Бүген Әдипләр: Фатих Халиди
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Фатих Халиди

A Ә Б В Г Д Е Җ З И Й К Л М Н O Ө П Р C Т У Ү Ф =>Х<= Ч Ш Э Ю Я Һ
Ринал Хаҗиев Сәлим Мирза Хазбиевич Ибраһим Хаккый Вахит Хаков Тәзкирә ХАКОВА Фатих Халиди Ильяс ХАЛИКОВ Хәкимҗан Халиков Гали Халит Нияз Халит Рим Халитов Яхъя Халитов Ленар Хамматов Фәния ХАММАТОВА Эльмира ХАММАТОВА Рамил Ханнанов Расих Ханнанов Айгөл Ханова Зөлфия Ханова Галия Хантимерова Ренат Харис Зөфәр Харисов Миргалим Харисов Гөлназ ХАРИСОВА Кәүсәрия Харрасова Харәзми Фәрит Хатипов Индира Хафазетдинова Габбас Хафизов Габдрахман Хафизов Илнар Хафизов ЛИНАР ХАФИЗОВ Марс Хафизов Роза Хафизова Нәфисә Хәбибдиярова Әхәт Хәбибуллин Камбәр Хәбибуллин Рафис Хәбибуллин Рәсим Хәбибуллин Гөлсинә Хәбибуллина Ләйсән Хәбибуллина Люция ХӘБИБУЛЛИНА Венера Хәбибрахманова Фәридә Хәбибрахманова <Мизхәт Хәбибуллин Мөсәгыйт Хәбибуллин Роза Хәбибуллина Фәйрүзә Хәбибуллина- Әсгать Хәеркәев Илгиз Хәеркәев Әбү Хәжиб Хәсән Хәйри Вәсилә Хәйдәрова> Фәйрүзә ХӘЙДӘРОВА Марсель Хәйретдинов Рәшит Хәйретдинов Аида ХӘЙРЕТДИНОВА Сания Хәйретдинова Әнвәр Хәйри Гокәшә Хәйруллин Алмаз Хәйруллин Данис Хәйруллин Зөлфәт Хәйруллин Илдар Хәйруллин Исхак Хәйруллин Хәниф Хәйруллин Альбина Хәйруллина-Вәлиева ИЛСӨЯР ХӘЙРУЛЛИНА Мәдинә Хәйруллина Вәсимә Хәйруллина Чулпан Хәйруллина Заһит Хәким Зөлфәт Хәким Нигъмәт Хәким Рафаил Хәкимов Гөлназ Хәкимова Гөлнара Хәкимова Фирая Хәкимова Сибгат Хәким Фәрит Хәкимҗанов Ягъкуб Хәлили Габделхак Хәлилов Зәбир Хәлимов Алмаз Хәмзин Айдар Хәлим Йолдыз Хәлиуллин Альбина Хәлиуллина Роза Хәлиуллина Фирая Хәлиуллина Сәгыйд Хәлфин Касыйм Хәмзин Ризван Хәмид Булат Хәмидуллин Лирон Хәмидуллин Алия Хәмидуллина Роза Хәмидуллина Флүрә Хәмидуллина Малик Хәмитов М.Хәнәфи Зәки Хәнәфиев Рафаил Хәплехәмитов Дөлфәт Хәрби Әхмәтгәрәй Хәсәни Альберт Хәсәнов Аяз Хәсәнов Әнәс Хәсәнов Гарәфи Хәсәнов Гыйззәтулла Хәсәнов Мансур Хәсәнов Мәхмүт Хәсәнов Нурислам Хәсәнов Рим Хәсәнов Алсу Хәсәнова Асия Хәсәнова Гәүһәр Хәсәнова Миләүшә Хәсәнова Фәридә Хәсәнова Рәхим Хисаметдинов Рушад Хисаметдинов Рафис Хисами Алинә Хисамиева Нурмөхәммәт Хисамов Фәһимә Хисамова Рифкать Хисмәт Рахмай Хисмәтуллин Хәй Хисмәтуллин Илсур Хөснетдинов Илдар Хөсни Хәниф Хөснуллин Фәния Хуҗахмәт Гали Хуҗи "Илдус Хуҗин Мәгъсүм Хуҗин Фаяз ХУҖИН Фирдәвес Хуҗин Диләрә Хуҗина Наилә Хөрмәтова Мәгъмүрә Хөрмәтуллина Нур Хөсәенов Резидә Хөсәенова Әзилә Хөснетдинова Минзифа Хөснетдинова- Фатих Хөсни Зиннур Хөснияр Котдүс Хөснуллин Алсу Хөснуллина Мәхмүт Хөсәен Шәриф Хөсәенов Гөлнирә Хөсәенова Кәмал Хөҗәнди
Фатих Халиди
"Х" хәрефенә язмалар

(1850—1923)

1888 елда Фатих Халидинең «Рәдде бичара кыз» пьесасы басыла.
