Бүген Әдипләр: Гокәшә Хәйруллин
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Гокәшә Хәйруллин


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Сәлим Мирза Хазбиевич
Хәкимҗан Халиков
Миләүшә Халикова
Рим Халитов
Ленар Хамматов
Зөлфия Ханова
Ренат Харис
Кәүсәрия Харрасова
Харәзми
Индира Хафазетдинова
Габбас Хафизов
ЛИНАР ХАФИЗОВ
Марс Хафизов
Нәфисә Хәбибдиярова
Венера Хәбибрахманова
Фәридә Хәбибрахманова
Әхәт Хәбибуллин
Камбәр Хәбибуллин
Мизхәт Хәбибуллин
Рафис Хәбибуллин
Альмира Хәбибуллина
Рүзилә Хәбибуллина
Фәйрүзә Хәбибуллина
Әбри Хәбриев
Әсгать Хәеркәев
Фәйрүзә ХӘЙДӘРОВА
Рәшит Хәйретдинов
Сания Хәйретдинова
Гокәшә Хәйруллин
Данис Хәйруллин
Динар Хәйруллин
Исхак Хәйруллин
Айдар Хәлиуллин
Вәсимә Хәйруллина
Мәдинә Хәйруллина
Сибгат Хәким
Гөлназ Хәкимова
Гөлнара Хәкимова
Зәбир Хәлимов
Роза Хәлиуллина
Фирая Хәлиуллина
Флүрә Хәмидуллина
Дөлфәт Хәрби
Гыйззәтулла Хәсәнов
Рим Хәсәнов
Асия Хәсәнова
Рәхим Хисаметдинов
Рафис Хисами
Алинә Хисамиева
Рифкать Хисмәт
Энҗе Хөсәенова
Илсур Хөснетдинов
Хәниф Хөснуллин
Наилә Хөрмәтова
Мәгъмүрә Хөрмәтуллина
Мәхмүт Хөсәен
Әзилә Хөснетдинова
Минзифа Хөснетдинова
Алсу Хөснуллина
Гали Хуҗи
Гокәшә Хәйруллин

Франция партизаны Гокәшә

Бервакыт язучы Шаһинур Мостафин миңа Казанда яшәүче легиончы, сугыш вакытында Франция эчке гаскәре капитаны булган, «Идел-Урал» легионы турында күп хәбәрдар, җәлилче Әмир абый Үтәшев белән танышырга тәкъдим ясады, адресын бирде, юлларын өйрәтте.

— Аның кушаматлары гына да бер тарих, — диде Шаһинур һәм: «Александр Николае», «Капитан Александр», «Чуваш», «Француз», «Алжирлы», — дип тезеп китте.

Мин барып кергәндә, Әмир абый хатыны белән бергә калын-калын альбомнар актарып утыра иде. Ул бер-ике ел элек Франциягә барып Югары Луара парламентында үзе партизанлык иткән җирләрне күреп кайткан икән. Аннан истәлекле фоторәсемнәр дә таба алган. Иң мөһиме — шушы департаменттагы дусты, Франция Каршылык хәрәкәте командующие Запальский белән дә очрашкан.

Менә француз хатын-кызлары, ир-атлары белән бергә җыелып төшкән рәсем. Араларында татар легиончылары да байтак. Әмир ага алгы сафта чүгәләбрәк утырган берәүгә төртеп күрсәтте дә:

— Бу безнең пропагандистыбыз һәм китапханәчебез иде, — диде.

Мин рәсемгә карадым да телсез калдым. Маңгайдан салкын тир бәреп чыкты...

Мин әлеге «француз партизаны»ның минем бертуган абыем Хәйруллин Гокәшә Хәйрулла улы икәнен әйттем.

Сөйләшер сүзләребез күп булды. Чәй янында да Әмир ага Франциядә Каршылык хәрәкәтендә катнашкан «үз егетләре» хакында сөйләвен дәвам итте. Ул хәзер гел шул истәлекләрдә яши кебек тоелды миңа.

Әмир ага Франциядә хәрәкәт иткән үз отрядыннан бик күпләрнең язмышын ачыклаган. Ул миңа французча язылган исемлекләр күрсәтте. Аларда да абыемның исем-фамилиясе бар.

