Бүген Әдипләр: Зөлфәт Хәким
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Зөлфәт Хәким

A Ә Б В Г Д Е Җ З И Й К Л М Н O Ө П Р C Т У Ү Ф =>Х<= Ч Ш Э Ю Я Һ
Ринал Хаҗиев Сәлим Мирза Хазбиевич Ибраһим Хаккый Вахит Хаков Тәзкирә ХАКОВА Фатих Халиди Ильяс ХАЛИКОВ Хәкимҗан Халиков Гали Халит Нияз Халит Рим Халитов Яхъя Халитов Ленар Хамматов Фәния ХАММАТОВА Эльмира ХАММАТОВА Рамил Ханнанов Расих Ханнанов Айгөл Ханова Зөлфия Ханова Галия Хантимерова Ренат Харис Зөфәр Харисов Миргалим Харисов Гөлназ ХАРИСОВА Кәүсәрия Харрасова Харәзми Фәрит Хатипов Индира Хафазетдинова Габбас Хафизов Габдрахман Хафизов Илнар Хафизов ЛИНАР ХАФИЗОВ Марс Хафизов Роза Хафизова Нәфисә Хәбибдиярова Әхәт Хәбибуллин Камбәр Хәбибуллин Рафис Хәбибуллин Рәсим Хәбибуллин Гөлсинә Хәбибуллина Ләйсән Хәбибуллина Люция ХӘБИБУЛЛИНА Венера Хәбибрахманова Фәридә Хәбибрахманова <Мизхәт Хәбибуллин Мөсәгыйт Хәбибуллин Роза Хәбибуллина Фәйрүзә Хәбибуллина- Әсгать Хәеркәев Илгиз Хәеркәев Әбү Хәжиб Хәсән Хәйри Вәсилә Хәйдәрова> Фәйрүзә ХӘЙДӘРОВА Марсель Хәйретдинов Рәшит Хәйретдинов Аида ХӘЙРЕТДИНОВА Сания Хәйретдинова Әнвәр Хәйри Гокәшә Хәйруллин Алмаз Хәйруллин Данис Хәйруллин Зөлфәт Хәйруллин Илдар Хәйруллин Исхак Хәйруллин Хәниф Хәйруллин Альбина Хәйруллина-Вәлиева ИЛСӨЯР ХӘЙРУЛЛИНА Мәдинә Хәйруллина Вәсимә Хәйруллина Чулпан Хәйруллина Заһит Хәким Зөлфәт Хәким Нигъмәт Хәким Рафаил Хәкимов Гөлназ Хәкимова Гөлнара Хәкимова Фирая Хәкимова Сибгат Хәким Фәрит Хәкимҗанов Ягъкуб Хәлили Габделхак Хәлилов Зәбир Хәлимов Алмаз Хәмзин Айдар Хәлим Йолдыз Хәлиуллин Альбина Хәлиуллина Роза Хәлиуллина Фирая Хәлиуллина Сәгыйд Хәлфин Касыйм Хәмзин Ризван Хәмид Булат Хәмидуллин Лирон Хәмидуллин Алия Хәмидуллина Роза Хәмидуллина Флүрә Хәмидуллина Малик Хәмитов М.Хәнәфи Зәки Хәнәфиев Рафаил Хәплехәмитов Дөлфәт Хәрби Әхмәтгәрәй Хәсәни Альберт Хәсәнов Аяз Хәсәнов Әнәс Хәсәнов Гарәфи Хәсәнов Гыйззәтулла Хәсәнов Мансур Хәсәнов Мәхмүт Хәсәнов Нурислам Хәсәнов Рим Хәсәнов Алсу Хәсәнова Асия Хәсәнова Гәүһәр Хәсәнова Миләүшә Хәсәнова Фәридә Хәсәнова Рәхим Хисаметдинов Рушад Хисаметдинов Рафис Хисами Алинә Хисамиева Нурмөхәммәт Хисамов Фәһимә Хисамова Рифкать Хисмәт Рахмай Хисмәтуллин Хәй Хисмәтуллин Илсур Хөснетдинов Илдар Хөсни Хәниф Хөснуллин Фәния Хуҗахмәт Гали Хуҗи "Илдус Хуҗин Мәгъсүм Хуҗин Фаяз ХУҖИН Фирдәвес Хуҗин Диләрә Хуҗина Наилә Хөрмәтова Мәгъмүрә Хөрмәтуллина Нур Хөсәенов Резидә Хөсәенова Әзилә Хөснетдинова Минзифа Хөснетдинова- Фатих Хөсни Зиннур Хөснияр Котдүс Хөснуллин Алсу Хөснуллина Мәхмүт Хөсәен Шәриф Хөсәенов Гөлнирә Хөсәенова Кәмал Хөҗәнди
Зөлфәт Хәким Язучы-прозаик, драматург, шагыйрь һәм эстрада җырчысы Зөлфәт Хәким (Зөлфәт Зөфәр улы Хәкимханов) 1960 елның 11 августында Татарстанның Түбән Кама районы Шәңгәлче авылында туа. 1977 елда туган авылындагы урта мәктәпне тәмамлагач, берникадәр вакыт Казанда С.Горбунов исемендәге заводта һәм Түбән Кама сантехника заводында слесарь булып эшли. 1978-1980 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә. Армиядән соң Түбән Кама шәһәрендә «Түбәнкаманефтехим» җитештерү берләшмәсендә слесарь, «Түбәнкамашин» заводында инженер вазифаларын башкара. 1982 елның җәеннән 1988 елның апреленә кадәр «Татэнергострой» төзелеш идарәсенең Түбән Камадагы «Строитель» клубында сәнгать җитәкчесе, аннары берничә ай шәһәрнең Пионерлар йортында әдәбият студиясе җитәкчесе булып эшли. Шул елларда ул Казан дәүләт химия-технология институтының Түбән Кама филиалында укып, инженер белгечлегенә ия була.
