Бүген Әдипләр: Наис ГАМБӘР. ӘДӘБИЯТ ХАДИМЕ
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

"P" хәрефенә язмалар

Рәшит Бәшәр. КЕШЕ БУЛЫП КАЛЫР ӨЧЕН... (Мирһади Разов)
Зөмәрә ҖИҺАНШИНА. Якташым турында берничә сүз (Рифә Рахман)
Гөлүсә ГӘРӘЕВА. Каләм гомер озайта (Рифә Рахман)
Рөстәм ГАЛИБӘК. Рифә апа (Рифә Рахман)
Нурзилә НОТФУЛЛИНА. Әйдә, халыкка хезмәткә! (Рифә Рахман)
Наис ГАМБӘР. ӘДӘБИЯТ ХАДИМЕ (Исмәгыйль Рәмиев турында)
Ш.Садретдинов. Сәгыйть Рәмиев.— Кит.: Татар әдәбияты тарихы: 3 том. Казан, 1986, 172—14 б.
Ш.Садретдинов. Сәгыйть Рәмиев һәм патша жандармериясе
Илшат Вәлиулла. ШАГЫЙРЬНЕҢ ҖАН ЭЗЛӘНҮЕ (С.Рәмиев турында)
Чулпан ЗАРИПОВА-ЧЕТИН. ТОРМЫШ ГАЗАПЛАРЫ (С.Рәмиев турында)
Таһир ШӘРӘФЕТДИНОВ. Чагыл тау сагына (Сөббух Рәфыйков)
Миләүшә Шәяхмәтова. ИЛ МӘШӘКАТЕ, ХАЛЫК МОҢЫ (Гәрәй Рәхим турында)
Дания Заһидуллина. Гали Рәхим: милләт өчен яшәү үрнәге
Александр Филиппов. ГӨРГӨРИ (Гәрәй Рәхим турында)
Гәрәй Рәхим турында каләмдәшләре
Марсель Галиев. Чын исеме - Гөргери...
Р.Бәшәр. Шөгерләргә барам әле... (Җәмит Рәхимов турында)
Лилия Хөснетдинова. "Батырша"да тарихи чынбарлык (Җәмит Рәхимов иҗаты)
Кыям МИҢЛЕБАЕВ. Батыршалар токымыннан ул (Җәмит Рәхимов иҗаты)
Нурфия ЙОСЫПОВА. БАЛАЧАККА СӘЯХӘТ (Бикә Рәхимова. Җайдак малай. —Казан: «Мәгариф» нәшр.,2007.)
3иннур МАНСУРОВ. "МӨМКИН" БЕЛӘН "ТҮГЕЛ" АРАСЫ (Әхмәт Рәшит турында)
Әхмәт Рәшитов: "Иҗатыма бәйләнүчеләр күп булды" A Ә Б B Г Д E Җ З И К Л M Н Р C T У Ф X Ч Ш Ю Я Һ
Наис ГАМБӘР

ӘДӘБИЯТ ХАДИМЕ

Исмәгыйль Рәмиев Язма «Исмәгыйль Рәми, Рәис Даутов. Әдәби сүзлек» (Татарстан китап нәшрияты.— 2001.— 400 б.) дигән китаптан файдаланып әзерләнде (Редакция).

Әдәбият-гыйлем өлкәсендә мактаулы исемнәр дауламыйча гына, иң авыр вакытларда да яраткан эш-шөгылен ташламаган, мәсләгенә тугры калган шәхесләр була. Бу—җиңел юл түгел, ләкин олуг максатка илтүче бердәнбер юл. Андыйларны бер сүз белән генә «хадим», ягъни «хезмәтче» дип атарга мөмкин булыр иде. Бу нәүбәттән язучы, журналист һәм библиограф Исмәгыйль Рәмиев тә шундый фидакарь затлардан иде; әйе, ул чын мәгънәсендә, әдәбият һәм мәдәният хадиме иде.