Әмир ага Үтәшев белән сөйләшү байтак табышмакка чишелеш бирде миңа. Көннәрдән бер көнне Татарстан КГБсының җәмгыять бәйләнешләре үзәге башлыгы Равил Кәшаповка, абыем турында кайбер мәгълүматлар сездә юкмы, дип, хат җибәрдем. Әмма миңа Сөббух Рафыйков хакында бик күп материаллар табышкан Равил Кәшапов, фаҗигагә очрап, хастаханәдә ята икән, хатынын шул фаҗигадә үлгән, диделәр. Бәхеттән, ул минем үтенечне битараф калдырмаган. КГБ хезмәткәрләре миңа абыемның үткәне хакында төрле документлар туплаган. 3191 нче санлы эшне төшерделәр. 1947 елның 11 маенда регистрациягә алынган бу эш кәгазьләре белән танышып, өйрәнеп утырдым.

Беренче кәгазь ТАССР Дәүләт куркынычсызлыгы министрлыгының икенче бүлеге оперуполномоченные өлкән лейтенант Мусин карарының күчермәсе. Бу карарны шул ук бүлек начальнигы подполковник Вервес раслаган. Анда сүз Хәйруллин Гокәшәгә аерым эш ачу турында бара. Аңа «немец агенты, пропагандисты» дигән мөһер сугыла. Янәсе, кулга алынган Гыйлаҗиев К. һәм Снегадов Л.А. (мөгаен, Снегиревтыр, документларны укыгач шундый нәтиҗәгә киленә — Д.Г.) күрсәтмәләре әнә шул хакта сөйли.

Казанның адреслар бюросына да «Үтә яшерен» грифы белән Гокәшә Хәйруллинның Казанда яшәве хакында белешмә сорап 1946 елның 5 сентябрендә язу җибәрелә. Күрәсең, эзләү озакка сузылган. Ни дисәң дә, Хәйруллин фамилиясен йөртүчеләр бик күп. Әмма Гокәшә исемлесе бөтен җир шарында берәү генәдер. Бу исемне минем дә беркайда да очратканым юк. Мәшһүр ислам галиме Шәйхелислам Хәмидидә белем алган әтием Хәйрулла Гарифуллин Мөхәммәт рәсүлуллаһ сәхәбәләре, ягъни аны күреп белүчеләр арасында Гокәшә исемле кешене белеп, шул исемне беренче улына кушкан. Соңыннан, еллар үткәч кенә шырпы кабы зурлыгындагы бер иске китапта бирелгән сәхәбәләр исемлегендә бу исемне очратып, ул китапны Гокәшә абыйның үзенә биргән идем.

Сугыш тәмамлануга әсирлектән кайтучыларны эзәрлекләү башлана. Казанда да аларны эзләү өчен махсус исемлекләр төзелгән. 42 нче санлы исемлектә 23 нче кеше булып абыем Хәйруллин Гокәшә язылган. «25 яшьтә. Тат. АССРдан, татар. Аерым билгеләре: уртача буйлы, тулы, озынчарак йөзле, коңгырт чәчле, шадра. Ватанын саткан. «Идел-Урал» легионнары өчен ачылган пропагандистлар курсында укыган, аннан соң Ле-Пюи (Франция) шәһәрендәге легионда пропагандист булып эшләгән», диелә анда.

1947 елның апрель аенда Яхшыбай авылында яшәүче, «Идел-Урал» газетасының рәссамы булган Раян Ризатдин улы Зәбиров кулга алына.

Менә шул Раян Зәбиров абыем Гокәшә Хәйруллинның Сарман районының Яхшыбай авылы кешесе икәнлеген, хәзер дә исән-сау булуын, хәзер Кемерово шәһәрендәме, өлкәсендәме яшәвен, Яхшыбайдагы әти-әнисе белән хат аша элемтә тотуы турында КГБ хезмәткәрләренә күрсәтмә бирә.

КГБдагылар асыл кош тоткандай булалар. Башка кулга алынучылар абыем Хәйруллин Гокәшәнең сугыштан соңгы язмышын белмәүләрен генә әйтәләр.

Әйтик, Чувашстанның Калинин районындагы Синьял-Яуши авылыннан гаепләнүче Снегирев Порфирий Платонович 1946 елның 26 маенда ук Гокәшә Хәйруллинның инде безгә мәгълүм «аерым билгеләрен» тикшерү органнарына хәбәр итә. Ул үзе 1944 елның апрель аенда Гокәшә Хәйруллин белән бергә «Идел-Урал» легионы өчен пропагандистлар хәзерләү курсында укуын, аннан соң аның Ле-Пюи шәһәрендәге легионда пропагандист булып эшләвен әйтә.

