Бүген Әдипләр: Вахит Хаков
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Вахит Хаков

A Ә Б В Г Д Е Җ З И Й К Л М Н O Ө П Р C Т У Ү Ф =>Х<= Ч Ш Э Ю Я Һ
Ринал Хаҗиев Сәлим Мирза Хазбиевич Ибраһим Хаккый Вахит Хаков Тәзкирә ХАКОВА Фатих Халиди Ильяс ХАЛИКОВ Хәкимҗан Халиков Гали Халит Нияз Халит Рим Халитов Яхъя Халитов Ленар Хамматов Фәния ХАММАТОВА Эльмира ХАММАТОВА Рамил Ханнанов Расих Ханнанов Айгөл Ханова Зөлфия Ханова Галия Хантимерова Ренат Харис Зөфәр Харисов Миргалим Харисов Гөлназ ХАРИСОВА Кәүсәрия Харрасова Харәзми Фәрит Хатипов Индира Хафазетдинова Габбас Хафизов Габдрахман Хафизов Илнар Хафизов ЛИНАР ХАФИЗОВ Марс Хафизов Роза Хафизова Нәфисә Хәбибдиярова Әхәт Хәбибуллин Камбәр Хәбибуллин Рафис Хәбибуллин Рәсим Хәбибуллин Гөлсинә Хәбибуллина Ләйсән Хәбибуллина Люция ХӘБИБУЛЛИНА Венера Хәбибрахманова Фәридә Хәбибрахманова <Мизхәт Хәбибуллин Мөсәгыйт Хәбибуллин Роза Хәбибуллина Фәйрүзә Хәбибуллина- Әсгать Хәеркәев Илгиз Хәеркәев Әбү Хәжиб Хәсән Хәйри Вәсилә Хәйдәрова> Фәйрүзә ХӘЙДӘРОВА Марсель Хәйретдинов Рәшит Хәйретдинов Аида ХӘЙРЕТДИНОВА Сания Хәйретдинова Әнвәр Хәйри Гокәшә Хәйруллин Алмаз Хәйруллин Данис Хәйруллин Зөлфәт Хәйруллин Илдар Хәйруллин Исхак Хәйруллин Хәниф Хәйруллин Альбина Хәйруллина-Вәлиева ИЛСӨЯР ХӘЙРУЛЛИНА Мәдинә Хәйруллина Вәсимә Хәйруллина Чулпан Хәйруллина Заһит Хәким Зөлфәт Хәким Нигъмәт Хәким Рафаил Хәкимов Гөлназ Хәкимова Гөлнара Хәкимова Фирая Хәкимова Сибгат Хәким Фәрит Хәкимҗанов Ягъкуб Хәлили Габделхак Хәлилов Зәбир Хәлимов Алмаз Хәмзин Айдар Хәлим Йолдыз Хәлиуллин Альбина Хәлиуллина Роза Хәлиуллина Фирая Хәлиуллина Сәгыйд Хәлфин Касыйм Хәмзин Ризван Хәмид Булат Хәмидуллин Лирон Хәмидуллин Алия Хәмидуллина Роза Хәмидуллина Флүрә Хәмидуллина Малик Хәмитов М.Хәнәфи Зәки Хәнәфиев Рафаил Хәплехәмитов Дөлфәт Хәрби Әхмәтгәрәй Хәсәни Альберт Хәсәнов Аяз Хәсәнов Әнәс Хәсәнов Гарәфи Хәсәнов Гыйззәтулла Хәсәнов Мансур Хәсәнов Мәхмүт Хәсәнов Нурислам Хәсәнов Рим Хәсәнов Алсу Хәсәнова Асия Хәсәнова Гәүһәр Хәсәнова Миләүшә Хәсәнова Фәридә Хәсәнова Рәхим Хисаметдинов Рушад Хисаметдинов Рафис Хисами Алинә Хисамиева Нурмөхәммәт Хисамов Фәһимә Хисамова Рифкать Хисмәт Рахмай Хисмәтуллин Хәй Хисмәтуллин Илсур Хөснетдинов Илдар Хөсни Хәниф Хөснуллин Фәния Хуҗахмәт Гали Хуҗи "Илдус Хуҗин Мәгъсүм Хуҗин Фаяз ХУҖИН Фирдәвес Хуҗин Диләрә Хуҗина Наилә Хөрмәтова Мәгъмүрә Хөрмәтуллина Нур Хөсәенов Резидә Хөсәенова Әзилә Хөснетдинова Минзифа Хөснетдинова- Фатих Хөсни Зиннур Хөснияр Котдүс Хөснуллин Алсу Хөснуллина Мәхмүт Хөсәен Шәриф Хөсәенов Гөлнирә Хөсәенова Кәмал Хөҗәнди
Вахит Хаков
(1926-2008)
Вахит Хөҗҗәт улы Хаков 1926 елның 16 августында Татарстан Республикасының Буа район, Күзби авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. Башлангыч белемне үз авылында ала. 8 нче сыйныфны күрше Килдураз авылында тәмамлый.
