Бүген Әдипләр: Ренат Харис
   
Телеңне ЙОКЛАП КАЛМА, әй татар баласы!



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Ренат Харис


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Сәлим Мирза Хазбиевич
Хәкимҗан Халиков
Миләүшә Халикова
Рим Халитов
Ленар Хамматов
Зөлфия Ханова
Ренат Харис
Кәүсәрия Харрасова
Харәзми
Индира Хафазетдинова
Габбас Хафизов
ЛИНАР ХАФИЗОВ
Марс Хафизов
Нәфисә Хәбибдиярова
Венера Хәбибрахманова
Фәридә Хәбибрахманова
Әхәт Хәбибуллин
Камбәр Хәбибуллин
Мизхәт Хәбибуллин
Рафис Хәбибуллин
Альмира Хәбибуллина
Рүзилә Хәбибуллина
Фәйрүзә Хәбибуллина
Әбри Хәбриев
Әсгать Хәеркәев
Фәйрүзә ХӘЙДӘРОВА
Рәшит Хәйретдинов
Сания Хәйретдинова
Гокәшә Хәйруллин
Данис Хәйруллин
Динар Хәйруллин
Исхак Хәйруллин
Айдар Хәлиуллин
Вәсимә Хәйруллина
Мәдинә Хәйруллина
Сибгат Хәким
Гөлназ Хәкимова
Гөлнара Хәкимова
Зәбир Хәлимов
Роза Хәлиуллина
Фирая Хәлиуллина
Флүрә Хәмидуллина
Дөлфәт Хәрби
Гыйззәтулла Хәсәнов
Рим Хәсәнов
Асия Хәсәнова
Рәхим Хисаметдинов
Рафис Хисами
Алинә Хисамиева
Рифкать Хисмәт
Энҗе Хөсәенова
Илсур Хөснетдинов
Хәниф Хөснуллин
Наилә Хөрмәтова
Мәгъмүрә Хөрмәтуллина
Мәхмүт Хөсәен
Әзилә Хөснетдинова
Минзифа Хөснетдинова
Алсу Хөснуллина
Гали Хуҗи
Ренат Харис Шагыйрь Ренат Харис (Ренат Мәгъсүм улы Харисов) 1941 елның 6 маенда Ульяновск өлкәсенең Богдашкино районы Зирекле Күл (Елховое Озеро) авылында укытучы гаиләсендә туган. Бала чагы һәм мәктәп еллары Татарстанның Буа районында уза. 1958 елны Буа шәһәрендә А. В. Луначарский исемендәге урта мәктәпне тәмамлагач, Казанга килеп, 2 номерлы Төзү-монтаж идарәсендә (СМУ-2) бер ел чамасы слесарь-сантехник булып эшли. 1959—1963 елларда Казан дәүләт педагогия институтының тарих-филология факультетында укый. Институтны югары дәрәҗәле диплом алып тәмамлаганнан соң, Арча педагогия училищесында рус теле һәм әдәбияты укытучысы (1963—1964), ВЛКСМның Татарстан өлкә комитетында пропаганда буенча инструктор (1964—1965), аннары, 1965—1971 еллар арасында, «Татарстан яшьләре», «Яшь ленинчы» газеталары редакциясендә әдәби хезмәткәр, җаваплы секретарь («Яшь ленинчылда) һәм 1971—1973 елларда Татарстан Язучылар союзы идарәсенең җаваплы секретаре вазифаларын башкара. 1973 елда Р. Харис Татарстан АССР Культура министры урынбасары итеп билгеләнә һәм бу хезмәтендә 1982 елга кадәр була. 1982 елдан ул «Казан утлары» журналының баш редакторы булып эшли.
Р. Харис— 1968 елдан КПСС члены.
Р. Харис — әдәбият мәйданына алтмышынчы еллар башында килгән һәм беренче адымнарыннан ук шигърияттә үз сөйләү формасын, үз стилен булдырырга тырышкан үзенчәлекле шагыйрьләрдән берсе. Республика көндәлек Матбугатында аның исеме 1962—1963 елларда күренә башлый, 1968 елда «Беренче карлыгачлар» сериясендә тәүге җыентыгы («Җир һәм кеше»), ә тагы бер елдан «Кайтаваз» исемле китабы басылып чыга. Хәзер ул — Казан, Мәскәү нәшриятларында татар телендә һәм русча тәрҗемәдә дөнья күргән дистәдән артык шигъри тупланма авторы. Аларның һәммәсе диярлек әдәби тәнкыйтьтә уңай бәя алды һәм укучыларның игътибарын казанды.
Р. Харисның шигъри әсәрләре заманча үткен яңгырашы, интернациональ рухы, образлы фикерләүдәге яңача алымнары, кыю метафоралары һәм чагыштырулары, форма өлкәсендәге оригиналь табышлары белән җәлеп итә. Ул поэзиянең тематикасын, жанр чикләрен төрләндерү, шигъри сүзнең җегәрен, эчке куәтен арттыру, чорның олы проблемаларын лирик чаралар ярдәмендә үтемлерәк итеп җанландыру юнәлешендә өзлексез эзләнә, фикер-хисне укучыга сурәтле итеп җиткерү өчен халык иҗаты символикасыннан һәм әдәбият-сәнгатьтәге шартлы алымнардан мул файдалана.
Шагыйрь үзенең шигырь һәм поэмаларында халкыбызның тарихи яшәеше, кеше шәхесенең тормыштагы урыны, җәмгыять каршындагы җаваплылыгы, буыннар дәвамлылыгы турында уйлана, заманның әхлакый, рухи, иҗтимагый күренешләренә, үзгәрешләренә үзенең фәлсәфи һәм гражданлык мөнәсәбәтен белдерә. Шагыйрь әсәрләренең лирик герое җирнең иминлеге, халыкларның азатлыгы, интернациональ бердәмлеге хакына яши, дөньяның, табигатьнең матурлыгын күреп соклана һәм ул матурлыкның мәңге дәвам итәчәгенә зур өмет баглый. Гомумән, халыкның тарихи үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге, кеше һәм табигать, аларның үзара багланышы — шагыйрь иҗатында үзәк темалардан санала. «Мулланур», «Камил Якуб», «Рәссам», «Җәлилчеләр», «1972 ел икмәге», «Ат иярләү», «Ант суы» исемле поэмалар, Ф. Кәрим, Дәрдмәнд, Табигать, Вакыт, Җир, Мәхәббәт һ. б. турындагы шигъри цикллар, «Кеше» ораториясе шагыйрьнең шушы олы темаларны яктырту юлларындагы җитди тәҗрибәләре булып тора.
«Кеше» ораториясен иҗат иткәне өчен шагыйрь Р. Хариска һәм композитор М. Яруллинга 1972 елда Татарстан комсомолының Муса Җәлил исемендәге премиясе бирелде. «Литературная Россия» атналык газетасында басылган шигырьләр циклы өчен ул шулай ук газетаның махсус премиясе белән бүләкләнде (1979).
Р. Харис Татарстан АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1972) һәм Каракалпак АССРның атказанган культура работнигы (1980) дигән мактаулы исемнәр йөртә.
Р. Харис—1968 елдан СССР Язучылар союзы члены.
©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986)

АКЫЛ ҺӘМ ХИС БЕРЛЕГЕ ШАГЫЙРЕ

	Мәгърур итә татар дөньясының 
	Тукай тоткан рухи әләме, 
	Муса Җәлилләрнең шәһит каны 
	Исхакытың милли каләме.
		Р. Харис. «Кан һәм каләм»
Хәзерге татар шигъриятен Р. Харисның тыгыз эчтәлекле, җыйнак формалы, шәхеснең ин нәзберек хисләрен үзәккә алган, җитди һәм ироник элитар шигъриятеннән башка күз алдына китерүе кыен. Ул—халкыбызның фаҗигале тарихын тирәнтен иңләп, бүгенге хәлен яхшы аңлаган, киләчәген ихластан кайгырткан фикерләрен салган кырыктан артык шигырь җыентыгы, дистәләгән поэма, шигъри роман, йөз иллеләп җыр, романс, оратория, кантата, тәнкыйть мәкаләләре, тәрҗемәләр, публицистик чыгышлар авторы, Р. Харисның XX гасырда туып-үскән үзенчәлекле шәхесләрнең берсе булуы турында М. Кәрим, С.Хәким, Н. Дәүли, Г. Ахунов, Н. Хисамов, Р. Фәйзуллин, Р. Мөхәммәдиев, Ф. Хәсәнова, В. Дементьев кебек күренекле шәхесләр, әдәбият галимнәре язып чыктылар, шагыйрьнең фикерләү сәләтен, шигырь калыбын баетуын, киң эрудициясен, традицияләргә таянса да, берәүне дә кабатламаган шигъри өслүб, мәктәп тудыруын ассызыкладылар.

