Бүген Әдипләр: Гүзәл Гыйззәтуллина
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Гүзәл Гыйззәтуллина


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Риф Габбасов
Рәмзия Габбасова
Илдар Габидуллин
Фәния Габидуллина
Гафиулла Газиз
Дания Гайнетдинова
Хәлим Гайнуллин
Варис Гали
Гомәр Гали
Муса Гали
Мөшәррәф Галиев
Розалия Галиева
Айнур Галимов
Шамил ГАЛИМОВ
Ләйсән Галимова
Нурлан Ганиев
Нурулла Гаптуллин
Гөлүзә ГАРИПОВА
Хәмидә Гарипова
Рәшит Гариф
Гамир ГAРИФУЛЛИН
Резидә Гасыймова
Имәгыйль Гаспралы
Римма ГАТИНА
Атлас ГАФИЯТОВ
Гөлчрә Гафурова
Рәкыйп Гаффар
Ренат Гаффар
Рәшит Гаязетдин
Динар Гаязов
Нәфис Гәрәйшин
Данис Гәрәев
Мәгъсум Гәрәев
Айзирәк ГӘРӘЕВА
Гөлфия Гәрәева
Лилия Гәрәева
Лилия Гилдиева
Ләйсән Гобәйдуллина
Абдулла Гомәр
Кадыйр Гомәров
Марат Гомәров
Рафис Гыйззәтуллин
Гүзәл Гыйззәтуллина
Люция Гыйззәтуллина
Өлфәт ГЫЙЛАЕВ
Гүзәл Гыйззәтуллина
Гүзәл Данил кызы Гыйззәтуллина 1993 елның 12 декаберендә Арча районы Сурнар урманчылыгында туа. 2000 елда Арча районы урман хуҗалыгы урта мәктәбенә укырга керә. Арчаның 1нче урта мәктәбен тәмамлый. Буш вакытларында рәсем ясый, шигырь һәм хикәяләр яза. Бөтенроссия "Илһамлы каләм" әдәби әсәрләр конкурсы дипломанты.


Кайда да йөрәктә, йөрәктә,
Төшләргә кереп гел йөдәтә,
Нигә соң, нигә соң бу Кырлай яклары?
Сибгат Хәким

Кырлай, Кырлай... Бик борынгы чорда, Болгар ханлыгы заманында ук, Алат юлында да шундый исемле бер авыл була. Казанны, Арчаны алу сугышларында ул бик зур зыян күрә. XVI гасыр ахырында бу җиргә Түбән Новгород алпавыты Хохлов рус авылы салдыра. Халыкның җире кысрыклана. Шушы вакытларда татар халкы өчен зур фаҗига башлана - архиепископ Гурий коточкыч алымнар белән чукындыру үткәрә. Карышучыларны кыйныйлар, җәзалап үтерәләр. Җәзалау өчен зур учаклар яна, казаннар кайнап тора. Мәчетләр җимерелә, зиратлар мәсхәрәләнә, балаларны урлап алып китәләр. Халык коточкыч авыр шартларда яши. Рус чолганышында Кырлай халкьшъш чукынмый калуы зур батырлык була. Тик патшалар чукындыру турьшда янадан-яна указлар чыгара. Буйсынмаган авылларны урыннарыннан сөрү башлана. Вөҗданы, иманы мыскыл ителгән, җирләре тартып алынган Кырлай халкы, туып үскән җирен калдырып, яңа җирләргә күчәргә карар кыла. Безнең ерак бабайлар Себер юлыннан бераз читтәрәк, Ия суы ярларында челтерәп аккан чишмәле, урманлы бик матур урынны сайлап алалар. Күченү бик озак, газаплы була. Башта җир йортларда торалар, әкренләп, урман кисеп, агач йортлар салалар. Шулай итеп Яңа Кырлай авылына нигез салына.