Исмәгыйль Габдулла улы Рәмиев ерак бабаларының нәсел шәҗәрәсе буенча татарның мәшһүр шагыйрьләре Закир Рәмиев (Дәрдмәнд) һәм Сәгыйть Рәмиевләр белән бер үк токымнан; ул 1895 елның 1 гыйнварында Уфа губернасының Эстәрлетамак шәһәрендә туа. Шул заманның жәдид мәдрәсәсендә һәм мөгаллимнәр мәктәбендә урта белем алганнан соң, Казандагы «Амур» мөсафирханәсендә конторщик (хисапчы) булып эшли башлый һәм шушы чорда татар мәдәниятенең алдынгы вәкилләре (Г. Тукай, Ф. Әмирхан, Г. Ибраһимов, Г. Кариев һ. б.) белән якыннан таныша. Нәтиҗәдә, ул журналист булып китә, ә 1912—1914 елларда «Сәйяр» профессиональ театр труппасының суфлеры сыйфатында гастрольләрдә йөри. 1915— 1917 еллар арасында И. Рәмиев—патша армиясе солдаты хезмәтендә. Аннары, революция һәм гражданнар сугышы чорында, гаскәри журналист буларак, Уфа, Бөгелмә, Самара, Оренбург шәһәрендә чыккан «Безнең юл», «Казыл яу», «Кызыл йолдыз», «Шәрекъ ярлылары», «Кызыл дөнья» кебек фронт гәзитәләрендә эшли һәм языша. Бер үк вакытта, татар-башкорт милли хәрәкәтенең бер активисты буларак, февраль революциясе көннәрендә һәм аннан соңгы милли кузгалыш айларында Уфа вилайәте мөселман съездында (1917, 12-14 июль), Бөтенрусия мөселманнарының Икенче корылтаенда (Казан, 1917, 20 июль), Гомумбашкортстан корылтаенда (Оренбург, 1917, 8 декабрь) һәм 1917 елның 4 декабрендә ачылып, 1918 елның 24 гыйнварына кадәр Уфа шәһәрендә эшләгән Милләт мәҗлесендә татар-башкорт гаскәрләре Шурасы вәкиле булып катнаша. Тугыз елга якын сузылган гаскәри хезмәттән котылгач, И. Рәмиев башта Уфа шәһәре матбугат органнары һәм мәдәният оешмаларында тәрҗемәче, журналист, инструктор, аннары, 1925 елда Казанга килеп, 1927 елга кадәр төрле урыннарда җаваплы вазифалар—гәзит-журнал нәшриятында (Гажурда) китап сәүдәсе вәкиле, «Чаян» журналында әдәби хезмәткәр, Г. Ибраһимов җитәкләгән Гыйльми Үзәкнең әдәби мирасны бастырып чыгару комиссиясе сәркәтибе, Татарстан республикасы Үзәк башкарма комитеты каршындагы Яңа татар әлифбасы (Яңалиф) җәмгыятенең һәм шул җәмгыять чыгарган «Яңалиф» журналының җаваплы һәм техник сәркәтибе, ә 1930 елдан Татарстан дәүләт нәшриятында производство бүлеге мөдире урынбасары вазифаларын башкара. Шушы елларда аның матбугатта күп кенә юмор-сатира әсәрләре, татар теленең имля-орфорграфиясенә караган мәкаләләре, терминологик сүзлекләре һәм библиографик хезмәтләре басылып чыга. Алар арасында 1926 елны Казанда басылган «Вакытлы татар матбугаты. 1905—1925» исемле китап- альбом аеруча зур әһәмияткә ия. Егерме-утыз табак күләмендәге, гәзит-журнал кешеләре, мөхәррир һәм авторларның сурәтләре белән бизәлеп чыккан бу уникаль хезмәтендә әдип 1905—1925 еллар арасында илнең төрле төбәкләрендә татар телендә нәшер ителгән ике йөз иллегә якын гәзит-журналга күзәтү ясый. Эчтәлеге, фактик мәгълүматының байлыгы белән бу хезмәт татар мәдәнияте һәм матбугаты тарихын өйрәнүчеләр өчен бүгенгә кадәр бердәнбер ышанычлы чыганак хезмәтен үтәп килә.