I

Шагыйрь, тәнкыйтьче, җәмәгать эшлеклесе, үзешчән рәссам, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (1997), Татарстан республикасының халык шагыйре (2004), Россия Федерациясенең Дәүләт премиясе иясе (2005) Ренат Харис (Харисов Ренат Мәгъсүм улы) 1941 елның 6 маенда Ульянов өлкәсенең Цильна (Чынлы) районы Кәшә (Зирекле күл—Елховое озеро) авылында укытучылар гаиләсендә туа. Балалык һәм мәктәп еллары Татарстанның Буа төбәге авылларында уза. А. В. Луначарский исемендәге Буа урта мәктәбен (1958), Казан дәүләт педагогия институтының филология факультетын тәмамлагач (1963) Арча педагогия көллиятендә рус телен һәм әдәбиятын укыта (1963—1964), ВЛКСМның Татарстан өлкә комитетында инструктор (1964—1965), «Татарстан яшьләре», «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газеталарында әдәби хезмәткәр, җаваплы сәркәтип (1965—1971) вазифаларын башкара. Әдәбиятка мәхәббәте мәктәп елларында уяна, шигърияткә студент елларында килә, 1968 елда «Җир һәм Кеше» исемле тәүге китабы «Беренче карлыгачлар» сериясендә дөнья күрә. «Кайтаваз» (1969) җыентыгы сүзгә игътибарлы, үз өслүбен эзләүче яшь шагыйрь иҗатына җәмәгатьчелекнең игътибарын уята. «Ак сөлге» (1971), «Яңа көн» (1972), «Бизәк» (1974), «Баскычлар» (1976), шигырь белгече Н. Юзиевнең кереш сүзе белән дөнья күргән «Замана эзләре» (1981) шигырь китаплары аны интеллектуаль-фәлсәфи юнәлешкә өстенлек бирүче, тасвирлау алымнарын туктаусыз төрләндереп торучы, ритм-рифма чараларына, шигырь техникасына яңалык алып килүче җитлеккән сүз остасы буларак таныталар.

«Кайтаваз» китабы күренекле шагыйрь Сибгат Хәкимнең фатихасы, иҗат алымнарын хуплавы белән чыга. Кереш сүзендә поэзия метры Р. Харис шигъриятенең төп бер хасиятен—тар мәйданда төгәлләнгән фикер әйтә белүен, метафорик тыгызлыкка омтылуын калкытып куя. «Шагыйрьләр шигырьләрен озынрак язган саен, кыска формаларга ныграк сусадым,—дип яза С. Хәким «Һәр талант үзенчә килсен» исемле мәкаләсендә... «Ни өчен кыска формалар сагындыра? Шигырь ул—хисләр, фикер концентрациясе, фикернең, хиснең кристаллашкан формасы... Шигырь формасы шагыйрьнең дөньяны ничек күрү формасы»1.

Р. Харисның остазлары турында уйланып, С. Хәким болай ди: «Мин яшь шагыйрьнең фикерләвен, шигырьдә эзләнүләрен Дәрдемәндчә—үзенчә дияр идем». Өлкән шагыйрьнең XX йөз башы татар поэзиясенең күренекле вәкиле Дәрдемәндне искә алуы очраклы хәл түгел. Озак еллар дәвамында тыелып, шигырь китаплары күптән түгел генә киң таныла башлаган Дәрдемәнд алтмышынчы елларда иҗатка килгән шагыйрьләрнең сурәтле фикерләвенә, шул исәптән Р. Харис иҗатына, тирән тәэсир ясый. 1968 елда ул Дәрдемәнд шигъриятенең мотив-символларына, шигъри ачышларына таянып, «Дәрдемәндкә нәзыйрә» исемле 14 шигырьне эченә алган цикл иҗат итә. Р. Харис бер очракта Дәрдемәнд әсәрләренең исемнәрен үк сакласа («Сыгылдырып күл камышын...», «Табып ләззәт»), күпчелек шигырьләрендә остазының сурәтлелек байлыгына, аң төпкеленә үтеп керү алымнарына, шигырь төзелеше үзенчәлекләренә таяна. Әмма ике чор шагыйрьләре арасында тышкы, шәкли охшашлык сакланса да, 60 нчы еллар сүз остасы «кувшинга» замана алып килгән яңа эчтәлек, үзгәрәк әхлак кануны сала. «Табып ләззәт» шигырендә Дәрдемәнд лирик затның матурлыкка сусавын, пакьлек эзләвен үзәккә алса, Р. Харис гомерен заяга сарыф итүченең киләчәк фаҗигасенә искәртә.
Табып ләззәт уенда һәм куенда, 
Калды ул гомер елгасы буенда. 
Тарих ансыз китте.
	(Р. Харис. «Табып ләззәт»)
Дәрдемәндтән шигъри осталык дәресләре алса, Р. Харис шул чорда ук үзе өчен икенче әхлакый, мәгънәви сыену үзәге таба. Анысы ислам динен тотучыларның изге китабы—Коръән. «Коръән сүрәләренә нәзыйрә» дип аталган, берничә шигырьгә «Хәбәр» сүрәсеннән юллама-эпиграфлар алынган бу бәйләмдә автор ирләр («Ирләр»), хатыннар («Хатыннар»), аларнын җир йөзендәге нәсел калдыру, тынычлык саклау кебек вазифалары турында уйлана. «Пакьләнү» нәзерендә кешеләргә күңелне тазарту, чистарыну юлларын күрсәтә.
Кулны, битне су белән юып була... 
Ә күңелне— 
туфрак белән генә...
«Кардай ак, сөттәй пакь...»— дибез.
Бәлки:
«Сөттәй ак, туфрактай пакь»,—дип әйтсәк, дөресрәк булыр?.. («Пакьләнү») Шигъри мәктәп, элгәргеләрдән үрнәк-өлге алу, туган тел матурлыгына өйрәнү турында сүз чыкканда, ул «Тукайдан өйрәнде, аңа ияреп иҗатка килде» кебек гомуми бәягә шулчаклы күнегеп беткәнбез, бу гыйбарәнең эчтәлеге турында уйлап та карамыйбыз. Р. Харисны исә өслүбеннән чыгып, фольклор һәм Тукай мәктәбенә якын шагыйрь дип булмый. Фикерләү рәвеше буенча ул Дәрдемәнд, яшь Туфан, Ә. Фәйзи, Ә. Давыдов, Ш. Анак кебек сүз осталарына якынрак тора, әмма аңа Тукайның гражданлык позициясе, иҗтимагый-фәлсәфи эзләнүләре, тел байлыгы, ирониясе якын. Тукайдан алган «Китмибез без, безгә анда...» эпиграфы белән башланган «Китмибез!» шигыре шуның ачык бер үрнәге. Тукайның шул ук исемдәге шигыре 1907 елда кайбер татар милләтчеләре һәм Дума депутатлары арасында «татарларны Төркиягә күчерергә кирәк» дигән мәкергә җавап рәвешендә язылган. Р. Харис шигыренә нигез-өлге итеп Тукай фикерен ала һәм туган илнең, туган җирнең изгелеген, мәңгелеген раслап чыга. Ул, Тукай кебек үк, үз халкының тарихы белән горурлану хисен калкытып куеп, кичерешне фикерне ачуга буйсындыра. Милли аһәң шәхси бәхет, халык мәнфәгатьләре турында уйлану белән кушылып китә.

