Бүген Әдипләр: Гали Халит
   
Телеңне ЙОКЛАП КАЛМА, әй татар баласы!



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Гали Халит

A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Ринал Хаҗиев
Ибраһим Хаккый
Вахит Хаков
Ильяс ХАЛИКОВ
Гали Халит
Гали Халит
(1915-1992)
Әдәбият галиме һәм тәнкыйтьче Гали Халит (Гали Мөхәммәтгали улы Халитов) 1915 елның 26 июнендә Татарстан АССРның хәзерге Тәтеш районы Үтәмеш авылында ярлы крестьян гаиләсендә туган. Авылда башлангыч белем алганнан соң, 1930 елда Казанга килеп, педагогия техникумында, аннары 1932—1936 елларда Казан дәүләт педагогия институтының тел-әдәбият факультетында укый. Институтны тәмамлагач, 1936 елның көзеннән алып 1942 елның октябренә кадәр Татарстанның Арча педагогия училищесында татар әдәбияты укыта. 1942 елның ахырыннан башлап Гали Халит берөзлексез Казан Тел, әдәбият һәм тарих фәнни-тикшеренү институтында (хәзер СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты) эшли: башта озак еллар ин« ститутның әдәбият секторына җитәкчелек итә, ә 1966 елдан бирле шул ук секторның өлкән гыйльми хезмәткәре вазифаларын башкара. 1948 елда Мәҗит Га« фури иҗаты буенча кандидатлык диссертациясе, ә 1968 елда «Татар әдә« биятында иҗат методы проблемалары (1905—1932)» дигән темага докторлык диссертациясе яклый.
Гали Халит педагогия техникумында укыган елларында ук әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә башлый: аның биредә язган беренче шигъри тәҗрибәләре Буа район газетасында басылалар. Педагогия институтында уку аны әдәбият дөньясына тагын да якынайта. Монда ул, иҗади кызыксынуын әдәби тәнкыйть һәм әдәбият тарихы өлкәсенә юнәлтеп, соңга таба бу өлкәне үзенә төп иҗат мәйданы итеп сайлый. 1937 елда егерме ике яшьлек тәнкыйтьченең Тукай иҗатын өйрәнүнең торышына караган һәм Такташның «Киләчәккә хатлар» поэмасын анализлаган беренче мәкаләләре дөнья күрә. Шул елдан алып яшь автор әдәби хәрәкәтнең төрле актуаль мәсьәләләрен күтәргән һәм Г. Тукай, Г. Камал, М. Гафури, Ш. Камал, М. Фәйзи, һ. Такташ кебек классик язучыларның иҗат эшчәнлекләрен өйрәнүгә багышланган әдәби тәнкыйть мәкаләләрен газета-журнал битләрендә өзлексез бастырып килә. 1939 елда ул, Г. Тукай турындагы мәкаләләрен туплап, «Халык шагыйре Тукай» исеме белән аерым китап итеп чыгара, 1941 елда исә «Мәҗит Гафури иҗаты» дигән күләмле монографик хезмәтен бастыра.
Тел, әдәбият һәм тарих институтында озак еллар эшләү Г. Халитка әдәбият тарихын системалы рәвештә тикшерүгә киң юл ача. Тәнкыйтьче-галимне иң беренче чиратта XX йөз башы татар әдәбияты кызыксындыра. Аның шул чор әдәбиятының аерым проблемаларын, идея-эстетик үзенчәлекләрен иҗтима-гый-политик һәм милли азатлык хәрәкәтләре белән бәйләнештә тикшергән башлангыч тәҗрибәләре «Татар әдәбиятында реализм мәсьәләләре» (1948) исемле китабында һәм «XX йөз башында татар әдәбияты» (1954) дигән очеркларда урын ала. Соңга таба галим, тикшеренүләрен тирәнәйтә һәм киңәйтә барып, яңа фактик материаллар нигезендә егерменче йөз башы татар әдәбиятының идея-эстетик байлыгын тагы да колачлырак, күпьяклырак яктыртуга ирешә; бигрәк тә иҗат методлары (мәгърифәтчелек реализмы, критик реализм, романтизм, романтик реализм), аларның идеологик һәм эстетик асылы, үзара мөнәсәбәтләре, әдәби стильләр, жанрлар, традицияләр һәм новаторлык мәсь« әләләрен күтәргән оригиналь теоретик хезмәтләрен язып чыга («Кешегә һәм чынлыкка мәхәббәт белән» җыентыгы, 1975; «Яңа гасыр поэзиясе (1905— 1917)» китабы, 1979).