«Идел-Урал» газетасы редакторы булып эшләгән гаепләнүче Кыям Гыйлаҗиев 1946 елның 10 сентябрендә биргән җавапларында болай ди: «...Хәйруллинны беренче тапкыр 1944 елның июнь-июль айларында Потсдам шәһәрендәге курсларда күрдем. Мин анда лекцияләр укыдым. Хәйруллин фашистик «Идел-Урал» газетасының хәбәрчесе иде, өчме-дүртме милләтчелек рухындагы шигырь язды. Алар барысы да Советка каршы характерда иделәр. Тагын Ураза бәйрәмеме, Корбан бәйрәмеме хакында бер мәкалә язды. Хәйруллинның бөтен мәкаләләре мөхәррире мин — Гыйлаҗиев булган «Идел-Урал» газетасында басылдылар. Хәйруллин язганнарын редакциягә 1943—1944 елларда җибәреп торды.

1944 елда Хәйруллин Советка каршы пьеса язды, ул легионерлар алдында сәхнәдә куелды. Бу пьесаның характеры турында легионерларның үзешчәннәр түгәрәгендә катнашучы Явдан Шамвазов әйбәт белергә тиеш...»

Хәзерге укучы мондый күрсәтмәләрдә КГБ хезмәткәрләре өстәп язган сүзләрне ачык абайлый. Ул чорда әсирләрне һәм легиончыларны фәкать илен сатучы, Советка каршы, герман агенты һәм башка шундыйрак сүзләр белән генә атаганнар.

Гокәшә Хәйруллинның «табылуы» аны эзәрлекләү-эзләү белән шөгыльләнүчеләр өчен көтелмәгән нәрсә булмый. Кеше тикле кеше ничек югалсын инде. Кемеровога да, Сарманга да яшерен хатлар, телеграммалар китә. Абыемның әйтүенә караганда, Яхшыбайның бер бәндәсе, безнең өебезгә кереп, аның фотосын да, адресын да алып, закон сагындагыларга тапшырган.

Кемероводан да озак көттермичә уңай җаваплар алына. Казанныкылар Гокәшә Хәйруллинны кулга алып Казанга җибәрүләре турында эш йөртә башлыйлар. Ниһаять, аны 1947 елда Кемерово шәһәрендә кулга алалар. Аның «Северная» шахтасында тау мастеры булып эшләгән чагы була. Хөкем дә Кемерово шәһәрендә була. Мин 1947 елның 3 ноябрендә аннан сорау алу беркетмәсенең күчермәсен укып чыктым.

Бүген безгә һәр легиончыны исемләп белү кирәктер. Гокәшә абый сорау алуларда эчке бер сиземләү белән нигездә инде кулга алынган йә булмаса чит илдә үлеп яки яшәп калган кешеләрне атаган. Үзе белгән меңләп әсир һәм легиончы арасыннан нибары 19 кешенең исемен атау үзе бер батырлык булгандыр. Кемнәр соң алар? «Идел-Урал» президенты мәгълүм эмигрант Шәфи Алмасны атаган ул. Французлар әле хәзер дә Каршылык хәрәкәтенең чын батыры дип искә ала торган Андрей Аксеновны күрсәткән. Без Андрейның Мәскәү кешесе булуын, Совет Армиясе капитаны булып хезмәт итүен, самолетта очышлар ясавын, легионда взвод командиры булып торуын беләбез. Ул немецлар белән бер бәрелештә, 1944 елның 11 августында һәлак була.

Исемлектә Совет Армиясенең элекке өлкән лейтенанты, тумышы белән Башкортостаннан булган Шәриф Гобәйдуллин да бар. Ул легионда өлкән пропагандист булып йөргән, «Идел-Урал» газетасына язышып торырга абыем Хәйруллин Гокәшәне ул күндергән. Үпкә авыруы белән авыручы Шәрифне Ле-Пюи госпиталендә 1944 елның көзендә Францияне азат иткәннән соң күрүен әйткән. Гокәшә Хәйруллин әйткән күп кешеләр — Потсдамдагы пропагандистлар курсы белән бәйле кешеләр. Кайчандыр бер институтта доцент булып эшләгән Фәйзуллин бу курсларда татар группасының җитәкчесе булган, Нигъмәти Шәрәф бу курсларда укыткан. Алиев Юрик (Себердән) белән Курбанов Али (Урта Азиядән) үзе белән бергә Кастрес шәһәрендә офицерлар курсын тәмамлаган булганнар.