1937 елның башларында И. Рәмиев Казаннан Урта Азия якларына китеп бара. Сугыш башланганнан соң, 1942 елның декабрендә исә ул хезмәт армиясенә алына һәм 1944 елның июненә кадәр Свердловск (хәзерге Екатеринбург) өлкәсенең Алапаевск шәһәре заводында укыту бүлеге инструкторы, ә аннары тылдагы гаскәри частьләрдә писарь-каптенармус хезмәтендә була. Сугыш беткәч, Казанга кайтса да, прописка булмау сәбәпле шәһәрдә төпләнә алмыйча, гаиләсе яшәгән Кайбыч районына китә һәм 1949 елга кадәр «Колхоз бригадасы» исемле район газетасында җаваплы сәркәтиб, аннары, 1956 елда пенсиягә чыкканчы, шул ук район үзәгенең Мәдәният йортында инструктор булып эшли.

Тормышның нинди генә шартларында булса да, кайда гына яшәсә дә И. Рәмиев үзенең яраткан шөгылен—әдәбият, мәдәният тарихыбызны җентекләп өйрәнүен, язылачак библиографик хезмәтләре өчен, замандашлары турындагы истәлекләре, мемуарлары өчен материаллар җыйнап дәвам иттерә, мөмкинлек чыккан саен, әйтик, эш белән Казанга командировкага килгән чакларында да, юк вакытын кызганмыйча, көннәр-атналар буе китапханәләрдә, архивларда казынып утыра. Аның иҗат кредосы—объективлык, тарихи дөреслек. 1958—1966 еллар арасында «Совет әдәбияты» («Казан утлары») журналы битләрендә аның ике дистәгә якын истәлек язмалары, татар мәдәнияте, матбагачылык тарихына караган мәкаләләре, тикшеренүләре басылып чыга. Ниһаять, күп каршылыкларны үтеп, әлеге хезмәтләр бергә җыйналып, 1956 елда «Истәлекләр. Татарча басма сүз» исеме белән укучыга барып ирешә. Китапның чыгуын матбугат һәм әдәби җәмәгатьчелек шул заманда ук шатланып каршы ала. 1961 елда И. Рәмиев, Татарстан Язучылары берлеге ярдәмендә торак мәсьәләсен хәл итеп, гаиләсе белән бөтенләй Казанга күчеп кайта. Ул язучылар, фән, сәнгать әһелләре белән ешрак аралаша, яңа иҗат планнары белән янып яши башлый. Нәкъ шул вакытларда өлкән әдипләрдән Н. Исәнбәт, А. Шамов, Ә. Еники кебек дуслары аңа, үзендә булган материаллардан һәм башка чыганаклардан файдаланып, Октябрьгә кадәрге татар әдәбияты һәм мәдәни хәрәкәте буенча кыскача белешмәлек төзергә киңәш итәләр. Әдип илһамланып эшкә тотына һәм алтмышынчы елларның ахырларына таба «Әдәби сүзлек» дип аталган хезмәтен төгәлли. «Әдәби сүзлек»нең күләме 15-16 табак чамасы, яки мәкалә-парчалар саны белән исәпләсәң, биш йөзләп берәмлекне эченә ала.

Хезмәт беренче мәртәбә 1992—1994 еллар дәвамында «Татарстан» журналы битләрендә өлешләп-өлешләп басылып чыкты (басмага әзерләүче Рәис Даутов). «Сүзлек»не журнал өчен әзерләгәндә текстның автор кулы белән язылган асыл нөсхәсе нигез итеп алына.Бер үк вакытта машинка күчермәләрендә очраган автор төзәтмәләре яисә кулъязманы укыган иптәшләрнең (мәсәлән, Нәкый Исәнбәтнең) бит кырыйларына язган искәрмәләре һәм тәкъдимнәре дә искә алына.

