзсез югалудан, иң беренче чиратта, аның белемле, зыялы, фидакарь уллары саклап калган. Алар арасында киң җәмәгатьчелегебезгә билгеле булмаган, ничектер, күләгәдә кала биргән күренекле шәхесләр бар. Шундыйларның берсе — җәмәгать эшлеклесе, нашир, тәрҗемәче һәм әдип Әхмәтгәрәй Хәсәни. Г. Тукай, Ф. Әмирхан, Г. Ибраһимов, С. Рәмиев, М. Гафури, Җ. Вәлиди, Г. Гобәйдуллин, Г. Рәхим, М. Хәнәфи кебек атаклы исемнәр рәтендә, һичшиксез, аның исеме дә торырга тиеш. Әлеге шәхеснең тормыш һәм иҗат юлы белән үз вакытында Ә. Кәримуллин, М. Мәһдиевләр кызыксына, ләкин, кызганычка каршы, алар бөек мәгърифәтчене тиешенчә өйрәнеп бетерергә өлгермичә калалар. Бу җаваплы миссия киләчәк буыннарга күчә. Ә өйрәнерлек, эзләнерлек, халыкка чыгарырлык әйберләр бихисап күп. Ә. Хәсәни җитәкчелегендә чыккан мәшһүр «Аң» журналы үзе бер хәзинә, әдәбият һәм вакытлы матбугат тарихы күзлегеннән караганда, бәһасез ядкарь. Әхмәтгәрәй Сибгатулла улы Хәсәнов 1883 елның 15 декабрендә хәзерге Әтнә районы Түбән Көек авылында, сәүдәгәр гаиләсендә дөньяга килә. 1888 елны әлеге гаилә Казанга күченә. Әхмәтгәрәй заманы өчен җитеш белем ала, татар яшьләре арасында русча мәгълүматлы булуы белән таныла. 1910 елда ул басмаханә эшен өйрәнеп, Европа буйлап йөри: Швейцария, Польша, Германия, Франциядә була, андагы иң алдынгы газета һәм журналлар эшчәнлеге белән таныша. Ә. Хәсәни, татар һәм рус телләреннән тыш, төрек, алман телләрен камил белә, гарәп һәм француз телләре белән яхшы таныш була. Әлеге киң эрудицияле шәхес татар, рус, төрек, француз әдәбиятларын кызыксынып укый, өйрәнә.

Татар мәгърифәтчелеге традицияләрендә тәрбияләнгән Ә. Хәсәни, әтисенең ризалыгы белән, бөтен гомерен татар халкын агарту, аның мәдәниятен һәм сәнгатен камилләштерү эшенә багышлый.
1907 елда Ә. Хәсәни дусты Г. Рәхмәтуллин белән «Гасыр» китап нәшриятын оештырып җибәрәләр. Әлеге нәшрият 153 татар китабын басмага әзерли. Аларның зур күпчелеге тәрбияви характерга ия булган фәнни-популяр китаплар, рус язучыларының тәрҗемәләре. Басу эше исә, Ә. Хәсәни заказы буенча, И. Н. Харитонов, бертуган Кәримовлар, бертуган Шәрәфләр типографияләренә тапшырылган була.

«Гасыр» нәшриятының продукциясе үзенең югары сыйфатлы кәгазьдә басылуы, күп төрле иллюстрацияләргә бай булуы белән шул чор басмаларыннан күпкә өстен торган. Басмага әзерләнгән китаплар билгеле бер сериядә чыкканнар. Мәсәлән, «Театр мәҗмугасы» сериясеннән Г. Ильяс (Ә. Хәсәнинең псевдонимы), С. Рәмиев, Гали Рөстәм (Г. Рәхмәтуллинның псевдонимы), Г. Камал, Ф. Әмирхан, Г. Кариев, Исхак Казаков, А. С. Пушкин, Ф. Шиллер пьесалары, «Әдәбият мәҗмугасы» сериясеннән Ф. Кәрими, А. С. Пушкин, М. Ю. Лермонтов, И. С. Тургенев, М. Горький әсәрләре басыла. «Хыйффәте сыйххәт» сериясе медицина белеме буенча күп кенә рус галимнәренең, мәгърифәтчеләренең хезмәтләреннән тәрҗемәләр бирә. Монда беренче ярдәм күрсәтү, акушерлык, педиатрия өлкәләренә караган, скарлатина, дифтерия авырулары турында Е. Кутелев, А. Фёдоров, В. Пинегин, А. Караваев, Ш. Рашкович һәм башкаларның хезмәтләрен күрәбез.

