Бүген Әдипләр: Хәсән Хәйри
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Хәсән Хәйри

A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Ринал Хаҗиев
Ибраһим Хаккый
Вахит Хаков
Ильяс ХАЛИКОВ
Гали Халит
Нияз Халит
Фәния ХАММАТОВА
Эльмира ХАММАТОВА
Рамил Ханнанов
Гөлназ ХАРИСОВА
Фәрит Хатипов
Габдрахман Хафизов
Рәсим Хәбибуллин
Әбү Хәжиб
Хәсән Хәйри
Хәсән Хәйри
(1910-1994)
Әдәбият галиме һәм тәнкыйтьче Хәсән Хәйри (Хәсән Фәхретдин улы Хәйруллин) 1910 елның 5 февралендә Россиянең элеккеге Урал губернасы Лбищенск дигән өяз үзәгендә (хәзерге Казакъстан Республикасының Көнбатыш Казакъстан өлкәсе) крәстиян гаиләсендә туа. Сигез-тугыз яшьләрендә әти-әнисез калып, 1925 елның көзенә кадәр Җаек (Казакъстан) шәһәрендәге балалар йортында тәрбияләнә, шунда башлангыч белем ала, Җәйге каникул вакытларында Җаекта казакъча чыга торган «Кызыл ту» («Кызыл байрак») газетасында эшләп, журналистика өлкәсендә беренче хезмәт күнегүе үтә. 1931 елда аны Новосибирск шәһәрендә чыга торган «Азад Себер» исемле край газетасына җаваплы сәркәтип итеп билгелиләр, Себердә Кузнецк металлургия комбинаты төзелә башлагач, әлеге гигант төзелешнең елъязмасын алып бару өчен оештырылган махсус редакция коллегиясендә эшли. Шул елларда көндәлек матбугатта дистәләрчә очеркларын, хикәя һәм шигырьләрен бастыра. Беренче бишьеллыкларның хезмәт энтузиазмын чагылдырган бу әсәрләр соңыннан, 1934 елда, ике китапка тупланып, Казан һәм Новосибирск нәшриятларында басылып чыгалар.
1934 елда Х.Хәйри Казанга килә һәм, икееллык Укытучылар институтын тәмамлап, 1936-1939 елларда башта «Уку ударнигы» исемле газета идарәсендә әдәби хезмәткәр, аннары «Совет мәктәбе» (хәзерге «Мәгариф») журналының җаваплы секретаре булып эшли, бер үк вакытта Казан дәүләт педагогия институтының читтән торып уку бүлегендә белем алуын дәвам иттерә. 1939 елда институтның рус теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлаганнан соң, 1942 елга кадәр Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият секторына җитәкчелек итә. Шушы елларда әдәбият белеме һәм әдәби тәнкыйть өлкәсендәге иҗат эшчәнлеген башлап җибәрә: татар әдәбияты буенча урта мәктәпнең тугызынчы сыйныфлары өчен дәреслек китабы, хрестоматияләр төзешә, татар классик язучыларының басма җыентыкларына сүз башлары һәм шул чор әдәби хәрәкәтенең аерым мәсьәләләренә багышланган тәнкыйть мәкаләләре яза; 1941 елда «Эзләнүләр» исеме астында тәнкыйть мәкаләләре тупланган беренче җыентыгын бастыра.
