Бүген Әдипләр: Хатип Госман
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Хатип Госман


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Риза Газизов
Мөхәммәт Гайнуллин
Рәхим Гайсин
Васил Гайфуллин
Кадыйр Гали
Суфия Галиева
Зөфәр Галиуллa
Фоат Галимуллин
Әлфия Галимуллина
Камил Галиуллин
Тәлгать Галиуллин
Гөлшат Галиуллина
Наис Гамбәр
Вил Ганиев
Фуат Ганиев
Резеда Ганиева
Фирдәвес Гарипова
Мирсәй Гариф
Нурулла Гариф
Васил Гарифуллин
Дамир Гарифуллин
Изил Гарифуллин
Рамил Гарифуллин
Ландыш Гарифуллина
Нурфия Гафиятуллина
Галиәсгар Гафуров-Чыгтай
Фәридә Гаффарова
Әлфис Гаязов
Рәйхана Гаязова
Мәхмүт Гәрәев
Хатип Госман
Миркасыйм Госманов
Бәян Гыйззәт
Казбек Гыйззәт
Илгизәр Гыйззәтуллин
Нур Гыйззәтуллин
Хатип Госман
(1908-1992)

Тәнкыйтьче, язучы, әдәбият галиме Хатип Госман (Хатип Госман улы Госманов) 1908 елның 21 маенда элекке Пермь губернасы, Усы өязе Рябки (Рипкәү) волосте (хәзерге Пермь өлкәсе Чернушка районы) Сулмаш авылында мәзин гаиләсендә туган. Башта авылның кадим мәктәбен, аннары, революциядән соң, күрше Рябки (Рипкәү) авылындагы җидееллык мәктәпне тәмамлагач, X. Госман 1926 елда Казанга килә һәм бер ел Татар рабфагында укый.
1927—1935 еллар арасында Хатип Госман башта туган авылында колхоз эшендә, аннары Мәскәүдә — «Эшче», «Коммунист», Казанда — «Яшь сталинчы», Свердловскида — «Социализм юлы», Әстерханда МТС политбүлеге органы «Сталинчы» газеталары редакцияләрендә әдәби хезмәткәр булып эшли. Шушы елларда аның Казанда «Кырлар лирикасы» исемле шигырьләр җыентыгы һәм Свердловскида «Кан тавышы» исемендә хикәяләр китабы басылып чыга.
1935 елда, конкурс тотып, X. Госман Казан педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Институтны тәмамлап чыккач, бер ел Алабуга укытучылар институтында укыта, аннары, янә Казанга кайтып, Казан педагогия институтының Көнбатыш әдәбиятлары кафедрасында ассистент һәм М. Горький музеенда фәнни хезмәткәр булып эшли. Бу елларда яшь язучының тагы ике китабы — «Йосыф» исемле повесте һәм балалар өчен «Мин күккә күтәреләм» исемле хикәясе дөнья күрә.
1941 елның 13 июлендә Хатип Госман фронтка китә. Ул башта артиллерия полкы штабында, укчы дивизия газетасында, аннары Төньяк-Көнбатыш фронтының «Ватан өчен» газетасы редакциясендә хәрби корреспондент булып, ә 1944 елның сентябреннән Икенче Белоруссия фронты гаскәрләре составына кергән Беренче гвардияче инженер-сапер штурм бригадасында офицер булып хезмәт итә. Аңа күп кенә сугышчан операцияләрдә катнашырга туры килә. Шушы ук чорда, 1945 елның январенда, ул КПСС сафларына член итеп алына. Сугышны Германиянең Мекленбург өлкәсендәге Гюстрев шәһәрендә тәмамлый.
X. Госман, сугыш елларында да әдәби иҗат эшен ташламый: совет кешеләренең фашизмга каршы көрәштәге батырлыкларын сурәтләгән «Ут сызыгында» (1945), «Ялкынлы йөрәк» (1943) кебек проза әсәрләрен яза. 1946 елның апрелендә X. Госман Казанга кайта һәм шул ук елның көзеннән Казан педагогия институтының Көнбатыш әдәбиятлары кафедрасында өлкән укытучы булып эшли башлый. 1951 елның мартында «Һади Такташның эстетик идеяләре» дигән темага диссертация яклап, филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми исем ала. Шул ук елны аны Казан университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы белән җитәкчелек итәргә чакыралар. Кафедра мөдире булып торган чорында (1951—1975) ул университетта татар теле һәм әдәбиятын укытуны фәнни нигезгә салу, бу өлкәдә гыйльми кадрлар булдыру һәм тәрбияләү, укыту программалары төзү, дәреслекләр, методик кулланмалар язу буенча күптөрле оештыру эшләре башкара.
Бу елларда ул үзе дә татар әдәбияты тарихының мөһим чорларын яисә аерым мәсьәләләрен тикшерүгә багышланган гыйльми хезмәтләр яза. Аның «Такташ поэзиясе», «Бөек Октябрь революциясе һәм гражданнар сугышы чорында татар поэзиясе», «Егерменче елларда татар поэзиясе», «Олы юлга чыкканда», «Шигырь төзелеше», «Шигърият гомере» кебек китаплары поэзиябезнең үсеш юлын һәм эчке хасиятләрен тикшерүдә күренекле урынны алып тора. 1962 елда ул «Социалистик революция һәм татар поэзиясе» исемле монографик хезмәте нигезендә филология фәннәре докторлыгына диссертация яклый, ә 1964 елда аңа профессор исеме бирелә. X. Госманның борынгы татар-төрки әдәби ядкарьләрен өйрәнү һәм матбугатка әзерләү буенча башкарган хезмәтләре дә аерым игътибарга лаек. Татар әдәбияты тарихына материаллар» (1967), «Китабе Гөлистан бит-төрки» (1979), «Борынгы төрки һәм татар әдәбиятының чыганаклары» П981) —әнә шундыйлардан.
1968 елдан Хатип Госман Татарстанның атказанган фән эшлеклесе дигән мактаулы исем йөртә. Университетта эшләгән чорда ул Казан шәһәренең Яяхитов район советына депутат итеп сайлана, Татарстан Язучылар союзы идарәсе члены, 1971—1974 елларда СССР Югары Аттестация комиссиясе члены була, СССР Язучыларының IV съездында делегат булып катнаша. Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары һәм тыныч тормыш чорындагы әдәби-гыйльми хезмәтләре өчен ул Кызыл Йолдыз, «Почет Билгесе» орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә.
X. Госман— 1939 елдан СССР Язучылар союзы члены.