«Гасыр» нәшрияты өч томлык фольклор әсәрләре җыентыгын, татар грамматикасына кагылышлы хезмәтләр, татар язучыларының портретлары төшкән почта открыткалары һәм, хәтта, татар матбагачылык тарихында беренче тапкыр, аш-су әзерләргә өйрәтүче китап бастырып чыгара.

Нәшриятның авторлары һәм тәрҗемәчеләре исемлегендә Г. Ибраһимов, Г. Камал, Г. Коләхмәтов, Ф. Әмирхан, С. Рәмиев кебек татар әдәбияты классиклары, Г. Алпаров, Х. Бәдигый, Г. Рәхим, С. Рахманколов, Ш. Әхмәдиев, Г. Кәрами кебек галимнәр, педагоглар бар. Гомумән алганда, «Гасыр» нәшрияты шул чор татар җәмгыятендә искиткеч зур, әһәмиятле, мәртәбәле урын тоткан була.

Әдәбиятта Ә. Хәсәни «Г. Ильяс» псевдонимы астында билгеле. Аның 1907 елда чыккан, рус әдәбиятындагы мотивлар буенча язылган бер актлы «Денщик Гали», «Хат болгатты» исемле комедияләре әлеге псевдоним белән чыга. Бу комедияләр күп еллар татар театр труппаларының репертуарында була.

1914 елда Ә. Хәсәнинең халык әкиятләре мотивлары буенча язылган «Батыр тегүче һәм үги ана» дип исемләнгән балалар өчен хикәяләр җыентыгы басыла.

«Гасыр» нәшриятының эшчәнлеге күпмедер җайга салынгач, Ә. Хәсәни үзенең хыялын тормышка ашыру — татар телендә әдәби журнал чыгару эшенә керешә. «Аң» дип исемләнгән әлеге журнал 1912 елның 15 декабреннән 1918 елның мартына кадәр, айга ике мәртәбә, әдәби, фәнни, сәяси һәм иҗтимагый басма буларак чыга. Аның барлыгы 113 саны дөнья күрә. Журнал либераль-демократик рухтагы, һәр җәһәттән төпле, абруйлы, милли мәдәният мәнфәгатьләрен кыйбла иткән популяр матбугат органы була. Аның тирәсендә Г. Тукай, Г. Ибраһимов, Ф. Әмирханнан торган «өчлек» барлыкка килә. Журналның беренче саны Г. Тукайның «Аң» шигыре белән ачыла. Ә. Хәсәнинең истәлекләренә караганда, аның шагыйрь белән дуслыгы да «Аң» журналында эшләү дәверендә ныгый. Г. Тукайның еш кына Ә. Хәсәниләрнең Васильево бистәсендә урнашкан дачаларында ял итүе билгеле. Әлеге дача татар әдәбият-сәнгать әһелләренең җыелу, фикер алышу, иҗат итү урыны булган.

Г. Тукай үлем түшәгендә ятканда, өметсез авыруны иң соңгы булып күрүчеләрнең берсе дә Ә. Хәсәни була. Шагыйрь үлем белән ахыргача көрәшә, бирешергә теләми, Клячкин шифаханәсенә дустының, коллегасының хәлен белергә дип килгән Ә. Хәсәнидән журналның соңгы корректураларын сорый. Тик ул, корректуралар әзер булуга карамастан, Г. Тукайның кызганыч хәлен күреп, сәламәтлегенә тагын да зыян салмас өчен, аларны «иртәгә әзер була» дип, бирми калдыра. Нәкъ менә «Аң» сәхифәләрендә Г. Тукайның соңгы шигырьләре басыла.