Фатих Халиди 1850 елда Казан губернасы Тәтеш өязе (хәзерге Татарстанның Кама Тамагы районы) Яңа Сала авылында мулла гаиләсендә туа. Атасы Хаммат мулла Фатихка бер яшь вакытта Казанга күчә, Зәңгәр мәчет мәхәлләсендә мулла һәм мөдәррис булып тора. Фатих, уку яшенә җиткәч, атасы карамагындагы мәдрәсәгә йөри. Берничә ел укыгач, Кышкар мәдрәсәсенә җибәрелә. Шунда гарәп телен өйрәнә. Анда берничә ел укыганнан соң, Казанда Гайса хаҗи приказчигы булып хезмәт итә башлый, үзлегеннән укуын дәвам итә, рус телен өйрәнә. Соңрак үзе дә беркадәр вакыт сату итә. Ләкин әдәбият белән кызыксыну өстенлек ала, ул гомеренең күп өлешен иҗат эшенә багышлый.
XX гасыр башындагы демократик татар язучылары шикелле үк, Ф. Халиди да халыкка китап тарату эшенә зур игътибар бирә. Үзе дә, төрле темаларга китаплар язудан тыш, китап кибетенә эшкә күчә (1906 елда басылган «Надан, саран Теллә бай хикәяте» исемле китабының титул битендә үзенең адресын «Казанда, китап магазинында» дип күрсәтә). Бөтен гомерев Казанда үткәреп, Ф. Халиди 1923 елның 7 апрелендә 73 яшендә үлә.
Ф. Халидинең әдәби-культура эшчәнлеге 80 нче елларда башлана. Ул, сәхнә әсәрләре язудан тыш, татар телендә беренче стена календаре чыгаруга керешә. Аның бу хезмәте, 1893 елдан башланып, шактый вакыт дәвам итә. Календарьларында халыкны укуга кызыксындырырлык, әдәбиятка тартырлык фантастик әкиятләр, кечкенә хикәяләр урнаштыра. Ф. Халиди 1899 елны «25 еллык адресный календарь» дигән тагын бер өстәл календаре да чыгара. 130 битле, журнал форматындагы бу календаренда, гади календарь материалларыннан тыш, Казан һәм Болгар тарихына караган, төрле китапларда язылган мәгълүматларны күчереп урнаштыра. Тел, әдәбият тарихына караган Кайбер нәрсәләрне дә искә төшереп уза. «Казан шәһәренең әхвәле» дигән бүлегендә Ф. Халиди Казанда булган культура-мәгариф учакларының тарихына караган даталарны күрсәтә. Татар мәдрәсәләре тарихы, Казанда гимназияләр һәм университет ачылу, рус телендә спектакль куелу, типографияләр, культура йортлары ачылу турында мәгълүматлар бирә. Казан больницалары, атаклы врачлары нинди авыруларны дәвалауларын, аларның адресларын күрсәтә. Казанда басылган һәм сатуда булган китапларның исемлеген төзеп урнаштыра. Шул вакытларга кадәр К. Насыйри тарафыннан язылган һәм басылып чыккан утыз биш китапның исемлеген календареның аерым битендә бастыра. Рус телен кайда өйрәнү һәм кемдә уку адресларын күрсәтеп, игъланнар да бирә.
