Бүген Нихром браузерын куеп карагыз Әдипләр: Әнвәр Хәйри
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе
Каһарманнар

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Әнвәр Хәйри

A Ә Б В Г Д Е Җ З И Й К Л М Н O Ө П Р C Т У Ү Ф =>Х<= Ч Ш Э Ю Я Һ
Ринал Хаҗиев Сәлим Мирза Хазбиевич Ибраһим Хаккый Вахит Хаков Тәзкирә ХАКОВА Фатих Халиди Ильяс ХАЛИКОВ Хәкимҗан Халиков Гали Халит Нияз Халит Рим Халитов Яхъя Халитов Ленар Хамматов Фәния ХАММАТОВА Эльмира ХАММАТОВА Рамил Ханнанов Расих Ханнанов Айгөл Ханова Зөлфия Ханова Ренат Харис Зөфәр Харисов Миргалим Харисов Гөлназ ХАРИСОВА Харәзми Фәрит Хатипов Индира Хафазетдинова Габбас Хафизов Габдрахман Хафизов Илнар Хафизов ЛИНАР ХАФИЗОВ Марс Хафизов Роза Хафизова Нәфисә Хәбибдиярова Камбәр Хәбибуллин Рафис Хәбибуллин Рәсим Хәбибуллин Гөлсинә Хәбибуллина Ләйсән Хәбибуллина Люция ХӘБИБУЛЛИНА Нәфисә Хәбибдиярова Венера Хәбибрахманова Фәридә Хәбибрахманова <Мизхәт Хәбибуллин Мөсәгыйт Хәбибуллин Роза Хәбибуллина Әсгать Хәеркәев Илгиз Хәеркәев Әбү Хәжиб Сәлим Мирза Хазбиевич Хәсән Хәйри Вәсилә Хәйдәрова> Фәйрүзә ХӘЙДӘРОВА Марсель Хәйретдинов Рәшит Хәйретдинов Аида ХӘЙРЕТДИНОВА Сания Хәйретдинова Әнвәр Хәйри Гокәшә Хәйруллин Алмаз Хәйруллин Данис Хәйруллин Зөлфәт Хәйруллин Илдар Хәйруллин Исхак Хәйруллин Хәниф Хәйруллин Альбина Хәйруллина-Вәлиева ИЛСӨЯР ХӘЙРУЛЛИНА Мәдинә Хәйруллина Вәсимә Хәйруллина Чулпан Хәйруллина Заһит Хәким Зөлфәт Хәким Нигъмәт Хәким Рафаил Хәкимов Гөлнара Хәкимова Фирая Хәкимова Сибгат Хәким Фәрит Хәкимҗанов Ягъкуб Хәлили Габделхак Хәлилов Зәбир Хәлимов Алмаз Хәмзин Айдар Хәлим Йолдыз Хәлиуллин Альбина Хәлиуллина Роза Хәлиуллина Фирая Хәлиуллина Сәгыйд Хәлфин Ризван Хәмид Булат Хәмидуллин Лирон Хәмидуллин Роза Хәмидуллина Флүрә Хәмидуллина Малик Хәмитов М.Хәнәфи Зәки Хәнәфиев Рафаил Хәплехәмитов Дөлфәт Хәрби Әхмәтгәрәй Хәсәни Альберт Хәсәнов Аяз Хәсәнов Әнәс Хәсәнов Гарәфи Хәсәнов Гыйззәтулла Хәсәнов Мансур Хәсәнов Мәхмүт Хәсәнов Нурислам Хәсәнов Рим Хәсәнов Алсу Хәсәнова Асия Хәсәнова Миләүшә Хәсәнова Фәридә Хәсәнова Рәхим Хисаметдинов Рафис Хисами Нурмөхәммәт Хисамов Фәһимә Хисамова Рифкать Хисмәт Рахмай Хисмәтуллин Хәй Хисмәтуллин Илсур Хөснетдинов Илдар Хөсни Хәниф Хөснуллин Фәния Хуҗахмәт Гали Хуҗи "Илдус Хуҗин Мәгъсүм Хуҗин Фаяз ХУҖИН Фирдәвес Хуҗин Диләрә Хуҗина Наилә Хөрмәтова Мәгъмүрә Хөрмәтуллина Нур Хөсәенов Резидә Хөсәенова Фатих Хөсни Зиннур Хөснияр Котдүс Хөснуллин Алсу Хөснуллина Мәхмүт Хөсәен Шәриф Хөсәенов Гөлнирә Хөсәенова Кәмал Хөҗәнди
Әнвәр Хәйри
(1947-2014)
Әнвәр Нәҗип улы Хәйруллин (Әнвәр Хәйри) 1947 елның 2 декабрендә Татарстанның Аксубай районы Шәрбән авылыңда туа. 1966 елда Норлат районының Колбай-Мораса урта мәктәбен тәмамлый. 1967-1973 елларда Казан университетының тарих-филология факультетында укый. Аңа мәктәптә һәм университетта уку елларында вакытлыча төрле эшләрдә төрле вазифалар башкарырга туры килә: урман кисүче, тракторчы, мәктәп укытучысы, музей хезмәткәре... Югары белем алганнан соң. 1974-91 елларда СССР Фәннәр Академиясенең Казан филиалы Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының иҗтимагый фикер тарихы бүлегендә хезмәт итә. 1991-95 елларда "Мирас" журналында җаваплы эшләрдә эшли. Бер ел чамасы Казандагы "Синдикат" акционерлар җәмгыятендә "Рухи яңарыш" фонды директоры булып эшләгәннән соң, 1996 елда Татарстан Милли китапханәсенә эшкә чакырыла һәм бүгенге көнгәчә анда сирәк китаплар һәм борынгы кулъязмалар бүлегендә баш фәнни хезмәткәр булып хезмәт итә. 1970 елдан башлап, төп эше белән бер үк вакытта: Казан дәүләт университетында, Казан дәүләт педагогия университетында, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында, Татар укытучылар белемен күтәрү институтында һәм башка уку йортларында гарәп телен, иске татар телен, ислам дине тарихын, халык медицинасы һәм халык педагогикасы тарихын укыта.