1988 елның ахырларында З.Хәкимне Татар дәүләт филармониясенә автор-башкаручы җырчы сыйфатында эшкә чакыралар. Анда ул 1989 елның июненә кадәр эшли, аннары К.Тинчурин исемендәге Драма һәм комедия театрында әдәби бүлек мөдире, Татарстан Милли әдәбият һәм сәнгать музеенда әдәбият клубы һәм клуб каршындагы эстрада төркеме җитәкчесе вазифаларын башкара. Узган гасырның туксанынчы елларының урталарыннан З.Хәким профессионал язучы сыйфатында, нигездә, әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.
З.Хәкимнең иҗатка тартылуы 1980 елларда башлана. Сиксәненче еллар ахырыннан башлап «Идел», «Сөембикә», «Чаян», «Казан утлары» журналларында аның шигырьләре, сатирик хикәяләре басыла, бер бәйләм шигырьләре һәм җырлары (иллеләп шигырь) «Бер тауда ун чишмә» исемле күмәк җыентыкка (1992) урнаштырыла, беренче пьесасы — «Су төбендә сөйгәнем» дигән комедиясе язылып, 1992 елда Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә куела һәм тамашачыларның игътибарын җәлеп итә. Бер үк вакытта аның, үзе иҗат иткән шигырь-җырларын рок стилендәге музыкага салып, гитара белән сәхнәдән үзе башкаруы халык арасында кызыксыну уята һәм ахырда җырчы-авторга киң танылу китерә. Заманча музыкаль композицияләр ритмында башкарылган «Җырларым-хыялларым», «Ярым ай», «Төнге сәяхәт», «Болгар кызы», «Газиз халкым», «Нәрсә булды сиңа бүген?..», «Сафлык» кебек эстрада җырлары язучы иҗатының гаять тә үзенчәлекле бер өлешен тәшкил итәләр. Болардан тыш З.Хәким — юмор-сатира жанрында актив эшләүче оста хикәяче дә («Ахырзаман», «Колорадо коңгызы», «Беренче мәхәббәт», «Гонорар», «Нурулланың эмигрант Сөнгатуллага язган хаты», «Төнге маҗаралар», «Контра» Һ.6.). Бу жанрда аның «Агымсуда ни булмас...» дигән романы, «Кишер басуы» кебек повестьлары да бар.
З.Хәким — бүгенге татар театры сәхнәсен заманча репертуар белән баетучы төп авторларның берсе. 1992 елда беренче пьесасы куелганнан соң, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә генә дә драматургның «Кишер басуы» (шул исемдәге сатирик повестеннан эшләнгән инсценировка), «Җүләрләр йорты», «Карак», «Күрәзәче», «Мин төш күрдем», «Килә ява, килә ява», «Телсез күке», «Бит», «Мылтык» кебек пьесалары зур уңыш казана. Болардан «Телсез күке» драмасы 2004 елда узган «Яңа татар пьесасы» конкурсында беренче урынны яулый, шул ук конкурста аның «Бит» дигән пьесасы да махсус бүләк белән билгеләп үтелә. 2009 елда З.Хәким «Телсез күке» драмасы өчен Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. Әдәби җәмәгатьчелекнең гомумфикеренчә, язучының күптармаклы әдәби иҗаты юмор-сатира элементларына, әкияти символик образларга бай язу стиле, тормышчан чынлыгы, фикри кыюлыгы һәм сәнгати-милли үзенчәлекләре белән бүгенге татар әдәбияты һәм сәнгате мәйданында аерым бер күренеш буларак тәкъдир ителә.
З.Хәким — Халыкара ПЕН-клубның Татар ПЕН-үзәге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Ышанырга кирәк...: сатирик һәм юмористик хикәяләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. —1196. —5000 д.
Ахырзаман: хикәяләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1993. — 31 б. — 10000 д.
Агымсуда ни булмас...: сатирик роман һәм повестьлар. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1995. —2476. —7000 д.
Сайланма әсәрләр: 3 томда. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1997. 1 т.: роман. — 400 6. — 10000 д.
2 т.: повестьлар, хикәяләр. — 384 6. — 7000 д.
3 т.: пьесалар. — 336 б. — 3000 д.
Мин төш күрдем...: пьесалар. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2000. — 367 б. — 2000 д.
Сентябрь алмалары: афоризмнар, шигырьләр, җырлар. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. —1266. —2000 д.
Телсез күке: пьесалар. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. — 480 б. — 2000 д.

