Бүген Әдипләр: Роза Хәбибуллина
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Роза Хәбибуллина


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Тәзкирә ХАКОВА
Фатих Халиди
Яхъя Халитов
Галия Хантимерова
Зөфәр Харисов
Мәгъсум Харисов
Миргалим Харисов
Роза Хафизова
Мөсәгыйт Хәбибуллин
Роза Хәбибуллина
Аида ХӘЙРЕТДИНОВА
Илдар Хәйруллин
Хәниф Хәйруллин
Заһит Хәким
Зөлфәт Хәким
Габделхак Хәлилов
Ризван Хәмид
Лирон Хәмидуллин
Малик Хәмитов
Альберт Хәсәнов
Әнәс Хәсәнов
Гарәфи Хәсәнов
Мәхмүт Хәсәнов
Нурислам Хәсәнов
Гәүһәр Хәсәнова
Рушад Хисаметдинов
Шәриф Хөсәенов
Фатих Хөсни
Зиннур Хөснияр
"Илдус Хуҗин
Мәгъсүм Хуҗин
Фирдәвес Хуҗин
Роза Хәбибуллина
Роза Шакир кызы Хәбибуллина 1934 елның 11 ноябрендә Мөслим районы Әмәкәй авылында укытучылар гаиләсендә дөньяга килә. 1949 елда - Минзәлә районы Бикбау җидееллык мәктәбен, 1953 елда - Мөслим урта мәктәбен, 1959 елда Алабуга педагогия институтының рус теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. 1959 елдан 1990 елга кадәр Мөслим урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укыта. 1980 елда, хезмәтен хөрмәтләп, «РСФСР халык мәгарифе отличнигы» дигән исем бирелә. Татарстан мәгариф министрының, ВЛКСМ өлкә комитетының, СССР мәгариф министрының Мактау кәгазьләре белән бүләкләнә. «Совет мәктәбе», «Семья и школа» журналларында, «Татарстан яшьләре» газетасында тәрбия темасына язмалары басыла. Укы-тучы-методист. Хезмәт ветераны.
2018 елда Роза Шакировнага "Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре" мактаулы исеме бирелде. Әдәбиятка туксанынчы елларда килә. «Казан утлары» һәм «Мәйдан» журналларында алты повесте басылып чыга. Медицина нәшриятында «Верность долгу», «Яшьлегем серләре», «Калморза», 2011 елда Татарстан китап нәшриятында «Миләш елы» китабы дөнья күрде. 2013 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Илһам чишмәләре. Казан, "Рухият" нәшрияте.

