Бүген Әдипләр: Габдрахман Хафизов
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Габдрахман Хафизов

A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Ринал Хаҗиев
Ибраһим Хаккый
Вахит Хаков
Ильяс ХАЛИКОВ
Гали Халит
Нияз Халит
Фәния ХАММАТОВА
Эльмира ХАММАТОВА
Рамил Ханнанов
Гөлназ ХАРИСОВА
Фәрит Хатипов
Габдрахман Хафизов
Габдрахман Хафизов
Габдрахман Габбас улы Хафизов 1993 елда Казан дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлаган. Аспирантура тәмамлагач, Татар дәүләт гуманитар институты өлкән укытучысы, РФ Үзәк банкының Казан мәктәбе директоры урынбасары, Архeология музе директоры, Татарстан тарихы кафедрасы доценты булып эшли.

Кыр капкасын җил ача

Кыр капкалы авылым 

Туган авылыма кайтсам, 
Кыр капкасын җил ача. 
Алга килеп назлы бер җил: 
"Саумы, син", – дип эндәшә. 
Авылыма кайткан саен 
Җил ача капкаларны. 
Андый йомшак, җылы җилләр 
Сезнең якларда бармы? 
Авылларның абруе – 
Кыр капкалар, кайда сез? 
Алар ябыла калса… 
Искән җилләр файдасыз. 
Кыр капкалы авылым бар – 
Иң беренче шарт бүген. 
Яңа җилләр сәлам бирә, 
Шуңа күңелем шат минем. 

Гөлбадран керфекләре 

Таң нурында җем-җем итә 
Көмеш чык бөртекләре. 
Тибрәнә иртәнге җилдә 
Гөлбадран керфекләре. 
Сары чәчкәле тәлгәшләр 
Сибелгән күлмәгеңдә. 
Куе ефәк керфекләрен 
Күрәм мин күзләреңдә. 
Гөлбадран керфекләрендә 
Яшьлек елларын күрәм. 
Шул еллардан мине сагынып 
Кемдер көтәдер сыман. 
Гөлбандранлы сары мизгел 
Көзге алтын төсләрдә. 
Елъязмада чәчәкле җәй 
Илһам өсти хисләргә. 
Һаман шулай җемелдиләр 
Энҗе чык бөртекләре. 
Дымлы күзләрдә сирпелә 
Гөлбадран керфекләре. 

Юллар чатында 

Юллар чатында 
Көпә-көндезен, 
Уйларга чумып, 
Калдым ялгызым. 
Юллар чатында 
Калуы авыр. 
Заман болганчык, 
Вакыт болгавыр. 
Юллар чатлары, 
Акбүз атлары, 
Галәм киңлеге, 
Адәм затлары – 
Барысы да бергә 
Яшәештер бу. 
Язмыштан килгән 
Яшьнәештер бу. 

Кайт әле яннарыма 

Менә тагын язлар килде, 
Җир өстендә – яшел келәм. 
Табигатьнең бу фасылын 
Җаным-тәнем белән сөям. 
Умырзаялар калыкты, 
Китеп бара салкын кышы. 
Зәңгәр, сары чәчкәләрдән 
Бөркеп тора яз сулышы. 
Умырзая аланыннан 
Төнбоеклы күлгә төшәм. 
Язгы уйларга төренеп, 
Тәүге хисләремә күчәм. 
Йөрим шулай! Ә җиһанда 
Язгы симфония уйный. 
Киек казлар очып узды – 
Күңелем һаман сине уйлый. 
Йөрим шулай бер ялгызым 
Язның җырын, моңын тыңлап. 
Кыр казларына ияреп, 
Хат җибәрдем сәлам юллап. 
Кояш җылысын тоеп 
Күңелем таңнарында. 
Гөрләвекләр ера-ера 
Кайт әле яннарыма. 

Элмәле тал 

Яр буенда элмәле тал, 
Яфраклары суга тигән. 
Сагынганда нечкә билне, 
Иртән торып суга киләм. 
Элмәле тал ышыгында, 
Кемнәр анда басма салган. 
Шул басмада Су анасы 
Чәчен үрә, юк бер ялган. 
Чәчен үрә сылу туташ, 
Толымнары суга тигән. 
Гашыйк булган аңа Тукай, 
Сөеп, Су анасы, дигән. 
Татар кызы – Су анасы, 
Элмәле тал ышыгында. 
Кемне көтә еллар буе 
Шул табигать кочагында. 
Сине, диде, Су анасы, 
Еллар буе сине көтәм. 
Син бит минем бердәнберем, 
Бәгърем иркәм. 
Элмәле тал яр буенда, 
Яфраклары суга тигән. 
Бик сагынып Су анасын 
Көн дә су буена киләм. 

Язларыма кайтам 

Җәйләүләрдә җәйнең агышы, 
Җырчы кошчыкларның тавышы. 
Җәйләүләрдә бераз тукталып, 
Язларыма кайтып барышым. 
Җәйләүләрдә гомер агышы, 
Җәй көннәре инде авышты. 
Зәңгәр күкне ярып ерактан, 
Ишетелә казлар тавышы. 
Җәй көннәре инде авышты, 
Көннәр белән төннәр кавышты. 
Мин җәйләрдән килсәм дә чыгып, 
Язларыма торам ашкынып. 
Мин җәйләрдән кайтам язларга, 
Сәлам биреп киек казларга. 
Җәйләүләрдән килсәм дә чыгып, 
Язларыма кайтам ашыгып. 

Яңгыр 

Тәрәзәгә шыбыр-шыбыр 
Бәреп ява җәйге яңгыр. 
Шул дәррәүдән үзләренә  илһам алып, 
Тупылларның яфраклары 
Көйли бер җыр. 
Яңгыр ява, җылы яңгыр, 
Яңгырларга юк тыюлык. 
Яңгыр асларында йөрү 
Булмаса да зур кыюлык, 
Кайтып барам авылыма 
Яңгырларда юешләнеп чыланырга. 
Тагын бер кат табигатьне кочып алып, 
Аның җылы кочагына сыланырга. 


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013