Журналның эшчәнлегендә М. Гафури, К. Тинчурин, Ш. Бабич, Ф. Бурнаш, Н. Исәнбәт, С. Җәләл, С. Сүнчәләй, Н. Думави, Фатих Сәйфи-Казанлылар да актив катнаша. Журнал битләрендә М. Ю. Лермонтов, А. П. Чехов, И. С. Тургенев һәм башка рус, азәрбайҗан, украин, осетин, инглиз, поляк, француз, гарәп, төрек әдәбияты үрнәкләре басыла, татар театр труппалары спектакльләренә рецензияләр, татар артистлары иҗаты турында очерклар урнаштырыла. «Аң» беренчеләрдән булып татар укучысын дөнья сынлы сәнгате шедеврлары — скульптура, графика, архитектура үрнәкләре белән таныштыра: Леонардо да Винчи, Рафаэль, И. Айвазовский, В. Верещагин, А. Куинджи, К. Маковский, И. Репин, А. Саврасов, И. Шишкин картиналарыннан күчермәләр, Франция, Италия, Греция, Төркия, Мисырның атаклы архитектура һәйкәлләре сурәтләре басыла. Журнал әдәби тәнкыйтькә зур әһәмият бирә. Бу җәһәттән Нәҗип Хәлфинның әдәбият һәм сәнгатьнең үзенчәлекләре турындагы мәкаләләре кызыклы. Шулай ук әлеге басма әдәбиятта уңай герой проблемасын күтәреп чыга, әдәби характерларны бер яклы гына итеп сурәтләүне тәнкыйтьли. Ә С. Рәмиев, С. Сүнчәләй, Г. Ибраһимов, М. Акъегетзадә, Ш. Мөхәммәтов әсәрләренә язылган рецензияләр бүгенге көндә дә әһәмиятләрен югалтмый.

«Аң» журналы битләрендә яшь авторлар Европа фәлсәфәсе тибындагы яңа өйрәтмә, яшәеш хакында милли концепция табарга телиләр. Бу өлкәдә иң кызыклы материал дип М. Хәнәфинең «Аң» журналында 1913 елда басыла башлаган «Хәят вә фәлсәфә» циклын күрсәтергә була.

Гомумән алганда, «Аң» журналы татар укучысын дөнья мәдәниятендә барган процесслар белән таныштыруны махсус башкара, проблемага төрле яклап якын килә. Мәсәлән, 1913 елда Ә. Хәсәни, «Г. Ильяс» псевдонимы белән, рух гыйлеменә (психологиягә) караган «Гакыл һәм калеб» исемле язмасын бастыра. Анда Ф. Ницшеның «Әхлакый идеал» китабындагы «яхшы кеше»не тәнкыйтьләү нигезендә кешенең иреген, хис һәм акыл төшенчәләренең яшәештәге ролен шәрехләү бирелә. Кешенең иреген ике куәт идарә кыла дип, шул көчләр буларак, акыл һәм хисне күрсәткән мәкаләдә аларның көрәше яшәешне алга җибәрү механизмы кебек аңлатыла.

Ә. Хәсәни «Аң» журналы битләрендә үзен матур әдәбият әсәрләренең тәрҗемәчесе буларак та күрсәтә. Аның тәрҗемәсендә А. Амфитеатровның «Укучы дус», А. Апинянскийның «Киңлек», Анатоль Франсның «Бин Бәшир» хикәяләре дөнья күрә. Ә. Хәсәни, нигездә, кешелекне борчыган проблемаларны күтәргән әсәрләрне тәрҗемә иткән. Нәкъ менә шул китаплар аша ул дөньяның фани, тормышның хыял һәм алдакчы булуын, кешеләрнең гакыллары шашкан, ялганны чынга һәм кабәхәтлекне матурлыкка хисаплауларын күрә.

Гомер буе татар милләтенең алгарышы хакына искиткеч күп игелекле эшләр башкарган Әхмәтгәрәй һәм аның хатыны Зәйнәп Хәсәниләр өчен инкыйлабтан соңгы еллар тоташ мәхшәргә әйләнә. 1934 елны 50 яшьлек Әхмәтгәрәй Хәсәни шәхес культы корбаны була. Аны Ак диңгез — Балтыйк каналы төзелешенә эшкә җибәрәләр. Ләкин ул канал төзелешеннән срогын тутырып кайтканда, әллә икенче урынга эшкә күчерелгәндәме, юлда тиф белән авырып, вафат була. Свердловск (хәзерге Екатеринбург) шәһәрендә күмелә. Кабере билгесез.

Совет хакимияте елларында татар тарихыннан бөтенләй сызып ташланган мәшһүр мәгърифәтче Ә. Хәсәни шәхесе тарихыбызда зур урын алып тора. Бүген безнең изге бурычыбыз — әлеге шәхеснең эшчәнлеген, иҗат һәм тормыш юлын, мирасын барлау һәм аның исемен халыкка кайтару.

Ландыш Йөзмөхәммәтова,
КДУ студенты

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013