Назлыгөл

Хикәя
Яңа ишеткән җырны көйли-көйли Назлыгөл бакчага керде. Беренче сентябрьдә чәчәкләрен өзеп алган түтәл мескенләнеп калган. Бары кояш төсле кызгылт-сары чәчәкләр генә балкып-томрап кызга карап торалар. Түтәл тулы кояшлар! Елмаялар! Көз килгәнен сизмиләр, һаман чәчәк аталар! Исемнәре дә сәер – пәйгамбәр тырнагы!
–Нигә алай дигәннәр? – дип кызыксынган иде Назлыгөл.
–Орлыклары өлгергәч, кисеп алган тырнак кебек дугаланып торалар, – диде әнисе.
–Ә пәйгамбәр кем?
–Пәйгамбәр... ни... ул... изге кеше, башкаларга яхшылык эшли торган.
–Әкияттәме?
–Түгел. Алар булганнар... Элекке заманнарда. (Хәмдия үзе дә бу турыда әлегә бик аз белә иде.
–Ә нигә чәчәккә андый исем кушканнар?
–Чәчәге шифалы аның. Ул дару үләне. Китапча исеме календула. Кипкән чәчәген аптекага тапшыралар.
Назлыгөл мичкәдән су алды да шиңгән чәчәкләргә сибә башлады. Шулчак чәчәкләр өстендә нәни генә салават күпере балкып чыкты. Шундый матур, төсләре куе! Кыз тагын мичкәгә йөгерде, тагын сипте, салават күпере янә чыкты. Назлыгөл үзен тылсым иясе итеп сизде, куанды! Мичкәдә су беткәч кенә туктады. Бу могҗизага исе китеп торганда, коймалары яныннан үтеп барган дустын күрде.
–Чулпан, кая барасың?
–Музыка мәктәбенә. Миңа пианино алдылар! Әйдә, син дә музыкальныйга языласыңмы?
Назлыгөл урамга омтылган иде: юешләнгән күлмәген, сазга буялган аякларын күрде.
–Белмим...
Чулпан киткәч, Назлыгөл өйләренә чапты.
–Әни! Чулпан музыка мәктәбенә кергән! Аңа пианино алганнар! Мин дә язылыйм әле!
Кызының сазга буялган аякларын күреп, әнисе көлеп җибәрде.
–Урамда коп-коры, каян таптың ул сазны?
–Әни дим! Мин дә музыка мәктәбенә язылыйм әле!
Хәмдиянең йөзе җитдиләнде. Кызы җыр ярата, көйләрне бер ишетүдә отып кала. Бәлки сәләтледер... Зур зәңгәр күзләрен төбәп кызы җавап көтә...
–И кызым, бик язылыр идең дә, акчабыз юк бит. Эшләгән ашарга да җитми, такы-токы...
Назлыгөлнең кабынган өмете теге салават күпере кебек балкыды да сүнде. Кечкенә йөрәге сыкрап куйды: “Чулпанга пианино алганнар. Аларның машиналары да бар. Безнең бернәрсә дә юк... Әти булса безнең дә булыр иде..."
– Әни, нишләп безнең әти юк? Кая минем әти?
Хәмдия бер мәлгә аптырап торды.
– Әтиең бар, ләкин ул бик еракта.
– Безне ташлап киттемени?
– Аның үз гаиләсе бар.
– Без синең белән икәү...
– Их, әтием булса, мин дә музыка мәктәбенә йөрер идем!
Кызының өзгәләнеп әйткән сүзләре Хәмдиянең йөрәгенә ук булып кадалды. Ул баласын кочаклап күкрәгенә кысты. – Кайгырма, кызым, җае чыгар әле, берәр кайчан сине дә музыка мәктәбенә укырга бирермен.

***
–Назлыгөл, минем пианиноны күрәсең киләме? Ял көнне безгә кер! – диде Чулпан. –Матур келәм җәелгән бүлмәдә елтыр-кара пианиноны күргәч, кызның, йөрәге тиз-тиз лепелтәргә кереште.
– Мин бер көй өйрәндем инде ! – дип, Чулпан уйнап күрсәтте. Инструменттан чыккан матур тавышлардан Назлыгөлнең тәне чымырдап китте. Кыз бу көйләрне салават күперенә охшатты: калын тавышлары куе шәмәхә, нечкә нәфис ноталар алсу, зәңгәрсу төсле тоелды, күңеле шул матурлыкка канатланып күтәрелде, йөзе балкыды, күзләре очкынланды.
"Мин дә музыкага өйрәнәчәкмен!" – дип уйлады. Бу теләк шундый көчле, ант кебек иде!

***
Назлыгөлнең карашы бер ноктага төбәлгән, аның кечкенә башында фикерләр ярсып, катлаулы хәлдән чыгу юлын эзлиләр: ничек итеп музыка мәктәбенә укырга керергә? Кайдандыр, кемнәндер ярдәм килүенә ул өметләнми. Мәсьәләне үзе чишәргә җай эзли... Зәңгәр тасма белән үрелгән алтынсу толымын бармагы белән фикерләре уңаена бөтерә... Нишләргә? Нишләргә? Каядыр билгесезлеккә төбәлгән карашы, ниһаять, ачыкланды, каршысындагы алтынсу сары чәчәкләргә төште. Пәйгамбәр тырнагы... Кешеләргә файдалы, шифалы... Назлыгөлнең авыр уйлардан ямансулаган йөзе яктырып китте. Ул көләч чәчәкләрнең орлыкларын җыйды, аннан соң чәчәкләрнең барысын да өзде. Кипкән орлыкларны кәгазьгә төреп шкаф тартмасына яшерде, тәрәзә төбенә гәзит җәеп чәчәкләрне кибәргә куйды.
Өйгә хуш ис таралды.
Тәрәзә төбендәге чәчәкләрне күреп, Хәмдия елмайды.
– Даруга киптерергә куйдыңмыни, кызым? Тамак төбе шешсә яки авыз эче бозылса, чайкарга әйбәт була ул!
Назлыгөл эндәшмәде. Аның уйлары башкача: ул чәчәкләрне киптереп аптекага сатачак! Киләсе елга күп итеп утыртып үстерәчәк! Шул акчага музыка мәктәбенә укырга керәчәк!