* * *
Трясина роман / пер. с татар. — Казань: Татар. кн. изд-во, 1999. — 432 с. — 5000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

ГыйләҗеваФ. Дөньяны «җүләрләр» үзгәртә //Ватаным Татарстан.—1996. — 8 март.
ЗәйнуллинЗ. Кыю кыен ашый // Ватаным Татарстан. — 1996. — 2 апр.
Н и з а м Г. Кем ничек ярата // Татарстан яшьләре. — 1998. — 31 гыйнв.
С и б а т Р. Зөлфәт Хәкимнең «Гөнаһ»ы, ягъни Төп Мәгънә // Шәһри Казан. — 1998. — 13 февр.
ӘхмәдуллинА. «Күрәзәче»нең ялгышы // Ватаным Татарстан. — 1998. — 15 май.
ӘхмәдуллинА. Әдәби вакыйга бу // Казан утлары. — 1998. — №11. — 184—187 б.
ЗәйнуллинЗ. Минем төш күрүем // Шәһри Казан. — 2000. — 2 июнь.
СаттароваА. З.Хәким һәм Ф.Бәйрәмова драматургиясенең үзенчәлекләре // Милли мәдәният. — 2001. — № 1. — 63-66 б.
Хөснетдин оваЛ. Күз күрмәс сызыклар // Мәйдан. — 2003. — № 7. — 106-108 б.