Ф. Халидинең әдәби әсәрләре аерым китап булып басылу; 1888 елда «Рәдде бичара кыз» драмасыннан башлана. 10 нчы елларга кадәр ул унбер исемдә барлыгы унсигез китап (2498 бит) язып һәм тәрҗемә итеп бастыра.
Ф. Халиди, нигездә, драма һәм хикәят жанрларында яза. Ул татар әдәбияты тарихында икенче драманы — «Рәдде бичара кыз» әсәрен иҗат итә. \Бу пьеса төп проблемасы ягыннан Г. Ильясиның «Бичара кыз» әсәренә бәйле. Драмадагы геройлар «Бичара кыз»да күтәрелгән мәсьәләләр белән кызыксыналар, кайберләре «Бичара кыз»ны үзләренчә тәнкыйть итәләр. «Рәдде бичара кыз» дип исемләнүе дә шуңа мөнәсәбәтле. «Бичара кыз»да укыган кешеләр надан байларга каршы куелса, «Рәдде бичара кыз» авторы матурлык байлыктан өстен дигән карашта тора.
Әсәр «Рәдде бичара кыз» (ягъни бичара кызга каршы) дип аталуга карап, Ф. Халиди Г. Ильясига каршырак позициядә торган язучы дип аңлатулар да була. «Ф. Халиди,— дип язды Л. Җәләй,— кызларның ата-ана ризалыгыннан башка үзләренә тормыш иптәше сайлауларын дөрес тапмый, шуңа күрә «Бичара кыз»дагы Маһитап образын танымый, Хәлимә образын аңа каршы итеп куя. Икенче яктан, гаилә төзүдә булачак иптәшенең мораль ягына игътибар итәргә тиешлекне дә алга сөрә». Бу тезисның беренче өлеше бәхәсле. Ф. Халидинең тискәре образлары сүзләрен тәнкыйтьче язучының үз карашы дип кабул итә. Маһитапның байлыкка кызыкмыйча, ярлы булса да, кешелекле, укыган кешегә тормышка чыгуына каршы килүчеләр — автор үзе түгел, ә бай хатыннары. Ф. Халиди буржуа хатын-кызлары арасындагы шул фикер каршылыкларын чагылдырып уза:
«...Мәхмүт бай хатыны Хәбибҗамал бикә гайрәт берлән әйтте:
— Ник бирсен Әхмәт бай Фәрхәнәне Ислам мулла угылына, ахырысы матур дип барырга, Фәрхәнә юләр түгел, матурлыгына кызыгып, бер ярлыга барырга ул, теге «Бичара кыз» китабында әйткән: «Маһитапка туй булгач, кияү кергән кичне, Маһитап, Җантимер ямьсез дип, Җантимердән аерылып, Җанбайга, муллалыгы бар, үзе дә матур, җарлы булса булсын, Җанбайга барам»,— дип язган. Мин, кунаклар, бу Маһитап, ямьсез дип, бай җегеттән аерылып, матур дип, бер җарлы җегеткә барганына бер дә ышанмыйм, ахырысы бу була торган эш түгел. Хатыннар сөяр байны, ирләр сөяр сауны, дигәннәр. Бай иргә бару бик кыйммәт. Әгәр, нәфсе теләгән кеше бай иргә баргач, кирәк булса, матур җегетне табып була,— дип Мәхмүт бай хатыны елмаеп көлде».