«Сүзлек»не аерым китап итеп әзерләү барышында журнал варианты төп нигез итеп алынса да, асылда, аңа Рәис Даутов тарафыннан шактый гына үзгәрешләр кертелә. Беренчедән, ул баетыла төшә. Исмәгыйль Рәмиев, үз заманының цензура киртәләрен күздә тотып булса кирәк, 1917 елның феврале белән октябре арасындагы чагыштырмача кыска вакыт эчендә һәм аннан соңгы болгавыр көннәрдә татар телендә нәшер ителгән күп кенә милли гәзитә-журналларны «Сүзлек»кә кертмәгән була. Шуңа күрә дә Р. Даутов «Сүзлек»не китап итеп хәзерләгәндер. И. Рәмиевнең үзе төзегән һәм язган «Татар вакытлы матбугаты» хезмәтеннән файдалана.

Икенчедән, хәзер укучыларга тәкъдим ителә торган бу китаби басманың «Кушымта» бүлегендә әдип архивыннан алынган бүтән материалларга да урын бирелә. Анарның күп өлешен Октябрьгәчә чорда Казан, Санкт-Петербург, Мәскәү һәм башка шәһәрләрнең югары уку йортларына, шулай ук чит ил университетларына кереп укыган милләттәшләребез турында кыскача мәгълүматларны эченә алган исемлекләр тәшкил итә. Мәгълүм булганча, XX йөз башы публицистикасында, тәнкыйди әдәбиятта, шул чор әдипләребезнең әсәрләрендә теге яки бу уңай белән еш кына башка төрки төбәкләрдә (Кавказда, Кырымда, Төркестан һәм Казакъстанда) Октябрьгә кадәр нәшер ителгән гәзитә-журналларның исемнәре телгә алына. Шуны истә тотып, дип яза Р. Даутов, «Кушымта» бүлегенә әлеге төбәкләрдә әзәрбайҗан, кырымтатар, үзбәк, казакъ һәм башка телләрдә чыккан төп көндәлек басмалар хакында да берникадәр мәгълүмат бирелә. Гадәттәгечә, ул мәгълүматлар һәм исемнәр И. Рәмиевнең әлеге дә баягы уникаль хезмәте—«Татар вакытлы матбугаты» китабыннан сайлап алыналар.

Инде килеп, «Сүзлек» нинди юллар белән Р. Даутов кулына килеп эләгә соң? «Әлеге «Әдәби сүзлек»нең кулъязмасы белән мин бары авторның вафатыннан соң гына таныша алдым. Җитмешенче еллар башында кулъязманың машинкада күчерелгән һәм Татарстан Язучылар берлегендә сакланган бер нөсхәсе белән танышырга мөмкинчелек булды.(Заманында аны, бастырып чыгарырга әзерләү нияте белән, ул вакыттагы Берлекнең, бүген иҗат эшләре җитәкчесе, хәзергечә әйтсәк, рәис урынбасары Равил Фәйзуллин дүрт данәдә бастырган булган.) Укып чыккач, Исмәгыйль агага булган ихтирамым тагы да артты. Совет чорында татар татар телендә энциклопедик сүзлекләргә охшатып төзелгән бердәнбер белешмәлек иде бу. Ниһаять, илдә тоталитар режим җимерелеп, аның матбугатны, сүз иреген буып торган цензура киртәләре беткәч, әйтеп үткәнемчә, 1992—1994 еллар дәвамында мин редакцияләп әзерләгән «Әдәби сүзлек» Татарстан журналы аша киң җәмәгатьчелеккә барып җитте. Инде менә хәзер укучыларга аның тулыландырылган китаби варианты тәкъдим ителә».

