Бүген Әдипләр: Фәридә Хәбибрахманова
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар

Якупова Йолдыз сайты Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Фәридә Хәбибрахманова

A Ә Б В Г Д Е Җ З И Й К Л М Н O Ө П Р C Т У Ү Ф =>Х<= Ч Ш Э Ю Я Һ
Ринал Хаҗиев Сәлим Мирза Хазбиевич Ибраһим Хаккый Вахит Хаков Тәзкирә ХАКОВА Фатих Халиди Ильяс ХАЛИКОВ Хәкимҗан Халиков Гали Халит Нияз Халит Рим Халитов Яхъя Халитов Ленар Хамматов Фәния ХАММАТОВА Эльмира ХАММАТОВА Рамил Ханнанов Расих Ханнанов Айгөл Ханова Зөлфия Ханова Галия Хантимерова Ренат Харис Зөфәр Харисов Миргалим Харисов Гөлназ ХАРИСОВА Харәзми Фәрит Хатипов Индира Хафазетдинова Габбас Хафизов Габдрахман Хафизов Илнар Хафизов ЛИНАР ХАФИЗОВ Марс Хафизов Роза Хафизова Нәфисә Хәбибдиярова Камбәр Хәбибуллин Рафис Хәбибуллин Рәсим Хәбибуллин Гөлсинә Хәбибуллина Ләйсән Хәбибуллина Люция ХӘБИБУЛЛИНА Нәфисә Хәбибдиярова Венера Хәбибрахманова Фәридә Хәбибрахманова <Мизхәт Хәбибуллин Мөсәгыйт Хәбибуллин Роза Хәбибуллина Әсгать Хәеркәев Илгиз Хәеркәев Әбү Хәжиб Сәлим Мирза Хазбиевич Хәсән Хәйри Вәсилә Хәйдәрова> Фәйрүзә ХӘЙДӘРОВА Марсель Хәйретдинов Рәшит Хәйретдинов Аида ХӘЙРЕТДИНОВА Сания Хәйретдинова Әнвәр Хәйри Гокәшә Хәйруллин Алмаз Хәйруллин Данис Хәйруллин Зөлфәт Хәйруллин Илдар Хәйруллин Исхак Хәйруллин Хәниф Хәйруллин Альбина Хәйруллина-Вәлиева ИЛСӨЯР ХӘЙРУЛЛИНА Мәдинә Хәйруллина Вәсимә Хәйруллина Чулпан Хәйруллина Заһит Хәким Зөлфәт Хәким Нигъмәт Хәким Рафаил Хәкимов Гөлнара Хәкимова Фирая Хәкимова Сибгат Хәким Фәрит Хәкимҗанов Ягъкуб Хәлили Габделхак Хәлилов Зәбир Хәлимов Алмаз Хәмзин Айдар Хәлим Йолдыз Хәлиуллин Альбина Хәлиуллина Роза Хәлиуллина Фирая Хәлиуллина Сәгыйд Хәлфин Ризван Хәмид Булат Хәмидуллин Лирон Хәмидуллин Роза Хәмидуллина Флүрә Хәмидуллина Малик Хәмитов М.Хәнәфи Зәки Хәнәфиев Рафаил Хәплехәмитов Дөлфәт Хәрби Әхмәтгәрәй Хәсәни Альберт Хәсәнов Аяз Хәсәнов Әнәс Хәсәнов Гарәфи Хәсәнов Гыйззәтулла Хәсәнов Мансур Хәсәнов Мәхмүт Хәсәнов Нурислам Хәсәнов Рим Хәсәнов Алсу Хәсәнова Асия Хәсәнова Миләүшә Хәсәнова Фәридә Хәсәнова Рәхим Хисаметдинов Рафис Хисами Нурмөхәммәт Хисамов Фәһимә Хисамова Рифкать Хисмәт Рахмай Хисмәтуллин Хәй Хисмәтуллин Илсур Хөснетдинов Илдар Хөсни Хәниф Хөснуллин Фәния Хуҗахмәт Гали Хуҗи "Илдус Хуҗин Мәгъсүм Хуҗин Фаяз ХУҖИН Фирдәвес Хуҗин Диләрә Хуҗина Наилә Хөрмәтова Мәгъмүрә Хөрмәтуллина Нур Хөсәенов Резидә Хөсәенова Фатих Хөсни Зиннур Хөснияр Котдүс Хөснуллин Алсу Хөснуллина Мәхмүт Хөсәен Шәриф Хөсәенов Гөлнирә Хөсәенова Кәмал Хөҗәнди
Фәридә Хәбибрахманова
Фәридә Нургали кызы Хәбибрахманова 1951 нче елда Татарстанның Арча эшчеләр поселогында туып үсә. 1970 елда Алабуга мәдәният училищесының, 1978 нче елда Казан мәдәният инстиның китапханә бүлеген тәмамлый. Күп еллар китапханәче булып эшли, Мәктәптә укыта. 1985 нче елдан Алабуга мәдәният училищесында мөгаллимә булып эшли. Шигырьләр иҗат итә.
"Чулман язлары" күмәк җыентыгы, 1997.

