Бүген Әдипләр: Гүзәлия Галләмова
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Гүзәлия Галләмова


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Рәхимә Габделганиева
Язилә Габделхакова
Габдессәлам
Мескен Габди
Айгөл Габдрахманова
Ландыш Габдрахманова
Фәрит Габдерәхим
Мөхәммәтшәриф Габдерәшит улы
Бәшир бине Габдулла
Гиз-эл Габид
Әзһәр Габиди
Әхмәт Гадел
Ришат Газиз
Мәхмүт Газизов
Рафаил Газизов
Лилия Газизова
Мидхәт Газыймов
Римма Гайнанова
Хәйдәр Гайнетдинов (Хәйдәр)
Мөслимә Гайнетдинова
Әхәт Гайнуллин
Нур Гайсин
Сөмбел Гайфетдинова
Миңнеруй Гайфуллина
Кол Гали
Фәридә Галиәхмәтова
Вахит Галиев
Габдулла Галиев
Фаварис Галиев
Шәүкәт Галиев
Атлас Галимов
Габделхак Галимов
Нәкыйп Галимов
Әдилә Галимова
Гөлнур Галимова
Рәмзия Галимова
Шаһидә Галимова
Зилә Галиуллина
Инзилә Галиуллина
Гүзәлия Галләмова
Язилә Галләмова
Рафис Гаптелганиев
Фарида Гарипова
Фәүзия Гарипова
Гарифбәк
Зәкия Гарифуллина
Рәсимә Гарифуллина
Сания Гарифуллина
Макс Гатау
Галяэтдин ибне Гатаулла
Раил Гатауллин
Рәшит Гатауллин
Салават Гатауллин
Гөлназ Гатауллина
Рүзилә Гатауллина
Рәдиф Гаташ
Кадрия Гатина
Флера Гатина
Нурислам Гафиятов
Гөлзилә ГАФУРОВА
Гафифә Гаффарова
Мансур Гаяз
Илзия Гаязова
Әнвәр Гәрәев
Ләйсән Гәрәева
Миләүшә Гәрәева
Резеда Гәрәева
Сәлисә Гәрәева
Халисә ГӘРӘЕВА
Йосыф Гәрәй
Рәшит Гәрәй
Шамил Гәрәй
Резеда Гобәева
Илдус ГОБӘЙ
Даут Гобәйди
Гөлсирин Гобәйдуллина
Лилия Голымова
Заһирә Гомәрова
ГӨЛЧӘЧӘК
Флүзә Григорьева
Лилия Гыйбадуллина
Вафирә ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА
Флера Гыйззәтуллина
Илдус Гыйләҗев
Наил Гыйләҗев
Рушания Гыйләҗева
Фирдания Гыйльфан
Расиха Гыйльфанова
Филизә Гыйльфанова
Марсель Гыймазетдинов
Тәбрис Гыймалетдинов
Рәис Гыймадиев
Лилия Гиматдинова
Зөлфия Гыйниятова
Гөлфия Гыйниятуллина

Гүзәлия Хәмидулла кызы Галләмова (Гафиятова) 1960 елда Әлмәт районы Сөләй авылында туа. Туган авылында сигезьеллык, Яңа Кәшердә урта мәктәпне тәмамлый. Хезмәт юлын Илтән-Бута авылында математика укытучысы булып башлап җибәрә. Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлый. Күп еллар Тайсуган мәктәбендә математика фәнен укыта. Хәзерге вакытта ул Габдрахман авылында «Ландыш» балалар бакчасында нәниләргә тәрбия һәм белем бирә.
Шигырьләре «Хәзинә», «Әлмәт таңнары», республика газета-журналларында даими басылып тора.
Ул район һәм республика күләмендә оештырылган әдәби бәйгеләрдә катнашып, төрле дәрәҗәдәге дипломнар иясе.
Балалар өчен «Матур булып үсегез», «Җиләкле җәй» дигән китаплар авторы.

Шигырь язам

Шигырь язам йөрәк сыкраганда, 
Тынычлыгы бетсә күңелнең. 
Кинәт кенә болыт килеп чыгып, 
Каплап китсә аяз күгемне.

Шигырь язам бәхет елмайганда, 
Шатлык-куанычтан көлгәндә. 
Йөрәгем дә гел сөенеп тибә, 
Ак кәгазьгә сүзләр тезгәндә. 

Шигырь язам, җанга ләззәт алам, 
Үзем тынычланып каламын. 
Изге теләк, матур сүзләр генә 
Язсын иде минем каләмем!

Әби булдым

Телефоным шалтырады -
Кызым икәнен беләм. 
«Әни, котлыйм, котлыйм сине 
Әби булуың белән!

Оныгың туды, әнием,
Ишетәсеңме мине?
Иң беренче шалтыратам,
Котларга диеп сине!» 

Эндәшә алмыйм сөенечтән, 
Яшь тама күзләремнән. 
Гел югалып калдым әле 
Кызымның сүзләреннән.

Үземне аңламый торам,
Булды миңа әллә ни.
Нинди шатлык, нинди бәхет,
Әби булдым, мин - әби!

Җибәрмәче кулыңнан

Әкрен генә барган чакта
Бүлдең минем юлымны.
«Мине дә ал үзең белән!» -
Диеп суздың кулыңны. 

Тукталырга мәҗбүр итте 
Синең матур сүзләрең. 
Әллә нәрсә булды миңа, 
Сихерләде күзләрең.

Кулларымны суздым сиңа,
Ә күзләрем - күзеңдә.
Күңелем дә, йөрәгем дә
Тартылды шул үзеңә.
Шуннан бирле без барабыз 
Атлап гомер юлыннан. 
Барыр юлларыбыз озын, 
Җибәрмәче кулыңнан!

Исән-имин кайтыгыз!

Язлар җитте. Туган якка 
Кошкайлар кайтыр очып. 
Тынычлык теләп бу җиргә, 
Зәңгәр күкләрне кочып. 

Исән-имин кайтыгыз сез, 
Канатыгыз талмасын. 
Берегез дә ерак юлда 
Аерылып калмасын. 

Аваз салыгыз күкләрдән, 
Каршыларбыз куанып. 
Хәерле яз, яңгырлы җәй
Безгә килегез алып!

Илһам чишмәләре. Казан, "Рухият" нәшрияте, 2013.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013