Яңа чор татар шигъриятенә нигез салучы Тукай образы—Р. Харис өчен якты маяк, юл күрсәтүче фидаи җан, көрәшче шәхес. «Тукайның мәхәббәт төшләре» драматик поэмасына ул «Тукай таптап тузан иткән ташлар», «Тукай соравы», «Тукай туган көнне һәр ел кояш» кебек күп санлы шигырьләре аша килә. Төшендә курай уйнаган шагыйрьгә багышланган әсәренең беренче юллары Русиядә алып барылган сәясәткә мөнәсәбәтне ача да куя:
Татар Тукайга сыена 
язмышы юл көткән саен.
Сәясәткә баш бирмәгән, үз фикерле шагыйрьләр тормышы, язмышы турында Р. Харис «Каурый каләм» исемле шигырьләр бәйләмендә уйлана. Күз алдыннан Кол Гали, Рудаки, Пушкин, Тукай, Дәрдемәнд, Гарсиа Лорка, Н. Хикмәт кебек һәркайсы тирән һәм мәгънәле иҗат һәм тормыш юлы узган бөек сүз осталары образлары уза. һәркайсы дәвамчыларына гыйбрәтле шигъри мирас калдырган шәхесләр.

II

Р. Харис—шартлаулы, көтелмәгән чагыштырулар, кыю метафоралар, шашкын вә салмак ритмнар, кабатланмас рифмалар шагыйре. Мәхәббәте алдында «сыгылып» төшкәләсә дә, аның лирик герое көчле, нык ихтыярлы шәхес. Рухи дөньяны сурәтләүгә дә шагыйрь элегик моң, сагыш аша үтеп керүдән бигрәк, «ихтыярлы» аһәң, «мускуллы» сынландыру, көтелмәгән борылышларга өстенлек биреп килә. Аналитик фикер, тынгысыз хис шагыйрьгә көнкүрешнең, эчке дөньяның төрле кыйтгаларына үтеп керергә, төрледән-төрле чагылышларына үз шәхси мөнәсәбәтен ачыктан-ачык белдерергә мөмкинлек бирә. «Вакыт—җеп, мин—энә үтәли йөрим Җир белән Күк арасын», («Чигешем, тегешем»)—дип күләмле фикерләүгә ия шагыйрь генә яза ала.

«Кеше» ораториясендә «Кешенең иң олы байлыгы—Җир, Җирнең олы байлыгы Кеше» дип шагыйрь замандашын олы дөнья янына бастырып тасвирлый. Иҗатына дөнья сурәтен алып керү аша Р. Харис үз сиземләвен шул югарылыкка куеп карау дәрәҗәсенә күтәрелгән заманча шагыйрь. «Бөек хис» шигырендә «Мин аң чиксезлеген тойган бөек җисем» дисә, «Кепауш»та үзен «Йолдызның (бәлки, йолдызстанның кирәктер.—Т. Г.) җанлы күмере» дип бәяли.

Хөкүмәт оешмаларында җаваплы урыннар биләгәндә, партия ӨКының идеология мөдире булып эшләгәндә тантаналы, «җиңүле» аһәңнәрнең иҗатында шактый булуны да исәпкә алганда, Р.Харисның сәясәткә ләббәйкә яудырып көн күрүче «сарай» шагыйре булып китү мөмкинлеге дә була. Әмма халкының аянычлы тарихын белгән, бүгенге язмышын яхшы күзаллаган шагыйрь бу «тозакны», куркыныч боҗраны әйләнеп үтү юлларын табып, үзе булып кала. Бер яктан, аңа татар һәм дөнья шигъриятенең гүзәл традицияләренә таяну, сүз сәнгатебезнең, бигрәк тә халкыбыз дәүләтчелегебезне югалтканнан соң, әдәбиятка йөкләнгән милли горурлык хисе тәрбияләү вазифасы, «башбирмәс» юнәлеше таяныч булса, икенчедән, сурәтле фикерләвенең шигърият үрләренә күтәрелә барган саен халыкчан, милли нигезләргә сусый баруы, таяныч ноктасын шуннан эзләве коткара. Бу фикергә мисал рәвешендә «Сабантуй», «Чулпы», «Хәл-әхвәл» кебек милли нигезләре ачык беленеп торган әсәрләрен китерергә мөмкин. Халык иҗаты аның өчен төп традиция булмаса да, җыр белән мәкаль-әйтемнәргә матурлыкның мәңгелеген раслау, эзләнүләренә рухи таяныч ихтыяҗы туганда, теләп мөрәҗәгать итә. «Тәгәри китте йомгагым дәверләр, чорлар аша. Үткәннәр әкрен генә йөрәгемә тоташа» юллары Р. Харисның милли нигезләре турында уйлануларына эпиграф була ала. Шагыйрь халыкны мөстәкыйль, үзенчә яшәүче милләт булуын раслаган этнографик үзенчәлек-бизәкләргә игътибарлы. «Ак сөлге» шигырендә сабан туйларында билләргә яткан, ир-егетләрне көрәшкә озатып җилфердәгән, хәләл канны сөрткән сөлгене үзәк шигъри образ дәрәҗәсенә күтәреп, аның мәгънәви яңгырашын һәрьяклап ачып, олы нәтиҗәгә килә:
Син бит үзең дә халыкның 
Күңеле төсле— 
Сөттән сеңгән бер пакьлекнең 
Бер көзгесе.
	(«Ак сөлге»).
Халкыбызга хас иң гадәти йолада да ул гасырлардан килгән бөеклек чалымнары күрә:
Хәл-әхвәл сорашудан 
Башлана һәр күрешү... 
Канга сеңгән гадәтләрнең 
Бу—иң матур өлеше.
	(«Хәл-әхвәл»).
Шагыйрь матурлыкның, инсафлылыкнын серләрен милли нигезләрнең ныклыгында эзли. Р. Харис иҗаты тәнкыйтьтә нигездә уңай бәя алса да, аның сурәтләү үзенчәлекләрен, өслүбен кабул итмәгән язучылар, галимнәр булуы да табигый. Талантлы, үзенчәлекле сүз осталарына һәрдаим иҗатларын раслау, аңлату өчен көрәшергә туры килә. Аерым алганда, Н. Фәттах белән И. Нуруллин башлангыч чор иҗаты нигезендә Р. Харис шигърияте артык коры, салкын, акыл эшчәнлегенә корылган дип чыктылар. Р. Харисны кирәгеннән артык оптимист, «кызыл», тормыш авырлыгын күрмичә, йөрәк сыкрауларын аңламыйча күтәрелгән шагыйрь дип раслаучылары да табылды. Мондый дуамал бәяләргә җавап рәвешендә әдип «Шигырьләремдә минем тимер, бетон...» сигезьюллыгында аңлатма бирә, ачыкламыш кертә.
Тимер ләкин һәрчак ап-ак була, 
Әллә кыза, әллә бозлана. 
Бик беләсең килсә, шигыремә 
Йөрәгеңне тидер, кызганма.
«Эт уйната берәү...» шигырендә Р. Харис үзен аңламауларына, берьяклы бәяләүләренә үпкәсен, нахак сүзләргә әрнүен сагышы аңкып торган юлларга чыгара.
Һәм язамын... Йөрәгемдә кара... рәнҗү... 
Хисләремнән кер эзлиләр тырнап-тырнап. 
Башымда гөрселдәшә кара уйлар 
Җитте... куям... каләм! Син дә ялгыштырма.
«Дару сеңгән шигырьләр» бәйләме, «Минутлык төшенкелек» шигырьләре С. Есенин тормышының иң авыр мизгелендә, «упкын» ярында язган «Черный человек» поэмасының рухын хәтерләтеп куялар. «Ничаклы каршылык яши...», «Ай, Идел суы, гүзәллекләрне уйнаткач...», «Кайбер уйлар кысыр болыт кебек...» тирән лиризм, эчкерсезлек белән сугарылган шигырьләре рухи дөньяның иң серле почмакларына үтеп керүләре белән күңелдә калалар. Олы дөнья матурлыгын кеше гүзәллеге нурландырып җибәрә. «Ак түшәктә ауный-ауный минем шигырем җылый» («Идел өстендә көмеш ай»), «ак күгәрчен булып намус очып чыга күкрәктән» («Ни чаклы каршылык яши») кебек ихласи афористик юллар кемне битараф калдырыр икән? «Йөрәк фасылы сонеты», «Тулган ай сонеты», «Язгы көн-төн тигезлеге сонеты» («Сонетлар») кебек шигъри гармония үрнәкләре булып өйрәнелергә лаеклы әсәрләре дә тиешле бәяләрен алганнары юк дип саныйм.