Ә. Хәйри—бөтен табигате белән фән кешесе; ул—текстолог та, тәрҗемәче дә. язучы да. XIX—XX гасыр татар мәгърифәтчеләренең һәм әдипләренең күптөрле китаплары аның тәрҗемәсендә басылып чыкты. Аларның саны берничә дистәгә җитә. Авторның үз китаплары өчәү: Алар—"Шәһри Бану—Шәрбән кыйссасы", "Ислам дине бәйрәмнәре", "Ризаэддин Фәхреддин әсәрләрендә тәрбия—әхлак мәсьәләләре". Ш. Мәрҗанинең "Мөстафадел—әхбар..." (1989), Р. Фәхреддиннең "Болгар вә Казан төрекләре" (1993), шул ук галимнәрнең хәзерге телгә күчерелгән әсәрләреннән— "Ислам дине—нинди дин?", "Дини вә иҗтимагый мәсьәләләр", "Нәсыйхәт—1". "Нәсыйхәт—2", "Нәсыйхәт—3", "Тәрбияле бала", "Әһле гыяль", "Шәкертлек әдәпләре", "Укыту кагыйдәләре", "Тәрбияле ана", "Тәрбияле хатын", "Гаилә"; шуларга өстәп, К. Насыйри, М. Бигиев, 3. Камали, Г. Ибраһимов, Г. Акыш, Г. Сөләйман, Низаметдин, М. Йортыши, М. Хөсәен һәм башка мәгърифәтчеләрнең һәм әдипләрнең хезмәтләре Ә. Хәйри тарафыннан тәрҗемә ителеп матбугатта басылдылар. Соңгы вакытта Әнвәр Хәйри милли тарихыбызга караган иж, борынгы һәм ин беренче язма чыганак булып торучы—922 елда Идел буе Болгар4 дәүләтенә ислам динен рәсми дәүләт дине итеп игълан итәргә килгән илчелекнең җаваплы сәркәтибе Әхмәд Ибне Фазланның сәяхәтнамәсен төп нөсхә кулъязмасының факсимель күчермәсеннән турыдан-туры борынгы—классик гарәп теленнән бүгенге татар һәм рус телләренә тәрҗемә итеп, фәнни эшкәртеп матбугатка әзерләү белән мәшгуль.

Әнвәр Хәйри, шулай ук, актуаль темаларга гыйльми очерклар һәм публицистик мәкаләләр язу белән дә шөгыльләнә, Татарстан радиосының "Балкыш" тапшыруында һәм "Яңа гасыр" радиосында даими рәвештә тәрбия—әхлак мәсьәләләренә багышланган чыгышлар ясый. 1991 елда Татарстан ССР Югары Советы Указы белән мәдәният өлкәсендәге казанышлары өчен Әнвәр Хәйригә "Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелде.

1999 елда күпьеллык нәтиҗәле фәнни—тикшеренү һәм мәгърифәтчелек эшчәнлеге өчен ул "Татарстанның атказанган фән эшлеклесе" дигән мактаулы исемгә лаек булды.

2004 елда милли мәгарифне үстерүдәге казанышлары өчен аңа Республиканың Каюм Насыйри исемендәге премиясе бирелде. Шул ук елны ул Халыкара Мәгьлүматләштерү академиясенең мөхбир әгъзасы итеп тә сайланды.

Татарстан Язучылар берлеге 2005 елның 31 мартында уздырылган утырышында, Кабул итү Коллегиясенең карарын раслап Әнвәр Хәйрине Татарстан Язучылар берлегенә әгъза итеп кабул итте.

Казан утлары № 6, 2005



© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013