Минем өчен Кырлай авылында әбием һәм бабам янында үткән балачак көннәрем бик кадерле. Икесе дә татар теле һәм әдәбияты, тарих укытучылары булгангамы, алар янында бик кызык, сөйләшеп туймыйсың. Түрдәге зур шкафта аларның иң зур байлыгы - китап-журналлар; язучылар һәм шагыйрьләрнең автограф куеп бүләк иткән әсәрләре; Г.Тукайның төрле елларда гарәп, латин, кириллица хәрефләре белән "басылган бик күп китаплары; мактау кәгазьләре, эш папкалары, альбом һәм фоторәсемнәр саклана. Ниләр генә юк! Шкаф тулы тарихи хәзинә. Монда миңа әбием бүләк иткән бик матур рәсемле Тукай китабы да саклана. Бөек шагыйребезнең кабатланмас гүзәл шигърият дөньясына юл башым Кырлайда башланды да инде. Мин 3-4 яшьтә бөтен хәрефләрне таныганмын. Чынлап укый белмәсәм дә, бүләк китаптагы шигырьләрне, рәсемнәре буенча да чамалап, бабай әйтмешли, «шартлатып укыганмын»: «Туган тел», «Бала белән күбәләк», «Бичара куян», «Кызыклы шәкерт»... Әбием аларны гел көйләп матур итеп сөйләгәнгәме, күбесен мин дә бик тиз ятлап ала идем.

Бүген мин кабат шагыйрьнең иң матур балачак еллары үткән Кырлай якларында: кечкенә чакта бабам белән йөргән җиләкле урманнар, шагыйрь эзләрен саклаган урамнар, инеш буйлары бу юлы да бик сагындырган. Кая карасам да, шигырь юллары искә төшә:

Җөмләтән изге икән ич: инешең, чишмәң, кырың,
Юлларың, авыл, әвен, кибәннәрең дә ындырың.

Кырлай елдан-ел үсә, матурлана. Анда яңа йортлар, хәтта яңа урамнар барлыкка килә. Үзәктә заманча яңа мәктәп, мәдәният йорты балкып тора. Ерак түгел Габдулла Тукай һәйкәле. Бабам әйтүенчә, ул 1957 елның 20 октябрендә ачыла. Тантанага бик күп кунаклар килә. Якташ шагыйребез Сибгат Хәким һәм Тукайның замандашы Таип бабай чыгышларын бабам әле дә хәтерли.

Каршымдахалкыбызныңяраткан шагыйренә тирән ихтирамы, мәхәббәте булып төзелгән мәһабәт музей-йорт. Ул яшеллеккә, чәчәкләргә күмелгән парк эченә урнашкан. Тукайны сагынып килүчеләрне бронзадан койган уйчан шагыйрь һәйкәле каршылый. Агачлар арасында Шүрәле сыннары.

Мин музей артындагы зур буага төшәм. Монда, куе таллар арасына чүгәләп, бабам «Су анасы» әкиятен сөйли иде. Эңгер-меңгердә каршы як ярда Су анасы шәйләнә. (Чынлыкта ул Бакый Урманче ясаган агач сын булып чыкты). «Шүрәле» әкиятен дә мин беренче кат бабайдан Кырлай урманы чытырманлыгында ишеттем. Буаны әйләнеп, яңа зур күпер аша элек авыл башы булган урынга килеп чыгам. Монда басу капкасы, ике якта да тегермән булган.

Кабат балачакка кайтам... Колакта бабам тавышы:

Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл - Кырлай, диләр,
Җырлаганда көй өчен тавыклары жырлай, диләр...


Бабам белән Кырлай урамнарыннан атлыйбыз. Мине Кырлай тарихы да, нәни Апушның Кырлайдагы дуслары да кызыксындыра. Ә бабам сөйли дә сөйли...

Ни эшләсәң дә, бабамның хәтер сандыгыннан Тукай шигыре килеп чыга. Көзен бәрәңге алабызмы, язын алмагач төбен казыйбызмы - ул эшкә багышланган матур шигырьләр сөйли; «Нурлы Казанга» кунакка барсак. «Пар ат»ны яттан укый, урманда йөргәндә төрле ел фасылларына карата шигъри юлларны искә төшерә. Табигатьне яратырга, мескеннәрне һәм көчсезләрне якларга да мине бабам Тукай шигырьләре аша өйрәтте. Кешелекле, эшчән, мәрхәмәтле, намуслы булуның беренче дәресләрен ул Кырлайда ук биргән икән. Ә менә арада күңелемә иң тирән уелып, йөрәкләрне тетрәндереп сөйләгән шигыре «Китмибез!» иде. Ул чакта мин киң кырларында «чәчкән, урган», «хәтфәдәй яшел болыннарда» яланаяк көтү көткән бабам өчен һәр, ягы урман булган Туган җиренең никадәр газиз икәнен тойдым.

