Бүген Әдипләр: Харрас Әюп
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

Харрас Әюп

А =>Ә<= Б В Г Д Е Җ З И Й К Л М Н O Ө П Р С Т У Ү Ф Х Ч Ш Э Ю Я Һ
Мидхәт Әбделмәнов Рәкит Әбделманов Халит Әбделмәнов Мөхәммәт Әблиев
Рәхимкол бине Әбүбәкер Ландыш Әбүдәрова Илдар Әбүзәров Флорид Әгъзамов Мөдәррис Әгъләм Гарәфи Әгъләмҗан Гүзәл Әдһәм
Сәрвәр Әдһәмова Алинә ӘКМАЛОВА Шамил Әләветдинов Рәйхан Әлмөхәммәтов
Дәмниха Әлмөхәммәтова Кәшшаф Әмиров Тәүфикъ Әйди Мөхәммәд Әмин Нәҗибә Әминева Әхтәм Әминов Илшат Әминов Юныс Әминов Мирсәй Әмир Кәрим Әмири Рәиф Әмиров Илдус Әмирхан Равил Әмирхан Рәхмәтулла бине Әмирхан Фатих Әмирхан Марат Әмирханов Лиана Әмирханова Габдрахман Әпсәләмов Альбина Әпсәләмова Нәҗип Әсәнбай Фәхри Әсгать Хәмит Әскәров Мөхәммәтҗан Әтнәви Нур Әхмәдиев Рәдиф Әхмәдиев Рәфыйк ӘХМӘДИЕВ Рүзәл Әхмәдиев Фарсый Әхмәдиев Шәһит Әхмәдиев Азат Әхмәдуллин Белла Әхмәдуллина Гөлнур Әхмәдуллина-Архипова Нияз Әхмәров Гөлсинә Әхмәрова Абдулла Әхмәт Әхмәтбик Әхмәдулла Әхмәтгалиев Мөхәммәт Әхмәтгалиев Айгөл Әхмәтгалиева Сәгыйть Әхмәтҗан Марсель Әхмәтҗанов Денис Әхмәтҗанов Мөҗәһит Әхмәтҗанов Сания Әхмәтҗанова Гөлсирин Әхмәтова Инзилә Әхмәтгәрәева Идрис Әхмәтов Мөдәмил Әхмәтов Рәшит Әхмәтов Спартак Әхмәтов Алтынай Әхмәтова Ислам Әхмәтҗанов Мәхмүт Әхмәтҗанов Роберт Әхмәтҗанов Наил Әхмәтҗанов Рәшит Әхмәтҗанов Фәния Әхмәтҗанова Таһир ӘХМӘТСАФИН Шамил Әхмәтшин Әскыя Әхмәтшина< Миңзифа Әхмәтшина Рифгать Әхмәтьянов Илдар Әхсәнов Гөлзада Әхтәмова Җәмилә Әхтәмова Роза ӘХТӘМОВА <Идият Әширов
Харис ӘШРӘФҖАНОВ Харрас Әюп Дамир Әюпов Зәнфирә Әһлиева Рәфгать Әһлиуллин Фирдәүс Әһлия
Харрас Әюп

Кеше җаны чыдам

Харрас Әюп – шигърият дөньясында үзгә шагыйрь иде. Аның шигырьләрен, поэмаларын укыганда, үзеңә җан тынычлыгы аласың. Шигъри тәлгәшләр сине бик тиз бөтереп алып кереп китә. Әйе, шагыйрьнең иҗатында ярашу да, төчеләнү дә юк иде. Кызганыч, Харрас Әюп безне озак сөендерә алмады, вакытсыз дөньядан китеп барды. Әмма аның шигъри күәсе укучылар күңелендә һаман да саклана әле. Соңгы елларда иҗат иткән шигырьләрен сезгә дә тәкъдим итәргә булдык.
"Ватаным Татарстан".

Тукта, каләм!.. 

Тезелешеп оча кыр казлары, 
Көз китәләр... Кайта яз алар. 
Укып кына бирә алмый торам – 
Һаваларга нидер язалар, 

Язып бетералмый интегәләр... 
Язмышлар бер – кошмы, бәндәме: 
Күкләр җитмәс кебек язар өчен 
Башкайлардан кичкән хәлләрне! 

Яле ярый язлар-көзләр биргән, 
Казлар биргән, биргән һавалар, 
Каңгылдашып язып узганнары 
Хикмәт булып җиргә явалар. 

Җан пакьләнә, 
Гомер иркенәя. 
Мондый мизгел көн дә эләкмәс. 
Тукта, каләм! 
Инде казлардан соң 
Язып торуларың кирәкмәс... 