***
Назлыгөлнең бу теләге җанын тынгысызлап торды. Чулпан папкасын тотып музыка мәктәбенә киткәндә ул моңсуланып, кызыгып карап кала...Әллә Ходай сабыйның теләгенә ризалыгын бирде, һич көтмәгәндә әнисе музыка мәктәбе директоры белән очрашты. Шунда – Лира Саматовна! Минем кызымны укырга алмассыз микән?
- Укулар күптән башланды бит инде, Хәмдия апа, – диде директор. Аннан бераз уйлап торды да:
– Ярый алып килегез, тыңлап карарбыз – дип өстәде. Пианино клавишаларына басып, Назлыгөлнең тавышын тикшергәндә, укытучының йөзендә гаҗәпләнү, соклану чагылды.
– Хәмдия апа, кызыгызның абсолютный слух! Бүгеннән үк шөгыльләнә башласын! Нинди класска бирәсез? Фортепьянога булса, өйдә инструмент булу шарт.
– Безнең андый мөмкинлегебез юк шул... Башка берәр нәрсә юкмы соң?
– Алай булгач домрага керсен! Укыган өчен түлисе дә күп булмый.
– Менә бигрәк әйбәт икән.
Назлыгөл домрасын кулыннан төшермәде, мәктәптә дә, өйдә дә бер минутын әрәм итмичә уйнады. Сольфеджио дәресләрендә дә, хорда да иң сәләтлеләрдән булып чыкты.

***
Алар Чулпан белән ике мәктәптә дә бергә укыдалар, серләре дә, хыяллары да уртак булды: икесе дә Әлмәт музыка училищесына керергә җыендылар. Чыгарылыш сынауларын биргәндә Чулпан күңелсезләнеп килде.
– Мине әниләр Әлмәткә җибәрмиләр...
– Нишләп ?
– "Артист буласың юк. Музыка укутычысы да булмыйсың, аларның зарплаталары юк диярлек. Урта мәктәпне тәмамлыйсың да, экономическийга керәсең!" – ди әни.
– Юк! Син бәхетле, Назлыгөл, үзең теләгән җиргә барасың.
–Ай, мин дә белмим әле, бара алырмынмы, юкмы.
– Нигә?
– Әни мине укыта алмас. Зарплатасы кечкенә. Әлмәт турында сүз башларга да читенсенәм...
Бу турыда сүзне Назлыгөлгә башларга туры килмәде.
– Кызыгыз бик сәләтле, музыка буенча укуын дәвам итсен ! – диде Лира Саматовна.
Хәмдия эндәшмәде. "Укытырга мөмкинлегебез юк”, – дип зарланырга оялды.
Сөйләшмичә, уйга чумып кайттылар.
– Я, кызым, нишлибез?
– Белмим...
– Моңа кадәр икебез бер кәстрүлдә пешкән ашны ашап яшәдек. Хәзер юклы-барлы акчаны икегә бүлсәк, беребезгә дә җитмәячәк. Өс-башыңны карарга кирәк, ашарыңа, квартира өчен түләргә кирәк... Андый акчаны кайдан табыйк?!
Борчылулардан Назлыгөлнең башы катты. Музыка мәктәбен тәмамлау турындагы таныклыкта бары бишлеләр генә. Шуны хәзер сандык төбенә салып кую өчен укыдымыни ул? Назлыгөл кечкенә вакытта музыка аның тормышына кояш булып, салават күпере булып килеп керде. Хәзер шулардан башка яшәсенме? Ничек яшәсен?

***
– Кызым! Бәхетең бар икән! Тагын бер эш таптым! Урам себерергә.
Бу хәбәр Назлыгөлгә: "Алтын хәзинәсе таптым!" – дигән кебек ишетелде.
– Әни! Үзем эшлим! Үзем себерермен, син йөрмәссең!
Кич караңгы төшкәч, Назлыгөл Куштирәкнең үзәк урамнарын себерә. Башта җиңел тоелса да, эшен тәмамлаганда инде таң атып кояш чыга, ул кайтканда хуҗабикәләр сыерларын савып, көтүгә чыгара башлыйлар.
... Метрәй таулары өстендә күк чите башта яшелләнә, аннан яктырып алсулана башлый. Бакчаларда кошлар уяна: берән-сәрән сандугачлар сайрый, зәңгәрләнә башлаган күктә "фи-и-ить-фи-ть” дип сызгырып, карлыгачлар төркеме бөтерелә, аннан китә инде! Чәүкәләр чүкелди, каргалар каркылдый, чыпчыклар чырык-чырык килә, күгәрченнәр гөрли! Меңләгән музыкантлар уйный бу илаһи оркестрда! Назлыгөл ялгыз түгел: бу музыка да, сызылып аткан таң да, кызарып чыккан кояш та аның өчен ! Ул үзе дә шушы таңның сылуы!