Кеше дөньяга зур максатларга ирешү, халык күңелендә якты матур эз калдыру өчен килә. Сүзем шундый кешеләрнең берсе – Фәридә Хәбибрахманова турында.

Ул Арча төбәгендә Нургали һәм Хәмдия гаиләсендә дөньяга килә. Әнисе Хәмдия апа җырга, моңга, театрга, гомумән, сәнгатькә гашыйк кеше була. Яшьлек елларында күренекле артистлар Шәхсәнәм Әсфәндиярова, Вера Минкиналар белән беррәттән, Галиәскәр Камал исемендәге Дәүләт академия театрында байтак рольләр башкара.

Мин Фәридә ханымнан, әниең артист булган, нишләп син дә әниеңнең юлын сайламадың, мөгаллим, китапханәче булырга теләдең, дип сорагач:

– Миңа бу һөнәрне сайлауда укытучыбыз Фәүзия апаның йогынтысы чиксез зур булды. Безне ул шигырьләр язарга, конкурсларда катнашырга җәлеп итте.Мин китаплар яраттым. Мәктәптә укыганда, класста китаплар оештырып, китапханәче роленә ереп, еш кына китап укучылар конференциясе уздыра идем, – дип җавап бирде.

– Әни миңа һәрвакыт ышанып килде. Китапханәче һөнәренә дә каршы түгел иде. Кем булып эшләсәң дә, кыйбласын югалтмаячак, дип минем белән горурланды.

Фәридә ханым сүзен дәвам итеп:

– Әнием сугыш ветераны, олы хөрмәткә, ихтирамга лаеклы кеше иде. Мин һәрвакыт әни даны белән горурланып яшәдем, аның рухында тәрбияләндем, – дип сөйли.

Тормыш һәрвакыт үзенекен итә, кешеләрдән сорап тормый. Фәридәне дә уңнан да, сулдан да сыный. Өч яшьтән әтисез, унбиш яшьтән әнисез кала, ләкин сынмый да, сыгылмый да.

Сигезенче сыйныфны тәмамлаганнан соң, Алабуга мәдәният училищесының китапханә бүлегенә юл тота. Әлеге һөнәр мәктәптә укыган елларында ук таныш булганлыктан, ныклап белем алырга керешә. Төркем кызлары аны, актив студент буларак, староста итеп сайлый. Училищеда уку еллары Фәридәнең күңелендә тирән, яхшы эзләр генә калдыра.

– Ул елларда бик күңелле иде. Мөгаллимнәр безне үз балалары кебек якын итте, бигрәк тә мин Әхәт абый белән Хәмдия апага рәхмәтлемен. Минем өчен алар әти дә, әни дә булды, – ди Фәридә Хәбибрахманова ул елларны искә алып.