III

Р. Харисның мәхәббәт хисенә багышланган әсәрләре, гомумән мәхәббәт лирикасы күләме, эчтәлеге, жанрлар һәм сурәтләү алымнары байлыгы тарафыннан могҗизаи күренеш. Шунысы үзенчәлекле: шигъриятнең иң нәзберек төренә ул олы кәнәфиләр биләгәндә, баш мөхәррир, министр урынбасары, депутат вазифаларын үтәгән чорларда мөрәҗәгать итә. Мәхәббәт хисе, Такташ әйтмешли, «үзе иске нәрсә» булса да, һәр инсанда үзенчә дулый, шырпысыз дөрләп кабына, төрле даирә кешеләрен йә дөньяда иң бәхетле яисә иң дивана ясый торган төшенчә, ди кебек шагыйрь. «Р. Харисның мәхәббәт лирикасы—әсәрләр саны һәм жанрлар төрлелеге белән дә... татар әдәбиятында аерым урын алып тора... Ренат Харисның мәхәббәт лирикасын хисләр энциклопедиясе дип тә атап булыр иде»,2—дип яза Ф. Хәсәнова. Чыннан да аның татар әдәбиятына алып килгән яңалыкларының берсе—мәхәббәт лирикасы булды.

«Көзге мәхәббәт» (1991), «Хисемнең исеме» (1996) кебек мәхәббәт тойгысын үзәккә алган шигырь тупланмаларын, «Өч үбешү» (эротик поэма), «Тукайның мәхәббәт төшләре», «Сәйдәш яры», «Евнух», «Гармунчы», «Зөләйха» кебек күләмле әсәрләре тулыландыра.

Мәхәббәтне Р. Харис Блок яисә яшь Такташ кебек мистик-символик хис буларак сурәтләми, ә һәр кешегә килә торган олы бүләк дип бәяли. Җан белән Тәннең бердәмлеге, аларның язгы сулардай ташулары, күкрәүләре, яшеннәре мәхәббәт дигән бөек, тетрәндергеч хис уята. Берәрсе генә ялгышса яисә мәхәббәт акылга гына буйсынса, «Өченче фәрештә» ваклана, уала, җенси тойгыга гына кайтып кала. Чын мәхәббәт—ул газап, саташу, сагыш, ләкин иң ләззәтле, татлы сагыш, ди шагыйрь.
Чын бер көнләшү хакына 
Мин мең газапка риза.
	(«Көнләшүләр»)

Гашыйк чагымны күрәсегез килсә, 
Нәфрәтем эченә кертеп җибәрәм.
	(«Беркайчан да сезгә...»)
Мәхәббәт—ул зиһен белән аңлап бетерә алмаслык күктән иңгән бәхет, сөенеч, шатлык, аны саклый белергә дә кирәк, ди шагыйрь. «Мәхәббәтсез беркем яши алмый. Мәхәббәтсез һәркем бәхетсез» («Мәхәббәтсез»). «Өченче дөнья» шигырендә «Җирдәге иң зур могҗиза—син, Мәхәббәт дөньясы!» дип тәкрарлый. Бу олы хисне «Мәхәббәт, мәхәббәт! Син—кояш» («Мәхәббәт») дип, айга, йолдызга, табигатьнең башка гонсырларына (элементларына) тиңләү, чагыштыру белән генә чикләнмичә, лирик миннең мәхәббәтенә мөнәсәбәтен гүзәл чагыштырулар, психологик анализ ярдәмендә, сәнгати җепселләр аша хәтергә сеңеп калырдай итеп сурәтләү юлларын эзли.
Син кабат минем янымда. 
Нигә торыйм мин чыдап?!— 
Мин сөюемә сокланам 
иңнәреңә ятып елап...
	(«Күпме елау елгаларым...»)
«Дөньям минем матур анда синең нурын булганда...» («Минем дөньям»), «...һәрбер зәңгәр күздә Зәңгәр чаткы булып яшим мин...» («Зәңгәр моң») дип лирик зат шатлык катыш моңая да, нечкә психологик метафора ярдәмендә сөйгәнен «кисәтеп» тә куя: «мин сукыраям, күзең суыгы күземә тисә...» («Салкын буранда...»).

Мәхәббәт лирикасы (мәхәббәт турында түгел) Р. Харисны дөнья әдәбиятының, бигрәк тә Көнчыгыш классикасының Хәйәм, Сәгъди, Хафиз, Руми, татар шигъриятенең Кандалый, Тукай, Такташ, Туфаннарның лаеклы дәвамчысы итеп бәяләргә мөмкинлек бирә. Якын кешеңне ярату фани дөнья бизәге генә түгел, ахирәт ачкычы да сөйгәнен кулында икән :
Ә җәннәт ишеген ачучы бер генә кеше 
бар-
Сөйгән яр!
	(«Дантега ияреп...»)
Р. Харисның күләмле әсәрләренең нигезендә мәхәббәт һәм каһарманның бу олы хискә мөнәсәбәте ята. Аның һәр герое диярлек, кем булуына карамастан, «мәхәббәт сынавын» үтәргә тиеш була. Шул сынауны үтсә генә ул—чын кеше, матур кеше. Хәзерге шигърияттә хатын-кыз портретын тудыруда аның кебек чагыштыру, метафораларны, берсе өстенә икенчесен тыгызлап тутырып, образ тудыра алучы, хыялга бай сүз осталары күп түгел. Такташның «Мәхәббәт тәүбәсе» әсәренә нәзыйрә, дәвам, бәхәс кебегрәк язылган «Тәүбәсез мәхәббәт» поэмасында ул Зөбәйдәне түбәндәгечә сурәтли:
Теле бал-май, күзе чакма, 
буй-сыны—Зөя камышы. 
Ә йөреше—ак он иләү, 
куллары—ак каз муены...
Шул рәвешле, мәхәббәтне Р. Харис кешене үстерә, күтәрә торган олы, табигать матурлыгына тиң нәзакәтле, бар нәрсәдән өстен серле һәм гүзәл хис буларак сурәтли. Бу төр әсәрләрендә шигъри теленең гаҗәеп төрле яңа тасвири чараларга, метафора-чагыштыруларга, ритмик аһәңнәргә баюы күзәтелә. Р. Харисның мәхәббәт лирикасы нигезендә эшләнгән «Шашкын мәхәббәт» телевизион фильмы озак еллар экраннан төшмәде. Шагыйрьнең либреттолары буенча опералар («Идегәй». Р. Гобәйдуллин, «Тукай мәхәббәте». Р. Ахиярова) языла, «Йосыф кыйссасы» (Л. Любовский) балеты Россия Федерациясенең еллык премиясенә лаек була. Күләмле әсәрләренең нигезендә дә ахыр чиктә мәхәббәт хисе, киң мәгънәсендәге мәхәббәт сынавы ята.

IV

Р. Харис шигъриятнең әйдәп баручы жанры—поэма үсешенә җитди өлеш керткән сүз осталарының берсе. Сан ягыннан да, тематик киңлек, төрлелек җәһәтеннән дә аның тәҗрибәләре И. Юзеев белән С. Хәким эзләнүләренә якын тора. Хәзерге иҗатчылардан 3. Мансуров кына берише нокталарда аны бәйгегә чакыра ала кебек. Р. Харис иҗатында вакыйганың эзлекле үсешенә яисә язмышлар бәрелешенә, эчтәлекнең бер юнәлештә тирәнәюенә нигезләнгән эпик, яисә драматик поэма белән янәшәдә шәхеснең уй-кичерешләрен үзәккә алган, лирик монологлардан торган ирекле композицияле, лирик-фәлсәфи поэма да үстерелә. Татар тарихында тирән эз калдырган шәхесләргә, әйтик, Ф. Кәримгә, Җәлил һәм Җәлилчеләргә багышланган әсәрләрендә героик, патетик нота өстенлек итсә, күпчелек поэмаларында аналитик башлангыч һәм психологик анализ төп гомумиләштерү чарасы булып китә.