Ф. Халиди дә, Г. Ильяси кебек, байлыкка караганда укыган кешене югары күрә, хатын-кызга иптәш итеп карый торган кешелекле ир-атка кызлар үз теләкләре белән тормышка чыгу фикерен яклый. «Рәдде бичара кыз» драмасында да ул бу карашына каршы килми. Әсәрдә Ф. Халиди икенче мәсьәләне — матур, кешелекле кешеләр күбрәк хезмәт ияләре арасында табыла дигән фикерне үткәрә. Автор «Рәдде бичара кыз» героинясын бай кызларыннан матур, сөйкемле итеп күрсәтә, Хәлимәне «урта буйлы, сызылган кара кашлы, ак битле, энҗе тешле, озын кара чәчле, матурлыкта Зөләйхаи сани», — дип тәкъдим итә. Шундый ук сүзләрне әсәрдә Әлифәбикәне сурәтләүдә кабатлый: «Матурлыкта бу заманның Зөләйхасы... тулган ай күк инде», — ди.
Сюжет Хәлимәнең матурлыгына мөнәсәбәттә үстерелә. Әхтәм байның өлкән приказчигы Закир, кызның гүзәллеге турында ишетеп, яучы җибәрә һәм беренче күрүдә үк гашыйк булып, вәгъдәләшә. Вәгъдәләшү мәҗлесендә катнашкан күрше хатыны Мәхүп көнләшүеннән бу килешүне бозу уена килә һәм чарасына да керешә. «Даимән эше өйдән сүз йөртүдә» булган бу хатын Закирга Хәлимәне зыяндаш һәм төче зәхмәте белән авырый дип, ә кызның анасы Сәлимәне сихерче дип сөйли. Шунда ук Закирга Әхмәт бай кызы Фәрхәнәне димли.
Шундый гайбәткә, яла ягуга тиз ышанып, Закир фикерен үзгәртә: «Менә сине алла коткарды лабаса, мин җүләр булганмын, юкса бер җимерек өйдә ни күреп үскән ул... Борынгылардан калган сүз бар да дөрес: «Асылынсаң, асылын агачның асылына»,— дигәннәр... Фәрхәнә кемнән ким: бары борыны җимерек тә, бераз шадрасы...», — дип сөйләнеп торганда, Биби әби килеп керә. Закир аңа карап: «Хәер, Биби әби, инде мин ул эштән кайттым. Бар Мирзаларга, асыл берлә йөз сумны кайтарып бирсеннәр, миңа сихерче кызы кирәкми»,—ди. Мәсхәрәләнү хәбәрен ишеткән Мирзалар гаиләсе тирән борчылуга төшә, «хафа булып өйалдына куйган самоварларыны онытканнар... ут үрләп» янгын чыга. Янгынга җыелган халык арасында Закир белән Әхтәм бай малае Әптем дә була. Урамда басып торган Хәлимәне күреп, ул да гашыйк була. Өйләренә кайткач, Әптем әнисенә өйләнергә теләвен белдерә.
Моннан соң Исәрдәге вакыйгалар әкияттәгечә бара. Ф. Халиди әсәрен мәгърифәтчелек һәм гуманистик карашларда торып тәмамлый: Хәлимәгә ягылган гайбәт-яла фаш ителә, ул бәхеткә ирешә. Монда язучы «Иосыф-Зөләйха поэмасы үрнәгендә эш итәр. Зөләйха Мисыр хатыннарын мәҗлескә җыя, Йосыфның матурлыгына алар таң калалар. Хәлимәнең яладан котылуына, аклануына Әлифәбикә дә шундыйрак юл белән булыша: «Ярар, угылым, сүз юк, ул кызга үзем дә гашыйк идем, ләкин әүвәл бер күрим, ничек икән авыруы, менә кызлар җыясым бар, шунда дәшим, күрим шунда»,—ди. «Мәҗлестә егермеләп кыз, араларында Әхмәди бай кызы Фәрхәнә дә булыр... Хәлимә ишектән кергәч, бар кызлар, Хәлимәне күреп, аяк үзәренә торырлар, хәйран булып карап аның нурлы йөзенә».
