Флүзә Әзһәр кызы Григорьева 1969 елның 5 февралендә Сарман районы Колмәт авылында туган. Лениногорск педагогия училищесының рәсем-графика бүлеген тәмамлаган. Рәссам-бизәүче. Алабуга дәүләт педагогия университетының технология-экономика факультетын тәмамлый. Шигырьләре «Җилләр җилкәне» исемле альманахта дөнья күрде һәм төрле җирле матбугатта даими басылып килә.
Фәлсәфә
Яшим диеп әйтеп буламы соң,
Күңел күзең әгәр күрмәсә?
Болыннарга чыгып, аллы-гөлле
Такыялар әгәр үрмәсәң?
Яшим диеп әйтеп буламы соң,
Язын сыерчык та күрмәсәң?
Учларыңа алган тал песие
Җаннарыңа җылы бирмәсә?
Җәен чыклы бәбкә үләнендә
Ялантәпи әгәр йөрмәсәң?
Чишмәләрнең серле җыр-моңнары
Йөрәгеңә үтеп кермәсә?
Юл буенда үскән чәчәкләрнең
Хуш исләрен әгәр тоймасаң?
Янәшәңне күрми, берни белми,
Мин-мин диеп кенә уйласаң,
Яшим диеп әйтеп буламы соң?!.
Бәхетле йорт
Күгәрченнәр оя кора,
Өй түренә - кыекка.
Кайбер кошлар ясый өен
Салам-печән җыеп та.
Берәүләренең оясы
Текә кыяда - ярда.
Сандугач кора оясын
Чишмә янында - талда.
Кайда нинди булса да өй,
Тынычлык кирәк анда.
Яраткан кешеләренең
Булуы мөһим янда.
Нигез ташы ныклы була,
Бер-береңне аңласаң.
Чит-ятларның сүзләренә,
Гайбәткә сүз салмасаң.
Икең бер көйгә биесәң,
Бертөрле җыр җырласаң,
Берең «ак» дигәндә, берең
«Кара» диеп тормаса.
Өйдә бәхет булсын өчен,
Мәхәббәт булу кирәк.
Бер-береңә һәрвакытта
Булырга кирәк терәк.
Өең якты булсын өчен
Тәрәз генә җитәме?
Көләч йөз, якты карашта
Түгелме өйнең яме?
Тәрәз төбендә гөл үссә,
Икмәк булса өстәлдә,
Икеләтә кояш балкый,
Өйгә нурлар өстәлә.
Йортларыбыз бәхет тулы
Булсын, дип тели күңел.
Чын мәхәббәт булса әгәр,
Башкача мөмкин түгел.
Көтәм әле
Дуслык дигән тирән, олы хискә
Баштанаяк чумган идек без.
Теләкләр бер, серләр уртак иде,
Язлар кебек ямьле иде көз.
Терәк идең авыр минутларда,
Серле кебек иде сүзләрең.
Шәфкать туташыдай дәва бирде
Көләч йөзең, нурлы күзләрең.
Хәйран кала идем күңелеңнең
Киңлегенә, юмартлыгына.
Уйламадым, төшкә дә кермәде
Киләчәктә югалтырыма.
«Якын дус бар», - диеп горурланып.
Сөенгәндә ихлас күңелем,
Сөрем баскан кебек булды дөнья,
Дуслык гүя көлгә күмелде.
«Якын дус юк», - дигән кешеләргә.
«Ышанмыйм», - дидем ул чакта.
Ә бүгенге көндә уем башка,
Ә хисләрем дөрли учактай.
Аңлатма юк, сәбәп нәрсәдә соң,
Нигә һаман уртак түгел сер?
Бер дә югалтасым килми һаман,
Көтәм әле сине, дустым, кер!
Илһам чишмәләре. Казан, "Рухият" нәшрияте, 2013.