Бүген Әдипләр: Лирон Хәмидуллин
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Лирон Хәмидуллин


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Тәзкирә ХАКОВА
Фатих Халиди
Яхъя Халитов
Галия Хантимерова
Зөфәр Харисов
Мәгъсум Харисов
Миргалим Харисов
Роза Хафизова
Мөсәгыйт Хәбибуллин
Роза Хәбибуллина
Аида ХӘЙРЕТДИНОВА
Илдар Хәйруллин
Хәниф Хәйруллин
Заһит Хәким
Зөлфәт Хәким
Габделхак Хәлилов
Ризван Хәмид
Лирон Хәмидуллин
Малик Хәмитов
Альберт Хәсәнов
Әнәс Хәсәнов
Гарәфи Хәсәнов
Мәхмүт Хәсәнов
Нурислам Хәсәнов
Гәүһәр Хәсәнова
Рушад Хисаметдинов
Шәриф Хөсәенов
Фатих Хөсни
Зиннур Хөснияр
"Илдус Хуҗин
Мәгъсүм Хуҗин
Фирдәвес Хуҗин
Лирон Хәмидуллин Тәрҗемәче һәм проза әсәрләре авторы Лирон Хәйдәр улы Хәмидуллин 1932 елның 10 ноябрендә Куйбышев өлкәсенең Кошки районы (хәзерге Ульяновск өлкәсенең Яңа Малыклы районы) Иске Төгәлбуга авылында колхозчы гаиләсендә туган. Җиде класс белемне туган авылында һәм Оренбург өлкәсендәге Искеавыл мәктәбендә ала. Бер ел колхозда эшләгәннән соң, 1949 елны Казакъстан ССРның Актүбә шәһәрендәге тимер юл техникумына укырга керә. 1951 —1954 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә, кайткач, яңадан техникумда укуын дәвам иттерә. 1956 елда техникумны тәмамлагач, 1960 елның ахырына кадәр Оренбург өлкәсенең Орск шәһәрендә тимер юл участогы бригадиры һәм өлкән мастер булып эшли. 1961 елның январеннан Л. Хәмидуллин Казанда яши. 1961—1967 елларда Казан трамвай-троллейбуслар идарәсендә үз белгечлеге буенча җитәкче эшләрдә эшли, ә 1967—1982 елларда СССР Әдәби фондының Татарстан бүлеге директоры вазифаларын башкара. Ул — 1963 елдан КПСС члены.
Л. Хәмидуллин әдәби иҗат эшен алтмышынчы елларның ахырларында хикәяләр язудан башлый. Аның тимер юл транспорты эшчеләре тормышына, аларның авыр һәм тынгысыз хезмәтенә багышланган «Юлда» исемле хикәяләр җыентыгы (1968) һәм «Дала иртәсе» дигән повесте (1971), укучылар тарафыннан җылы каршы алынып, әдәби тәнкыйтьтә дә уңай бәягә очрый. Җитмешенче еллардан башлап, исә язучы үз иҗат эшчәнлегенең икенче тармагы булган әдәби тәрҗемә өлкәсенә, бигрәк:тә төрки телле әдәбиятларны тәрҗемә итүгә игътибарын күбрәк юнәлтә. Аның тәрҗемәләре арасында казакъ совет язучысы Ә. Әлимҗановның «Күкшел таулар итәгендә» һәм «Отрар хатирәсе» исемле ике повесте (1974), күренекле үзбәк прозаигы Ә. Мохтарның «Чинар» дигән романы (1976), казакъ әдәбияты классигы Абайның проза әсәрләренең тәрҗемәсе (1981) үзләренең профессиональ югарылыкта эшләнүе белән аерылып торалар.
Л. Хәмидуллинның милли әдәбиятлар арасындагы элемтәләрне ныгыту юнәлешендә алып барган әдәби-практик эшчәнлеге дә игътибарга лаек. Аның Турыдан-туры катнашы белән татар телендә Абай Кунанбаевның күпчелек Әсәрләрен үз эченә алган бер томлык (1981), бүгенге казакъ язучыларының повестьлар җыентыгы («Ак дөя», 1979), каракалпак әдипләренең шигъри ләм чәчмә әсәрләре тупланган китабы («Арал дулкыннары», 1981) дөнья е. Шулай ук, үз чиратында, Урта Азия республикалары нәшриятларында ып чыккан «Татар повестьлери» (Алма-Ата, 1979 ел, казакъ телендә), «Ниллар ва йуллар» (Ташкент, 1981, үзбәк телендә), «Татар гурриңлери» («Татар хикәяләре», Нукус, 1981 ел, каракалпак телендә) исемле күләмле җыентыклар да басмага Л. Хәмидуллин тарафыннан әзерләнде.
1983—1984 елларда Л. Хәмидуллин күренекле белорус әдибе Василь Быковның Бөек Ватан сугышы темасын яктырткан ике повестен («Обелиск», «Дожить до рассвета») тәрҗемә итте.
Л. Хәмидуллин— 1977 елдан СССР Язучылар союзы члены.

БИБЛИОГРАФИЯ

Юлда: Хикәяләр.—Казан: Таткитнәшр., 1968.—61 б. 9000. Рец.: Миңнуллин Ф. Җылылык хисе.— Казан утлары, 1969. №6, 177—179 б.
Дала иртәсе: Повесть.— Казан: Таткитнәшр., 1971.— 136 б., ил. 7000. Рец.: Сарьян X. Өч төрле өч адым.—Кит.: X. Сарьян. Уеңны уйдырып сал. Казан, 1977. 37—46 б.; шул ук мәкалә.— Казан утлары, 1972, № 2, 183—184 б.
Мохтар Ә. Чинар: Риваять, хикәят һәм кыйссалардан торган роман/ .Л. Хәмидуллин тәрҗ.— Казан: Таткитнәшр., 1976.— 384 б. 15000. Чинара. Рец.: Миңлебаев К. Камиллеккә омтылу.— Казан утлары, 1977, № 9, 175—180 б.
Әлимҗанов Ә. Отрар хатирәсе: Ике повесть/Л. Хәмидуллин тәрҗ.-— Казан: Таткитнәшр., 1974.—207 б. 10000. Сувенир из Отрара. Рец.:Нурмөхәммәтов Т. Үз галәме, үз киңлекләре.— Казан утлары, 1975, № 11, 166—171 б.
Быков В. Һәйкәл: Повестьлар/Л. Хәмидуллин тәрҗ.— Казан: Таткит-яәшр., 1984.—224 б. 11000. Обелиск.

Аның турында

Фоат ГАЛИМУЛЛИН. ИГЕЛЕКЛЕ ЭШЛӘР
Шамов А. Лирон Хәмидуллин.— Казан утлары, 1978, № 3, 184—186 б. Гаффар Ә: Сүз дәрьясы кичешли.— Соц. Татарстан, 1977, 5 июнь. Миңнуллин Ф., Даутов Р. Җылылык хисе.— Соц. Татарстан, 1982, 23 дек. Нурмөхәммәтов Т. «Чуен юллар, күперләр аша».— Яшь ленинчы, 1982, 10 ноябрь. Әйди Т. Үз йөзен саклап.—Казан утлары, 1982, № 7, 162—164 б.

©Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986



© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013