* * *
СтрельниковаО. Реквием по живым //Респ. Татарстан. — 1996. — 28 марта.
Даутова Р. «Просто я талантливый. И сильный духом» // Конец недели. — 1997. —№20. —С. 9.
© Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009

Язучы, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Зөлфәт Хәкимгә 50 яшь

11.08.2010

Ул - драматург, шагыйрь, прозаик, җырчы, музыкант, композитор... Татарстанның Түбән Кама районы Шәңгәлче авылында туып үскән Зөлфәт Хәким (Хәкимханов) 1986 елда Казан химия-технология институтын тәмамлый.

90 нчы еллар башында Казанның мәдәният, әдәбият дөньясына ул дулкындай ургылып килеп керде. Башта аны без сәхнәдә матур кыяфәтле җырчы, музыкант итеп күрдек. Зөлфәттәге талант киң колачлы булып чыкты. Бүген инде ул - татар драматургиясендә танылган, әйдәп баручы көчле автор. Г. Камал исемендәге театрда 3. Хәкимнең дистәдән артык әсәре куелды. Алар арасында драма, комедия, сатира, водевиль дә бар: «Кишер басуы», «Күрәзәче», «Чапты атым Казанга», «Килә ява, килә ява» һ.б.

2004 елда Ф.Бикчәнтәев куйган «Телсез күке» театраль романының язмышы бигрәк тә бәхетле булды. Бу спектакль илебезнең төрле шәһәрләрендә, шулай ук Алматыда, Лондонда, Хельсинкида зур уңыш казанды. 2009 елда «Телсез күке» спектакленең иҗат төркеме - автор 3.Хәким, артист Р.Төхфәтуллин, рәссам С.Скоморохов, композитор Р.Хәсәнев Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булды.