1975 елда тынгысыз бабам зур игелекле эшкә тотына. Еллар үткән саен урманда шагыйрь сокланган «Гаскәр кеби торган чыршы, нарат» сирәгәя бара Бигрәк тә сугыш елларыннан соң Татарстанның урман байлыгы кими. Киләчәк турында уйлап, бабам, Арча урман хуҗалыгы белән берлектә, мәктәп урманчылыгы оештыра. Туган тел белән бергә, ул балаларга урман фәне, урман теле дә укыта башлый. Табигать серләренә төшенергә, аны сакларга өйрәнәләр алар. Өлкән урманчылар белән берлектә, күпме агач, куак утыртыла ул елларда. Габдулла Тукай музей-йорты янындагы паркка да шул чакта нигез салына.

Бабам белән сөйләшә-сөйләшә авыл урамына керәбез. Менә берничә йорт үткәч - Әхмәтша абый нигезе. Монда Өчиледән Кырлайга килен булып төшкән Нәфисә әби Әхмәтшина яшәгән. Ул Тукайның әнисе Мәмдүдә апаның балачак дусты була, шуңа да ятим Габдулланы бик ярата. Яшь килен Нәфисә Сәгъди абзыйлардан ерак түгел зур тәгәрмәчле коега килә торган була. «Чиләкләремне чылтыратып суга чыгуымны шул тирәдә уйнап йөргән Габдулла шундук күреп ала да йөгереп килеп яныма елыша иде. Өстендә - яшел хәтфә кырыйлы җиңсез камзул, башында - төрле төстәге корамалардан тегелгән чуклы кәләпүш. Без икебез дә бу күрешүгә бик куана идек», - дип искә ала торган була Нәфисә әби. Әкрен генә Таип, Галәү, Ахун бабайларның нигезләрен узабыз. Менә Габдулланы тәрбиягә алган Сәгъди абзый йорты. Читән коймалы, җил капкалы, салам түбәле кечкенә йорт янында бабай истәлекләре мине үткәннәргә кайтара... Әнә кечерәк кенә буйлы, агара башлаган сакаллы Сәгъди абзый ат туара. Янында ябык кына ак чырайлы сөйкемле малай - кечкенә Апуш кайнаша. Йомшак күңелле Сәгъди абзый аңа Әтнә базарыннан ак калач алып кайткан. Өйдән зәңгәргә манган киндер күлмәк кигән, башына кызыл француз яулыгы бәйләгән калынрак тавышлы Зөһрә апа чыгып, аларны ашарга чакыра. Өстәлдә җамыяк белән бәрәңге, сөт-катык, калын телемле икмәк. Ачлы-туклы үскән Габдуллага Кырлайда бик рәхәт. Шул арада тәрәзәдән Сафа, Ахун, Әһлиләрнең уенга дәшкән тавышлары ишетелә. Яшел чирәмле тыкрыктан алар инеш буена балык сөзәргә чабалар...

Алда әле игенче тормышының эш-мәшәкате, күңелле Сабантуйлары, киң күңелле халкының матур йолалары, шигъри әкиятләре, моңлы җырлары, беренче мөгаллимнең сабак укулары... Шагыйрь Кырлайны яратып «дөньяга иң элек күзем ачылган урын» дип атый.

Бабам миңа Әхмәтхан байнын ике катлы йорты белән янәшә урнашкан төп нигезләрен дә күрсәтте. Габдулланың якын дусты Әһли Хәлиуллин шунда торган. Ул Апуш белән бергә укулары, уйнаулары, сабак хәзерләүләре турында сөйли торган була. Ерак түгел Габдулланың беренче укытучысы Хәбибрахман Гатауллин (Хәбри хәлфә), сабакташлары Сафа һәм Сафиулла бабайлар яшәгән.