Потсдам курсларында укучылар арасында Крупинский Александр да булган. 27—28 яшьләрдәге бу кеше яһүд милләтеннән булган, әмма үзен поляк дип йөрткән, шул ук вакытта татар телен дә әйбәт белгән.

Тагын Порфирий Снегирев, Алексей яки Андрей Шурышев, Идел буеннан Михаил Гафаров, Казаннан Галовдинов, Василий Пантелеев һәм Башкортостаннан РСФСРның Югары Советы элекке депутаты Кашаков, Раиф Хәсәновларның исем-фамилияләре телгә алына.

Гокәшә абый аларның барысын да диярлек май-июнь айларында Потсдамдагы пропагандистлар курсында соңгы тапкыр күрүен әйткән. Кайберләре белән Ле-Пюидә бөтенләйгә аерылышкан. Менә кайбер җаваплары: «Гыйлаҗиев Кыям. 30—35 яшьләрдә. Сугышка кадәр Казанда чыга торган «Яшь ленинчы» газетасы хезмәткәре булган. «Идел-Урал» газетасы мөхәррире иде. 1944 елның июлендә Потсдамда соңгы тапкыр күрдем.

...Үтәшев Александр. Атасының исемен белмим. 30—35 яшьләрдә. Совет Армиясенең элекке хәрби хезмәткәре. Легионда рота писаре булды, отделение командиры ярдәмчесе дигән званиесе бар иде. Соңгы тапкыр мин аны I эшелон белән СССРга киткән чагында Ле-Пюи шәһәрендә күрдем, аның кайда торуын белмим». Бу мәгълүматлар безгә таныш. Әмир ага Үтәшев турында. Шушы урында кыска гына тарихи чигенеш ясарга кирәктер.

Мәгълүм булганча, 1943 елның август аенда җәлилчеләр кулга алына. Немецларга каршы эш алып барган яшерен оешма ачыла. Җитмәсә, көнчыгыш фронтка җибәрелгән легионерлар төркемнәре дә фашист офицерларын үтереп партизаннар ягына чыгалар. Шуннан соң фашист командованиесе тактиканы үзгәртә. Алар легионерларны көнбатышта файдалану уңышлы булыр, дип уйлыйлар. Шулай итеп бердәм Татар легионы таркатыла һәм аның бер өлеше Франция партизаннарына каршы көрәштә куллану нияте белән Франциянең Ле-Пюи шәһәренә җибәрелә. Алар бирегә 1943 елның октябрендә килеп җитәләр. Арада Муса Җәлилдән махсус заданиеләр алып, яшерен төркемнәр оештыру тәҗрибәсен туплаучылар да була. Әмир Үтәшев шундыйларның берсе була. Немецлар арасында яхшы ук немец телен өйрәнеп алган татар легионерлары яңа урында төрле юл белән француз телен үзләштерә башлыйлар...

Әмир Үтәшев Югары Луара департаментындагы Франция Каршылык хәрәкәте командующие подполковник Жевольда белән (чын исеме Серж Запальский) элемтә урнаштыра, шулай итеп Франция партизаннары белән бәйләнешкә керергә мөмкинлек туа. Аларның тәрҗемәчесе Мишель белән танышу да бу бәйләнешне ныгытуга ярдәм итә. Әмир Үтәшевка (ул чакта «Капитан Александр») фотоаппарат «бүләк» итәләр. Ул легиончыларны рәсемгә төшерә һәм барысы белән дә хәбәрләшеп чыга. Ул, аерым төркемнәр оештырып (гадәттә 18 кешелек), аларны коралландыруда зур тырышлык куя. 1944 елның май-август айларында гына да партизаннар ягына йөзләгән легионер чыга.

Әлбәттә, немецлар белән йөзгә-йөз килеп сугышка кергән чаклар да була. Шундый бәрелешләрнең берсендә беренче төркем командиры Андрей Аксенов һәлак була. Башкортостанның Югары Кыйгы авылыннан Газизҗан Зөбәеров та үлеп кала. Икенче төркем командиры Гриша Рәҗәпов дүрт тапкыр яра ала.

