Бүген Әдипләр: Габделхак Хәлилов
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Габделхак Хәлилов

A Ә Б В Г Д Е Җ З И Й К Л М Н O Ө П Р C Т У Ү Ф =>Х<= Ч Ш Э Ю Я Һ
Ринал Хаҗиев Сәлим Мирза Хазбиевич Ибраһим Хаккый Вахит Хаков Тәзкирә ХАКОВА Фатих Халиди Ильяс ХАЛИКОВ Хәкимҗан Халиков Гали Халит Нияз Халит Рим Халитов Яхъя Халитов Ленар Хамматов Фәния ХАММАТОВА Эльмира ХАММАТОВА Рамил Ханнанов Расих Ханнанов Айгөл Ханова Зөлфия Ханова Галия Хантимерова Ренат Харис Зөфәр Харисов Миргалим Харисов Гөлназ ХАРИСОВА Кәүсәрия Харрасова Харәзми Фәрит Хатипов Индира Хафазетдинова Габбас Хафизов Габдрахман Хафизов Илнар Хафизов ЛИНАР ХАФИЗОВ Марс Хафизов Роза Хафизова Нәфисә Хәбибдиярова Әхәт Хәбибуллин Камбәр Хәбибуллин Рафис Хәбибуллин Рәсим Хәбибуллин Гөлсинә Хәбибуллина Ләйсән Хәбибуллина Люция ХӘБИБУЛЛИНА Венера Хәбибрахманова Фәридә Хәбибрахманова <Мизхәт Хәбибуллин Мөсәгыйт Хәбибуллин Роза Хәбибуллина Фәйрүзә Хәбибуллина- Әсгать Хәеркәев Илгиз Хәеркәев Әбү Хәжиб Хәсән Хәйри Вәсилә Хәйдәрова> Фәйрүзә ХӘЙДӘРОВА Марсель Хәйретдинов Рәшит Хәйретдинов Аида ХӘЙРЕТДИНОВА Сания Хәйретдинова Әнвәр Хәйри Гокәшә Хәйруллин Алмаз Хәйруллин Данис Хәйруллин Зөлфәт Хәйруллин Илдар Хәйруллин Исхак Хәйруллин Хәниф Хәйруллин Альбина Хәйруллина-Вәлиева ИЛСӨЯР ХӘЙРУЛЛИНА Мәдинә Хәйруллина Вәсимә Хәйруллина Чулпан Хәйруллина Заһит Хәким Зөлфәт Хәким Нигъмәт Хәким Рафаил Хәкимов Гөлназ Хәкимова Гөлнара Хәкимова Фирая Хәкимова Сибгат Хәким Фәрит Хәкимҗанов Ягъкуб Хәлили Габделхак Хәлилов Зәбир Хәлимов Алмаз Хәмзин Айдар Хәлим Йолдыз Хәлиуллин Альбина Хәлиуллина Роза Хәлиуллина Фирая Хәлиуллина Сәгыйд Хәлфин Касыйм Хәмзин Ризван Хәмид Булат Хәмидуллин Лирон Хәмидуллин Алия Хәмидуллина Роза Хәмидуллина Флүрә Хәмидуллина Малик Хәмитов М.Хәнәфи Зәки Хәнәфиев Рафаил Хәплехәмитов Дөлфәт Хәрби Әхмәтгәрәй Хәсәни Альберт Хәсәнов Аяз Хәсәнов Әнәс Хәсәнов Гарәфи Хәсәнов Гыйззәтулла Хәсәнов Мансур Хәсәнов Мәхмүт Хәсәнов Нурислам Хәсәнов Рим Хәсәнов Алсу Хәсәнова Асия Хәсәнова Гәүһәр Хәсәнова Миләүшә Хәсәнова Фәридә Хәсәнова Рәхим Хисаметдинов Рушад Хисаметдинов Рафис Хисами Алинә Хисамиева Нурмөхәммәт Хисамов Фәһимә Хисамова Рифкать Хисмәт Рахмай Хисмәтуллин Хәй Хисмәтуллин Илсур Хөснетдинов Илдар Хөсни Хәниф Хөснуллин Фәния Хуҗахмәт Гали Хуҗи "Илдус Хуҗин Мәгъсүм Хуҗин Фаяз ХУҖИН Фирдәвес Хуҗин Диләрә Хуҗина Наилә Хөрмәтова Мәгъмүрә Хөрмәтуллина Нур Хөсәенов Резидә Хөсәенова Әзилә Хөснетдинова Минзифа Хөснетдинова- Фатих Хөсни Зиннур Хөснияр Котдүс Хөснуллин Алсу Хөснуллина Мәхмүт Хөсәен Шәриф Хөсәенов Гөлнирә Хөсәенова Кәмал Хөҗәнди
Габделхак Хәлилов