Шагыйрь лирик төрдә үзен раслаганнан сон, җитмешенче еллар башында поэмага килә һәм бу четерекле, катлаулы жанрда эзләнүләрен, ачышларын туктаусыз дәвам итә.

1972 ел корылыгын нигез канва итеп алган «Җитмеш икенче ел икмәге»поэмасы Р. Харис мөмкинлекләренең тирәнлеген раслаучы әсәр булды. Бөртекне әдәби персонаж дәрәҗәсенә күтәргән шартлылыкка корылган бу әсәрендә автор икмәкне, җир кешесен олылап, иҗтимагый нәтиҗәләргә килә.

Сәнгати югарылыкка ирешеп, үзен поэма жанрында раславы «Рәссам» һәм «Ат иярләү» әсәрләре белән бәйле. Беренчесе лирик-психологик поэма төренә караса, икенчесендә автор эпик-фәлсәфи башлангычка өстенлек бирә. Беренче поэма чынбарлыкны икеләтә «проекцияләү» алымын үзәккә куеп, рухи дөнья белән тышкы, предметлы сурәтләр арасында якынлык эзләүгә корылган поэма. Бер яктан, бер-берсен кысрыклап килгән, катлаулы мәшәкатьләр белән тулы тышкы дөнья сиземле-тоемлы образлар аша реаль бөтенлегендә тасвирланса, икенче яктан, әле генә күз алдыннан үткән вакыйгалар, күренешләр яшәешне, рухи дөньяны камилләштерү, бизәү нияте белән илһамланган рәссамның сиземләве, күрүе аша сынландырыла. «Эретеп иркәли торган серле» күзләр хуҗасы гүзәл кыз һәм аның киндердәге рәсеме, рәссамның табигый сынга һәм үзенең иҗат җимешенә мөнәсәбәте, кинәт уянган мәхәббәте, сугыш һәм художникның бу афәтне күзаллавы—барысы бергә аралашып зиһенне зирәкләндерерлек, хисләрне кузгатырлык катлаулы структура һәм өслүб бердәмлеге тудыралар. Шагыйрь күпертү һом шартлылык алымына таянып, рәссамның фикерләү рәвешенә, рухи дөньясына тирән үтеп керә.
Һәр төсне кырыкка яра белүче,
һәр сызыкта җан хәрәкәте сизүче,
һәр хәрәкәттә кырык мәгънә күрүче күзләр
Сокланудан каушап калдылар
Беравыкка йомылудан туктадылар.
	(Р. Харис. «Рәссам»)
«Ат иярләү» поэмасының төп персонажлары—Кәрам белән кешегә хас хис-кичерешләр ярдәмендә тасвирланган ат. Кәрам сугыштан читтә, тылда калу нияте белән фронтка үзе урынына атын озата. Хуҗасының хәйләсен «сизеп» алган ат ярты юлдан качып кайта. Аның да үләсе килми. Кәрам үзен мәсхәрә иткән өчен атын котырына-котырына кыйнау аша хатасын таный һәм сугышка китеп, җинүче-батыр булып кайта. Авторның уңышы, әлбәттә, Кәрамны шулай тиз «төзәтүдә» түгел, ә психологик анализ тирәнлегендә, куркаклыкны, хәйләне фаш итүнең,күчерелмә алымын табып, эчке дөньяның катлаулылыгын ачуның мөмкинлекләрен киңәйтүдә иде.

«Ат иярләү»дә әдәби персонаж дәрәҗәсенә күтәрелгән ат образы Р. Харисның яратып сурәтләгән объектларының берсе. «Кыздырма атның аягын», «Ат», «Ярсыган ат» шигырьләрендә ат татар кешесенең ярдәмчесе, таянычы, өмете булу өстенә миллилекнең бер билгесе буларак та сурәтләнә.

Р. Харис татар тарихында эз калдырган шәхесләр язмышына игътибарлы. Большевизмның явыз гамәлләре киң җәмәгатьчелеккә билгеле булганчы иҗат ителгән, заманында радиодан, телевидениедән уңышлы яңгыраган «Мулланур», «Камил Якуб», яшь Ленинның психологик халәтен аңларга тырышкан «Борылышта» поэмалары сурәтле фикерләү үзенчәлекләре, шәкли ачышлары белән хәзер дә заманча яңгырыйлар. Автор большевикларның ялган, ялтыравык шигарьләренә ышанган Мулланур Вахитов, Камил Якубов кебек гаярь татар егетләренең тормышын иң фаҗигале мизгелләрендә үзәккә алып, табынган идеалларының тар тыкрыкка алып чыгуына басым ясый. Андый үзфикерле, максималист шәхесләрне аклар юк итмәсә, большевикларның яшәтмәячәге көн кебек ачык иде ди автор.

«Мулланур» поэмасы композицион яктан уйланылган, «Сыктау», «Ату», «Суга батыру» дип аталган бүлек исемнәре үк фаҗига мантыйгын тудырса, аны үтерүнең котылгысызлыгына ишарә ясаса, «Камил Якуб» поэмасында солдатларның алдакчы коммунистларга булган үчләрен командирларына күчереп, аны җәзалаулары турында бара. Ошбу поэмалары сәяси җәһәттән язылган чордагы актуальлекләрен югалтсалар да, халкыбыз, ил үтәргә мәҗбүр булган тарих баскычларын искә төшерү һәм сәнгати үзенчәлекләре белән хәзер дә кызыклы әсәрләр.

Тарихи дөреслек ачыла бару белән бәйле рәвештә Р. Харис иҗатында тематика үзгәрә, каһарманнар галереясе яңара. 60-80нче елларда иҗади эзләнүләрендә Якубов, Вахитов, Ленин кебек Октябрь фетнәсен оештырган, шуңа ихластан хезмәт иткән шәхесләр урын алса, акрынлап анда татар халкы тарихында мөһим роль уйнаган затларга түрдән урын бирелә. Бу юнәлештәге эзләнүләре аны әүвәл Җәлил һәм Җәлилчеләр, Ф. Кәрим кебек фаҗигале язмышлы шагыйрьләр турында уйлануларга алып килсә, ул чорда әле Р. Харис күбрәк ошбу шәхесләрнең батырлыгы белән рухланса, соңрак ул һәр вакыйганың икенче, өченче мәгънәләрендә яткан һәм күбрәк татар халкының үз язмышы белән бәйле төшенчәләр турында уйлана башлый. Әйтик, башка милләт язучылары кебек, татарның да Җәлил, Кәрим, Кутуй, Алиштай олы сүз осталары тылда калдырылырга лаеклы түгелләр идеме? Яисә аларның батырлыгы татар халкының шөһрәтенә яңа дан төсмерләре өстәсә дә, аның мөстәкыйльлеккә, бәйсезлеккә ирешүенә булыштымы? Изелгән халыклар олы җиңүдән сон да шул ук хәлләрендә калмадылармы? Бу хакта киеренке уйлануларга Р. Харис соңрак, татар, аерым алганда Казан ханлыгы тарихын объектив тасвирлаган галим Худяковка багышланган шул исемдәге поэмасында килә. Тарихчылар, иҗтимагый фән белгечләре Михаил Худяковның «Очерки по истории Казанского ханства» дип тыйнак кына аталган хезмәтенә югары бәя бирсәләр дә, татар әдәбияты рус кешесе каршында бурычлы иде. Ш. Мәрҗани, Г. Гобәйдуллин, Р. Фәхреддин, Г. Исхакый, X. Атласи кебек үз милләтебез галимнәренең Казан чорына дөрес бәя бирүләре, татарлар һәм гомумән төркиләр арасында бердәмлек булмау сәбәпле юкка чыгарылган Казан дәүләте тарихын торгызулары, аның яшәргә хакы булганлыгын раслаулары бер хәл. Башка милләт әһеленең Казан ханлыгының яшәргә тиешлегенә ышанып һәм фәнни дәлилләп язуы өчен корбан булуы, фаҗигасен сизенә торып та бу фидакарьлеккә баруы башкарак гамәл. «Худяков» поэмасында Р. Харис рус галимен олылый, аның тиңсез батырлыгы, рухи көче алдында баш ия һәм бөтен татар кавеме исеменнән аңа рәхмәтен иңдерә.