Шөкер, XX гасырның 90 елларыннан башлап татар халкының үткәне белән кызыксыну, аның гасырлар буе тупланып килгән мәдәни, рухи хәзинәләренә игътибар бермә-бер көчәеп, ул хәзинәләрне фәнни-объектив бәяләү һәм халкына кайтарып бирү юнәлешендә шактый гына уңышлы адымнар ясалды. Кәм, ниһаять, 1997 елның 10 февралендә Татарстан Республикасы Президентының «Татар энциклопедиясе программасы турында»гы Указы дөнья күрү һәм шул нигездә Татар энциклопедиясе институты барлыкка килү күпгасырлык мирасыбызны барлау эшчәнлегенә дәүләти статус бирелде. Мондый максатчан эшчәнлекнең инде беренче «җимешләре» дә күренде: әйтик, 2002 елда «Татар энциклопедия сүзлеге» басылып чыкты. Алда— «Татар энциклопедия»сенең күптомлылыгын эшләп бетерү бурычы тора.

Бу нәүбәттән, «Казан утлары» журналы да хәл кадәри эш башкарырга омтыла. Әйтик, быел журнал «Татар энциклопедия сүзлеге» битләреннән дигән баш астында Сүзлектә урын алган әдәбиятка мөнәсәбәтле язма-бүлекләрне биреп барырга ниятли.

Аннары, мәгълүм ки, татарның зыялы катлавы элек-электән рухи мирасны ишәйтү юлында хезмәт итүдән тыш, аны саклап калу турында да уйланган, борчылган һәм шул юнәлештә үзеннән өлеш кертергә тырышкан. Без моны XIX гасырның Ш. Мәрҗани, К. Насыйри, Р. Фәхретдин һ. б. кебек энциклопедик галимнәрнең басма һәм кулъязма хезмәтләрендә ачык күрәбез. XX гасырда әлеге мәшһүрләрнең игелекле эшен Н. Исәнбәт уңышлы дәвам итте. Бүгенге көндә исә, Адлер ага Тимергалинны әнә шундый энциклопедик галимнәрнең берсе дип әйтә алабыз. Ул, мәсәлән, гомере буена төрле характердагы энциклопедик һәм фәнни китапларны җыйды, өйрәнде һәм, тупланган гыйлемгә нигезләнеп, татар халкының мәдәни мирасына караган мәгълүматларын да, бер җепкә тезеп, системага сала килде. «Миллият сүзлеге» дип аталган бу әтрафлы хезмәт-хәзинә хәзер, 4000 (дүрт мең!) чамасы биткә җитеп, әдипнең компьютер «банк»ында саклана. Әйе, бәһаләп бетергесез бу байлык хәзергә «әдипнең шәхси саклык банкында» гына, бердәнбер данәдә саклана; юкса бит аны, китап-томнар итеп чыгарып, халыкның хәтер сандыгына саласы иде. Әйе, ул да, И. Рәмиевнең «торгынлык чорындагы рәсми киртәләрне кичә алмыйча, үз вакытында басылмый яткан» хезмәтләре кебек булып калмасын иде. Дөрес, игътибарлы укучыларыбыз күргәннәрдер вә укып баралардыр, «Казан утлары» журналы 2004 елның 1 саныннан башлап «Миллият сүзлеге»ннән өзекләр бастырып килә. Ләкин журнал, ни кызганыч, иң күп дигәндә дә, әлеге хезмәтнең уннан беренә генә урын бирә алачак. Кыскасы, без башлаган эстафетаны дәүләти оешмалар яки милләтпәрвәр химаячылар күтәреп алыр һәм олыгаеп килүче әдипкә әлеге олы хезмәтне китап итеп чыгаруда ярдәм итәр дип ышанасы килә.

Менә бит, библиограф галим Исмәгыйль ага Рәмиев турында башланган сүзебез безне нинди киңлекләргә алып чыкты.

Наис ГАМБӘР




© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013