***
Ләкин бу җәй Назлыгөлнең хәтерендә сандугачлары белән генә сакланмады.
... Каты асфальтны тырнаган себерке кыштырдавыннан кыз аяк тавышларын ишетмәде.
– Карале, ниндиерәк микән бу кәҗә? – диде берәү.
Кыз куркудан "дерт"! итте, тавышка борылып карады.
– Ничавага ошаган! Әй, рәхәтләнеп күңел ачасы урында нишләп җир себереп йөрисең? Кил әле үземә! – егет кочагын киң ачып Назлыгөлгә килә башлады.
Кыз себерке белән бар көченә егеткә китереп бәрде де себеркесен ыргытып йөгерде. Теге егет бөгелеп төште.
Тынына кабынып кайтып кергәндә бер хәле дә калмаган, куркудан йөрәге дөп-дөп тибә, тузанлы йөзенә манма су булган алтынсу чәчләре ябышкан...
Бу хәлне белгәч, әнисенең коты очты:
– И мин юләр! Нишләп бу турыда уйламыйча сине ялгыз йөрткәнмен. Ярый әле Ходай саклаган! Яңадан берүзең чыкмыйсың!
Бу төнге очрашудан соң Назлыгөлнең җанына курку оялады. Кем белә, бәлки ул куркуның файдасы да тигәндер: " Кыз бала! Сак бул! Үзеңне сакла!" – дип Ходайның кисәтүе булгандыр.
Ундүрт яшьлек кыз чит шәһәргә килеп, атаклы музыка училищесында халык уен кораллары бүлегендә укый башлады. Беренче сәгатьтә группаларының җитәкчесе Фәнисә Нуриевна керде. Исемлек буенча укучылары белән танышканда, Назлыгөлгә чират җиткәч, татарча сорады:
–Әниең сиңа бик матур исем биргән, Назлыгөл? Син кайсы яктан?
– Куштирәктән.
– Шулаймыни! Без якташлар икәнбез!
– Әйе, миңа Лира Саматовна сезнең турыда сөйләгән иде.
Лира Саматовна исемен ишеткәч, Фәнисә елмайды.
– Безнең икебезне дә бер укытучы укыткан икән! Мин сезне домра буенча укытачакмын.
Фәнисә һәр укучысына игътибарлы булды. Ләкин Назлыгөлне аеруча ихтирам итте, чөнки кыз музыка серләрен, нечкәлекләрен йөрәге белән тоеп, музыка белән яши, көннән көн камилләшә бара. Аның зур зәңгәр күзләреннән ниндидер рухи көч сирпелә. Яңа ел алдыннан училищеда музыкаль конкурс игълан иттеләр, һәркемнең җинүче буласы килә! Назлыгөлнең конкурс программасын Фәнисә Нуриевна белән төзеделәр.
– Ныклап әзерлән. Әсәрләр катлаулы, яхшы уйнасаң, югары балл алачаксың, тырыш! Назлыгөл тырышты: аулак урын таба да, уйный да уйный. Сул кулының имән бармагы домра кылларына басып чиләнеп, канап бетте.
– Туктый беләсеңме син? Ашаганың-эчкәнең юк! Әйдә, бәрәңге кыздырдым! – дип дусты Нина ачуланып алып китә.
– Сабирова Назлыгөл беренче дәрәҗәдәге диплом һәм акчалата премия белән бүләкләнә! – дип игълан иткәндә, кыз колакларына ышанмады.
– Нишләп утырасың? Бар йөгер! – диде Нина.
Назлыгөл сәхнәгә менгәч, зал алкышларга күмелде. Кызның шатлыгы күкрәгенә сыймады! Ќиңү шатлыгы ул. Олимпия уеннарында җиңсәң дә, училище сәхнәсендә яуласаң да, шулай ук ләззәтле! Назлыгөлне хәзер училищеда белмәгән кеше юк. Ләкин аңа карап тормышы җиңеләймәде. Конкурс алдыннан әнисеннән хат килде. “...Кызым, сиңа ярдәм итә алмыйм, инде өч ай зарплата түләмиләр, ипигә дә акчам юк. Укый алырсың микән? Бик интексәң, минем янга кайт, ничек тә үлмәбез әле". Назлыгөл укуын ташламады. Стипендия акчасын бер айга сузарга тырышып, көнгә бер ашап яшәсә дә, әнисенә зарланмады!
Фәнисә Сәетовна Назлыгөлнең ябыгып, сулып киткәнен күреп, туя ашамаганын сизенде. Кызга акча тәкъдим итеп караган иде, кызның коты очты:
– Юк, юк, Фәнисә Сәетовна, кирәкми, минем акчам бар!
– Аның мескен булып күренәсе килмәде. Укытучы ярдәм итү юлын эзләп тапты.
– Назлыгөл, укытырга телисеңме? – диде кызны аптырашка калдырып.
– Укытырга?
– Әйе, бераз акча эшләрсең.
– Ничек, нәрсә укытырга ?
– Музыка билгеле! Татар гимназиясендә курай буенча дәресләр бар.
– Чынлапмы, Фәнисә апа? Укыта алырмынмы соң?..
– Булдырырсың! Курайда оста уйныйсың бит! Дәресне ничек үткәрергә икәнен өйрәтермен, планын бергә төзербез.