Г. Халит XX йөз башы татар әдәбияты мәйданында күренекле урын тоткан әдипләрнең иҗат индивидуальлекләрен өйрәнү буенча нәтиҗәле эшли. Аның озак еллар дәвамында яратып өйрәнгән әдибе—Габдулла Тукай. Алтмышынчы елларда дөнья күргән «Тукай үткән юл», «Габдулла Тукай и татарское литературное движение начала XX века», «Тукай и его современники» исемле хезмәтләрендә һәм күп санлы мәкаләләрендә галим бөек шагыйрьнең татар әдәбиятында тоткан урынын, аның дөньяга карашын, поэзиясенең иҗтимагый эчтәлеген һәм сәнгатьчә үзенчәлекләрен төрле яклап ачуга ирешә.
Илленче еллардан башлап Г. Халит татар әдәбиятының совет чорың, бигрәк тә егерменче еллардагы әдәби хәрәкәтне өйрәнүгә игътибарын юнәлтә. Баштарак ул матбугатта шул дәвернең әдәби күренешләрен һәм аерым өлкәләрен яктырткан мәкаләләре белән күренә, аннары, коллектив көч белән иҗат ителгән «Татар совет әдәбияты тарихы» (1960) һәм «История татарской советской литературы» (Мәскәү, 1965) дигән китапларның бер авторы буларак, гражданнар сугышы чоры, егерменче еллар әдәбиятына һәм Галимҗан Ибраһимов иҗатына багышланган бүлекләрне яза. 1967 елда галимнең шул ук чор татар әдәбиятына багышланган «Герой, рожденные революцией» исемле китабы басыла. Бу хезмәтләрендә автор татар әдәбиятының Октябрьдән соңгы үсеш тенденцияләрен, нинди яңа сыйфатлар белән баюын, социалистик реализм эстетикасының аерым язучылар иҗатында ничек гәүдәләнүен анализлый, әдәбиятта яңа геройны күрсәтү юлындагы катлаулы мәсьәләләрне күтәрә. Г. Халитның Һади Такташ иҗатына багышланган «Шагыйрь, чор, герой» (1971) һәм «Поэзия дерзаний» (1980) исемле китапларында да герой һәм иҗат методы мәсьәләләре игътибар үзәгенә алынып, алар шул ук егерменче еллардагы катлаулы әдәби хәрәкәт җирлегенә куеп тикшереләләр. «Тормыш һәм ирек җырчысы» (1980) дигән хезмәтендә исә Г. Халит, яңадан М. Гафури иҗатына мөрәҗәгать итеп, бу әдипнең татар әдәбияты тарихында тоткан зур ролен ачыклап күрсәтә. Г. Халитның татар әдәбияты тарихына багышланган мәкаләләре үзәк матбугатта, СССР Фәннәр академиясенең М. Горький исемендәге Дөнья әдәбияты институты хезмәтләрендә дә еш басыла.
Г. Халит озак еллардан бирле урта мәктәпләрдә татар әдәбиятын укыту программаларын төзү һәм унынчы класслар өчен татар әдәбияты дәреслекләре язу эшенә актив катнаша.
Г. Халит Татарстан язучыларының V (1963) һәм VI (1965) съездларында Татарстан Язучылар союзы идарәсенең члены итеп сайланды; 1958—1960 елларда «Татарстан коммунисты», 1968—1979 елларда «Казан утлары» журналларының редколлегия члены булып эшләде, союзның тәнкыйтьчеләр секциясенә җитәкчелек итте.
Әдәби тәнкыйть һәм әдәбият фәне өлкәсендәге нәтиҗәле эшчәнлеге өчен Г. Халитка 1975 елда — Татарстан АССРның, 1981 елда РСФСРның атказанган фән эшлеклесе дигән мактаулы исем бирелде.
Г. Халит— 1939 елдан СССР Язучылар союзы члены.
©Совет Татарстаны язучылары. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018