Автор күрсәтергә теләгәнчә, әсәр финалында гаделлек тантана итә. Хәлимә һәм Мирзалар семьясы нәкъ әкияттәгечә бәхеткә ирешә. Гайбәткә ышанып, тиз генә вәгъдәсен бозган, Хәлимәләрне уңайсыз хәлдә калдырган Закирны автор җәзага тарта. Көндәше Әптемне атып үтерергә дип әзерләнгән револьверы ялгыш атылып, үл үлә — үзе казыган базга үзе төшә.
Шул рәвештә, Ф. Халиди геройларын яхшыга — бәхет, яманга— җәза дигән принципта сурәтли. Уңай персонажларны реаль тормышта булганча түгел, бәлки булуын теләгәнчә идеаллаштырып бирә.
Шулай да «Рәдде бичара кыз» драмасының беренче, икенче һәм өченче пәрдәләре тормышны, нигездә, реалистик чагылдырулары белән игътибарга лаек: шәһәр ярлыларының гаять фәкыйрьлектә яшәүләрен күрсәткән көчле тәэсир итүчән эпизодлар, ярлы кызы Хәлимәнең бай приказчигы Закирга барырга омтылуы, аңа комачаулап яла ягулар — барысы да тормышчан, Икейөзле, астыртын типларны автор нәфрәтләнеп гаепли. Мәхүп — шундый характерларның берсе. Әсәрдә байларның кешелексезлеген ачкан, хезмәт ияләрендә үсә барган нәфрәтне чагылдырган эпизод та бар. Байларга хезмәт итеп йөрүче Мирза, зарланып, Хәлимәгә болай ди: «Әхмәт бай ике ишегенең күннәрен яматты. Кызым, алай да һай каты кеше Әхмәт бай, ике ишек төзәткәнгә барысы 45 тиен бирде, ярты гәрәнкә вак кадак та үзем алдым әле, барысы 45 тиен».
Ф. Халиди кеше сүзенә тикшерми ышануны да кискен гаепли. Закирны шундый характерларның берсе итеп күрсәтә. Кеше сүзенә ышанып, «матур дип бер ярлыны алганчы, корсын матурлыгы, ямьсез булсын, бай булсын», дип, ярлы Мирза кызы Хәлимәнең туен туктаткан, аларны борчуга салган Закирга язучы җәза бирә (12). «Гакыллы приказчик мәслихәтсез югалтадыр үзенең гомерен», ди.
Шул рәвештә, әсәрдә мөһим мәсьәләләр күтәрелә. Пьесада алар реалистик планда чишелеп бетмәсә дә, әсәр хезмәт ияләренә теләктәшлеге, гуманистик идеяләрне яклап чыгуы белән күп еллар буе укучылар игътибарын тарта. XX йөз башы татар драматургиясендә үсеш алган реаль образлар, картиналар беренче мәртәбә бу әсәрдә бирелә. Әйтик, соңыннан Г. Камал комедияләрендә нык эшләнгән яучы карчык образлары — шуның бер мисалы. «Рәдде бичара кыз»дагы реалистик моментлар, бигрәк тә ялчы Мирза семьясы — ярлылар тормышы уңышлы ачылу, социаль тигезсезлек күренешләре чагылып китү — бу драманың аеруча әһәмиятле ягы. Төрле интригаларга бай бу пьеса үз чорында гына түгел, соңыннан да демократ язучылар игътибарын тарта.
Г. Тукай Уральск мәдрәсәсендә вакытларында ук бу әсәрне бик яратып укыган, кайбер рольләрен шәкертләргә уйнап та күрсәткән. Г. Камал «Яза башлавым тарихы» дигән истәлегендә: «Г. Ильясовның «Бичара кыз», Ф. Халидинең «Рәдде бичара кыз» дигән театр китаплары чыкты. Ильясов китабын ничә кат укыганымны белмим, әммә «Рәдде бичара кыз»ны 40—50 тапкыр укыганмындыр. Хәтта мин аны күңелдән, күрми укый да белә идем», — дип искә ала.