БИБЛИОГРАФИЯ

Кырлар лирикасы: [Шигырьләр].—Казан: Татиздат, 1931.—36 б. 3000.
Кан тавышы: Хикәя.—Мәскәү — Свердловен: Урал өлкә дәүләт нәшр.,— 1933.—79 б. 3000.
Йосыф: Хикәя.—Казан: Татгосиздат, 1937.—147 б. 5115.
Мин күккә күтәреләм: [Хикәя].—Казан: Татгосиздат, 1937.—42 6.5000.
Шул ук.— Казан: Татгосиздат, 1949.—32 б. 5000. Ялкынлы йөрәк: Повесть.—Казан: Татгосиздат, 1943.—136 б. 5000.
Ут сызыгында: [Җыентык].—Казан: Татгосиздат, 1945.—71 б. 5185.
Такташ поэзиясе.—Казан: Татгосиздат, 1953.—143 б., портр. 3000.
Бөек Октябрь революциясе һәм гражданнар сугышы чорында татар поэзиясе—Казан: Казан ун-ты нәшр., 1960.—182 б. 2000.
Татар шигыре: Специаль курс программасы.—Казан, 1962.—13 б. 1000.
Егерменче елларда татар поэзиясе.— Казан: Казан ун-ты нәшр., 1964.— 397 б. 800.—Библиогр.: 376—396 б.
Татар шигыре: (Тарихи күзәтү).—Казан: Таткитнәшр., 1964.—156 б. 4000.
Татар әдәбияты тарихыннан студентларның практик дәресләре өчен уку материалы.—Казан: Казан ун-ты нәшр., 1967.—100 б. 300.—3. Максудова белән бергә язылган.
Шигырь төзелеше.— Казан: Таткитнәшр., 1975.— 132 б. 1 500. Рец.: Тәрҗеманов Җ. Шигърият һәм ЭВМ.—Казан утлары, 1976, № 9, 176—178 б.
Шигърият гомере.— Казан: Таткитнәшр., 1978.—208 б. 2000. Рец.: X и с а м о в Н. Яңарыш чишмәләре.— Казан утлары, 1979, № 10, 170—171 б.
Әдәбият теориясе: Әдәби әсәр: Урта мәктәпләрнең тел-әдәбият укытучылары, студентлар һәм югары класс укучылары өчен кулланма./Проф. И. 3. Нуруллин ред.—Казан: Таткитнәшр., 1980.—144 б. 2500.—3. Мәҗитов белән бергә язылган.
Олы юлга чыкканда.— Казан: Таткитнәшр., 1982.— 256 б. 3000. О современной татарской литературе.— Казань: Таткнигоиздат, 1958.— 24 с. 3000.
Основные вопросы татарского стихосложения.— М.: Изд-во вост. лит., 1960.—7 с. XXV международный конгресс востоковедов. Докл. делегации СССР. 350.
Социалистическая революция и татарская поэзия: Автореф. дис. на со-иск. учен. степ. д-ра филол. наук.— Казань, 1962.—70 с. 150.—(Казан. гос. Ун-т).

Аның турында

Юзиев Н. Җаваплылык.—Кит.: Юзиев Н. Әдәбият хәзинәләре. Казан, 19Җ 153—170 б. Кашшаф Г. Хатип Госман.— Казан утлары, 1968, № 5, 131—133 б. Мәһдиев М. Яшь йөрәкле аксакал.—Ялкын, 1968, № 5, 24 б. Юзиев Н. Олы җанлы педагог-галим.—Сов. мәктәбе, 1968, № 6, -61 б. Юзиев Н. һәм Халит Г. Күренекле галим, язучы, педагог.—Соц. Татарстан, 1968, 21 май. Ягъфәров Р. Кайнар йөрәкле галим.—Казан утлары, 1978, №5, Маннурова М. Шау чәчәктә иҗат бакчасы.— Татарстан яшьләре, 1978, 20 май. Нуруллин И. Ученый с сердцем поэта.—Комсомолец Татарии, 1968, 24 мая. Рафиков М. Поэт в науке: К 60-летию X. Усманова.—Сов. Татария, 1968, 21 мая.

©"Совет Татарстаны язучылары, 1986



© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013