Бүген Әдипләр: Лилия Голымова
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Лилия Голымова


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Рәхимә Габделганиева
Язилә Габделхакова
Габдессәлам
Мескен Габди
Айгөл Габдрахманова
Ландыш Габдрахманова
Фәрит Габдерәхим
Мөхәммәтшәриф Габдерәшит улы
Бәшир бине Габдулла
Гиз-эл Габид
Әзһәр Габиди
Әхмәт Гадел
Ришат Газиз
Мәхмүт Газизов
Рафаил Газизов
Лилия Газизова
Мидхәт Газыймов
Римма Гайнанова
Хәйдәр Гайнетдинов (Хәйдәр)
Мөслимә Гайнетдинова
Әхәт Гайнуллин
Нур Гайсин
Сөмбел Гайфетдинова
Миңнеруй Гайфуллина
Кол Гали
Фәридә Галиәхмәтова
Вахит Галиев
Габдулла Галиев
Фаварис Галиев
Шәүкәт Галиев
Атлас Галимов
Габделхак Галимов
Нәкыйп Галимов
Әдилә Галимова
Гөлнур Галимова
Рәмзия Галимова
Шаһидә Галимова
Зилә Галиуллина
Инзилә Галиуллина
Гүзәлия Галләмова
Язилә Галләмова
Рафис Гаптелганиев
Фарида Гарипова
Фәүзия Гарипова
Гарифбәк
Зәкия Гарифуллина
Рәсимә Гарифуллина
Сания Гарифуллина
Макс Гатау
Галяэтдин ибне Гатаулла
Раил Гатауллин
Рәшит Гатауллин
Салават Гатауллин
Гөлназ Гатауллина
Рүзилә Гатауллина
Рәдиф Гаташ
Кадрия Гатина
Флера Гатина
Нурислам Гафиятов
Гөлзилә ГАФУРОВА
Гафифә Гаффарова
Мансур Гаяз
Илзия Гаязова
Әнвәр Гәрәев
Ләйсән Гәрәева
Миләүшә Гәрәева
Резеда Гәрәева
Сәлисә Гәрәева
Халисә ГӘРӘЕВА
Йосыф Гәрәй
Рәшит Гәрәй
Шамил Гәрәй
Резеда Гобәева
Илдус ГОБӘЙ
Даут Гобәйди
Гөлсирин Гобәйдуллина
Лилия Голымова
Заһирә Гомәрова
ГӨЛЧӘЧӘК
Флүзә Григорьева
Лилия Гыйбадуллина
Вафирә ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА
Флера Гыйззәтуллина
Илдус Гыйләҗев
Наил Гыйләҗев
Рушания Гыйләҗева
Фирдания Гыйльфан
Расиха Гыйльфанова
Филизә Гыйльфанова
Тәбрис Гыймалетдинов
Рәис Гыймадиев
Лилия Гиматдинова
Зөлфия Гыйниятова
Гөлфия Гыйниятуллина

Лилия Җәмил кызы Голымова 1968 елның 28 октябрендә Сарман районы Куҗак авылында туган, Иске Минзәләбаш урта мәктәбен «биш»легә генә тәмамлаган. Комсомол юлламасы белән «Корыч кул» колхозында тракторчы булып эшләгән. Яхшы эшләгән өчен, үзенә яңа Т-40 тракторы да алып биргәннәр. Аннары ул Чаллы политехника институтын тәмамлый, КамАЗ заводында мастер, инженер-автомобилист булып эшли. 1999 елдан хәрбиләштерелгән янгын сүндерүчеләр частенда инструктор, инженер. МЧС майоры. Төрле темага мәкаләләр, шигырьләр яза. Язганнары «Сарман», «Нефтяник Джалиля» газеталарында басыла. Шигырьләре «Чаткылардан кабынган ялкын» җыентыгында да дөнья күрде. Өстәвенә ул баянчы да, җырчы да.

Кирәк!

Кемгә нәрсә җитми, шуны эзли -
Наз күрмәгән җанга наз кирәк. 
Бәхетсезгә - бәхет, көйсезгә - көй, 
Бөреләргә җылы яз кирәк.

Юлчыларга - ышанычлы юлдаш, 
Тиңсезләргә бик тә тиң кирәк. 
Айны, йолдызларны күрер өчен, 
Көн артыннан килгән төн кирәк.

Күңелләрне канатландырырга 
Җилкендерә белгән дус кирәк. 
Урманнарга керсәң, куакларда 
Сайрап каршы алган кош кирәк.

Хәтәрсезгә көн дә хәтер кирәк, 
Аңлашырга туган тел кирәк. 
Гомер буе әти-әни кирәк, 
Сөйгән ярың, туган ил кирәк.

Яшәү мәгънәсе

Яшәүнең мәгънәсе нидә? 
Шул сорау борчый һаман. 
Йокысыз үткән төннәрнең 
Шәмнәре булып янам.

Берәү әйткән, көрәштә, дип, 
Бардык аның артыннан, 
Офыкларның аръягында 
Гөлбакчалар бар сыман.

Берәү әйткән, яшәүдә, дип, 
Яши халык төрлечә. 
Кемнәр йөзә балда, майда, 
Кемдә кайгы берничә.

Яшәүнең мәгънәсе шунда: 
Тынгы белми һич йөрәк. 
Яшәү мәгънәсе - мәгънәсен 
Эзләүдә булса кирәк.

Булмый

Мәхәббәттә гөнаһ юк дип, 
Үзеңне аклап була, 
Бәлки, гөнаһсыз кабынган 
Хисеңне яклап була.

Әрнүдән торган җаныңны 
Беркемгә ачып булмый. 
Кешедән качып булса да, 
Үзеңнән качып булмый.

Илһам чишмәләре. Казан, "Рухият" нәшрияте, 2013.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013