Бүген Әдипләр: Гөлчәчәк Галиева
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Гөлчәчәк Галиева


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Алия Габделхакова
Рәмзия ГАБДЕЛХАКОВА
Альберт Гадел
Ибраһим Гази
Риза Газизов
Рәис ГАЙНЕТДИНОВ
Мөхәммәт Гайнуллин
Рәхим Гайсин
Васил Гайфуллин
Кадыйр Гали
Мәхмүд бине Гали
Мөхәммәт Гали
Әнәс Галиев
Әсрар Галиев
Габдулла Галиев
Гариф Галиев
Марсель Галиев
Фәйзи Галиев
Фәнәвил Галиев
Фәнзил Галиев
Гөлчәчәк Галиева
Гөлчәчәк Галиева
(1928-2014)
Язучы-прозаик, әдәби тәнкыйть мәкаләләре һәм публицистик язмалар авторы Гөлчәчәк Кәрим кызы Галиева (Яхина) 1928 елның 5 февралендә Татарстанның Арча районы Сеҗе авылында укытучы гаиләсендә туа. Үз авылларында җидееллык һәм Арча педагогия училищесында урта педагогик белем ала. Читтән торып укып, 1954 елда Казан дәүләт педагогия институтының тарих факультетын тәмамлый. 1946-1952 елларда туган авылы мәктәбенең башлангыч сыйныфларында укыта. Шул елларда авыл Советы депутаты, җәмәгать тәртибендә үзешчән сәнгать түгәрәге җитәкчесе һәм авыл яшьләренең комсомол оешмасы секретаре вазифаларын да башкара. 1952 елдан Г.Галиева Казанда төпләнеп яши. Әүвәл шәһәрнең 26 нчы һәм 89 нчы мәктәпләрендә пионер вожатые, 22 нче эшче яшьләр урта мәктәбендә тарих укытучысы булып эшли, 1963 елдан Идел буе районының 18 нче эшче яшьләр урта мәктәбендә унбиш ел директор хезмәтендә була.
Бала чактан әдәбиятка, туган телгә гашыйк Гөлчәчәк Галиева мәктәптә эшләгән елларында ук балаларга үзенең төп белгечлеге булган тарих фәненнән тирән белем бирү вазифасы белән генә канәгатьләнмичә, балалар күңелендә матур әдәбиятка, туган телгә мәхәббәт уяту юнәлешендә дә тырышлык күрсәтә. Тора-бара үзе дә кулына каләм алып, көндәлек матбугатта әдәби язмалары, бигрәк тә аерым әдәби әсәрләрнең идея-эстетик эчтәлегенә, теленә кагылышлы тәнкыйть мәкаләләре, рецензияләре белән катнаша башлый. Аның узган гасырның туксанынчы елларында һәм яңа гасыр башында дөнья күргән «Татар хикәясе ни хәлдә?», «Без белгән Бакый агамы?», «Сөяркә булу гөнаһмы?», «Язучы кем өчен яза?», «Каләм алдым кулыма», «Милләт каһарманы», «Чын сәнгать әсәре булсын», Рәфикъ Юныс иҗатына багышланган «Шагыйрь, публицист...» кебек иҗат портретлары һәм тәнкыйть мәкаләләре, аерым караш-фикерләре әдәби җәмәгатьчелекнең бер өлешендә кайнар бәхәсләр кузгату белән бергә авторның каләмдәше Фәнис Яруллин әйткәнчә, «Үткенлеге, төпле дәлилләргә бай булуы, кешенең кемлегенә карап тормыйча, бары тик әдәбиятыбыз үсешен генә кайгыртып язылуы белән кызыклы». Г.Галиева көндәлек матбугатта әледән-әле күренә килгән «Сөенечләр бүлештек», «Күп укыган — күп белгән», «Туган телнең ләззәте», «Буыннарның көмеш чылбыры», «Мәйдан тоткан егетләрдә өмет», «Ул былбылы иде милләтнең», «Мае беткән шәм шикелле», «Утларыгыз яктырак балкысын», «Сабада алган тәэсирләр», «Юксындырасың, бик тә юксындырасың, Гариф Бер-берсен яратышып кавышкан парның төрле тормыш сынауларына дучар ителгән мәхәббәт тарихын чын сәнгатьчә матур, бизәкле тел белән һәм психологик тирәнлектә тасвирлаган «Тулгак» повесте Гөлчәчәк Галиевага аеруча популярлык китерә. «Ел китабы — 2001» конкурсында II дәрәҗә Диплом белән бүләкләнгән бу әсәр буенча күп кенә җирләрдә — Арча, Апае, Балтач, Саба районнарында, Казан китапханәләрендә, гимназияләрдә, мәктәпләрдә һәм музейларда укучылар конференцияләре уза, матбугатта повестьның идея-фикер эчтәлеген, әдәби-сәнгати сыйфатларын анализлаган күпсанлы уңай мәкаләләр басыла.
2003 елда әдибәнең «Тулгак» әсәрен һәм бүгенге җәмгыятьтәге кешеләр арасында барган астыртын көрәшнең нигезендә акча, байлык, комсызлык ятуын һәм шуңа бәйле булган төрле бозыклык, әхлаксызлык күренешләрен фаш иткән «Өзелгән өмет» исемле яңа повестен, хикәяләрен, мәкаләләрен, истәлек язмаларын үз эченә алган икенче китабы басылып чыга.
Г.Галиева — 2001 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

"Газзәбану"
Тулгак: повесть. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. — 255 б. — 2000 д.
Өзелгән өмет: повестьлар, хикәяләр, мәкаләләр. — Казан: Идел-Пресс, 2003. —5356. —2000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

БакировМ. Авыртмас башка тимер таяк // Шәһри Казан. — 1997. — 20 июнь.
Галиуллин Т. Яла теле еланнан яман // Шәһри Казан. —-1997. — 12 сент.
ХисамовН. Мин дә укучы // Шәһри Казан. — 1998. — 30 гыйнв.
Галиуллин Т. Мин-минлек белән мин беләмлек бәласе // Шәһри Казан. — 1998. —3 апр.
Ихсанова Л. «Тулгак»ның тулганган дөньясы // Шәһри Казан. — 1995. —
Ф ә и з о в Р. «Тулгак» тоткан чакта // Мәдәни җомга. — 2000. — 27 окт.
ӘхмәтҗановаН. Ургылыпл ар чыкты бу чишмә // Шәһри Казан. — 2001. — 10 март. Әхмәтҗанов М. «Тулгак» китабына карата фикерләрем // Татар иле. —
Г а л и м у л л и н а Г. Нәрсә соң ул тормыш? // Шәһри Казан. — 2001. — 10 авг.
Хисмәтулла?. Сикереп ага кар суы... // Шәһри Казан. — 2002. — 4 гыинв.
Хәкимова С. һәркемнең үз аты // Мәдәни җомга. — 2003. — 28 март.
Болгарская Ф. Юк өметләр өзелмәсен иде шул! // Казан утлары. — 2003. —

© Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013