Бүген Әдипләр: Гөлназ Талипова
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Гөлназ Талипова


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Мөслах Таҗи
Һади Такташ
Гөлназ Талипова
Камил Тангалычев
ФлёраТарханова
Рунар Таһирҗанов
Альмира Таһирова
Шәрига Таһирова
Фәнил Миңнегалиев ТӘТЕШЛЕ
Зиннур Тимергалиев
Фәүзия ТӨХБӘТУЛЛИНА
Тәлгать Төхфәтуллин
Әхмәтҗан Тубыли
Габдрәхман бине Туймөхәммәд
Зәкия Туфайлова
Хәсән Туфан
Әбүзәр Түрәй

Гөлназ (1990) Баулы районы Татар Кандызы авылында туа. Шунда урта белем ала. 2011 елда Алабуга дәүләт педагогика университетының татар филологиясе һәм чит телләр бүлеген тәмамлый. Бүген Минзәләдә яши.
 
***
Синең исемеңне матур итеп
Язып куйдым дәфтәр битенә.
Ә аннары, бераз уйлап торгач,
«Яратам», – дип яздым читенә.
 
Кызыл белән йөрәк ясап куйдым,
Янып торсын, диеп, буядым.
Кәгазь читен сырлап бизәкләдем,
Үзем һаман сине уйладым.
 
Сине сагына минем һәр күзәнәк,
Син дип тибә минем йөрәгем.
Син бит минем чиксез мәхәббәтем,
Син бит минем дустым, терәгем.
 
Мин беләмен: син дә яратасың,
Әйтсәң дә шул хакта бик сирәк.
Сиңа яшәү өчен ни кирәктер,
Миңа яшәү өчен син кирәк!
 
***
Мин – мин инде,
елмайсам да,
еласам да –
шул ук Гөлназ.
Йөрәк – ялкын,
сүзем – салкын,
күземдә – наз.
 
Уйламыйм да,
уйнамыйм да,
көләм бераз.
Карашта – кыш?
Җылыт, тырыш!
Күңлемдә – яз.
 
Китсен исем,
синең хисең
булмасын аз.
Мин һаман да
сине көткән
шул ук Гөлназ.
 
***
Ә син шундый матур йоклыйсың!..
 
Кабат-кабат сиңа гашыйк булам,
Язмышым син икән – аңлыймын.
Шуңадырмы, читтән генә күзләп,
Татлы төшең синең саклыймын,
Ә син шундый матур йоклыйсың...
Тирән тынлык... Хәтта сулыш алмыйм,
Уятудан куркып, сакланып.
Керфекне дә кыймый селкетергә
Мин утырам сиңа сокланып,
Ә син шундый матур йоклыйсың...
Караңгы төн кочагында бүген
Назын бүләк итсен күз нурым,
Мәхәббәтем җылы юрган булсын,
Тыныч йокы телим, матурым!
...Ә син шундый матур йоклыйсың...
 
***
Бер яңалык... һәм йөрәгем
Шүрләсә дә, тибә шашып,
Иреннәр елмайган итә,
Хис-тойгылар чыга ташып...
Бер яңалык... һәм бар җиһан
Бии күңел тавышына...
Әллә нинди сихри тойгы
Керә тормыш агышына...
Бер яңалык... һәм борчуны,
Мәшәкатьне куа-куа
Шатлык өскә калкып чыга:
Минем тиздән балам була...
Балам була!
 
***
Тормыш миннән нидер таләп итә,
Әрсезләнеп сорый, таптыра...
Әллә язмыш, «Нишләр?» – диеп, юри
Мине сыный, бәрә, чаптыра?
Әллә үчен ала, йөргән өчен
Аңа буйсынмаска теләп мин?
Соң көрәшик әйдә!
Хәрәмләшмик!
Этләшергә болай кирәкми...
 
Юк, кирәкми, язмыш, җәфалама,
Каршы алмыйм җәеп кочагым...
...Хәтта вак-вак борчуларга минем
Түзәр чамам калмаган чагым.
 
Идел №5, 2014.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018