1960

Intertat.ru

Зөлфәт Хәкимнең «Легионер»ы

Зөлфәт Хәкимнең «Легионер»ын («Казан утлары», 9,10,11 саннар) тетрәнеп укыдым. Авторның җан авазы, күңел сызлануы роман юллары аша укучы йөрәген дулкынланырга, гасабиланырга, әрнергә мәҗбүр итә.
Әсәрдә Икенче бөтендөнья сугышында әсир төшкән, иленә исән-имин кайту, әнисен, туган-тумачасын күрү теләге бик көчле булганга, концлагерьда легионга кереп, җай чыгу белән үк совет ягына качкан, шуның өчен озак еллар үз иленең төрмә-лагерьларында җәфа чигәргә хөкем ителгән Кызылъяр авылы егете Яббарның ачы язмышы сурәтләнә.
«Легионер»да күтәрелгән проблемалар гаять күптөрле. Туган җирне ярату, ана һәм бала мәхәббәте, гадәләт һәм гаделсезлек, кешелеклелек, шәфкать һәм шәфкатьсезлек, мәрхәмәт һәм кансызлык… Әйтергә кирәк, бу проблемаларның ачылышы Хәким әсәрендә без күнеккән традицион укылыштан шактый гына аерыла. Мәсәлән, совет заманында киң яктыртылган туган илгә тугрылык яисә туган илгә хыянәт кебек проблематиканы гына алыйк. Автор традицион карашны биредә тулаем инкяр итми, әлбәттә. Ватаныңа каршы кулыңа корал тотып яисә башка төрлерәк юллар белән көрәшәсең икән, син, һичшиксез, җинаятьче. Син – туган җиреңне сакларга һәм якларга көч тапмаучы яисә бөтенләй дә теләмәүче. Андыйларга «сатлык җан» дигән ямьсез ат ябыштырыла. Әмма «сатлыкҗанлык», үз туган җиреңә хыянәт ул сугыш кырында гына ачыкланамы? Мәсәлән, кылмаган җинаяте өчен Яббарның «җанын ашаган» Сәет, Әнсар, башка авылдашлары туган туфракларына хыянәт итмәдеме? Бабалары гасырлар дәвамында гомер иткән, кан-тир белән сугарган, ничә буын нәселдәшләренең кендек каны тамган, ниһаять, җәсәдләре иңдерелгән изге җирне саклап кала алдылармы? Алар, үз иминлекләрен, тынычлыкларын, мул тормышларын кайгыртып, гомерләрен аяп үз туган авылларын, иген иккән кырларын, урманнарын, печән чапкан болыннарын, инде килеп, зиратын су астында калдыруга юл куеп, туган җирләренә хыянәт итмәделәрме? Үзен ни көтәчәген белсә дә, шул гаделсезлекләргә каршы чыгудан өрекмәгән Яббар җинаятьчеме, әллә калганнармы? «Легионер»да бу сорауларга бик ачык җавап бирелә. Баксаң, Яббар гына түгел, әсәрнең башка геройлары да «бәхетсезлеккә дучар булган корбаннар» икән бит. Әмма бу аң аларга бик соңлап килә, вөҗдан газабы, үкенү, әрнү булып килә. Вакытында ак-караны аера алмау, ялганнар кабыгыннан арчып, хакыйкатьне танып ала белмәү, акыл һәм хис зәгыйфьлеге, күңел сизгерлеген җую…
Мин Яббар язмышына дучар булсам, ни эшләр идем? Романны геройдан җинаятьче ясаган кешеләргә нәфрәтләнеп укыйм да бит, әмма ләкин шулар урынында калсам, мин соң үземне ничегрәк тотар идем? Гомум агымга каршы йөзәрлек көч таба алыр идемме, югыйсә дөньяның кая баруын да хәтта төшенә алмас идемме икән? «Канга сеңгән курку төшенергә, аңларга, шикләнмичә уеңны ярып салырга барыбер ирек бирмәс идедер» кебек уйлар туды башымда «Легионер»ны укыганда. Кардәш-ыруының, хәтта әтисенең дә, авылдашларының салкын нәфрәтенә тарыган Яббарның хәлен күз алдына китерүе авыр түгел. Кайвакыт эш урыныңда кемдер, сине гаепләгәндәй, салкынчарак мөнәсәбәт күрсәтеп алса да, атналар буена тынычлыгың җуела, күңелдә әллә нинди эчпошыргыч ялгызлык хисе урын ала. Ә Яббар… Ничек яшәмәк кирәк, Ходаем, шундый авыр газапта. Әниеңне, туганнарыңны борчуларга салуыңны аңлый торып… Совет заманында мондый язмышлы кешеләрнең гомер юлы бертөрлерәк төгәлләнүен беләбез – алар, гадәттә, үз-үзләренә кул салу белән чиклиләр фани дөньядагы тереклек итүләрен. Күпсерияле мәшһүр совет кинофильмы «Вечный зов»тагы Панкратның сатлыкҗан улын гына искә төшерегез.
