Бүген Әдипләр: Кадыйр ГОМӘРОВ
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Кадыйр ГОМӘРОВ


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Риф Габбасов
Рәмзия Габбасова
Илдар Габидуллин
Фәния Габидуллина
Гафиулла Газиз
Дания Гайнетдинова
Хәлим Гайнуллин
Варис Гали
Гомәр Гали
Муса Гали
Мөшәррәф Галиев
Розалия Галиева
Айнур Галимов
Шамил ГАЛИМОВ
Ләйсән Галимова
Нурлан Ганиев
Нурулла Гаптуллин
Гөлүзә ГАРИПОВА
Хәмидә Гарипова
Рәшит Гариф
Гамир ГAРИФУЛЛИН
Резидә Гасыймова
Имәгыйль Гаспралы
Римма ГАТИНА
Атлас ГАФИЯТОВ
Гөлчрә Гафурова
Рәкыйп Гаффар
Ренат Гаффар
Рәшит Гаязетдин
Динар Гаязов
Нәфис Гәрәйшин
Данис Гәрәев
Мәгъсум Гәрәев
Айзирәк ГӘРӘЕВА
Гөлфия Гәрәева
Лилия Гәрәева
Лилия Гилдиева
Ләйсән Гобәйдуллина
Абдулла Гомәр
Кадыйр Гомәров
Марат Гомәров
Рафис Гыйззәтуллин
Гүзәл Гыйззәтуллина
Люция Гыйззәтуллина
Өлфәт ГЫЙЛАЕВ
Кадыйр Гомәров
"Безнең Чирмешән" ("Наш Черемшан") газетасы директоры Гомәров Кадыйр Шакир улы 1960 елның 1 мартында Татарстанның Чирмешән районы Әмир авылында туа. 1977 - "Ленин юлында" газетасына корреспондент булып эшкә керә. 1978-1980 - армиядә хезмәт итә. 1981 - хатлар, аннары авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире итеп билгеләнә. 1985 - Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген тәмамлый. 1985 - мөхәррир урынбасары. 1986-2008 - "Безнең Чирмешән" ("Наш Черемшан") газетасы редакторы. 2008 - "ТАТМЕДИА" агентлыгының "Безнең Чирмешән" ("Наш Черемшан") газетасы директоры. Өйләнгән, ике баласы бар.

Чирмешәндә төзелүче “Мөшбикә“ мәчетенә манаралар куелды

Чирмешәндә төзелүче икенче, Амур ягында яшәүчеләр зарыгып көтүче мәчеткә манаралар куйдылар. Әйе, әлеге дин йорты ике манаралы.
Районда ул инде егерме дүртенче, иң зур, иң матур мәчет булачак. Башка барлык татар авылларында да мәчетләр бар.
Ходай язса, киләсе елда Аллаһ йортына ай да куярбыз, - ди мәчетне төзетүче игелекле якташыбыз – Әмирдә туган, бүген Сургутта билгеле эшкуар Фазыйл Әгъләмов. Алар – Фазыйл һәм Миндар Әгъләмовлар – сүзләрендә тора белүче егетләр.
350 чамасы кешегә исәпләнгән, 12гә 20 метр зурлыгындагы, беренче катта – ирләр, икенче катта хатын-кызлар дини йолаларны үтәячәк, подвалында уку класслары, мәҗлесләр үткәрү залы булачак мәчетнең тәрәзәләрен ноябрь аенда ук куеп калдырмакчылар. Димәк, быелга планлаган эшләр үтәлә дигән сүз.
-Бу бина туган ягыбыз халкына бүләк, әниебез Мөшбикә истәлеге булсын дидек. Байлык бит бүген бар, иртәгә юк. Ә мәчет яхшылыкка өйрәтүче, иман иңдерүче изге урын, - ди быел 60 яшен тутырган Фазыйл Әгъзам улы.
Манараларның 16 метрлап өлешен кирпечтән өеп менгезгәннәр, инде аңа каркасы Сургутта ук ясап кайтарылган икенче өлешен куйдылар. Шул уңайдан үзенә күрә бәйрәм булды. Тарихи вакыйга бит. Бабайлар да, яшьләр дә күп килгән. Әлмәттән чакырылган зур кран ярдәмендә, манараларны җайлап кына тиешле урынга урнаштырдылар, беркетеп куйдылар. Монда миллиметрына кадәр төгәллек кирәк. Мәчет төзүчеләр бу яктан оста, барын да шартына китереп эшлиләр. Әйтик, стеналарны бик пөхтә, матур иттереп өйгән, төзелештә катнашкан Түбән Чегодай һәм Лашман егетләренә дәгъва белдерерлек түгел. Төзелеш материаллары да сыйфатлы, чыдам, заманча. Әйтик, түбәне резинасыман, төсле тиз уңмый торган кыйммәтле материал белән ябалар.
-Алла исәнлекләрен бирсен, район өчен, милләтебез өчен бик игелекле, гамәл башкаралар Фазыйл һәм Миндар Әгъләмовлар, - ди Чирмешән мәчете имамы Рамил Ибраһимов.
Район мөхтәсибе Минсәгыйрь хәзрәт Миншин әйтүенчә, мәчет төзетеп, бу егетләр башкаларга да матур үрнәк күрсәтәләр.
Элеккеге аэропорт урынында, мәчет янәшәсендә дистәләрчә гаилә яңа йорт төзергә керешкән, инде түбәлеләре дә күп.
... Ераккарак киткәч ничектер тагын да якынрак кебек күренүче, манаралары 30 метр чамасы күккә ашкан, Чирмешәнннең көньягы халкына хезмәт итәчәк мәчетнең Ходай ярдәме белән ае да куелыр, эчке эшләре дә үтәлер. Төзетүчеләре, төзүчеләре исән булсын!
Кадыйр ГОМӘРОВ
nashcheremshan.ru

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013