Бүген Әдипләр: Гөлинә Шәйхи
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Гөлинә Шәйхи


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Марс Шабаев
Лена Шагыйрьҗан
Кастамунилы Шади
Нәфисә Шакирҗанова
Габделхак Шакиров
Мәүлит ШАКИРОВ
Илүзә Шакирова
Лидия Шакирова
Фәридә Шакирова-Зарипова
Гөлүсә Шаһбан
Галиәхмәт Шаһи
Рәис Шаһи
Фазыл Шәех
Рәфәт Шәйдуллин
Роберт Шәймәрданов
Фәһим Шәймәрданов
Лилия Шәймиева
Әгъләс Шәйхетдинов
Миләүшә Шәйхетдинова
Асия Шәйхи
Гөлинә Шәйхи
Мөхәммәт ШӘЙХИ
Сәяф Шәйхи
Насих Шәкүров
Таһир ШӘМСУАРОВ
Мөбәширә Шәрәфетдинова
Рәниф Шәрипов
Гөлара Шәрипова
Резеда ШӘРИПОВА
Сәлимә Шәрипова
Флёра Шарипова
Флюра Шәрипова
Эльмира Шәрифуллина
Риза Шәфи
Кәүсәрия Шәфыйкова
Альфира Шәяхмәтова
Рәшит Шиһап
Гөлфия Шиһапова

БАЛТАЧ кызы Гөлинә Шәйхи: Үзеңнән качып булмый, һәр шигыремдә бер бөртек булса да Мин бар...
Гөлинә Шәйхи (Шәйхетдинова) – 1995 елның 22 ноябрендә Балтач районы Бөрбаш авылында туган. Хәзерге вакытта Нормада яши. Казан Дәүләт Мәдәният институтының театр факультетында режиссура бүлегендә белем ала. Сайлаган һөнәренә тугъры булып, мәдәният дөньясында кайнап яши. Шигырьләр иҗат итә. Үзенең шәхси «Шигырьләрем аша аңларсыз» дип аталган төркемен булдырган. Аның шигърият бакчасында мәхәббәтнең яшь үсентеләре, яңа бөреләре белән беррәттән, «чәнечкеле» гөлләре, сагыну катыш сагышлары да бар. Яшь булуына да карамастан, шигырьләре аша тормышка карата үз фикере формалашкан, җитди, үткен гүзәл зат булып күзалдына килеп баса ул. Тормыш девизы да горур яңгырый Гөлинәнең – "Кем арбасына утырсам да, үз жырымны жырлау", ди ул. Ә хәзер иҗатына тукталыйк…
Ерак сәфәрләргә китсәң әгәр,
Сине күпләр сагынып көтәрләр.
Җилләр исә көләч йөзләреңнән
Минем кебек назлап үтәрләр.

Сагынуымны минем җилләр таратырлар,
Моңнарымны исә кошлар яңгыратыр.
Чит-җирләрдә сине башка берәү
Минем кебек, бәлки, яратыр.

Ара ераклыгын йөрәк сизәр,
Сөю диңгезендә инде ялгыз йөзәр.
Башка берәү синең өчен янар, көяр,
Юлларыңа ак чәчәкләр өяр…

 

* * *


... Таянырга терәк булмаганда
Үз-үземне кулга алдым да,
Көчлелегем-көчсезлектә диеп,
Яшәү теләге белән януда.

Атладым мин алга, бирешмәдем,
Абынганда тордым тизрәк.
Дошманнарны көнләштерерлек итеп,
Яшәргә әле кирәк.

Еллар үзгәрттеләр мине,
Язмыш сынаса да – сынмадым.
Тормыш дигән чиксез дәрьяны да
Бүген инде үзем сынадым...

ӘНИ СҮЗЕ

Бар дөньядан туйдым дигән чакта
Әни сүзе иде колакта:
" Тормыш сынауларына,балам
Бирешми алга атла.

Юлларыңда кайчак абынсаңда
Ярдәм көтми,үзең тора бел.
Сер бирмә дошманнарыңа,
Елмаеп яшә син гел.

Юкка түкмә күз яшеңне
Сакла һәрбер тамчысын.
Күрергә язмасын сиңа,кызым
Бу тормышның ачысын.

Үткәнеңә юлны оныт,
Анда бары тик тузан.
Үкенерсең, 
Әгәр яратам дип кабат
Күренмәс җепләр сузсаң.

Һәрчак алга таба омтыл,
Үткән көнгә карамый.
" Мин-көчсез бит, әнием" диеп әйтмә бүтән
Бирешергә сиңа һич тә ярамый! "

Бу дөньядан туйдым дигән чакта
ӘНИ СҮЗЕ һәрчак колакта!

http://www.baltaci.ru/tt/headlines/item/12179-tanyish-bulyigyiz-yash-shagyiyrә-–-gөlinә-shәyhi.html

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013