Бүген Әдипләр: Миркасыйм Госманов
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Миркасыйм Госманов


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Риза Газизов
Мөхәммәт Гайнуллин
Рәхим Гайсин
Васил Гайфуллин
Кадыйр Гали
Суфия Галиева
Зөфәр Галиуллa
Фоат Галимуллин
Әлфия Галимуллина
Камил Галиуллин
Тәлгать Галиуллин
Гөлшат Галиуллина
Наис Гамбәр
Вил Ганиев
Фуат Ганиев
Резеда Ганиева
Фирдәвес Гарипова
Мирсәй Гариф
Нурулла Гариф
Васил Гарифуллин
Дамир Гарифуллин
Изил Гарифуллин
Рамил Гарифуллин
Ландыш Гарифуллина
Нурфия Гафиятуллина
Галиәсгар Гафуров-Чыгтай
Фәридә Гаффарова
Әлфис Гаязов
Рәйхана Гаязова
Мәхмүт Гәрәев
Хатип Госман
Миркасыйм Госманов
Бәян Гыйззәт
Казбек Гыйззәт
Илгизәр Гыйззәтуллин
Нур Гыйззәтуллин
Миркасыйм Госманов
(1934-2010)

Язучы, әдәбият белгече һәм тарихчы-галим Миркасыйм Габделәхәт улы Госманов 1934 елның 31 маенда Көнбатыш Кытайның Синьцзянь провинциясе Голҗа (Кульджа) шәһәрендә хезмәткәр гаиләсендә туган. Аның бабалары, чыгышлары белән Казан арты төбәгеннән булып, Кытайга барып эләккәнче башта хәзерге Казакъстандагы Талды Курган өлкәсенең Өч Арал авылы һәм Капал шәһәрендә яшәгәннәр һәм сәүдә белән шөгыльләнгәннәр, соңыннан, 1917 елгы революция чорында, электән Россия концессиясе булган Голҗа шәһәренә күчеп китеп, революциядән соң дәүләт чиге ябылгач, чит ил халкы сыйфатында, әмма СССР гражданлыгын югалтмыйча, шунда торып калганнар. Миркасыймның әтисе Габделәхәт Госманов Голҗадагы төрле хуҗалык оешмаларында җитәкче эшләрдә эшләгән.
Миркасыйм башта Голҗа шәһәренең Татар мәдәни-агарту оешмасы карамагындагы сигезьеллык татар мәктәбендә дүрт сыйныфлы башлангыч белем ала, аннары рус мәктәбендә укый.
Илленче еллар башында Советлар Союзы белән Кытай дәүләтләре арасында үз гражданнарын туган илләренә кайтару буенча үзара килешү төзелгәч, Госмановлар гаиләсе, башка бик күпләр белән бергә, 1955 елның җәендә СССРга кайта. Алар башта Казакъстанның Талды Курган өлкәсендәге Сары Үзәк совхозында яшиләр, аннары шул ук өлкәдәге Киров районы үзәге Кирово поселогына күчәләр. Миркасыйм монда өч елга якын совхозда, соңрак шикәр заводында, Алма-Ата киностудиясендә, Кирово поселогындагы ДОСААФ комитетында һәм башка оешмаларда төрле эшләрдә эшли. Бер үк вакытта, кичке мәктәптә укып, 1958 елда өлгергәнлек аттестатына имтихан тота.
1958—1963 елларда М. Госманов В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының башта татар филология бүлегендә, аннары, өченче курстан башлап, тарих бүлегендә укый. Университетны тәмамлагач, аны университетның СССР тарихы кафедрасына эшкә калдыралар.
1964—1967 елларда М. Госманов аспирантурада укый һәм 1968 елда «XVII—XVIII гасыр татарча тасвири тарихи чыганаклар» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый. 1981 елда исә, төрки-татар тарихының феодализм чоры социаль-иҗтимагый документаль чыганакларын — хан ярлыкларын тикшерүгә багышланган «Жалованные акты Джучиева Улуса XIV—XVI вв.» («XIV—XVI гасыр Жүчи Улусының ярлыкаш актлары»,. 1979) исемле зур монографиясе нигезендә Мәскәүдә докторлык диссертациясе яклап, тарих фәннәре докторы дигән гыйльми дәрәҗә ала.
1967—1983 елларда М. Госманов Казан дәүләт университетының СССР тарихы кафедрасында укытучы, доцент булып эшли, 1983 елдан профессор М. Госманов кафедра мөдире итеп сайлана, ә 1985 елның көзендә университетның проректоры итеп билгеләнә. Ул — 1969 елдан бирле СССР Фәннәр Академиясенең Археография комиссиясе члены. М. Госманов—1974 елдан КПСС члены.