... Беренче көнне укытырга барганда өлкән булып күренерә теләп, хорда кия торган ак блузка, зәңгәр жилет белән итәген киде. Ләкин ничек тырышса да, унбиш яшен яшерерлек түгел, яшүсмерләрчә нәфис, юка иде. Ни хикмәттер, укучылар аны диккать белән тыңладылар. Үзеннән ике-өч яшькә генә кече укучыларны кызыксындыру өчен дәресен Фәнисә апасы кебек үткәрергә тырышты курай тарихын, курай моңын сөйләде, әңгәмәдән соң курайда төрле көйләр уйнап күрсәтте. Дәресе үзенә дә ошады. Беренче зарплатасын кулына алгач сәерсенде – әйтерсең аңа тик йөргәнгә биргәннәр! Шул көннән алып училищены тәмамлаганчы гимназиядә укытты. Әнисеннән бер тиен дә алмады.
Училищены тәмамлар алдыннан Фәнисә Сәетовна аның белән бик җитди итеп сөйләште.
– Назлыгөл, мин сиңа консерваториягә керергә киңәш итәм. Син –сәләтле, ләкин чын музыкант буласың килсә, консерваториядә укырга кирәк.
Назлыгөл үзе дә бу турыда уйлый иде. “Консерваториягә керә алсам, ничек тә укырмын! Ул вакытта училище дипломым була, теләсә кайсы музыка мәктәбендә домра буенча укыта алам!"
– Монда бер кыенлык бар, – дип дәвам итте укытучысы, – яхшы инструмент – домра кирәк! Ансыз консерваториягә кабул итмиләр. Андый коралларны бары Мәскәүдә спецмастерскойларда аерым заказ буенча гына ясыйлар. Алар бик кыйммәт тора. Фәнисә әйткән сумманы ишеткәч, кызның чәчләре үрә торды: ул кадәрле акчаны әнисе ашамый, эчми, һава сулап кына торса да ике-өч ел җыярга кирәк... Назлыгөлнең өмете тормышка ашмас хыялга әйләнде.
– Мин булдыра алган кадәрле ярдәм итәрмен, туганнарыгыз белән сөйләшеп карагыз, – дип киңәш бирде укытучысы.
Училищены кызыл дипломга тәмамлап кайткан көннәрдәге шатлыктан соң Назлыгөлнең йөрәген көйдереп вакыт үтә торды, консерваториягә керү сынаулары якынлаша барды, акча мәсьәләсе хәл ителмәде. "Эх, консеваторияга керә алсам, тәмуг газапларына да түзәр идем..." – дип уйлый Назлыгөл...
... Назлыгөл әле кечкенә, имеш... Алар Чулпан белән уйнап йөриләр. Шулчак алар турына алмачуар ат җигелгән арба туктады. Арбада Назлыгөлнең әтисе утыра. – Әйдә, кызым, утыр! – ди әтисе.
Назлыгөл арбага, яшел печән өстенә менеп утырды. Печән арасында зәңгәр кыңгыраулар, ак ромашкалар, шәмәхә мәтрүшкәләр бар. Алардан хуш ис аңкый. Әтисе дилбегә тотып бара. Кыз аның аркасын гына күрә. Әтисенең җилкәсе ки-и-иң! Назлыгөл аңа сыенып утыра, әтисенең җылысын тоя... Ул әтисен шундый ярата! Кыз печәнгә тезләнеп, калкынып, әтисенең иңсәләреннән кысып коча! Аңа бик рәхәт! Алар тауга менәләр! Өстә чәчәкле урман...
...Уянгач, кыз өнме, төшме икәнен аңламый ятты. Аңа чыннан да бик рәхәт, чөнки ул әтисен күрде, әтиле булу бәхетен татыды!... Төшендә булса да... Ул әтисенең йөзен күз алдына китерә алмады –әтисе аңа аркасы белән утыра иде... Шушы рәхәтлектән аерыласы килмичә ятты Назлыгөл: җанын борчыган уйлар юкка чыккан, күңеле тыныч. "Консерваториягә керәм икән! Ниндидер үзгәреш булачактыр –тауга мендек бит! Шатлыктыр ул яшел урман”. Кыз төшен әнисенә дә сөйләмәде. Әтисен төшендә күрүен яхшыга юрады.