Су буендарак урнашкан мәдрәсә урынын да карап киттек. Бик күп белгәнгә, гыйлем кеше булганга, бабамны яратып «аяклы тарих» дип йөртәләр. Кырлайда беренче Тукай музеен оештыручы да була ул. Туган телгә, әдәбиятка бабай яшьтән гашыйк. Әлифба авторларының берсе, педучилищеда класс җитәкчесе булган Рәмзия Вәлитова, шагыйрь Әнәс Кари кебек танылган педагоглардан белем ала ул. Янәшәсендә Мөхәммәт Мәһдиев, Гариф Ахунов кебек талантлы сабакташлары... Чабата киеп, кычыткан ашы, алабута ипие ашап укысалар да, кәгазь-китапка тилмерсәләр дә, төпле белем ала бу сугыш чоры балалары.

Бабам, 1946 елда училищены уңышлы тәмамлап, Казан дәүләт укытучылар институтының тарих бүлегенә укырга керә. Аны да бик яхшы билгеләренә тәмамлап, туган якларына кайта.

Энергиясе ташып торган егет бик тырышып эшли, ул укытучы гына түгел, докладчылар төркеме әгъзасы да, ВЛКСМның Кызыл Юл район комитеты пленумы члены да, пропагандист та, агитатор да. «Тукай-Кырлай» колхозында комсомол яшьләр өчен сәяси дәресләр дә оештыра. Читтән торып Казан дәүләт педагогия институтында белем ала. Кырлай авылының борынгы тарихы белән дә кызыксына яшь тарих укытучысы.

Бигрәк тә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның замандашлары белән сөйләшергә ярата ул. Әтисенең бертуган абыйсы Әһлиулла абзый да ша-гыйрьнен сабакташ дусты була бит. Тукай иҗатына мөкиббән егет бик күп истәлекле материаллар җыя.

1950 елларда күренекле прозаик Әхмәт Фәйзи, «Тукай» романын язу өчен. Кырлайга килә. Шагыйрьнең замандашы Сафа бабай йортында яшәп ижат жтә ул. «Әхмәт абый тыйнак, бик мөлаем, һәрчак якты йөзле иде», - дип искә ала бабам. Язучы авыл халкының якын кешесенә әйләнә. Ул шагыйрь замандашлары белән генә түгел, колхозчылар, яшьләр белән дә очраша, авылны: үткәне, бүгенгесе, киләчәге дә кызыксындыра аны. Шул күзәтү һәм өйрәнүләрнең нәтиҗәсе буларак, Әхмәт Фәйзи «Кызыл Татарстан» газе Асында « Кыр лайдан хатлар» дигән очеркларын бастыра. Әлеге хатларда язучыбыз Кырлайда яшьләр өчен урта мәктәп кирәклеген күтәреп чыга. Анын инициативасы, югары оешмаларның булышлыгы, бөтен район колхозларынның уртак тырышлыгы нәтиҗәсендә. 1950-1953 елларда Кырлайда ике катлы урта мәктәп калкып чыга. Мәктәп бинасының югары өлешенә төзүчеләр агачтан бизәкләп Тукай исемен язып куялар. Чөнки шагыйрь гомере буе туган халкын агартырга - белемле итәргә омтылган. Кырлай яшьләре өчен генә түгел, тирә-яктагы Ашытбаш. Симетбаш, Әзәк, Чиканас, Иске Иябаш, Алмалы һ.б. авылларның аң-белемгә омтылган яшьләре өчен зур бүләк була бу мәктәп.