Төрки-татар тарихының төрле чорларына караган җитди гыйльми тикшеренүләре һәм шулар нигезендә язган хезмәтләре белән үзен күренекле галим-тарихчы итеп таныткан М. Госманов әдәби тәнкыйть, публицистика,, әдәбият белеме, тәрҗемә һәм балалар әдәбияты өлкәләрендә дә актив эшли. Аның беренче әдәби язмалары Һәм казакъ, уйгур, кыргыз, үзбәк телләреннән әдәби тәрҗемәләре әле студентлык елларында ук матбугатта күренә башлый. 1962 елда М. Госманов тәрҗемәсендә Ч. Айтматовның «Җәмилә» Повесте басылып чыга. Шул ук елларда, үсмер чагындагы истәлекләренә таянып, ул Тянь-Шань тауларының үзенчәлекле табигате, киек-җәнлекләре, аучылык хезмәте турында балалар өчен маҗаралы хикәяләр циклын яза («Киек сукмакларында», 1966). Җитмешенче еллардан башлап язучы-галим, укучы яшьләр арасында тарих фәнен киңрәк пропагандалау максаты белән, фәнни-популяр жанрга мөрәҗәгать итеп, «Серле балбал», «Таулар, үзәннәр иленә сәяхәт» исемле китапларын бастыра. Халкыбызның борынгы тормышын өйрәнүче тарихчы-археологларның хезмәте, кызыклы табышлары, ачышлары хакында сюжетлы хикәяләр рәвешендә язылган бу китаплар укучыга тарих, археология буенча киң фәнни мәгълүмат бирүләре белән әһәмиятле.
Фәндә төп белгечлеге борынгы язма истәлекләр белән баглы булганлыктан, М. Госманов гыйльми-әдәби эшчәнлегенең башлангыч чорыннан ук халык арасында саклана торган кулъязмаларны, әдәби ядкярләрне һәм фольклор текстларын барлау, җыю, саклап калу һәм аларны фәнни күзлектән өйрәнеп, әһәмиятлеләрен матбугатка әзерләү, дөньяга чыгару юнәлешендә зур һәм нәтиҗәле эш алып бара. 1963 елдан башлап ул борынгы кулъязмаларны җыю буенча илнең төрле почмакларына археографик экспедицияләр оештыра башлый һәм шул вакыт эчендә биш меңнән артык та-тарча-төркичә, гарәпчә һәм фарсыча кулъязма җыеп кайта. Аларның шактый зур өлешен борынгы татар әдәбияты һәм халык авыз иҗаты әсәрләре (җырлар, бәетләр, дастаннар һ. б.) тәшкил итеп, бу соңгылары өстендә дәвамлы эшләү галимне әдәбият тарихына һәм борынгы кулъязмаларның текстологиясенә караган кызыклы күзәтүләр, мөһим ачышлар ясауга китерә. Әдипнең 1983 елда басылып чыккан «Каурый каләм эзеннән» исемле хезмәте әнә шул тикшеренүләрнең нәтиҗәсе буларак барлыкка килә. Автор анда аңлаешлы тел белән, мавыктыргыч һәм кызыклы итеп, археографиянең фән буларак асыл үзенчәлекләре, бездә кулъязма ядкярләрнең җыйналу тарихы, хәзерге торышы һәм алдагы бурычлары турында сөйли, үзенең бу өлкәдәге күп еллык бай тәҗрибәсенә таянып, аерым конкрет мисалларда кулъязмаларның туу һәм яшәеш формалары, үткән дәверләрдәге культура-әдәбият бәйләнешләре белән таныштыра һәм, ниһаять, үзе тапкан күп санлы әдәби истәлекләрнең тарихи һәм идея-эстетик хасиятләрен әтрафлы ачып, аларны беренче буларак гыйльми-әдәби кулланышка кертеп җибәрә.
М. Госмановның иҗат эшчәнлегендәге тагы да бер тармак — татар әдәбиятының, гомумән, культурасы һәм иҗтимагый фикер үсешенең үткәндәге тарихын өйрәнү. Шиһабетдин Мәрҗани, Хөсәен Фәезханов, Габделҗаббар Кандалый, Каюм Насыйри, Мифтахетдин Акмулла, Риза Фәхретдинев кебек күренекле әдип, фикер ияләре турындагы тирән эчтәлекле һәм яңа документаль чыганакларга нигезләп язылган проблемалы мәкаләләре аның бу юнәлештәге нәтиҗәле эшенә мисал була ала. Аны бигрәк тә Хөсәен Фәезханов иҗаты кызыксындыра. Алтмышынчы еллардан башлап ул бу шәхескә караган материалларны туплый башлый һәм 1977 елда шулар нигезендә X. Фәезхановның эшчәнлеген һәм тормыш юлын яктырткан документаль повесть-монографиясен яза. «Заветная мечта Хусаина Фаизханова» («Хөсәен Фәезхановның якты хыялы») дип исемләнгән бу әсәр 1980 елда аерым китап булып басылып чыга.
Миркасыйм Госманов татар әдәбияты классикларының әсәрләрен басмага әзерләү эшенә якыннан катнаша. Ул шагыйрь Акмулла шигырьләрен ч текстологик яктан әзерләп, җыентыгына кереш сүз һәм искәрмәләр язды (Акмулла. Шигырьләр. Татарстан китап нәшрияты, 1981), борынгы болгар-татар шагыйре Кол Галинең мәшһүр «Кыйссаи Йосыф» поэмасы (Кол Гали. Кыйссаи Йосыф. Татарстан китап нәшрияты, 1983) һәм унсигезенче йөз татар шагыйре Габделрәхим Утыз-Имәни әл-Болгари әсәрләре басмасының (1986) махсус редакторы булды. Тарих фәнен өйрәнү һәм укыту өлкәсендәге хезмәтләре өчен М. Госма-новка 1984 елда Татарстан АССРның атказанган фән эшлеклесе дигән мактаулы исем бирелде.
М. Госманов—1970 елдан СССР Язучылар союзы члены.