Алдагы көнне Хәмдия туганнан туган абыйсы – Фәрһат абыйсына барган иде. Ике балаларын институтта укытып, очны очка көчкә ялгап яшәсәләр дә, Фәрһат бар булган акчасын бирде дә:
– Борчылма, Хәмдия, берәр нәрсә уйлап табарбыз, Назлыгөл укырга тиеш, – дип сеңлесен тынычландырып озатты.
Фәрһат абыйлары иртән иртүк килеп керде:
– Минем башка бер фикер килде бит әле, – диде түргә узып. – Назлыгөл, хәзер болай итәбез: кәгазь белән каләм аласың, безнең депутат исеменә хат язасың. Ул милләтебез өчен янып йөри торган кеше, шагыйрь, сәнгатьне тирән аңлый торган, ярдәм итми калмас! Синең кебек сәләтле кызга ярдәм итү – изге эш!

***
Назлыгөл хат язып җибәрде җибәрүен, тик җавап килүгә шикләнде: депутатта Назлыгөл кайгысы гына мени! Шулай да көн саен дулкынланып почта тартмасын тикшереп торды. Бу юлы да шикләнеп кенә караган иде – конверт!
– Әни! Казаннан хат! – дип, өермә кебек килеп керде.
– И Ходаем, юньле хәбәр генә була күрсен!
Татарстан әләме һәм гербы төшкән шома кәгазьдә Депутат Назлыгөлне Дәүләт Советы бинасына үз кабинетына чакырган, пропуск алу өчен паспортын алып килергә кушкан иде.
– Ярдәм итәргә булгандыр, югыйсә чакырмас иде ! – дип нәтиҗә ясады әнисе.
Назлыгөл шикләнәмде! Ул хатны йөзенә каплады, көлде, әнисен кочаклап, зырылдатып бүлмә уртасында әйләндерде.
– Ура ! Ур-ра-а! Яшәсен консерватория! Яшәсен домра!
– Яшәсен депутат абый!” – диген, балам!
Дәүләт Советы коридорларыннан барганда Назлыгөлнең йөрәге чабыш атыныкы кебек дөпелтәп типте! Депутат абыйсы аны урыннан торып, елмаеп каршы алды. Авылча гади, ачык йөзле, телевидение аша таныш кара мыеклы абыйны күргәч, кыз тынычланды. Ул үзенең үтенечен сөйләп бирде. Шагыйрьгә кызның татар халык уен кораллары бүлегенә керергә җыенуы аеруча ошады:
– Милләтебезнең көйләрен өйрәнү, туплау, җыю, саклап калу бик изге эш! – диде. – Ярый, сеңлем, ярдәм итәрбез, берәр спонсор табарга тырышырбыз. Син ул инструментлар ясый торган осталар белән элемтәгә кер, заказ бир. Домраңны алып кайткач, минем янга килеп уйнап күрсәтерсең, ярыймы?
Кыз башын какты, сөенече шундый көчле иде, шагыйрь абыйсын кочаклап үбәсе, күкрәгенә башын куеп елыйсы килде... Шагыйрьнең тыгыз, киң җилкәләренә карап: "Минем әтием шушы абый төследер", –дип ымсынды Назлыгөл яшьләрен йотып...