1942-1943 елларда Х.Хәйри Татарстан Тел, әдәбият һәм тарих фәнни-тикшеренү институтының әдәбият секторы мөдире, ә 1944 елның гыйнварыннан 1947 елның августына кадәр партиянең Татарстан өлкә комитетында пропаганда буенча инструктор булып эшли. 1949-1950 елларда ул — «Совет мәктәбе» журналының җаваплы мөхәррире хезмәтендә. 1950-1953 елларда Мәскәүдә Иҗтимагый фәннәр академиясе аспирантурасында укып, «Сугыштан соңгы татар әдәбиятында социалистик реализмны үстерү өчен көрәш» дигән темага кандидатлык диссертациясен яклагач, Х.Хәйрине СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институтына директор итеп билгелиләр. Бу хезмәтен ул 1959 елның җәенә кадәр алып бара, аннары, пенсиягә чыкканчы, шул ук институтның әдәбият секторында мөдир һәм өлкән гыйльми хезмәткәр булып эшли. Бу чорда Х.Хәйринең әдәбият белеме һәм әдәби тәнкыйть өлкәсендә йөздән артык мокаләсе, дистәгә якын китабы, Һ.Такташның иҗат һәм тормыш юлын яктырткан күләмле монографиясе дөнья күрә. Күпчелек хезмәтләрендә ул шгар әдәбиятында «социалистик реализм» дигән методның барлыкка килүе һәм үсүе, әдәбиятта партиялелек, халыкчанлык, интернационализм принципларының конкрет чагылышы кебек теоретик һәм гомуми мәсьәләләрне тул заманның идеологик таләпләре яссылыгында аңлатырга тырыша. Аерым язучыларның иҗатларын яисә конкрет әсәрләрне анализлаганда да юнкыйтьче рәсмиләштерелгән шушы төп принциплардан чыгып эш итә.
Х.Хәйри «Татар совет әдәбияты тарихы» китабында (1960) һәм шуның Москәүдә рус телендә чыккан басмасында («История татарской советской питературы», 1965), автордаш буларак, Һ.Такташ иҗаты һәм 1945-1960 еллар татар поэзиясе турындагы хезмәтләре белән катнаша.
Әдәбият өлкәсендәге хезмәтләре өчен Совет хөкүмәте Х.Хәйрине 1957 елда «Почет Билгесе» ордены белән бүләкли, 1970 елда аңа «Татарстанның атказанган фән эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелә.
Галим 1994 елда Казанда вафат була.
Х.Хәйри — 1936 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Зур Кузбасс өчен: шигырьләр һәм очерклар. — Новосибирск: ОГИЗ, 1934. — 636.—1000 д.
Тавышлы ялкын: хикәя һәм очерклар. — Казан: Татгосиздат, 1934. — 64 б. — 1000 д.
Эзләнүләр: әдәби-критик мәкаләләр. — Казан: Татгосиздат, 1941. — 1586. — 5000 д.
Һади Такташ: тормыш һәм иҗат юлы.—Казан: Татгосиздат, 1949. —148 б. — 5000 д.
Әдәбият һәм тормыш: мәкаләләр. — Казан: Татгосиздат, 1953. — 260 б. — 3000 д.
Татар совет әдәбиятында социалистик реализм мәсьәләләре. — Казан: Татар, кит. нәшр., 1960. — 2166. — 3000 д.
Иҗат чишмәләре: тәнкыйть мәкаләләре, әдәби очерклар. — Казан: Татар. кит. жинр., 1975. — 246 б. — 3000 д.
Язучы һәм тормыш: әдәбият теориясе, әдәби хәрәкәт мәсьәләләре. — Казан: Татар, кит. нәшр., 1979. — 288 б. — 2500 д.
Һади Такташ. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. — 176 б. — 15000 д.
* * *
Современная татарская литература: очерки. — Казань: Таткнигоиздат, 1957. — 131 с. — 5000 экз.
Поиски и свершения: очерки. — Казань: Татар. кн. изд-во, 1970. — 99 с. — 2000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

ГыймадиевҮ. Эзләнүләр һәм ачышлар // Кызыл таң (Өфө). — 1970. — 20 февр.
М у с и н Ф. Алгы сафта // Казан утлары. — 1970. — № 2. — 1316.
ӘгъзамовФ. Заман сулышын тоеп // Ф.Әгъзамов. Яшәү көче. — Казан: Татар, кит. нәшр., 1977. — 99-1106.
В ә л и е в М. Дулкыннар ни сөйли? // Ялкын. — 1980. — № 12. — 20-23 б.
ИбраһимовФ. Ул минем остазым иде // Шәһри Казан. — 2000. — 4 февр.
© Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013