«Сатлык җан» дигән исем тагылганнар арасында да төрлеләре булган, хәер. Мәсәлән, шул ук «Вечный зов»тагы үз ихтыяры белән полицайлыкка кергән Федор, Распутинның мәшһүр «Живи и помни» әсәрендәге ерткыч аңын сеңдерә баручы качкын образлары… Ә Яббар исә боларның берсенә дә охшамавы өстенә илен дә сатмаган бит әле. Биредә хакимиятнең һәм җәмгыятьнең кеше шәхесенә игътибарсызлыгы, адәм күңелен аңларга да, акларга да сәләтсезлеге ярылып ята. Совет заманында кешеләрнең бик үк кешелекле булмаган гамәлләрен идеология белән бәйләп аңлатуны өнәмичә, кылганнары өчен җаваплылыкны аларның күңел тарлыгына, явызлыгына, тагын шундыйрак тискәре сыйфатларына ягып калдырырга омтылу очракларына тап булабыз кайвакыт. Күршең өстеннән донос яз яисә башкача этлек эшлә, дип, адәмне өстәгеләр мәҗбүрләмәгәннәр, янәсе. Алай димәгез, җәмәгать, алай димәгез. Әйдәүчеләр, Гумилевча әйтсәк, пассионарийлар халыктан һәрчак чыгып торган. Аларның бик көчле фикерлеләре, кешеләрне үз инанулары артыннан ияртеп, аңнарына билгеле бер юнәлеш бирергә бик сәләтлеләре дә, алардан кайтышраклары да булган. Мәсәлән, бу күренешне шактый тарайтып, патриархаль татар авылы кысаларында карасак, һәрбер гамәлдә башлап йөрүчеләрнең һәм шуларга иярүчеләрнең, тагын әле кырыйда торучыларның («мин бу эшкә катнашмыйм!») булуын күрербез. Әдәбияттан бер мисал. Мәҗит Гафуриның «Кара йөзләр» әсәрен хәтерлисез булыр. Бичара Галимәне һәм аның сөйгәнен йөзләренә кара ягып урам буйлап мәсхәрә кылуны иң башлап берәү тәкъдим итә бит инде, иң башлап бу кара уй берәүнең усал башына килә. Шәригать таләбе дисәләр дә, әгәр шул вакыт бер ак фикерле, якты җанлы, үз фикерен үткәрергә сәләтле бер адәм: «Тимик без бу балаларга, рисвай итмик, яшь гомерләрен бозмыйк, кешеләрчәрәк гамәл кылыйк», – дигән булса? Вакыйгалар башкачарак агыш алыр иде.
Озын сүзнең кыскасы, үземчә Яббарның трагедиясен тирәнәйткән туганнарын, авылдашларын аклап маташкан булам. Сугышта бик зур корбаннар биргән, кайгыдан аңы томаланган, күңел сизгерлеге кимегән халык бу. Моның аңына партия идеологиясе нык сеңдерелгән, агымга каршы йөзүчеләр юк дәрәҗәсендә. Яббарның: «Мин илемне сатмадым!» – дигән сүзләрен колакка да элмиләр. Син якын кешеңә дә хәтта ышанырга тиеш түгел, бары партиягә ышан! Бу турыда күп сөйләнде инде, яңалык түгел. Кызганыч, совет заманының аждаһа-идеологиясе, көч һәм дәһшәт белән, бернигә карамыйча, кешелек кануннарын изеп-сытып барганга, Яббар кебек сирәкләрне ботарлап кына китте. Халык арасыннан чыккан, күпчелеккә гадәләтне аңлатырга, үзе артыннан ияртергә сәләтле, ягъни «күзе ачык» әйдәүче-пассионарийларны идеология дигән «монстр» ялмады да йотты, үзе шулар урынына басты.
Бәхетсезлеккә тарыгач, Яббар янында бары тик әнисе торып кала. Кем ни генә әйтмәсен, Әминә үз баласына ышана, ахыргача аны яклый, терәк булырга тырыша. Мондый ана соклануга лаек. Әниләр шулай инде ул, беткәнче баласын бирмәс диярсез. Шулай укмы икән? Биредә мин чорыбызның иң ямьсез күренеше – хатыннарның үз балаларын ташлавы, аларны тиешенчә тәрбияләмәве турында сөйләргә җыенмыйм. Бу – аерым мәсьәлә. Монда мин тышкы яктан үрнәк булып күренгән, әмма калебендә баласына карата җан җылысы булмаган аналарны күздә