Тормышның төрле якларыннан хәбәрдар булуы, «өстә» утыручыларның идарә алымнарын, эчке серләрен белүе аның иҗатында тәнкыйди башлангычның көчәюенә, хәтта сатирик гомумиләштерү алымнарына еш мөрәҗәгать итүгә алып килә. Чорыбызның ифрат катлаулы төеннәрен үзәккә алган Г. Тукай, Ш. Бабич, Ә. Фәйзиләрнең шул рухтагы поэмалары белән янәшә куярлык, дәвамы дип кабул итәрлек сатирик һәм метафорик рухлы, дини мифологиягә яңа эчтәлек салган «Һарут» белән «Марут» поэмасы, күпчелек әсәрләре кебек үк, сискәндерә һәм үсешебезнең дөрес юлдан читкә китүен ачып тәшвишкә сала. Шул ук сатирик юнәлешне дәвам иткән «Чехов базары», «Бүре күзе» поэмалары үткен яңгырашлары, кыю күзәтүләре, төгәл метафоралары, шәкли ачышлары белән җәлеп итәләр.

Сәяси җәһәттән киеренке чорыбызда ни нәрсә турында язсаң да, халәте рухиятебезгә, киләчәкне сиземләргә омтылуыбызга бәя бирмичә булмый. Замана сейсмографы—шагыйрь йөрәге бигрәк тә. Казан шәһәренең уртасына оялаган, күбрәк түрәләрне, депутатларны, «яна рус» белән «иске татарларны» тукландыра торган Чехов базары башка алып сату урыннарыннан аерылып тормый кебек. «Тукай базары», «Дәрвишләр базары», «Кош-корт базары» һ. б. шул ук ыгы-зыгы белән яши: берәү алдый, икенчесе алдана, өченчесе сата, дүртенчесе ала, бишенчесе тамаша карый...

Шагыйрь сатып алучы буларак үзенә таныш базарны үзәккә алса да («Дәрдемәнд күк, мин базарга чыгам»), аның җыелма, гомумиләштерелгән образын тудыруга ирешә:
Мич капкачы, юшка сата Сократ, 
Кадак сата—Хуҗа Насретдин.
Европа белән Азия акыл ияләре янына Әфләтуннар, Наполеоннар, Чыңгыз хан һәм Батыйлар, Маэстро һәм Бисквитлар килеп өстәлә. Әлеге тарихи шәхесләр турыңда җитди итеп сөйли автор, алар белән чәйләр-мәйләр эчә, тиз арада оешкан мәҗлесләрдә катнаша. Заманында дөнья тетрәткән, шәһәр-авылларны көлгә әйләндергән, бөтен бер халыкларны юкка чыгарган шәхесләрдән курыкмыйсың, мыскыл итү дип тә уйламыйсың, чөнки алар безнең арада яшәгән майор, биохимик, кандидат, күзен йомып юк-бар белән сату иткән доцент, рәссам булып чыгалар, һәркайсының үз кушаматы, башкалардан аерып торган «йөзе» бар. Тәхәллүсне олыдан, истә калырлык итеп бирәләр. Шагыйрь чәчәк эзли. Голландиядән килгәне ясалма чәчәк, ифрат матур, әмма иссез икән, туган як гөленә, чәчәгенә ни җитә. «Тел» эзләү вакыйгасын сүз остасы сәяси дәрәҗәгә күтәрә. Мөселман кешесе суйган ризык—тел эзләү татар теленең акчалар суккан, калалар тоткан бөеклеге, бүгенге матурлыгы, нәзакәтлеге турында уйлануларга алып килә. Милли телебез «Базар теле» генә булып калмасын, «базарлы тел» дәрәҗәсенә күтәрелсен иде. Сүз уйнату кебек күренгән «базар теле» һәм «базарлы тел» мәгънәви төсмерләре белән бер-берсеннән нык аерылалар. Поэманың үзәк мәгънәсе түбәндәге гыйбарәдә ачыла:
Башка илләр—дәүләт, ә Россия, 
Ә Россия—Чехов базары...
Шагыйрь Россиягә бәяне, «үз өстенә» алмыйча, геройларының берсеннән әйттерә. Россиянен уртасында урнашкан Татарстан өлкән агасыннан кайсы ягы, нәрсәсе белән аерыла соң? Биредә дә акыл ияләреннән килгән хәйлә коткара:
Татарстан нәрсә—әйтә алмыйм, 
Мин техникум гына бетердем.
Татарстан Дәүләт советы депутаты үзе яшәгән төбәкне хурлый алмый, ә мактанырлык нәрсәне, Россиядән кискен аерылып торган үзгәлекне табуы кыен.

«Чехов базары» поэмасын тәфсилле анализлаган профессор Н. Хисамов мондый нәтиҗәгә килә. «Шул рәвешле әлеге тәвәккәл поэмасында шагыйрь чорның иң үзенчәлекле фикер-борчуларын, үткен мәсьәләләрен бер көлтәгә туплаган. Ренат жанрның яңа серләрен ача, Ренат җигелеп эшли, Ренат эзләнә, җитди уңышларга ирешә»3. Чыннан да, композиция төзелеше һәм сурәтле фикерләү җәһәтеннән шактый уйланылган «Чехов базары» Р. Харисның һәм хәзерге татар поэмасының казанышы саналырга лаеклы. Дөрес, мин укучы буларак, поэмага мәшһүр язучы— Чехов образы килеп керер, ул үз исемен таккан базар белән йә гарьләнер, йә мактаныр һәм һәрхәлдә гаять акыллы, реалист кеше буларак, «үз базарына» шәхси бәясен бирер дип көткән идем.

Р. Харисның «Идегәй» дастанына, татар халкының язмышы сыналган, киләчәге кыл өстендә торган көннәргә мөрәҗәгать итүе очраклы түгелдер. Чөнки халыкның сүз һәм фикер кодрәте тудырган бу әсәрнең нигезендә бер чорда да искерми, тутыкмый торган сөземтә—хакыйкать ята. Ул—халык, туган җир язмышы һәм шул төшенчәләргә хезмәт итәргә тиеш булып та үзенең тар мәнфәгатьләре белән мавыгып, ил турыңда кайгыртасы урында үч алу турында гына уйлап, милләтләрен бәхетсез иткән ханнар һәм түрәкәйләр хакындагы хәбәрне думбралы карт хәтерли, серне чишә, шуның аркасында ике көчле шәхес арасында мөнәсәбәт киеренкеләнә, үзара кылыч аша «аңлашу» дәрәҗәсенә барып җитә, соңыннан җырчы Субра үкенә, хаталарны «Кылыч төзәтә алмас, кылыч үзе кәкре» дип карый, мәгәр эш узган, төзәтә алмаслык хәлгә килгән була.

