Бүген Әдипләр: Марат Гомәров
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Марат Гомәров


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Риф Габбасов
Рәмзия Габбасова
Илдар Габидуллин
Фәния Габидуллина
Гафиулла Газиз
Дания Гайнетдинова
Хәлим Гайнуллин
Варис Гали
Гомәр Гали
Муса Гали
Мөшәррәф Галиев
Розалия Галиева
Айнур Галимов
Шамил ГАЛИМОВ
Ләйсән Галимова
Нурлан Ганиев
Нурулла Гаптуллин
Гөлүзә ГАРИПОВА
Хәмидә Гарипова
Рәшит Гариф
Гамир ГAРИФУЛЛИН
Резидә Гасыймова
Имәгыйль Гаспралы
Римма ГАТИНА
Атлас ГАФИЯТОВ
Гөлчрә Гафурова
Рәкыйп Гаффар
Ренат Гаффар
Рәшит Гаязетдин
Динар Гаязов
Нәфис Гәрәйшин
Данис Гәрәев
Мәгъсум Гәрәев
Айзирәк ГӘРӘЕВА
Гөлфия Гәрәева
Лилия Гәрәева
Лилия Гилдиева
Ләйсән Гобәйдуллина
Абдулла Гомәр
Кадыйр Гомәров
Марат Гомәров
Рафис Гыйззәтуллин
Гүзәл Гыйззәтуллина
Люция Гыйззәтуллина
Өлфәт ГЫЙЛАЕВ
Марат Гомәров
Гомәров Марат Шакир улы 1971 елның 15 мартында Татарстанның Чирмешән районы Амур авылында туа. 1993 - Казан дәүләт университетында татар теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлеге ала. 1993-1997 - Чирмешән районының Иске Үтәмеш средней урта мәктәбендә тарих һәм татар теле укыта. 1997-2005 - "Черемшан" телерадиокомпаниясендә корреспондент, директор урынбасары. 2005-2007 - "Черемшан" телерадиокомпаниясе директоры. 2008 - "ТАТМЕДИА" филиалы "Черемшан" телерадиокомпаниясе директоры. Өйләнгән, кызы бар.
Быел Чирмешән районының Чумачка авылында ачылган мәчеттә 40лап кеше катнашында тәүге тапкыр Ураза гаете намазы укылды. Бәйрәм көнендә, районыбызның башка авылларындагы кебек, мондагы дин йорты да халык белән тулы булган.
Шундый кечкенә авыл һәм поселокларда да, шөкер, дини йолаларыбызны шартына туры китереп башкарганнар. Кызыл Чишмәдә, әйтик, гает намазында егермеләп кеше катнашкан.
Бәйрәмгә читтән кайтучылар күп булды. Имамыбыз Нәбиулла абый вафат булганлыктан, намазны аның Түбән Камада яшәүче улы Әкъдәс алып барды. Ә болай авылда бабайларыбыз бер-ике генә, - ди шушы авыл кешесе Миләүшә Гайниева.
Тукай поселогында исә гаеткә кадәр ике көн алдан зират өсләрен җыештырганнар.
-Авылдашларга Аллаһының рәхмәте яусын, өмәгә дә бик күп кеше кайтты. Болай ук булганы юк иде. Сәдака бирүчеләргә дә рәхмәт. Ел буена мәчетне тоту өчен – утка, газга түләргә акча запасыбыз җитәрлек җыелды. Бәйрәм намазына егерме бишләп кеше килгән иде,- ди Тукай мәчете имамы Нургаяз хәзрәт Яруллин.
Бәркәтә мәчете имам-хатыйбы Мәүлет Гайнанов хәбәр итүенчә, изге Рамазан аенда бу авылда егерме йортта ифтар мәҗлесләре уздырганнар. Мондый табын мәчеттә дә көйләнгән. Ә гает намазына 120 чамасы кеше килгән.
- Райондагы имамнар белән аралашып торабыз. Быел изге Рамазан аенда халык башка еллар белән чагыштырганда, барча авылларда да, аерым актив булган, - ди Чирмешән мәчете имамы Хәбир хәзрәт Ханов. Бездәге гает намазында да 250 дин кардәшебез катнашты. Гадәттә бу сан 200-210 тирәсендә тирбәлә иде. Мәчет ашханәсендә уртача 120-130 кеше катнашында 22 ифтар табыны көйләдек. Санап карадык, мәчеткә бу көннәрдә 2 мең ярымлап дин кардәшебез булган. Бәйрәм көнендә мәчет ашханәсендә дә “таба исе“ чыгардык. Аш-суга оста апаларыбыз монда килгән һәр кешене кайнар коймак, чәй белән сыйладылар. Ә тоткан уразаларыбыз кабул булсын.
http://dumrt.ru/articles/society/society_7514.html

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013