«Рәдде бичара кыз» татар драматургиясе тарихының башлангыч чорына карый. Шуның өчен аның драма әсәре буларак, эшләнешендә йомшак урыннар ачык күзгә ташлана: вакыйгалар тиешле тирәнлектә ачылмый, образларның күбесе схематик. Драманың теле гади булу, диалоглар шактый җыйнак, эчтәлекле бирелү кебек сыйфатлар — әсәр эшләнешендәге уңай яклар.
1904—1906 елларда Ф. Халиди тагын дүрт драма әсәре яза. Болардан «Морат Сәлимов» (1905) һәм «Мәхрүсә ханым» (1906) исемле әсәрләрендә татар байларының наданлыгы, укыган кешеләргә игътибар итмәүләре, бозыклыклары тәнкыйть ителә. Ул әсәрләрдә еш кына мондый фикерләр әйтелә: «Безнең мәмләкәт әһалисе хикмәтнең зарурыни белмәй, фәкать араларында бернәрсә белмәгән наданны, хәтта ике күзе юк сукырны да суфи диләр. Хәер, хәер! Бу мәмләкәттә нә философ кадерене белерләр, нә һөнәр кадереме. Бары акча булсын, фәкать, бары акча булырга кирәк...» («Морат Сәлимов»).
«Сабын заводына, капка төбенә запискасыз малны чыгармаска... язу белгән кеше кирәк... Ләкин Ягъкуб бай әйтте сезне: «Ярамас, ул французча белгән кеше, безгә кул булмас. Ак якалы, тар балаклылардаи кем хәер күргән?»— диде («Морат Сәлимов», 17 б.).
«Бу чакта мактаганнары — акчалы кеше. Җүләр булса да акчасы аркасында макталыр» («Мәхрүсә ханым»).
Ф. Халиди драмаларында наданлык бозыклык белән бергә йөри, наданлык кешенең барлык тискәре сыйфатларына сәбәп була. «Морат Сәлимов» драмасында Якуп байның улы Сабир, наданлык аркасында байлыгы белән масаеп, күп башбаштаклык эшли. Рестораннарда эчеп, кичләрен меңнәрчә акча туздырып йөри, нәтиҗәдә, Әюп бай кызы Нуранияне ала алмыйча шуның кайгысыннан эчеп, суга батып үлә. Автор Сабир образында шул заман бай улларының реаль тибын бирә.
Ф. Халиди 1905 ел революциянең бурычларын аңлап җиткерә алмый әле. Ул башлыча наданлыкны тәнкыйть итә, культурага өнди, гыйлем-мәгърифәтнең байлыктан өстен булуын күрсәтеп, байлыкның гыйлем алдында баш ияргә тиешлеген пропагандалавын дәвам итә. Аның шул чор мәгърифәтчелек хәрәкәте белән бәйләнеше, теләктәшлеге иде бу. Ф. Халиди, шул позициядә торып, геройларын да ике төркемгә — наданнарга һәм мәгърифәтле кешеләргә бүлә. Гыйлемнең байлыктан өстен икәнен күрсәтү өчен, уңай геройларын ярлы катлау арасыннан-чыккан кешеләр арасыннан ала (Морат Сәлимов, Сәлим, Җамал). Ләкин бу әле ярлыларны байларга гомумән каршы кую дигән сүз түгел. Шуңа күрә аның ярлы катлаудан чыккан укымышлылары культуралы байлар белән бик тиз аралашып, алар белән гаилә бәйләнешенә үк кереп китәләр («Морат Сәлимов», «Мәхрусә ханым»).