Үземнеке 

Бөтенесен чынлап без күрдекме? – 
Бер гомердә күпме үзгәрешләр! 
Сискәндереп куя бүгенгесе, 
Истән чыкмый йөри узган эшләр. 

Күз күрмәгән, колак ишетмәгән 
Күренешләр күз алдыннан кичә. 
Язмыш чоңгылына сикереп төштем, 
Төш түгелме диеп, әллә ничә... 

Иртәгәдән тагын нинди хәбәр? – 
Түбә калаена җил сугыла. 
Күрәчәкне бергә күрәсе бит, – 
Батып бара кояш моңсу гына. 

Күптән белгән замандашлар китә, 
Яшьрәкләр килә, яңалары, 
Күңел генә офтаныплар куя: 
Җир белән күк икән аралары! 

Әллә көлә, әллә ыңгыраша – 
Дөньяныкын аңлап булмый кайчак. 
Сулар бар да, 
Инде замананы 
Ул суларда булмый икән чайкап. 

Күпме генә үзгәрмәсен дөнья – 
Бөтенесе бер гомергә сыйган. 
Әкренләп бары да алышына, 
Алышынмый бары, булса иман: 

Башларыңны чорга бәрә-бәрә 
Сабырлыкны сыный, түземлекне. 
Ниләр күрсәтсә дә күрсәтер ул, 
Үз гомерем – барыбер үземнеке. 

Канат 

	Аталы-аналы, 
	алтын канатлы булсын. 
	Халык сүзе 

Алар тугач, теләдем мин күккә карап: 
– Бирче, Ходай, сабыйларга алтын канат! 
Ишеткәндер: очтылар шул, таралдылар... 
Җаннарыңны дөньяларга инде тарат. 

Язганыдыр – килә икән, тормый сорап, 
Тавышлары ишетелә: кыйгак-кыйгак... 
Канат бит ул! – 
Кайларга соң алып китмәс, 
Карап торып күз караңны күздән югалт. 

Күкләр биек. Югарыга карап бары 
Күпме генә инде алар канатмады: 
Алтындырмы, ялкындырмы – балаларның 
Ата-анада була икән канатлары... 

Аксакалга ачык хат 

Кара да гына урман, караңгы төн... 
Төн түгелдер – Илнең көнедер ул. 
Карурманнар уртасында калгач, 
Ак булулар җиңел түгелдер ул. 

Караңгылы-яктылыга сизгер: 
Янәшәңдә йөрми кемнәр генә! – 
Мәңгелеккә күчкән Аксакаллар 
Әйләнгәләп куя гүрләрендә. 

Астыртыннар өскә калыкканда 
Асыл ирләр җирдән китеп бара. 
Сакал булыр ла ул, 
Заманада 
Ак көенчә менә яшәп кара! 

Булыр ла ул сакал... 
Яшәп кара 
Рәнҗетмәслек итеп дөньяларны, 
Онытмаслык итеп әле бүген 
Җиһан уртасында син дә барны. 

Кара да гына урман... 

Ак җаныңны 
Сиздермичә төртеп екмасыннар! – 
Мәңгелеккә күчкән Аксакаллар 
Кубарылып каршы чыкмасыннар... 

Карга бураны 
Шәһәрдә карга бураны. 
Малайларга кызык: 
Йомарлап кар ыргыталар 
Һаман кызып-кызып. 

Тәрәзәдән карап торам, 
Урынында бары да. 
Төшәр еллар аръягыннан 
Без ыргыткан кар да... 

Кара каргалар да килер, 
Ак булмаслар инде – 
Алар теге малайларны 
Апкилмәсләр инде! 

Ыргытылып бетә гомер, 
Кеше җаны чыдам. 
Казанда карга бураны – 
Тын алмыйча торам... 

Кисәтү 

	Сабый килеш туфрак булган 
	улым Гомәр рухына 
Нидер әйтәсең бар кыяфәттә 
Омтылдың бит безгә бишектән үк. 
Йөрәк тавышыңны әллә ничек 
Ишетмичә калдык... Ишетмәдек... 

Сабый булып, еламадың да бит, 
Карап кына тора идең күзгә. 
Күрәсеңне күрми калыр хәл юк: 
Еламаска кушкансың син безгә. 

Күренгәндер изге җаннарыңа 
Дөньяларның, бәлки, ниндилеге: 
Алда торган хәвеф-хәтәрләрдән 
Араларга теләдеңме безне? 

