Бүген Әдипләр: Адулла Гомәр
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Адулла Гомәр


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Риф Габбасов
Рәмзия Габбасова
Илдар Габидуллин
Фәния Габидуллина
Гафиулла Газиз
Дания Гайнетдинова
Хәлим Гайнуллин
Варис Гали
Гомәр Гали
Муса Гали
Мөшәррәф Галиев
Розалия Галиева
Айнур Галимов
Шамил ГАЛИМОВ
Ләйсән Галимова
Нурлан Ганиев
Нурулла Гаптуллин
Гөлүзә ГАРИПОВА
Хәмидә Гарипова
Рәшит Гариф
Гамир ГAРИФУЛЛИН
Резидә Гасыймова
Имәгыйль Гаспралы
Римма ГАТИНА
Атлас ГАФИЯТОВ
Гөлчрә Гафурова
Рәкыйп Гаффар
Ренат Гаффар
Рәшит Гаязетдин
Динар Гаязов
Нәфис Гәрәйшин
Данис Гәрәев
Мәгъсум Гәрәев
Айзирәк ГӘРӘЕВА
Гөлфия Гәрәева
Лилия Гәрәева
Лилия Гилдиева
Ләйсән Гобәйдуллина
Абдулла Гомәр
Кадыйр Гомәров
Марат Гомәров
Рафис Гыйззәтуллин
Гүзәл Гыйззәтуллина
Люция Гыйззәтуллина
Өлфәт ГЫЙЛАЕВ
Адулла Гомәр

(1906-1974)

Тәрҗемәче, журналист Адулла Гомәр (Габдулла Закир улы Гомәров) 1906 елның 15 июнендә Оренбург шәһәрендә туа. Шунда рус мәктәбендә җиде класс тәмамлагач, 1925 елда Казанга килә һәм В И. Ульянов-Ленин исемендәге университетның башта хәзерлек бүлегендә, аннары физика-математика факультетында укый. Икенче курсны тәмамлаганнан соң, укуын ташларга мәҗбүр булып, журналистлык эшенә күчә: 1928 елдан алып 1942 елга кадәр берөзлексез Татарстан язучыларының әдәби журналлары «Яңалиф» һәм «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») редакцияләрендә башта әдәби хезмәткәр, соңыннан җаваплы секретарь булып эшли. 1942-954 елларда А. Гомәр Татарстан китап нәшриятында матур әдәбият редакциясе мөдиое 1954—1963 елларда «Совет әдәбияты» журналының баш редакторы һәм Татарстан Язучылар союзының әдәби консультанты хезмәтендә була Ул 1945 елдан бирле КПСС члены иде. Абдулла Гомәрнең иҗади мирасы башлыча әдәби тәрҗемә өлкәсенә карый. Тәрҗемә эше белән ул 1928 елда шөгыльләнә башлый. Шуннан бирле аның тәрҗемәсендә аерым китап булып ике дистәдән артык әдәои әо басылып чыга. Алар арасында Л. Толстой, А. Толстой, А. Барбюс, Н. Вирта, Л. Никулин хикәяләре, Я. Гашекның «Бравый солдат Швейк» («Егет солдат Швейк», кыскартылган вариант, 1932) романы, Д. Фурма-новның «Мятеж» («Фетнә», 1934), П. Павленконың «Баррикады» («Баррикадалар», 1935), А. Голубеваның «Мальчик из Уржума» («Уржум малае», 1939), П. Гавриловның «Луганские парни» («Луганск егетләре», 1941), д\. Шолоховның «Они сражались за Родину» («Алар Ватан өчен сугыштылар», 1946), А. Фадеевның «Молодая гвардия» («Яшь гвардия». Г. Әпсәләме белән уртак тәрҗемә, 1950), А. Рыбаковның «Водители» («Машина йөртүчеләр», 1953), Л. Лагинның «Старик Хоттабыч» («Хоттабыч карт», 1954), Д. Мамин-Сибирякның «Золото» («Алтын», 1956), Э. Войничның «Овод» («Кигәвен», 1957) кебек төрле ил һәм төрле чор язучыларының күренекле әсәрләре бар. Әдәби тәрҗемә өлкәсендәге хезмәтләре өчен 1941 елда аны СССР Язучылар союзына кабул итәләр. Илленче-алтмышынчы елларда А. Гомәрнең көндәлек матбугатта тәрҗемә әсәрләргә рецензияләре һәм әдәби процесска караган тәнкыйть мәкаләләре дә еш басыла. Абдулла Гомәр 1974 елның 7 июлендә Казанда вафат була. БИБЛИОГРАФИЯ Гашек Я. Егет солдат Швейк /А. Гомәр тәрҗ. Казан: Татиздат, 1932.—201 б. 5000. Бравый солдат Швейк. Фурманов Д. Мятеж. /А. Гомәр тәрҗ.— Казан: Татгосиздат, 1934.— 224 б. 5000. Павленко П. Баррикадалар /А. Гомәр тәрҗ. — Казан: Татгосиздат., 1935. —265 б. 5000. Баррикады. Вирта Н. Чит ил кызы: Хикәя /А. Гомәр тәрҗ. — Казан: Татгосиздат, 1938. — 20 б. 10 000. Иностранка: Рассказ. ГолубеваА. Г. Уржум малае: С. М. Кировның бала һәм яшүсмер чагы турында повесть /А. Гомәр тәрҗ. — Казан: Татгосиздат, 1939. — 251 б. 10 000. Мальчик из Уржума. Шул ук.—2-басма. Казан: Татгосиздат, 1948.—256 б. 5165. То же. Шул ук.—Төз. 3-басма.—Казан: Татгосиздат, 1953.— 207 б. 5000. То же. Р а м о н Д. Майор Рамон Диестро хикәяләре /А. Гомәр тәрҗ. — Казан: Татгосиздат, 1939.— 95 б. 5150. Рассказы майора Рамона Диестро. Гаврилов П. Луганск егетләре /А. Гомәр тәрҗ. — Казан: Татгосиздат, 1941. —300 б. 3070. Парни из Луганска. Тихонов Н. Немецлар турында. — Казан: Татгосиздат, 1944.— 22 б. 10 000. О немцах. Шолохов М. Нәфрәт гыйльме /А. Гомәр тәрҗ. — Казан: Татгосиздат, 1942. —36 б. 5070. Наука ненависти. Караваева А. Корыч коючылар: (Әсәрдән өзек) /А. Гомәр тәрҗ.— Казан: Татгосиздат, 1945. — 56 б. 10 185. Сталевары. Шолохов М. Алар Ватан өчен сугыштылар: Романнан главалар /А. Гомәр тәрҗ. — Казан: Татгосиздат, 1946.— 96 б. 10 195. Они сражались за Родину: Главы из романа. Яковлев А. Тормыш хикәяләре /А. Гомәр тәрҗ.— Казан: Татгосиздат, 1947.—107 б. 10 165. Рассказы жизни. Островский А. Н. Урман: Комедия /Ф. Зәйни һәм А. Гомәр тәрҗ.— Казан: Татгосиздат, 1948.—116 б. 5 165. Лее: Комедия. Яковлев А. Конструктор хикәяләре /А. Гомәр тәрҗ.—Казан: Тат-госиздат, 1952.—100 б. 5037. Рассказы конструктора.


Совет Татарстаны язучылары, 1986 .

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013