Бүген Әдипләр: Ибраһим Хаккый
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Ибраһим Хаккый

A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Ринал Хаҗиев
Ибраһим Хаккый
Ибраһим Хаккыйның «Мәгърифәтнамә» әсәрендә, кеше гәүдәсенең тышкы билгеләренә карап, шәхеснең характерын, кешелек сыйфатын, киләчәген, язмышын билгеләү турында шигырь белән язылган бүлек бар. Күләмле бу әсәрнең нәсер белән язылган зур бер өлеше 1845 елда басылып чыга. 1884 елда Сәхибгәрәй Әхмәд улы Сәлмани әл-Болгари бу әсәрнең «Кыяфәте инсан хакында»гы әлеге шигъри бүлегенә «Шәрхе әбъят Ибраһим Хаккый дигән аңлатма язып бастыра. Бу «шәрех»тә шигырьләр болай аңлатып барыла:

«Кем ки буедыр касыйр,
Хәйләсе вардыр кәсир, —

ягъни: буе кыска кемсәнең хәйләсе вә фетнәсе күп улыр, димәктер».

«Сачы аз улан — ләтыйф,
Улды гариф вә зариф, —

ягъни: сачы аз улан кемсә — хуш холкы, вә белүче вә зирәк улыр, димәктер».
Сыйфатларны тәрбияләү, юкка чыгару, төзәтү мөмкин икәнлеге китап азагында күрсәтелә, автор шуңа чакыра:

Нәкъше сурәттән юеп айнәңне,
Әйлә миръат мәгани синәңне,
(Ясалма сурәттән «мин»еңне җуеп,
Бөтен гадәтләреңне көзге ит.)

Бу типтагы китапларга игътибар реаль күренеш һәм вакыйгаларның сәбәбен аңлау теләге көчәюдән иде. Бу — дөньяви фәннәр тууга һәм үсүгә җирлек әзерләү дә. Дөрес, конкрет фәнни күзәтүләр — гомумиләштерүләр белән мавыкмыйча, төрле фантастик уйдырмаларга болай таяну, «җиңел юл сайлау» — асылда реаль таләпләрне хорафатлар белән каплау. Тарихи үсештә анысы да булган. Моның объектив сәбәбе дә бар: политик, экономик, социаль, идеологик мөмкинлекләре кырыс кысалар белән чикләнгән, яңарыш билгеләре яралгы хәлендә үк патша хөкүмәте тарафыннан эзәрлекләнгән, юкка чыгарыла лгән, күпчелеге крестьян массасыннан торган җәмгыять өчен бу - бик табигый, закончалыклы күренеш.


©Татар әдәбияты тарихы, 2нче том.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013