Аңламадык. 
Инде бөтенесен 
Баштан узгач кына беләсеңдер. 
Дөньяга син яшәр өчен түгел, 
Бер кисәтү булып килгәнсеңдер... 

Инде менә ничә еллар узгач, 
Җанланасың килеп алларыма, 
Ниләр әйтмәк буласыңдыр тагын, – 
Белә торгандыр бер Алла гына. 

Нигә болай ачыргаланасың, 
Аңларлыкмы соң бу дөнья сине?! 
Ахирәттән ачы хәбәр бармы? – 
Безне ятим калдырмасаң иде... 

* * * 
Әллә нинди җилле көн: 
Нигә болай бәргәләнә? – 
Аңламассың илнекен... 

Төшенер җаннар бармы 
Мәңгелектән нечкә җилгә 
Әйләнеп калганнарны? 

Җыялмый исләреңне 
Йөрисең, белми берзаман 
Җил булып исәреңне. 

Җилкенеп югалырга 
Ярамый торгандыр ла ул 
Җил кебек дөньяларда... 

* * * 
Ир-егетнең йөрәгендә 
Җырлыйсы җыры була. 
Ул җыр кагылган чагында 
Карлар да җылы була. 

Аны җырлый алганнарның 
Уйлары олы була. 
Бары шундый җаннар гына 
Халкының улы була. 

Кайтып тормам... 

Сөргән Ходай. 
Оҗмахлардан сөргән. 
Без – шул сөрелгәннәр нәселеннән. 
Әйтеп бетермиләр дөреслекне: 
Мәңгелеккә ниләр яшерелгән? 

Түзәлерме җиһан, 
Озаккамы 
Бу язмышлар адәм баласына? – 
Синең белән без бит әле һаман 
Оҗмах белән тәмуг арасында. 

Бөтенесен күреп тора Ходай. 
Адәм заты юкка сөрелмәгән! 
Яннарымда минем син булганда 
Кайтып тормам, ахры, сөргеннәрдән, 

Кайтып тормам... 

Йә илаһым!.. 

Онытылмый кечкенәдән 
Колагыңа кергән: 
– Йә илаһым...– 
Аптыраган әнкәемнең сүзе... 
Аның өчен тагын кем еласын?! 

Йөрде ул сүз, өйдән-өйгә йөрде, 
Язмышларга каршы ни кыласың? 
Яраланган саен ярасына 
Япты аны халык: 
– Йә илаһым!.. 

Инде менә мин әйтергә тиеш: 
Ничек ишетмисең илнең "аһ"ын? 
Бүтән сүзләр беткәнмени безгә, 
Нигә болай соң бу, 
Йә илаһым?!. 

Бөтенесе белдеклеләр үзе, 
Тик берсе дә белми ни буласын. 
Мәңгелектән карап тора безгә 
Аптыраулы кояш: 
– Йә илаһым!.. 

 * * * 
Замананың шакшысына 
Бетәсең дә буялып, 
Яшисең гомер буена 
Үз-үзеңнән оялып. 

Чыгарга кыенсынасың 
Кешеләр каршысына: 
Төртеп күрсәтер шикелле 
Аларның барсы сиңа. 

Кайберәүләргә килешкән 
Битлек бирәләр – алмыйм: 
Битлек инде – читлек бит ул, 
Ничек читлектә калыйм? 

Карыймын да бер як-якка, 
Бер алдыма, бер артка, 
Дөньяга куям йөземне, – 
Киндерне туң агарта... 

* * * 
Тирәләре яшел үлән, 
Түбәләре күккә тигән; 
Кемнәр чапкан, кемнәр өйгән: 
Болыннарда – кибән... кибән... 

Кибән-кибән тезелешеп, 
Җәй көннәре китеп бара. 
Саубуллашкан кошлар сыман, 
Ераклаша һаман ара. 

Уза гомер... 
Кибән түгел, 
Эскерт-эскерт булыр сыман 
Җыеп өйсәң җаннардагы 
Моңсулыкны... Кеше – чыдам! 

Быел печән өсләрендә 
Авыл җәйне җыеп өйгән. 
Һәр кибәне бер гомер күк, 
Түбәләре күккә тигән...

Аның турында

Марсель Бакиров. Күкрәгеңдә көең исән булсын
Фоат Садриев. Табигать телен белә
Суфиян Поварисов. Ташка язылган мәхәббәт
ЗӨЛФӘТ. Тыелгысыз кош сере
Факил Сафин. Шигъри балкыш
Әлфия Ситдыйкова. Сирәгәя дисбе төймәләре...

Гатауллин Р. Харрас Әюпов: [Безнең сафка].— Казан утлары, 1982

©Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986)


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013