Үч алу дәрте кабынган Идегәй улы Норадын белән ил өстенә Шаһтимер гаскәрен алып килә һәм Туктамыш ханны тәхетеннән куып төшерә. Үз иленә яу чапкан кеше беркайчан бәхетле була алмый: улы белән аралары бозыла, үзен яраткан кыз Җаникәне үтерәләр, шул ук Субра аңа иң хаклы сүзләрне әйтә: «Мондый чакта исән калу, Идегәй, бәхет түгел...» Иҗтимагый коллизияләр янына поэмада мәхәббәт тирәсендә барган каршылыклар килеп өстәлә. Хан кызы Идегәйгә гашыйк, әмма бу мәхәббәтнең уңышлы була алуы шикле. Җаникәне атасын үтерер дәрәҗәгә җитеп, Норадын ярата, мәкер үзәге, буталчык Вәзир дә аңа гашыйк һәм үзе белән качарга өнди. Горур Җаникә мәхәббәтенә тугрылыклы кала һәм Көнчыгыш поэзиясенең романтик калыплары буенча, үлемен таба. Җаникәнең олы мәхәббәтен сурәтләү юлында Р. Харис табигать символларына мөрәҗәгать итә: кыя, таш-тау, ак бәхет, лачын, ак бүре, болыт образлары тукымага килеп керә. Җаникәнең Идегәйне очраткач әйткән монологы тоташ шундый куе төсле романтик буяуларга манчылган:
Мин сине шундый көттем! 
Кара дулкын арасыннан 
ап-ак кош көткәндәй, 
Кара таулар арасыннан 
ак лачынны көткәндәй. 
Килерең белеп көттем, 
тилереп тилмереп көттем— 
ак бәхет өмет иттем.
Мондый олы мәхәббәт, тирә-юньне мәкер, хәйлә, явызлык чолгап алганда, бәхетле була, яши алмый. Үлеп яткан Җаникәне кулына алган Идегәй теленә кайгылы, караңгы образлар килеп керә: «Таралды алсу болыт, Каралды кара болыт, Башым кара болытта...» .

Р. Харис лирик төрнең төп таләбен—үзәктә шагыйрьнең үз шәхесе, үз мине (төрле исемнәрдә, чагылышларда) торырга тиеш дигән таләпне бер мизгелгә дә онытмый. Хәтта «Чехов базары» кебек сатирик, «һарут белән Марут»тай мифологик, «Ант суы» тарихи поэмаларында да үзәктә шагыйрь кабул итүе, бәясе тора.
Таш ташладым мин Иделгә, 
һәм, табигый, таш батты.
	(«Ант суы»)

Яшәү яме бераз тоныкланса, 
йә коргаксып куйса язарым, 
Дәрдемәнд күк, мин базарга чыгам, 
урап кайтам Чехов базарын.
	(«Чехов базары»)
Базардагы хәлләрне сурәтләү белән генә чикләнеп, «Наполеон», «Чыңгыз хан», «Хуҗа Насретдин», «Борис патша, Горбачев, Ельцин» кушаматы белән йөртелгән мескеннәрдән көлүгә кайтарып калдырса, ул Ренат Харис булмас иде. «Базар күренешләре белән аерым-аерым танышу ил тормышының мөһим яклары турында уйлану рәвешен ала»,—дип яза Н. Хисамов «Базар һәм шагыйрь җаны» исемле мәкаләсендә4.

Р. Харис бер әсәрендә дә кабатланмаска тырышып, һәр шигыренә, поэмасына яңа композицион төзелеш, чишелеш, бетем эзли. Шул ук вакытта аның сынала килгән, әмма һәр очракта да укучы күңелен җәлеп итеп, аны әсәргә алып керә, кызыктыра торган алымы бар. Аны шартлы рәвештә беренче җөмлә эффекты дип атап булыр иде. Көй уйнауны башлап җибәргәндә уен коралына тәүге чиертүнең әһәмияте зур булган шикелле, Г. Ибраһимовның «Тирән тамырлар» романының беренче җөмләсе әсәрне детектив агымга кертеп җибәргән мисле, Р. Харисның поэмаларының беренче юлларын сайлап алуга игътибар бирүе, аның бу юнәлештә туктаусыз уйлануы, эзләнүе турында сөйли. «Рәссам» поэмасының беренче җөмләсе үк укучыны «сискәндереп, әсәрнең дәвамын укырга мәҗбүр» итә:
Сарафанын салды да ул. 
Көтмәгәндә бөтенләй ялангач калды.
«Ат иярләү» поэмасы түбәндәгечә башлана:
Качып кайтты Кәрам аты... 
Киткәннән соң ун көн узгач...
«Бүре күзе»нең беренче җөмләсе дә гаҗәеп эффектлы:
Көтмәгәндә килеп кадалдылар 
Күзләремә бүре күзләре...
Р. Харис иҗатын өйрәнүгә күп көч куйган Ф. Хәсәнова фикереңчә, «шагыйрьнең соңгы елларда язылган поэмалары гади халык тормышын кырыс реализм пыяласы аша чагылдыра, фәлсәфи тирәнлек һәм сәнгатьчә нәфислеге белән сокландыра. Шагыйрь җитлеккән сүз остасы тәвәккәллеге белән кешенең тарихи барыштагы урыны турында уйлана, укучыны тәэсирләндерә, уйландыра»5.

V

Р. Харисның бөтен иҗаты буйлап сузыла килгән бер мәүзугы—замана героен эзләү. «Исемсезләр» шигъри романын да ул шул хыялын калкытып куюдан башлый:
Герой эзлим! Герой эзлим 
күз бетереп, җир ертып— 
әйтерсең лә татарда мин 
Байрон, Пушкин, Лермонтов...
Остазларының исемнәре шигырь юлларын тутыру өчен аталмый. Аларда «Дон Жуан», «Евгений Онегин», «Герой нашего времени» кебек атаклы әсәрләрендә үз чорларына хас сыйфатларны җыеп алган замана героен эзләгәннәр. Р. Харис XXI гасыр поэзиясе казанышы саналырга лаеклы «Исемсезләр» әсәренә керешкәнче үк, уңай шәхесне татар мәдәниятенең үзе яхшы белгән, аралашып яшәгән кешеләре арасыннан эзли. «Исендәдер...» бәйләменә кергән ике дистәгә якын шигырьнең һәркайсы берүк сүз белән («Исендәдер», «Исендәме») башланып китеп, мәгълүм шәхес белән очрашуны, күрешүне, төрле дәрәҗәләрдәге аралашуны искә төшерә.

Бу әсәрләрне аңлау, кабул итү, мәгънәләренә төшенү—укучыдан рухи һәм әхлакый әзерлек таләп итә. Безнең арабызда шундый нәзберекле, тирән тоемлы элитар шагыйрь булу татар поэзиясенең бәхете һәм, дөнья бизмәненнән килеп, үсеш дәрәҗәсен билгеләүче бер үр. Р. Харис каләме тудырган шигъри портретлардан, «җанлы сын»нардан җитди күргәзмә оештырырлык. Б. Урманче, Г. Бәширов, С. Хәким, Ә. Еники, Н. Җиһанов, Р. Яхин, С. Садыкова... кебек татар мәдәниятенең сүнмәс йолдызлары турында уйлана, һәр шәхеснең кабатланмас үзенчәлекләрен эзли, очрашу-күрешү мизгелләрен яңарта. Әйтик, композитор Нәҗип Җиһанов белән «терсәкләнеп ак рояльгә ике яклап» туган көнен билгеләп торганда, «татар җиле тәрәз» кага. Нәрсә ул, нинди ул татар җиле дигән сораулар туа, шуңа җавап эзләгәндә, яңа көй иҗат ителә һәм аңлатма да табыла:
—Йә, нәрсә соң татар җиле? 
һәм син әйттең: 
—Кичтем еллар, кичтем илләр, 
Бөекләрен өскә чөя башка җилләр...
Көйченең кинаяле, төртмәле фәлсәфи җавабында дөньяны яхшы ук танып-белүе хакында хәбәр, аз-маз рәнҗү катыш үпкә дә бар. Иҗат кешесе гадәти һәм һәр нәрсәдән канәгать була алмый.

Буыннар яшәешендә рухи якынлыкны, сәнгать төрләре арасындагы керешүне, үткәндәге үрләр белән бәйләүче җанлы җепләрне искә төшерүе, олы шәхесләребезгә сүз энҗеләреннән һәйкәлләр торгызуы, ягъни «Исендәдер...» шигъри Гөләндәме өчен генә дә Р. Харис ихтирамга лаеклы шагыйрь. Исән-имин килеш арабызда яшәп иҗат иткән сәнгать әһелләреннән И. Газиев, Р. Ахиярова һәм адашлары Ренатлар гына шагыйрьнең каләм очына эләгүгә лаек булдылар. «Исендәдер...» циклыннан гайре дә Р. Харис күренекле мәдәният әһелләребезне онытмый. «Ключарев», «Сәйдәш», «Рәссам Харис Якупов», «Дирижер Фуад Мансуровка» кебек багышлаулары да югарыда каралган бәйләмгә тартылып, шагыйрьнең югары зәвыгының бер күрсәткече булып торалар.