Үтәлгән әманәт

“...Колак яныннан ук выжт-выжт итеп пулялар сызгырып үткәнен ишетәм, шрапнель яңгыры чәчеп, ерак та түгел снарядлар шартлавы күренә. Туңган булсам да, куркудан гәүдәмне салкын тир басты, минем өчен яшәү белән үлем арасы каш белән күз арасы кебек кенә калды, чөнки һәр секунд үлем алып килергә мөмкин иде. Түбән төшкән саен, аста җәелеп яткан Кенигсбергның йортлары да якынаялар, урамнар, шул урамнар буенча арлы-бирле чабышкан кешеләр шәйләнә.Туп-туры дошман өненә килеп төшәчәгемне уйлап, эсселе-суыклы булдым...”

Бу әдәби әсәрдән өзек түгел. Әлеге юлларны Апас районы Түбән Барыш егете Габделхак Хәлилов язып калдырган. Бөек Ватан сугышында сержант (очучы-радист) булып хезмәт иткән Габделхак сугыш тәмамланганнан соң истәлекләр яза.
Гомере кыл өстендә торганда да егет каушап калмаган. Сугыш вакытында йөздән артык очыш ясап күпме фашистны дөмектерә ул. Инде сугыш тәмамланырга да санаулы гына көннәр калгач, ни кызганыч, Кенигсбергны бомбага тотканда, немец снаряды тиеп аның самолеты яна башлый. Командир сикерергә боера. Гаделхак өметемне өздем дигәндә, фашистлар янына ук мәтәлеп төшә. Менә шул көннән тәмуг уты башлана да инде. Кыйнаулар, сорау алулар язгы көндә ач, ялангач килеш немец тоткыныда җәфа чигүләр...
Очучы татар егетенең документлары фәкать ярты гасырдан соң гына туган якларына әйләнеп кайта. Хәер, алтмыш яше тулгач якты дөньядан китеп барган сугыш ветеранына аларны бастырып кулына алырга насыйп булмый... Миңлеһаҗәр Низамова – Габделхак аганың кызы. Чаллыда яшәүче язучы Фирдәвес Хуҗин ярдәмендә ул Бөек Җиңүнең 65 еллыгына әтисе язып калдырган истәлекләрне китап итеп бастырып чыгарган. Ветеранның кызы Миңлеһаҗәр ханым белән әнгәмәбез әтисенең катлаулы язмышы хакында.
-Һаҗәр апа, Бөек Җиңүнең 65 еллыгы якынлаша. Шәхсән Сезнең өчен бу нинди бәйрәм?
-Дөресен генә әйткәндә, китапны Фирдәвес Хуҗин белән шушы бәйрәмгә дип әзерләдек тә инде. Аллага шөкер, күп михнәтләр күрсә дә, әткәй сугыштан исән-сау кайткан. Әти исән вакытта да бу көн безнең гаилә өчен зур бәйрәм иде.
-Әтиегез сугыш турында истәлекләр сөйли идеме?
-Бернәрсә дә сөйләмәде.
-Ничек уйлыйсыз, нишләп икән?
-Ул мөгаен без — балалары өчен курыккандыр. 34 көн фашистлартларда әсир булганы беленер дә якыннарына кыенлык килер дип уйлагандыр. Авылда әткәйнең әсирлектә булганын беркем дә белмәде. 1941 елның 11 мартында икенче тапкыр фашистларны бомбага тотарга барганда, самолетлары фаҗигага эләгә. Алар бомбаларны ташлап өлгерәләр, ләкин үзләренә дә һөҗүм башланып самолетларына ут капкач, командирлары сикерергә куша. Шулай итеп алар әсирлеккә эләгә. Бу хәл Кенигсберг өстендә була. Фашистларның яннарына ук килеп төшә, бичаралар.
-Әтиегез сугыш турында сөйләмәде дидегез. Шулай да, истәлекләр язып барган.