тотам. «Син мине борчыдың, йокымны качырдың, мин кушканча эшләмәдең, мине санга сукмадың, танышларым алдында синең белән мактанудан мәхрүм иттең, мин сиңа ачулы…» – кайбер аналарның балаларына әйткән сүзе шундыйрак эчтәлектә дә булгалый. Эгоцентриклык күренеше инде бу. Бәгырь парәсен ул бик матур, акыллы, сәләтле булган өчен генә яраталармы? Андый ата-аналар да юк дип әйтә алмыйбыз шул. Зөлфәт Хәким исә авыр сынаулар алдында сыгылмаган, улына хыянәт итмәгән Чын Ана образын тудырган. Улы да аңа чын мәхәббәт хисе белән түли. Әмма Ходайдан килгән шушы бөек хис – ана һәм бала мәхәббәте – әллә нинди гарип, ясалма кысалар эчендә яшәгән җәмгыятьтә санга сугылмый, таптала, җимерелә.
Зөлфәт Хәким романы белән Распутинның 1976 елда язылган «Прощание с Матёрой» («Матёра белән бәхилләшү») повесте арасындагы аваздашлыкны күрмәмешкә салышу дөрес булмас. Әсәрләрнең һәр икесе узган гасырның җитмешенче-сиксәненче елларында илдә барган реаль вакыйгаларга нигезләнгән. «ГЭСлар, сусаклагычлар төзү артык зур бәһагә төште, кешеләр язмышларын чәлпәрәмә китерде» – шушы фикер ике әсәрдә дә ярылып ята, турыдан-туры әйтелә. «Кемнедер җәберләп, кемнедер кимсетеп, кемнедер батырып, башкалар өчен нәрсәдер төзү дөресме икән?» – дип ачынып сорый Яббарның үсеп буй җиткән улы Вәсим.
Распутин «Матёра…»да сурәтләгән вакыйгалар турында бер тәнкыйтьче: «Рус авылларының тамыры кору нәкъ шул вакыттан башланды, кешеләрдә «перекати поле» психологиясе шул чорда тамыр җәйде», – дигән фикер уздыра. Рус авылларының ниндирәк хәлдәлеге берәүгә дә сер түгел хәзер. Минем хәтердә генә дә Биектау районындагы туган авылым Ташлы Кавал тирәсендәге рус авылларыннан өчесе бөтенләй юкка чыкты. Махсус кызыксынганым юк, ә шулай да бөтен Рәсәй буйлап андыйларның саны хәтсездер дип беләм. Татар авылларына да сукты бу хәлләр, шулай да, яхшымы-начармы, яши әле татар салалары. Тик озак шулай дәвам итә алырмы?
«Легионер»да Кызылъяр халкының авылларын су басканны тын калып күзәтүе, тирән фаҗига буларак кичерүе тасвирлана. Олы судан качып, тау башынарак менгезеп салынган авыл исеме элеккечә Кызылъяр булса да, аларның туган туфрагы, яңа йортлары исә туган нигезләре түгел. Шуны аңлау күпме кешенең бәхетен агулый, йөрәген сыкрата, күңеленә сагыш сала. Ни әйтсәң дә, татар туган җиренә кендеге белән береккән инде ул.
Шушы уңайдан чагыштырмача күптән түгел генә экраннарга чыккан, Гогольнең мәшһүр «Тарас Бульба» әсәре буенча төшерелгән кинофильмнан бер өзек исемә килеп төште (кызганыч, повесть үзе онытыла бара икән). Андрейның дошман ягына чыгуын белгәч, кайгыдан йөрәге сыкранган Бульба ике арада сәүдәгәрлек итеп йөрүче яһүд кешесенә аны тотып китерергә боера, улына җәза бирәчәген белдерә. Ә тегесе исә, үтә гаҗәпләнеп: «Нигә, әгәр Андрейга анда яхшы икән, нигә?» – дип сорый. «Безгә кая рәхәт булса, туган җир шунда» психологиясенең ачык чагылышы инде бу, гасырлар буе билгеле бер тарихи шартларга куелган, гомерен саклар өчен бер урыннан икенчесенә күченеп йөрергә дучар ителгән халык менталитеты. Ә татарны, Марсель Галиевнең гаять талантлы бер повестендагыча («Нигез»), ерак җирләрдән хәтта «киртә казыклары тартып кайтара», туган җирнең болыннары-кырлары, басулары-сулары тартып кайтара. Әлегә… Әмма бу тарту көче кими бара, кими бара. Ни кызганыч…

Руфия ХӘМИДУЛЛИНА
www.Matbugat.ru

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013