Дипломлы яшь белгеч туган ягына, Арчага, юл тота. Аны район мәдәният бүлегенә методист итеп билгелиләр, аннан соң инспектор булып эшли.

– Китапханәләрдә чынлап тәртип булса да, клубларда мактанырлык түгел иде, – ди ул. Җиң сызганып, клуб эшләрен җанландырырга алына. Бераз эшләгәч, инспектор итеп күчерүләре аның тыйнак, эшлекле хезмәтен күрү, бәяләү булгандыр.

Фәридә ханым яхшы гаилә кешесе дә. Гәрәфи атлы егет белән тормыш корып җибәрәләр. Бер-бер артлы ике бала дөньяга аваз сала. Икесенә дә югары белем бирүгә ирешәләр. Икесе дә үз юлларын табып, матур гына хезмәт итә.

– Алабуга төбәгенә кабат нинди җилләр ташлады? – дип сорыйм.

– Гәрәфине Кама трактор төзелеше үзенә тартты. Ул вакытларда яшьлек романтикасы белән яши идек бит, күченеп киткәнебезгә бер дә үкенмим.

– Мәдәният училищесында ничек мөгаллим булып киттегез?

– Шулай бервакыт урамнан барганда, училище директоры Әхәт абыйны очраттым. “Кайда, ни эшләп йөрисең, Фәридә? Безгә китапханә бүлегенә мөгаллим кирәк бит”, – диде ул. Шул көнне үк мине эшкә алды. Урыны оҗмахта булсын мәрхүмнең.

Фәридә Нургали кызы утыз елдан артык көллияттә студентларга китапханә фәннәре буенча төпле белем бирә. Кешелеклелеге, студентларга игътибарлы булуын тиз арада күреп алалар, китапханә бүлегенә комиссия рәисе итеп билгелиләр. Ул һөнәри осталыгын даими рәвештә күтәрү буенча эзлекле эш алып бара.

– Бүгенге көндә китапханәчеләргә зур таләпләр куела. Сәләтле, тирән белемле, иҗади эшләүче заманча технологияләрне уңышлы куллана белгән кешеләр китапханәләргә бик кирәк бит, – ди Фәридә ханым. Ул бертуктаусыз үзенең методик белемен күтәрә. Алдынгы укытучыларның, китапханәчеләрнең эш тәҗрибәләре – аның өчен өстәл китабы.

– Укытучы эшчәнлеген кемдер гадәти күренеш дип карый, әмма бу алай түгел. Бу һөнәр – уникаль. Барысы да мөгаллимнән башлана, ди Фәридә Хәбибрахманова, шушы юлны сайлавы белән горурланып.

Фәридә ханым күп кырлы шәхес. Ул иҗат белән дә шөгыльләнә. Шигырьләр, әкиятләр яза. Аның шигырьләренә күп кенә композиторлар көй язды. Берничә ел рәттән “Чулман” әдәби-музыкаль берләшмәсен җитәкли. Без, “Чулман”лылар, утырышларда аның эшлекле, төпле, таләпчән фикерләренә колак салабыз.

Берничә ел рәттән көллияттә Ветераннар Советын җитәкләүче Фәридә ханым бер үк вакытта шәһәр Ветераннар Советы әгъзасы да. Үзешчән сәнгатькә дә вакыт таба. “Рәйхан” ансамблендә катнашып, лауреат исемен алуда зур тырышлык куйган шәхес тә ул.

– Ансамбль Төркиядә гастрольдә чакта шундый кызыклы хәл булды әле, – ди Фәридә Нургали кызы. – Урамнан үтеп барам, матур алкалар кигән идем. Бер кечкенә кыз әнисе белән яныма килде дә, минем алкаларга карап тора башлады. Озак уйлап тормадым, Татарстан бүләге дип, алкаларымны ул кызга бирдем.

Менә шундый юмарт, киң күңелле, кешелекле ул безнең Фәридә ханым.

Дамир ӘЮПОВ



© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013