-Ул кичләрен тешем сызлый дип утыра иде. Ә әткәйнең авызында бер дә үз теше юк, барысы да куелган. Чәчләре дә яшьтән үк ап-ак иде. Керосин лампасын кабызып, почмакта язып утырганы бүгенгедәй хәтеремдә. Әнкәй дә атагызның теше сызлый, комачау итмәгез, дип нәрсәләр язганын бер тапкыр да күрсәттермәде. Менә насыйп булгач, ул язган истәлекләрне Фирдәвес Хуҗин ярдәмендә башкаларга да укыттыру мөмкинлеге туды. 2001 елны безне архивка җыйдылар. Әткәй турында сөйләдек. Бу вакытта әткәй үлгәнгә 24 ел иде инде (Ул алтмыш яшен тутыргач бер ай үтүгә вафат булды). Мин белгәннән бирле ул чирле иде. Җәй челләсендә дә аягыннан киез итеге төшмәде, башында гел бүреге булды. Үз гомеремдә аның сүгенгәнен, ачуланганын ишетмәдем. Ирләр белән җыелып утырмады. Авызымнан берәр сүз чыгар дип курыккандыр, күрәсең. Әле бүген дә хәтерлим: әти оста һәм матур яза иде. «Габделхак, районга барасы бар, минем исемнән гариза язып бир әле», дип киләләр иде аның янына. Берсен дә бормады. Сугыштан кайткач, учетчик, ферма мөдире булып эшләде.
-Авыл баласының очучы булып китүе ничегрәк булган соң?
- Әти мәктәптә бик яхшы укыган. Алар авылда да чордашларыннан өч кенә малай шулай яхшы укыганнар. 1939 елны Казанга укырга керергә киләләр. ФЗӨ мәктәбенә урнаша. Аннан армиягә китә, ә анда инде сигез ай эчендә очучы итеп әзерлиләр. Шуннан сугыш башлана. Әти гаиләдә бишенче бала булып туа. Әти-әнисе, апалары аны яратып, кадер-хөрмәттә үстергән. Туганнары да авыл советы рәисе, укымышлы кешеләр була. Ә әтинең истәлекләре язылган дәфтәрен оныгы Гөлназ чормадан табып ала. Чормада укый да шунда яңадан яшереп калдыра. Авылга кайткач, бу хакта ул миңа да сөйләде. Мин дәфтәрне Казанга алып килдем. Ул вакытта әниебез Казанда тора иде. Әни китапны берни әйтмичә генә алды да җыеп куйды. Аннан соң Фирдәвес Хуҗин (2001 ел) безгә әтинең документарын алып килде.Әнкәй шул вакытта: «И, балакай, үзен шулай зурлап эзләп килүләрен Гаделхак белгән булса, ничек горурланыр иде! Ул бит бу дөньядан шул кадәр кимсенеп китте. Никадәр фашистларны кырган, ләкин 34 көн дошман әсирлегендә җәзаланганы өчен гомер буе кимсенеп, телен тешләп яшәде. Тавыш күтәреп кеше белән фикерләшә алмады», дигән иде.
-Китап бастыру идеясе ничегрәк туды?
- 2003 елны әнкәй китап итеп чыгарып булмас микән бу истәлекләрне дигән фикерен белдерде. Китапны чыгарасы җиңел булмады. Ләкин Ходай кушкач, башкарып чыктык без моны. Фирдәвес Хуҗин бик булышты. Җиңүнең 65 еллыгына очучы ветераннарга бүләк ясыйбыз дип тырыштык. Ул сораган документларны мин таба тордым. Ул истәлекләрне рәтләп, эшкәртеп чыкты, исемен дә үзе тапты. Истәлекләр тугыз ай дигәндә басылды.Әле хәзер дә китапны күкрәгемә кысып еш елыйм.
-Һаҗәр апа, ни өчен язып барды икән ул аны, әсирлектә булганын белдерәсе килмәгән бит?
-Мөгаен, ул дөреслеккә инангандыр. Кайчан да булса исеме акланыр, аның батырлыкларына да хөрмәт белән карарлар дип ышангандыр. Ә аннары без балалары укысын, әтиләре белән горурлансыннар дип уйлагандыр инде. Нинди генә авырлыкларга юлыксаң да, күңелең саф икән, син җиңеп чыгачаксың дип әйтергә теләгәндер.
Габделхак әфәнденең очучы икәнен авылда үзе исән чагында белмәгәннәр. Фәкать документлары ерак җирләрдән әйләнеп кайткач кына бу сер ачыла. Миңлеһаҗәр апаның исә тагын бер зур хыялы бар - әтисе белән иңгә иң көрәшкән башка совет солдатларын эзләп табасы килә аның. Аларның язмышлары белән кызыксына. Игелекле эше дәвамлы булсын! Мөршидә Кыямова.
www.Intertat.ру

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013