Шигъри романын «Исемсезләр» дип атаса да, түрәләр белән беррәттән, русның С. Михалков, В. Кузнецов, Н. Старшинов, Б. Ахмадулина, Ю. Друнина, милли шагыйрьләр Мостай Кәрим, Рәсүл Гамзатов, үзебезнең Рүзия Мотыйгуллина, Алсу Гайнуллина кебек артистлар исемен, җырчы Зилә Сөнгатуллинаны яратып телгә ала. Бу киң күңеллелек күрсәткеченнән бигрәк, олы исемнәрне укучы күңеленә сеңдерә бару алымы да6. «Мин тәрҗемәче түгел» дип язса да, җиде том «Сайланма әсәрләр»енен (2006) алтынчы китабының яртысыннан артыгын Р.Харисның тәрҗемәләре алып тора. Сүз сәнгатенең бу катлаулы төренә мөрәҗәгать итүенең сәбәбен ул «Тәрҗемә турында» исемле мәкаләсендә болай дип анлата:

«...минем татар телендә ишетәсем килгән, башка телләрдә иҗат ителгән шигырьләрем күп. Ал арны хәтта яраткан, зәвыгымны тәрбияләшкән шигырьләрем дип тә әйтергә була. Ул шигырьләр күңелем сандыгында балачактан бирле саклана»7.

Р. Харисның тәрҗемәләре белән танышканда ике төп үзенчәлеге күзгә ташлана. Беренчедән, араларында шагыйрьнең зәвыгына, шигъриятне күзаллавына туры килмәгән очраклы әсәрләр булмаса, икенчедән, тәрҗемәче вакыт һәм милли чикләр белән «санашмый». Рус поэзиясе янәшәсендә балкар, лак кебек аз санлы халыклар поэзиясе үрнәкләре дә урын ала. Аның рухына Гавриил Державин, Федор Тютчев, Валерий Шамшурин кебек философ һәм элитар шагыйрьләр иҗаты якын. Р. Харис «Казан утлары», «Ватаным Татарстан», бигрәк тә «Мәдәни җомга» битләрендә рус, украин, белорус һ. б. элеккеге СССРга кергән халыкларның әдәби уңышлары, хәтта проза үрнәкләре белән дә таныштырып барырга тырыша. Бер дәүләт булып яшәгән халыклар белән рухи элемтәләр өзелә барган чорда Р. Харисның бу юнәлештәге эшчәнлеге аеруча әһәмияткә ия.

Р. Харисның тематик һәм хәтер киңлеге елдан-ел офыкларын җәя, тирәнәя бара. Бу даими үзгәреш аның лирикасына да, җырларына һәм либреттоларына да хас. Сыйфат үсешенә алып килгән эзләнүләр киңлеге аның поэмаларында бигрәк ачык чагыла. Тышкы үзгәрешләр аша эчке динамик, иҗтимагый һәм сәнгати яңалыкларга алып килгән эчке процесста берничә тенденция ачык күзәтелә. Заманында бәхәсләр уяткан «Рәссам», «Ат иярләү» поэмаларында тормышны ике яссылыкта күрергә һәм сурәтләргә мөмкинлек биргән психологик анализ, рухи дөньяны, чынбарлыкны кабул итүнең гаять катлаулы, һәрвакытта шәхес теләгәнчә генә булмавын сынландырган, тормышны яңадан кору өстенлек итсә, «Һарут белән Марут»та сатирик гомумиләштерү алга чыкса, «Чехов базары» поэмасында инде тормыш «төбендә» олы сәясәтнең, безне упкынга йомычкадай үзенә тартып алган алыш-биреш, ягъни базар мөнәсәбәтләрендә илнең реаль тормышын, хәл-әхвәле чагылышын күрү ята. «Өч үбешү» кебек әсәрләрендә Р. Харис җанын ял иттерә. Ул—кичереш белән бергә акыл, фикер эшчәнлеген ачуга, заманның әхлакый, рухи проблемаларын тарихи үткәннәр аша үзенчәлекле тел бизәкләре, кыю метафоралар ярдәмендә, тормышны фәлсәфи катлаулыклары белән ачуга омтылучы шагыйрьләрнең берсе.

Кеше—үз чорының, әйләнә-тирә мохитнең җимеше диләр. Чыннан да, яшәгән дәвереңнең гадәт-әхлак тәртипләреннән, иҗтимагый кануннарыннан сикереп чыгып булмый. Һәркемгә табигать биргән акыл һәм тойгы үзен чор калыпларында раслый яисә, алар белән килешмичә, үз «минен», үз өмет-хыялларын, омтылышларын алга сөрергә тырыша. Чын иҗат үзен менә шул каршылыклар бердәмлегеңдә раслый. Гаҗәеп катлаулы һәм мәгънәле Р. Харис поэзиясе. Ул теләсә кемгә эчке серләрен ачып салмаска да мөмкин. Мәгарә ишекләре җиз тупсаларга утыртылган.

Р. Харисны хис, кичереш һәм гүзәл гамь—мәхәббәт сакчысы, юлдашы дип кенә бәяләү берьяклы булыр иде. Ул татарның үткәнен, исемен, хәзергесен яклац күтәрелүче шагыйрьләрнең берсе: «Татарлар», «Татар иле», «Төрки телләр», «Татарстаным минем». Р. Харис күнегелгән, гадәти кысалар шагыйре түгел. Ул көтелмәгән, уйламаган чагыштыру метафоралары белән сискәндереп җибәрә. Яңа сурәт миеңә сеңгәч, аның ифрат тормышчан күзәтү, бары тик чын шагыйрь генә таба алырлык ачык, якты, вакыты белән әрнүле сынландыру икәненә инанасың. Ул—сиңа сеңә, җаныңны, рухыңны баета: «Күзләремә чумасын да Күңелемне буйлыйсын» («Көнләшүләр»), «Язмышың буйлап өрәктәй утлы үкенеч йөрер» («Кисәтү»), «Мин дә җирдә бер күбәләк кенә, Нишлисең бит—язмыш ертылды» («Нишләттең?»), «Идел акчарлагы күзе аша исеп үткән җил», «Күз серле коедыр» («Өч үбешү»). Кыскасы, бай тарихлы татар поэзиясендә Ренат Харисның берәү белән дә бутап, алыштырып булмаслык лаеклы үз урыны бар.
—Бер аягын зуррак атлау
Килешә юлга чыккан иргә...
—Нигә?
—Хисләре адашканда да
Әйләнеп кайтыр туган җиргә!
	(«Бабам сүзе»).
Ренат Харис һәрвакыт юлда, һәр яңа шигыре белән туган җиренә, халкына якыная, аларның сихәтен, җан җылысын, олылыгын иҗатында тулырак чагылдыра бара.
Хәким Сибгат. Халык язмышы —шагыйрь язмышы. Казан: Татар.кит.нәшр., 1979. 352-3536. 2 Харис Р. Сайланма әсәрләр. Җиде томда. 1 т.,Казан,татар.кит.нәшр.,2006. 116. 3 Хәтер сагында. Н.Хисамов. — Казан: Мәгариф,2004,436 б. 4 Хисамов Н. Хәтер сагында. —4336. 5 Харис Р. Сайланма әсәрләр 7 томда. 4 т. Казан: Татар кит.нәшр.,2006. — 76. 6 Бу хакта кара: Галиуллин Т. Н. Әдәбият — хәтер хәзинәсе. Казан: Мәгариф. 2008. 171-1896. 7 Харис Р. Сайланма әсәрләр 7 томда. 6 т. Казан: Татар кит.нәшр.,2006. —156.

Тәлгат Галиуллин
"Казан утлары" № 5, 2011

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018