***
Мәскәүдән домрасын алып кайтканда хафаланды: домрасын урларлар яки бәрелеп ватарлар дип курыкты, йоклаганда кочаклап ятты. Казанга кайтып җиткәч, калын тукымадан тегелгән биштәрен иңсәсенә киде. Кабыргаларына каты булып домра тиеп торуын сизү рәхәт иде: үзен дустының ышыгында тойды...
...Назлыгөл автобустан төшкәч, өйләренә атлап түгел, чабып кайтты. Кызының аяк атлауларын танып, Хәмдия ишек ачылганны көтте. Назлыгөл давыл кебек ашкынып килеп керде.
– Әни! Мине котла! Мин консерватория студенткасы! Менә минем домрам!
Ул иңсәсеннән кадерле биштәрен салды да елмаеп торган әнисен кочаклап алды. Бу минут алар тормышында иң зур тантана иде! Сагыньшкан әни белән кыз бер-берсенең газиз йөзләренә карап кечкенә кухняда сөйләшеп чәй эчтеләр.
...Биштәрнең молниясен чишеп, Назлыгөл саклык белән генә домрасын алды.
– Кызым, нәрсәсе белән генә аерылып тора соң бу думбраң?
– Әни, моның тавышы, яңгырашы бөтенләй башкача! Аны бик кыйммәтле материаллардан иң оста мастер кулдан ясаган! Менә тыңла!
–Ул домрасын тезенә куйды, кылларын чирткәләп алды:
– Татар халык көйләренә попурри, – дип игълан итте дә, көлеп җибәрде.
Кызның тылсымлы бармакларыннан музыка тау елгасы кебек ургылып, шаулап акты, озын моңлы көйләрне дәртле бию көйләре алыштырды, кечкенә бүлмә концерт залына әверелде. Кызы уйнаган йөрәккә якын таныш көйләр Хәмдиянең күңелендә туган илнең карурманнары, зәңгәр елгалары, салкын чишмәләре булып җанландылар. Музыка туктагач, сәер тынлык урнашты.
– Кызым, рәхмәт сиңа! – диде Хәмдия яшьләрен сөртеп.
– Сиңа рәхмәт, әнием! Син тырышмасаң, мин музыкант була алмас идем!
– Юлыңда яхшы кешеләр очрады, балам! Аларның игелеген беркайчан да онытма!
...Назлыгөл бакча ягындагы тәрәзәне ачты. Түтәлдәге алтынсу-сары пәйгамбәр тырнаклары шау чәчәктә, әремгә хас әчкелтем хуш ис таратып утыралар. Алар Назлыгөлгә елмаеп эндәшәләр сыман:
– Сәлам!