Аннары Бөек Ватан сугышы башлана, 17 яше дә тулмаган егет гаскәри хезмәткә алына. Япониягә каршы сугышларда катнаша, яралана. Монголиянең Чойбалсан шәһәрендә башланган хәрби поход аның өчен Кытайдагы Сары диңгез буенда тәмамлана.
Хәрби хезмәттән кайткач, ул Тәтеш педагогия училищесын, Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын, ССРБ Фәннәр академиясе Казан филиалында аспирантура тәмамлый. 1960нчы елдан башлап, Вахит Хаковның фәнни-педагогик, методик эшчәнлеге Казан дәүләт университеты белән бәйле: ул татар теле кафедрасы ассистент, доцент, профессор, мөдир булып эшли 1961нче елда "XX йөз башы әдәби теле тарихы"дигән темага кандитатлык, 1971нче елда " Татар милли әдәби теленең барлыкка килүе һәм аның стильләре үсеше" дигән темага докторлык диссертациясе яклый.
1964 елны Вахит Хөҗҗәтовичка доцент исеме бирелә. 1971 елда ул Алма-Ата шәһәрендә «Татар әдәби теленең һәм стильләрнең үсеш тарихы» дигән темага мең биткә якын күләмдәге докторлык диссертациясен яклый һәм филология фәннәре докторы дигән дәрәҗә ала. Ә 1973 елда аңа профессор дигән исем бирелә. Шул елларны татар теле кафедрасында җитәкчелек тә итә. Бүген шул кафедраның профессоры. Аның төп фәнни юнәлеше — төрки һәм татар әдәби телләре тарихы, әдәби телдә стиль категорияләренең үсеше, төрки-татар язма ядкарьләре теле. Шулай ук тел белеменең терминология, лексикология, фразеология, орфография, сөйләм мәдәнияте тармакларына, мәктәптә һәм югары уку йортларында язучылар телен өйрәнүгә зур игътибар бирә. 1993 елда басылып чыккан «Татар әдәби теле тарихы», 2003 елда гына дөнья күргән «Тел — тарих көзгесе» дигән монографияләрендә татар теленең катлаулы үсеш юллары яктыртыла. Борынгы язуга ия булган татар теленең үсеше Болгар дәүләте, Алтын Урда чорындагы дәүләтләр, Казан ханлыгындагы телләр белән тыгыз бәйләнештә карала, аннан соңгы дәверләрдә татар әдәби теленең нормалары һәм стильләре арасындагы мөнәсәбәт тикшерелә. «Тел — тарих көзгесе» китабында борынгы рун язмаларының теле белән хәзерге татар теле арасындагы күренешләр тарихи-чагыштырма ысул белән өйрәнелә.
Профессор Вахит Хаков — Казан дәүләт университетында «XIII—XIX гасырларда иҗат ителгән әсәрләрнең төрки телләр һәм татар теле үсешендә тоткан роле» дигән теманың фәнни җитәкчесе. Бу юнәлешне үстерүдә яшь галимнәр, аспирантлар, студентлар зур эш алып бара. Вахит Хөҗҗәтович җитәкчелегендә 15 аспирант диссертация яклады, 10 га якын яшь укытучы һәм аспирант фәнни эш яза. Татарстан Язучылар берлегенең яртысыннан артыгы Казан дәүләт университетының татар филология факультетын тәмамлаучылар икәнлеген күрсәтеп үтү дә җитә. Аның шәкертләре арасында күп кенә танылган тел-әдәбият укытучылары, язучылар, журналистлар, мәдәният-сәнгать эшлеклеләре бар. Аспирантлары хәзер Казан һәм Чаллыдагы югары уку йортларында, башка өлкә, республикаларда үзләре фәнни-педагогик эш алып баралар. Чит илләрдә фәнни эшчәнлекләрен дәвам итүчеләре дә бар. Ул аларның һәрберсе белән тыгыз элемтәдә яши. Вахит абый университетның филология фәннәре докторы һәм кандидаты дигән гыйльми дәрәҗәләр бирүче диссертация советы әгъзасы да булып тора. Яшь буынга белем-тәрбия бирү өлкәсендә һәм фәнгә фидакяр хезмәт иткән талантлы педагог, актив җәмәгать эшлеклесе, күренекле тел галиме В.Хаков 2008 елны арабыздан китте.
https://tt.wikipedia.org/wiki/Вахит_Хаков

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013