Ф. Халиди драмаларында мәгърифәтчел принциплар өстенлек итә. Персонажлар еш кына йә абсолют начарлыкны, йә абсолют уңай сыйфатларны гәүдәләндерүче образлар рәвешендә,, авторның мәгълүм идеяләренә иллюстрация буларак алына. Геройларның сыйфатлары артык кискен һәм кинәт үзгәрүчән.. Бу үзенчәлек геройларның материаль хәлләрендә дә, тормышка мөнәсәбәтләрендә дә бик ачык күренә. Мәсәлән, Морат Сәлимов Парижда укып кайта, бер тиен акчага аптырап йөри. Кинәт Париж Фәннәр академиясеннән аны профессор итеп билгеләү турында хәбәр килеп төшә. Кичә генә пропуск биреп торырга ялланырга йөргән кеше бүген профессор була.
Ун-унбиш мең белән сату итеп йөрүче Сәлим кинәт Парижга консул итеп билгеләнә. Бөтен гомерен бер тиен өчен сыкрав яшәгән һәм шул саранлыгы аркасында миллионнар җыйган Теллә бай кинәт юмартлана, ун меңнәрчә акчаларын һич кызганмый тота башлый.
Бай хатын Габидә, кызы Мәхрүсәне Сөләйман байга бирәм дип, туйга әзерләнеп йөри. Шул чакта Мәхрусә Сәлим белән качып Парижга китә. Бу үзгәрешкә Габидәнең һич тә исе кит» ми, борчылмый. Ул кызын бертөрле дә ачуланмый, Парижга икенче туйга барырга җыена башлый.
Ф. Халиди соңгы драмаларын француз әдәбияты йогынтысын сиздергән төрек әдәбияты тәэсирендә яза. Шуңа Париж, француз теле белән мавыгуы күзгә бәрелеп тора.
Ф. Халидинең 1905—1906 елларда язылган драмаларындагы кайбер искергән карашлар, кимчелекләр яңа чор матбугатында да тәнкыйтьләнә. 1907 елда Оренбургта «Морат Сәлимов» әсәре уйналу мөнәсәбәте белән «Урал» газетасында мондый фикерләр әйтелә: «Куелган пьесалар төрекчәдән алынган «Морат Сәлимов» һәм русчадан тәрҗемә кылынган «Кыз сорау исемле комедияләрдер. Театр бөтенләй халык белән тулган иде. Моннан татарларның театр галәменә мәхәббәтләре барлыгы аңлашылды...
Куелган пьесалардан «Морат Сәлимов» бик суык бер пьеса иде. Шуның өчен пьеса уйналганда халыкны бертөрле авырлык басты».
«Әл-ислах»та басылган мәкаләдә: «Бу көннәрдә берле-артлы ике спектакль булды. Берсе 11 июньдә «Эрмитаж» бакчасында булып, тамашага «Морат Сәлимов» дигән бер нәрсә куелган иде. Мин аның хакында тәнкыйть күтәрерлек бер муаффәккыять тә таба алмадым. Шуның өчен аны бик кузгатырга да муафыйк күрмим», — дип яза К. Бәкер.
Шундый тәнкыйтьләр булуга да карамастан, «Морат Сәлимов» әсәре 1907 елдан башлап берничә ел дәвамында «Сәйяр» труппасы репертуарыннан төшми. Бу, бер яктан, ул чакларда сәхнә әсәрләре аз булуга бәйле, икенчедән, укыган кешенең бәхеткә ирешүен күрсәтергә омтылган пьеса буларак, әсәрнең җәмәгатьчелекне җәлеп итүеннән. Дөрес, Морат белән Нураниянең бәхетле тормышка ирешүләрен язучы әкияттәгечә тиз чишә. Аерма шунда: әкиятнең уңай геройлары уңган булу, эш сөю, турылыклы булу сәбәпле бәхеткә ирешсәләр, Ф. Халидинең идеаллаштырылган геройлары, бу сыйфатларның барысына да ия булу өстенә, уку, белем алу аркасында теләкләренә җитәләр. Димәк, бу образларда язучының мәгърифәтчел идеаллары ачык чагыла.
М.Гайнуллин.

©Татар әдәбияты тарихы, 2нче том.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013