Бүген Әдипләр: Гөлара Шәрипова
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Гөлара Шәрипова


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Марс Шабаев
Лена Шагыйрьҗан
Кастамунилы Шади
Нәфисә Шакирҗанова
Габделхак Шакиров
Мәүлит ШАКИРОВ
Илүзә Шакирова
Лидия Шакирова
Фәридә Шакирова-Зарипова
Гөлүсә Шаһбан
Галиәхмәт Шаһи
Рәис Шаһи
Фазыл Шәех
Рәфәт Шәйдуллин
Роберт Шәймәрданов
Фәһим Шәймәрданов
Лилия Шәймиева
Әгъләс Шәйхетдинов
Миләүшә Шәйхетдинова
Асия Шәйхи
Гөлинә Шәйхи
Мөхәммәт ШӘЙХИ
Сәяф Шәйхи
Насих Шәкүров
Таһир ШӘМСУАРОВ
Мөбәширә Шәрәфетдинова
Рәниф Шәрипов
Гөлара Шәрипова
Резеда ШӘРИПОВА
Сәлимә Шәрипова
Флёра Шарипова
Флюра Шәрипова
Эльмира Шәрифуллина
Риза Шәфи
Кәүсәрия Шәфыйкова
Альфира Шәяхмәтова
Рәшит Шиһап
Гөлфия Шиһапова

Кадерле, дустым! Синең кулыңа бу җыентык килеп эләккән икән, димәк, син минем иҗатыма битараф түгел һәм моның өчен мин сиңа бик тә рәхмәтлемен!..
Китапны ачып укый башлаганда, шуны белеп тор, бу – минем күңелемә, минем дөньяма сәяхәтең булыр. Монда ниндидер алтын-көмеш бизәкләр, ясалма матурлык, уйдырма тарихлар эзләмә! Шигырьләрем үзем кебек гади, эчкерсез... Монда минем уй-фикерләрем, күңел түремдәгесе, кайвакыт үземнән дә качырып йөрткән серләрем, тормыш тәҗрибәм, хис-кичерешләрем.. ничек бар шулай.. Мин боларның барысын да Сиңа ышанып тапшырам, кадерле укучым!
“Кем соң ул Гөлара Шәрипова?” диярләр белмәгәннәр. Бай тарихлы Арча төбәгеннән мин, Иске Төрнәле авылында туып үстем. Шигърилек җанга сеңгән, дисәм, мактана бу, димәгез – горурланам! Бөек Тукаебызның һ.б күренекле иҗатчылар, сәнгать осталарының якташы булуым белән! .. Гаиләдә төпчек бала булып дөньяга килгәнмен. Әти-әниебез безне - 5 баланы керсез мәхәббәт һәм бер-береңә хөрмәт үрнәгендә тәрбияләп үстерделәр. Аларның олы йөрәкле, зирәк, һәрчак гадел, ихлас, мәрхәмәтле булулары минем күңелдә шигырь бөреләнүнең беренчел сәбәбедер дә.
Һөнәрем буенча мин - укытучы. 1994 елда Арча педагогия училищесын тәмамлаганнан соң югары белем алдым. 1995 елда тормыш иптәшем Ингел белән гаилә корып җибәрдек. Ата-ана булу бәхетен дә татыдык – 4 улыбыз- 4 баһадирыбыз бар, аллага шөкер.
Ничек шигырьләр иҗат итә башладыммы?.. Яшьтән үк гашыйк мин шигърияткә. Баштарак үзем өчен генә, яшереп кенә язгалый идем. 2014 елда төпчек улым дөньяга килгәч, үземне шулкадәр бәхетле итеп тойдым, хис-кичерешләрем күңелемә сыймыйча, шигырь юллары булып агылды. Бәхетемне башкалар белән дә бүлешәсем килде. Баштарак куркып кына, әлбәттә. Соңарак, минем шигырьләремне якын итүчеләр, хисләремне бүлешеп, “нәкъ мин күңелдә йөрткәнне язгансың бит, әй”, дип, иҗатымны хуплап торучылар артуы, алга таба да бу эшне дәвам итәргә зур этәргеч булды. Курыкмыйча укы, дустым! Монда бернинди ясалмалык юк .. бар да үзебезчә, гади, авылча....

Күңел ишекләрен ачып куйдым,
Керсен, диеп, бары җылылык.
Уз, дускаем, түрдән, кунагым бул,
Чыгыйм, дисәң, бераз җылынып!...

Сине яратып Гөлара Шәрипова.

Мин - хатын-кыз!

Кайчак артык тыйнак булам, кайчак әрсез...
Кайчакларда бик тә җаваплы мин, кайчак гамьсез....
Мин - хатын-кыз!
Минем күңел кайчак ярсу диңгез, кайчак күлдәй...
Кайчакларда шаулап чәчәк атам...сулам гөлдәй...
Мин - хатын-кыз!
Бер карыйсың, елмаямын кояш кебек, уйныйм, көләм...
Күп тә үтми моңаям да, карашыма болыт эләм...
Мин - хатын-кыз!
Мин яратам җаным-тәнем белән, шашып сөям...
Йөрәгемне яраласа саксыз сүзләр, янам, көям...
Мин -хатын-кыз!
Кирәк икән булам усал, шикләнмә дә, тешләп өзәм...
Кайчакларда учка җыеп сабырлыкны дәшми түзәм...
Мин - хатын кыз!
Тергезүче, җылытучы, яратучы көчле затмын..
Туганыма җир йөзенә шундый булып, чиксез шатмын!

* * *
Безгә әле көзгә иртә, дисең...
Түгел иртә!
Җәйләр белән көзләр арасында
Кайда киртә?!

Күңелләрем язда калды, дисең...
Хата сүзләр!
Шау чәчәкле яздан баерак бит
Алтын көзләр!

Күңел төпләрендә хәзинәләр,
Кадерле чор!
Язларыңда калма, карашыңны
Көзләргә бор!

Тыңла әле тук башаклар җырын,
Бер тукталып!
Кызгылт-сары яфрак яңгырына
Кал сокланып!

Алтын-сары баллы көзләрнең дә
Үз ямьнәре!
Гомернең бит һәрбер чорының бар
Үз тәмнәре!!!

https://vk.com/feed

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013