Тукай эзләре буйлап Кырлайга килүчеләр өчен исә мәктәп беренче экскурсия урынына, төбәктә шагыйрь иҗатын өйрәнүче һәм өйрәтүче үзәккә әверелә. Бабам үзенең педагогик эшчәнлеген шагыйрь иҗатыннан, аны өйрәнүдән һәм пропагандалаудан башка күз алдына да китерми. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы булган әбием Сәүдәт Яруллина белән җиң сызганып эшлиләр алар. Татар теле һәм әдәбияты кабинеты бик бай җиһазлана. Анда Г.Тукайга багышланган күп материаллар туплана. Кырлай мәктәбенә кунаклар, язучылар, укучылар һәм укытучылар килә башлый. Аларны кабул итү, ашату, йоклату, экскурсияләр оештыру кебек өстәмә эшләрне бабам бик теләц, чын йөрәктән башкара. 1960 елларда шагыйрь хөрмәтенә китапханә дә төзелә. Аның зур залына Г.Тукайның тормышы һәм иҗатына багышланган фотокүргәзмә урнаша. Экскурсиягә килүчеләр аның белән бик кызыксынып таныша. Ул зал яңадан-яңа материаллар белән баетыла. Казандагы А.М.Горкий исемендәге музей директоры Мария Николаевна Елизарова һәм музей хезмәткәрләре тырышлыгы белән китапханә музей-филиалга әйләнә.

Бабай бик оста экскурсовод та була. Шагыйрь тормышы, иҗаты турында ул ялкынланып, матур итеп сөйли. Укучылар арасыннан да экскурсоводлар әзерли ул. Бигрәк тә җәй айларында Кырлайга килүчеләр күп була. Балалар бик теләп, яратып, килгән кунакларны музей, Кырлай белән таныштыра.

Бабам бик күп шагыйрьләр, язучылар, әдәбият галимнәре белән даими аралашып эшли. Алар белән кызыклы очрашулар үткәрелә, яңа гына табадан төшкән әсәрләре белән укучылар да бик кызыксынып таныша.

Шул елларны искә алып, 1974 елда мәктәпне тәмамлаган Мөнирә Сафина: «Без Гомәр абыйга «чын», «тере» язучылар белән бәйрәмнәр үткәреп, туган телне, әдәбиятны яратырга өйрәтүе өчен мең рәхмәтле», - дип яза. Ибраһим Нуруллин, Шәүкәт Галиев, Илдар Юзеев, Хәсән Туфан чыгышлары аңа бик көчле тәэсир итә. Фатих Хөснинең «Йөзек кашы» әсәреннән әби ролен укып көлдерүе күңелендә онытылмаслык булып истә калган.

Әдәбият-сәнгать әһелләре белән даими очрашулар эзсез калмаган. Кырлай мәктәбеннән чыккан, әдәбият һәм сәнгатькә, туган телгә хезмәт итүчеләр бүтән бер мәктәптә дә ул кадәр күп түгелдер: татар теле укытучылары, тел галимнәре, шагыйрьләр, җырчылар, композиторлар, актерлар, дикторлар... Бүтән өлкәләрдә дә укучылар зур уңышларга ирешә: тырыш игенчеләр, алдынгы төзүчеләр, галимнәр, табиблар, агрономнар бирә туган илебезгә Кырлай мәктәбе.

Кырлайда кунакларны һәрчак ипи-тоз, якты йөз белән каршылыйлар. Кемнәр генә булмый Кырлайда! Күренекле татар язучылары һәм шагыйрьләре Хәсән Туфан, Сибгат Хәким, Габдрахман Әбсәләмов, Фатих Хөсни, Гариф Ахунов, Илдар Юзеев, Шәүкәт Галиев... Рус шагыйрьләре Евгений Евтушенко, Михаил Львов, казакъ язучысы академик Сабит Муканов, үзбәк язучысы Гафур Голәм... Башка бик күп милләт язучылары һәм шагыйрьләре белән очрашулар да Кырлай укучылары һәм укытучылары өчен зур бәйрәм, онытылмаслык әдәбият дәресләре була. Төрле милләт вәкилләренең иҗаты, сәнгате белән танышу аларнын рухи дөньясын тагын да баета.

