Бүген Әдипләр: Гөлназ Хәкимова
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Гөлназ Хәкимова


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Сәлим Мирза Хазбиевич
Хәкимҗан Халиков
Миләүшә Халикова
Рим Халитов
Ленар Хамматов
Зөлфия Ханова
Ренат Харис
Кәүсәрия Харрасова
Харәзми
Индира Хафазетдинова
Габбас Хафизов
ЛИНАР ХАФИЗОВ
Марс Хафизов
Нәфисә Хәбибдиярова
Венера Хәбибрахманова
Фәридә Хәбибрахманова
Әхәт Хәбибуллин
Камбәр Хәбибуллин
Мизхәт Хәбибуллин
Рафис Хәбибуллин
Альмира Хәбибуллина
Рүзилә Хәбибуллина
Фәйрүзә Хәбибуллина
Әбри Хәбриев
Әсгать Хәеркәев
Фәйрүзә ХӘЙДӘРОВА
Рәшит Хәйретдинов
Сания Хәйретдинова
Гокәшә Хәйруллин
Данис Хәйруллин
Динар Хәйруллин
Исхак Хәйруллин
Айдар Хәлиуллин
Вәсимә Хәйруллина
Мәдинә Хәйруллина
Сибгат Хәким
Гөлназ Хәкимова
Гөлнара Хәкимова
Зәбир Хәлимов
Роза Хәлиуллина
Фирая Хәлиуллина
Флүрә Хәмидуллина
Дөлфәт Хәрби
Гыйззәтулла Хәсәнов
Рим Хәсәнов
Асия Хәсәнова
Рәхим Хисаметдинов
Рафис Хисами
Алинә Хисамиева
Рифкать Хисмәт
Энҗе Хөсәенова
Илсур Хөснетдинов
Хәниф Хөснуллин
Наилә Хөрмәтова
Мәгъмүрә Хөрмәтуллина
Мәхмүт Хөсәен
Әзилә Хөснетдинова
Минзифа Хөснетдинова
Алсу Хөснуллина
Гали Хуҗи

Гөлназ Җәдит кызы Хәкимова 1979 елда Лениногорск районы Мөэмин-Каратай авылында туган. 2001 елда Алабуга дәүләт педагогика университетының татар теле һәм әдәбияты, чит телләр бүлеген тәмамлый. Хәзерге вакытта Лениногорск шәһәренең 6 нчы урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыта. Әдәби иҗат белән шөгыльләнә, шигырьләр яза. Алар еш кына район газетасында басылалар, ә 2007 елда «Иделем акчарлагы» (яшь язучылар бәйгесе), «Яшьләр авазы» җыентыкларында да дөнья күргән.

Тукай рухы

Балачакта әкиятләре белән 
Кереп калды Тукай күңелгә. 
«Шүрәлесе», «Су анасы» гүя 
Колагымда чыңлый бүген дә. 

- Тукай теле - туган телең,- диеп, 
Газиз әнием мине үстерде. 
Тукай шигырьләре белән рухланып, 
Күңелемә илһам, көч иңде. 

Урыс Пушкиннарны күккә чөйсә, 
Габдулла Тукай - безнең горурлык. 
Аның гыйбрәтле шигъри юллары 
Йөрәгемдә уелып торырлык. 

Өмет булыр иң яшь буынга, 
Тукай рухын алар сакласа. 
Милләт үлмәс, туган тел яшәр, 
Янәшәдән Тукай атласа.

***
Тормыш йомгагының инде 
Байтак җебе сүтелде. 
Җүләр чаклар хәзер артта калды, 
Күпме гомер инде үтелде. 

Тормыш йомгагы, тәгәри-тәгәри, 
Алып керде кабат язларга. 
Өмет булсын җанда, ә кайгылар 
Агып китсен язгы суларда. 

Язлар миңа илһам алып килә, 
Дәртләндерә күңлем кылларын. 
Йөрәгемдә яз сулышын тоеп, 
Үтсәм иде гомер юлларын.

***
Язмышыма бер дә үпкәләмим, 
Пар канатлы итте яшьлектә. 
Якыннарым янәшәдә булса, 
Кызыкмыйм мин алтын-көмешкә. 

Янәшәмнән атлый минем белән 
Өлешемә тигән көмешем. 
Ике улым үсә лачын кебек, 
Киләчәккә зурдан өметем. 

Язмышыма бер дә үпкәләмим, 
Әти-әни минем янымда. 
Яшисе дә, янасы да килә, 
Яшәү дәрте кабызып җанымда. 

Бәхет читләшмәсен безнең өйдән, 
Хәсрәт атламасын ишектән. 
Ходай якыннардан аермасын, 
Өмет итмим күпне - шул җиткән.

Рәхмәт, әни!

Әниемнең изге җаныннан мин 
Өзелеп төшкән бер баламын. 
Әниләрнең чиксез мәхәббәтен 
Үзем ана булгач аңладым. 

Бала тибрәткәндә төннәрен, 
Күз алдыма килә әнием. 
Ул да шулай бәхет тели-тели 
Үстергән бит мине - нәниен. 

«Әннә» диеп телем ачылганны 
Түземсезлек белән көткәндер, 
«Балам, бәгърем», - диеп яши-яши, 
Гомерләре сызылып үткәндер. 

Аяз күкне бүген күрәм икән, 
Сөенәм икән кояш нурына, 
Әниемә һәрчак бурычлымын -
Чыгарганга тормыш юлына.

Илһам чишмәләре. Казан, "Рухият" нәшрияте, 2013.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013