Бүген Әдипләр: Гөлнара Әюпова
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Гөлнара Әюпова


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Мидхәт Әбделмәнов
Зәйтүнә Әбрарова
Рәхимкол бине Әбүбәкер
Мөдәррис Әгъләм
Гарәфи Әгъләмҗан
Рәйхан Әлмөхәммәтов
Дәмниха Әлмөхәммәтова
Мөхәммәд Әмин
Нәҗибә Әминева
Әхтәм Әминов
Лиана Әмирханова
Альбина Әпсәләмова
Мөхәммәтҗан Әтнәви
Рәфыйк Әхмәдиев
Рүзәл Әхмәдиев
Кәшифә Әхмәдиева
Белла Әхмәдуллина
Гөлнур Әхмәдуллина-Архипова
Рушания Әхмәдуллина
Әхмәтбик
Мөхәммәт Әхмәтгалиев
Сәгыйть Әхмәтҗан
Мөҗәһит Әхмәтҗанов
Роберт Әхмәтҗанов
Рәшит Әхмәтҗанов
Рәшит Әхмәтҗанов-II
Наил Әхмәтҗанов
Адилә Әхмәтҗанова
Сания Әхмәтҗанова
Зөфәр Әхмәтов
Таһир ӘХМӘТСАФИН
Илдар Әхсәнов
Җәмилә Әхтәмова
Идият Әширов
Харрас Әюп
Булат Әюпов
Дамир Әюпов
Гөлнара Әюпова

Гөлнара Мияссәр кызы Әюпова 1971 елның 9 ноябрендә Кама-Исмәгыйль авылында дөньяга килгән. Башлангыч белемне туган авылында, урта белемне Әлмәттәге 1 нче мәктәптә алып, Бөгелмә медицина училищесына укырга керә. Аны тәмамлагач, 1991 елдан бирле Әлмәт балалар тудыру йортында акушерка булып эшли.
Укучы-тамашачыга күпсанлы җырлары аша таныш. Аның сүзләренә язылган «Күптән инде», «Дускаем», «Тәрәзәмне боз каплады», «Каеннарга нигә уеп яздың?», «Гомерлеккә булсын сөюләрең», «Мин бәхетле син булганда», «Җавапсыз мәхәббәт», «Туган көнең, әти», «Печәнөсте», «Иңнәреңдә, әнкәй, көянтәң», «Миндәй сине беркем яратмый» һәм башка шундый җырларны Рөстәм Закиэов, Зөфәр Хәйретдинов, Гөлнара Тимерҗанова, Эльмира Хамматова, Булат Нигъмәтуллин кебек популяр артистлар үз репертуарларына керткән. «Кызыл каурыйлар» әдәби берләшмә әгъзасы.
***
Бу юллардан инде ничә узам, 
Йөз, мең төрле уйлар баштан узган. 
Чынга ашмас хыялларым кебек 
Юл читенә яткан соры тузан.

Күтәрелә күккә бөтерелеп 
Җилләр искән саен шул тузан.
Әйт, ни файда күккә күтәрелеп, 
Шул ук тузан җиргә ятудан...

***
Аңлый алмыйм кайчак үземне, 
Әллә инде артык хыялый. 
Көз җиттеме, минем күңелемә 
Никтер сагыш кереп оялый.

Көз аенда әллә тугангамы, 
Күңелем дә көзгә охшаган. 
Агачларын койган яфраклардай, 
Мин һаман да язга ышанам...

***
Ап-ак кәгазь бите ниләр күрми... 
...Шагыйрь нидер яза, чуарлый. 
Язганнарын укып, авыр сулап, 
Ачуыннан ерта, йомарлый.

Ак кәгазьдән гүя үчен ала, 
Ә гаепсез кәгазь нишләсен?! 
Яралганда ак хыялы аның 
Бизәү иде китап киштәсен.

...Йомарлый да, чүпкә ата шагыйрь, 
Туплый алмый әйтер фикерен.
Түзә кәгазь шагыйрь каләменә, 
Сабыр гына көтә хөкемен...

...Биләп алды шатлык шагыйрь йөзен. 
Җиренә җитте кебек шигыре! 
Көнләп куйды шул шигырьле биттән 
Йомарланган кәгазь өеме.

Илһам чишмәләре. Казан, "Рухият" нәшрияте, 2013.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013