Ташлытау чишмәсе

Эссе

Челтер-челтер чишмә ага... Көннәр-төннәр, айлар-еллар, гасырлар...
— И чишмә ! Күпме буын кешеләре суыңны эчкән! Самавырларда шаулатып кай¬наткан! Кеше-кара килгәнче, таң атканда алып кайтып, күз тигән сылу кызларын әниләр таң суында коендырып дәвалаганнар...
Җир-ананың күкрәгеннән агып чыкканга синең суың сафтыр, шифалыдыр! Кайчан беренче тамчыларың тулып-ташып якты дөньяга бәреп чыкканын хәтерлисеңме? – Хәтерлим, – ди чишмә челтерәп. – Кызу урак өсте иде. Кайнар кояш чамасыз кыздыра. Тау башында арыш урган Мәүлекәйнең кызарган йөзенә түбәтәе астыннан тир бөртекләре тәгәри... Ак киндер күлмәгенең иңе белән битен сөртеп, озак иелеп урак урудан каткан билен турайтты да, каш өстенә кулын куеп, кояшка карады: "Намаз вакыты җиткән икән!" – дип уйлады. Ул таудан төшеп, агач күләгәсенә намазлыгын җәйде. Бар җиһан тынган, бернәрсә комачауламый, алар икәүдән-икәү генә: ул да Тәңре...
Намазын укып бетереп, кытыршы, сөялле зур кулларын күтәреп:
– Кодрәтле Аллам! Эшләребезне төгәлләргә көч бир! Игеннәребезне җыеп урнаштырырга насыйп ит! Хәләл ризыкларыбызга бәрәкәт бир! – дип теләде. Шулчак Мәүлекәй арган тәнендә рәхәтлек сизде, кызган һава җиләсләнгәндәй булды, сулышы җиңеләйде, намаздыгында салкынлык тойды. Мәүлекәй картны сәерсендереп, намазлыгы астыннан салкын су бәреп чыкты.
– Бәрәкалла! Чишмә типте түгелме соң!
Намазлыгын алып беләгенә салды. Яңа туган чишмәнең суы кечкенә чокырга җыелды да, комнар-ташлар аша түбәнгә таба юл алды. Чишмә... кыйблага таба ага иде!
Мәүлекәй ниндидер каршылыклы хис кичерде: "Нишләдем!" Чишмәнең чыгуына гаепле сыман тойды. Күзен ала алмыйча сихерләнгәндәй су агымына карап торды, соңыра һушына килде, тынычланды.
Сөбханалла! – диде чокырга җыелган су көмештәй тоныклангач. Мәүлекәй тезләнеп, чокырдан учын тутырып су алды да кояштан янган йөзенә койды, аннан соң чишмәнең суын авыз итте:
– Бисмиллаһи рахмани рәхим ...
Яңа чишмәнең суы кояштан ярылып кипкән иреннәренә бал яккандай булды: Яңа чишмәнең суы искиткеч тәмле иде. "Зәм-зәм суы шушындый буладыр, – дип уйлады карт. Ул бу могҗизаны Аллаһның ризалыгы итеп кабул кылды, үзенә, нәсел-нәсәбенә күктән иңгән изге хәбәр дип аңлады.
Иске Вәрәш халкы бу вакыйгадан соң яңа чишмәне "Мәүлекәй чишмәсе" дип тә, "Ташлытау чишмәсе" дип тә атады, ул чишмәне изгегә санады.
Мәүлекәй картны да изгегә санап, аңа "Ташлытау хәере" дип хәер китерә башладылар. Бу хәер әллә ничә гасыр өзелмичә, хәзерге көнгә кадәр саклана.
Чишмәгә ким дигәндә өч гасырдыр. Мәүлекәйнең углы Динмөхәммәт, аның углы Ибәтулла, аның углы Хисмәтулла, Хисмәтулланың кызы Гамбәрия, аның кызы Наилә, Наиләнең улы Рамис – Мәүлекәйнең җиденче буыны. Мәүлекәй бабай турында миңа Гамбәрия апа сөйләде, ул исән-имин генә, сиксән өч яшен тутырып Мөслимдә яшәп ята. Мәүлекәй бабай нәселе озын гомерле: Гамбәрия апаның әтисе Хисмәтулла сиксән алты яшендә 1960 нчы елны вафат булган. Иске Вәрәш кешеләре Хисмәтулла бабайга Ташлытау хәерен Мөслимгә чыгара торган булганнар. Бу хәер үзенчәлекле булган: өч төрле әйбер чыгара торган булганнар, ни өчен өч төрле – Гамбәрия апа моның серен белми.
Хисмәтулла бабай кызына васыять әйтеп калдырган:
– Кызым, мин үлгәннән соң да Ташлытау хәерен өзмә, биреп тор!
– Әткәйнең васыятен үтәп, ел саен Ташлытау хәерен биреп торам. Мәүлекәй бабайның варислары Иске Вәрәштә дә, Мөслимдә дә, Мәскәүдә дә яшиләр.
Гамбәрия апа янына баргач, аның хәтере ни өчен яхшы икәнен белеп кайттым: барлык туганнарының исемлеген төзегән дәфтәре бар. Бу гаҗәеп җыентыктагы исемлек өч йөздән артып киткән, исәннәр дә, вафат булганнар да бар бу исемлектә." Хәтер шулай сакланырга тиештер, – дип уйладым..
Сайлаучылар соравы буенча Татарстан нефтьчеләре чишмәне төзекләндерделәр: челтәрле коймалар, баскычлар, кечкенә бассейн, (ясалма аккошлар торган бүлек) чишмәдән өстәрәк рәшәткәле матур беседка төзеделәр, аста керләр чайкарга улак та бар. "Иске авыл чишмәсе" дип йөргән чишмәне “Дуслык" дип атадылар.



© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018