Бүген Әдипләр: Гөлүсә Кашапова
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Гөлүсә Кашапова


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Ринат Кадыйров
Резеда Кадыйрова
Алсу Казанбаева-Хөсәенова
Рүзия Камаева
Әгъзам Камал
Гази Камал
Тәүфикъ Камалиев
Зөһрә КАМАЛИЕВА
Нариман Камалов
Габделҗәббар Кандалый
Әбелмәних Каргалый
Әнәс Кари
Наил Касыймов
Хатип Касыймов
Илназ Кашапов
Гөлүсә Кашапова
Нәкыйп Каштанов
Мөхәррәм Каюмов
Илгиз Кәлимуллин
Рәис Кәлимуллин
Айсылу Кәлимуллина
Фатих Кәрим
Ярлы Кәрим
Ярулла Кәрим
Габделхак Кәримов
Марат Кәримов
Алинә Кәримова
Ралия Кәримова
Тәслимә Кәримова
Фәния Кәримова
Фирдәүсә Кәримова
Әсхәр Кәшфуллин
Шаһвәли Келәүле
Ягкуб КИЗЛӘВИ
Роза Кожевникова-Баубекова
Мәүлә Колый
Асия Корбангалиева
Гөлнур Корбанова
Кашшаф Кормашев
Әхмәт Кормаши
Котб
Мансур Крыймов
Сәйфи Кудаш
Хөсам Кятиб

Гөлүсә Мирсәет кызы Кашапова (Җәләлова) 1963 елның 9 гыйнварында Чирмешән районы Әмир авылында дөньяга килгән. Әмир авылында - башлангыч, Лашманда урта мәктәпне тәмамлагач, укуын Бөгелмәдә дәвам итә.
Эшкә Апаc районына билгеләнә. Хәзер дә шунда яши. 1988 елның 25 ноябрендә апасы Фәйрүзә кинәт кенә үлеп киткәннән соң, зур тетрәнү кичерә. Бәетләр, шигырьләр яза башлый. 2008 елда «Шигырьләрем -йөрәк авазы» дигән китабы басылып чыга.

Күккә ашсам...

Җир белән күк арасында йөреп, 
Ашармын мин беркөн күкләргә. 
Көтмәгәндә күккә иңүләрем 
Гаҗәп булыр шунда күпләргә.

Күктән генә сезне күзәтермен, 
Яңгыр булып шаулап явармын, 
Күз алдымнан әгәр югалсагыз -
Яшен булып яшьнәп табармын.

Чәчәк булып җирдә үсәрмен мин, 
Шаярырмын шаян җил булып, 
Назларымны сезгә җибәрермен, 
Кояш булып, җылы нур булып.

Язлар җиткәч

Ямьле язлар җитте инде кабат, 
Кошлар кайтты туган якларга. 
Язгы җылы, йомшак җилләр 
Сагындыра шундый чакларда.

Яз килгәндер туган авылыма да, 
Шомыртлары чәчәк аткандыр, 
Әти ясап куйган ояларга 
Сыерчыклар инде кайткандыр.

Алмагачлар шау чәчәккә төренеп 
Утырадыр хуш ис таратып, 
Әти-әни оныкларын сөядер, 
Балам диеп, назлап-яратып.

Әрәмәләр, беләм, яшеллектә, 
Чирәм шыткан инде урамда, 
Авылымны бик сагынган чакта -
Кайтып киләм шулай хыялда.

Илһам чишмәләре. Казан, "Рухият" нәшрияте, 2013.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013...