Бүген Әдипләр: Хәмидә Идиятуллина
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Хәмидә Идиятуллина


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Булат Ибраһимов
Ямаш Игәнәй
Иделбикә
Рим Идиятуллин
Хәмидә Идиятуллина
Нурия Измайлова
Илсөяр Иксанова
Рәйсә Имамиева
Фаил Ислам
Зимфира Исламова
Фәйрүзә Исмәгыйлева
Әхмәт Исхак
Әнәс Исхаков
Гөлфия Исхакова
Ләйсән ИСХАКОВА
Наил Ишмөхәммәтов
Йолдыз
Ибраһим Йосфи
Зөлфия Йосыфалиева
Йосыфбик

Хәмидә Мөгыйн кызы Идиятуллина 1943 елның 1 ноябрендә Оренбург өлкәсе Абдуллин районы Иске Шалты авылында туа. Авылында җидееллык белем алгач, күрше авылга йөреп, урта мәктәпне һәм Бузулук шәһәренең педагогика училищесын тәмамлый. Утыз җиде ел укытучы, китапханәче, методист булып эшли. Шул елларда ук иҗат белән шөгыльләнә. 2000 елда, Баулы шәһәренә күчеп килгәч, «Ялкын» иҗат берләшмәсенә йөри башлый. Шигырьләре район газетасында басыла. Бөек Җиңүнең 60 еллыгына багышланган иҗади конкурста «Сугыш афәте» исемле шигыре өчен I дәрәҗә дипломга лаек була. 2008 елда «Көзге моңнар» исемле китабы дөнья күрә. 2011 елда «Сөембикә» журнал ы редакциясенең Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм Бөтенрос-сия «Татар гаиләсе» фонды белән берлектә уздырган «Әти һәм мин» конкурсында «Мин — әти кызы» язмасы өчен I дәрәҗә дипломга лаек була.

Исән генә булсыннар!

Бу дөньяның бөтен зилзиләсен
Җилкәсендә ир-ат күтәрә. 
Ир-атка хас бер сабырлык белән 
Йөрәк аша барсын үткәрә. 

Янган утка керә - янам дими, 
Ургып аккан суга ташлана. 
Ир-ат өлешенә тигән язмыш 
Бишектән үк әллә башлана? 

Авырлыклар килсә ил өстенә, 
Үз кайгысы белән тиң итә. 
Яу кырына керә арысландай, 
«Илем өчен!» - диеп ант итә. 

Әрнүләрне эчтә тота белә, 
Зур тормышта һәрчак таяныч. 
Гомерләре генә никтер кыска, 
Шул кыскалык авыр, аяныч. 

Кайчак башка сәер фикер килә: 
Түгелдер ул, бәлки, өр-яңа: 
Ир-егетләр, берүк, исән булсын, 
Чын ирләрдән калса - ил яна!

Әнием гөлләре

Тәрәзәдән әнием карый Ак чәчәк булып кына. Тәрәзә төпләре саен Әнием гөлләре. Искә төшереп тора алар Бергә көннәрне. Җәйге кына, яран гөлләр Карый үрелеп. Тәрәзләрдән бетмәс сагыш Тора түгелеп. Хушлашкандай, ак пәрдәләр Җилли җилләрдә. Калдырдың да киттең, әнкәй, Кайтмас җирләргә. Тәрәзә төпләре саен Гөлләр тезелгән. Алар да сине юксына, Өмет өзелгән.
Илһам чишмәләре. Казан, "Рухият" нәшрияте, 2013.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013