Мин бабамнан ни өчен нәкъ менә укытучы һөнәрен сайлавы турында сорадым. Өйдә ул мине түрдәге китап шкафы янына чакырды. Бер папкадан, бик кадерләп, зур гына фоторәсем чыгарды. Рәсем Кырлайның Әхмәтхан бай йорты янында төшерелгән икән. «Монда - шагыйрьнең замандашлары, сабакташлары», - диде бабам. Мин аларның исемнәрен тиз-тиз. ул әйткәнчә язып барам. Уртада ак сакаллысы. кулына китап тотканы - Тукайның беренче укытучысы Хәбри хачфө. Ул Кырлайда дөньяви мәктәпкә ниге: ла. Хәлфәнең сул ягында Габдулланы якын итеп йөргән Нәфисә әби. Аннан соң Зариф Фатыймасы, Мостый Фатыймасы, Галәү, Хәким, Лотфрахман бабайлар. Хәбри хәлфәнең уң ягында Ахун бабай. Ахун бабай янында Кырлай бабамның әтисе Ярулла Хә-лиуллин утыра. Янәшәдә Таип, Сафа, Барый бабайлар. «Безнең бабайлар, Кырлай халкы гел гыйлемгә омтылган. Гомумән, Арча ягы татар халкының матур әдәби телен саклаган мәгърифәтле төбәк бит. Минем дә шул изге юлны дәвам итәсем килде», - диде бабам.

Мин аннан әтисе Ярулла Хәлиуллин турында да сорашам. Ярулла бабай гомере буе яңалыкка омтылган, дөнья күрергә һәм белем алырга хыялланган. Ул 11 яшьтән үк Алма-Атада бер байда хезмәт итә башлаган. Байның рөхсәте белән, аның китапларын укырга бик яраткан. Тау инженеры булырга теләгән Ярулла Баку, Досора, Гурьев нефтепромыселларында бик тырышып эшләгән, андагы татар яшьләренә дәресләр биргән. Аның Магнитогорск каласындагы алдынгы эш тәҗрибәсе турында 30 нчы елларда газеталарга язып чыкканнар, бүләкләгәннәр. Тик югары белем алырга мөмкинлеге булмаганлыктан, ул яңадан авылга әйләнеп кайта, колхозда яшелчә үстерү буенча бригадир булып эшли башлый. Тырыш хезмәте медальләр белән бәяләнә.

Зур хыялына ирешмәсә дә, Ярулла бабай бүген балалары, оныклары өчен куаныр иде, дип уйлыйм. Улы Гомәр, килене Сәүдәт гомерләрен Кырлай балаларына белем бирүгә, туган телне саклауга багышлаган. Оныклары академия, консерватория, университет, институтлар бетереп, үзләре сайлаган һөнәр буенча эшлиләр. Ә аның иң зур хыялын - инженер булу теләген оныгы Мөнир абый Яруллин чынга ашырган, ул - техник фәннәр докторы, профессор. Үзе дә күпме галимнәр, инженерлар укыткан Мөнир абый!

Бабайлар кулында китаплар... Интернет заманасы булса да, безнең гаиләбездә дә күп алар. «Китап чире» бабайдан йоккандыр инде. Аерым киштәдә - Тукай шигырьләре, аның турында язылган әсәрләр, һәр битеннән балачак исе килеп торган таушалган рәсемле китаплары да, Мәскәүдәге «Инсан» нәшриятында Яхъя абый Гибадулин бүләк иткән рус телендәге өр-яңа шигырьләр җыентыгы да миңа кадерле. Туган телен, халкын яраткан кеше Тукайдан беркайчан да аерыла алмый, дип уйлыйм мин. Без Тукай шигырьләре белән үстек. Кырлай урамында танышкан нәни Апуш әкренләп зуп-зур Тукай иҗатына алып керде. Хәзер мине шагыйрьнең милләт язмышы турындагы шигырьләре уйландыра, үткен сатирасы, юморы сокландыра, мәхәббәт лирикасы күңелне иркәли. Әбием кебек, мин дә иң ошаганнарын дәфтәремә күчерәм. Тукайдан башланып киткән иксез-чиксез шигърият илендә мин тагын бик күп йолдызлар таптым һәм яраттым - Җәлил, Туфан, Зөлфәт, Пушкин, Ахматова, Северянин, Вознесенский... Бер-берсен тулыландырып, аларның иҗаты безнең күңелләрне матурлый, тормышыбызны баета. Рәхмәт сиңа, тылсымлы шигърият!



© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013