БИБЛИОГРАФИЯ

АЛТЫН УРДА: БАШЛАНГЫЧ ҺӘМ МИРАС
Киек сукмакларында: Аучылык, киекләр һәм табигать турында язмалар.— Казан: Таткитнәшр., 1966.—93 б., ил. 10 000.
Серле балбал: Хикәяләр һәм очерклар.— Казан: Таткитнәшр., 1973.— 168 б. 14 000. Рец.: Галәвин Р. Олылар да яратып укырлык. — Казан утлары, 1974, № 8, 180—181 б.
Таулар, үзәннәр иленә сәяхәт: Тува республикасы турында. — Казан: Таткитнәшр., 1977. —87 б. 8000. Рец.: ГыйззәтуллинР. Зур ачышлар көтә сезне. — Ялкын, 1977, № 7, 30 б.
Татарские нарративные источники XVII—XVIII вв. и их особенности: Автореф. дис. на соиск., учен. степ. канд. истор. наук.— Казань, 1968.— 26 с 150 (Казан гос. ун-т. им. В. И. Ульянова-Ленина).
Татарские исторические источники XVII—XVIII вв.— Казань: Изд-во Казан, ун-та, 1972. —223 с. 1 600. Список лит.: С. 202—222.
Жалованные акты Джучиева Улуса XIV—XVI вв./Науч. ред. д-р истор. наук. С. М. Каштанов. — Казань: Изд-во Казан, ун-та, 1979. — 318 с. 1450. Библиогр.: с. 299—316. 492 назв. Рец.: Кәримуллин Ә. Фәндә зур адым. — Казан утлары, 1981, № 1, 180—183 б.: Литвин А., Юзиев Н —История СССР, 1981, № 2, с. 206—209.
Заветная мечта Хусаина Фаизханова: Повесть о жизни и деятельности.— Казань, Таткнигоиздат, 1980.-222 с. 15 000. Рец.: АлишевС. X. Фәезхановның якты хыялы. — Соц. Татарстан, 1981, 1 июль. Жалованные акты Джучиева Улуcа XIV—XVI вв.: соиск. учен. степ. д-ра истор. наук! — М.: 1981.— 45 с ин-т).

Аның турында

Җәүдәт МИҢНУЛЛИН. КҮРЕНЕКЛЕ ГАЛИМ, ӘДИП, ҖӘМӘГАТЬ ЭШЛЕКЛЕСЕ

Совет Татарстаны язучылары, 1986

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013