1944 елның 11 августында булган мондый сугыш партизаннарны куркытмый. Алар департамент үзәге Ле-Пюине азат итү өчен хәзерлек башлыйлар (14—18 августта), Андрей Аксеновны Александр (Әмир) Үтәшев алыштыра. Аның мәгълүматларына караганда, 1944 елда 1500 дән артык легиончы француз маклары (партизаннары) ягына чыга. Алар арасында Гокәшә Хәйруллин исемле Сарман егете дә була һәм ул «Капитан Александр»ның (Әмир Үтәшевның) отрядында була. Франция азат ителгәннән соң, совет әсирләреннән 352 нче Совет батальоны оеша һәм ул 1945 елның август аенда тулысынча туган иленә кайтырга җыена башлый. Әмир Үтәшевка элекке әсирләрне СССРга кадәр озатып кую йөкләнә.

Ул үзе 1918 елның 9 ноябрендә туган. Иске Кәшер мәктәбенең 7 нче классын тәмамлагач, Алабуга педагогия техникумына укырга керә һәм аны 1936 елда тәмамлый. Аннан соң Красный Бор районының Салагыш мәктәбендә укыта. 1938 елдан ул Әлмәт районының Бигәш мәктәбенә укытучы итеп билгеләнә һәм шунда 1940 елның февраль аена кадәр, ягъни армия сафларына киткәнче эшли.

1941 елның 3 сентябрендә Полтава янындагы тигезсез сугышларда әсир төшә. Аннан соң төрле лагерьларда йөри. «Идел-Урал» легионында үлемнән котылып кала.

Аның эш кәгазьләрендә Франциядәге Кастрес шәһәрендә офицерлар курсын, Потсдам шәһәрендә пропагандистлар курсын тәмамлавы, легионда пропагандист һәм китапханәче булып эшләве, легионерлар алдында лекцияләр, докладлар укуы, алар арасында татар комитетыннан алынган әдәбият һәм газеталар таратуы, «Идел-Урал» газетасының даими хәбәрчесе булуы, «Идел-Урал» дигән мөстәкыйль татар дәүләте төзүне чагылдырган «Утлар» дигән пьеса язуы әйтелгән.

Суд Гокәшә Хәйруллинны егерме биш елга хөкем итә. Ул гомеренең өрлектәй ун елын Казакъстанның Җизказган шәһәрендә бакыр шахталарында үткәрә.

1957 елдан Казанда төзелештә эшләде. Штукатур кызлар бригадасын җитәкләде. Әйбәт эшләгәннәрдер. Алар турында газеталар язгалап тордылар, рәсемнәрен бастырып чыгардылар. Заманында үзен шәһәр Советына да, район Советына да депутат иттеләр. Хатыны Зәйтүнә апа белән өч кыз үстереп кияүгә бирделәр.

Шигырь язу гадәтен гомеренә ташламады. Белмим, аның белән очрашкан кем генә аннан үзенә багышлап язылган шигырьне бүләк итеп алмады икән? Туйларга, юбилейларга шигырьләр яза иде. Казандагы әдәби кичәләрнең берсен дә калдырмады. Әдибебез Нәкый ага Исәнбәт белән дустанә мөнәсәбәттә булдылар. Ул аңа үзе белгән-ишеткән мәкальләрне бирә иде, иске китаплар тапса да аңа тапшырды. Нишлисең, әҗәл аны туган ягында көтеп торган. Сеңлебезнең кызының туена кайткач, икенче көнне авыл буасына батып үлде шул...

Әтиемнең иске китапларын актарып утырганда, абыемның хат эченә язылган берничә шигырен тапканым бар иде. Алар инде хәзер югалганнар. Шулай да бер-икесен күңелдә калганча биредә язып үтәм.
Сорасагыз...

Сорасагыз минем үземнән:
— Куркасыңмы, — диеп, — үлемнән?
— Юк, курыкмыйм! 
Ләкин җир астында 
Ятасылар килми бүгеннән... 
Михнәтләре белән дөнья тулы, 
Тик барыбер килми үләсе.
Ал ман нардан кайтып,
Сарманнарда
Әниемне килә күрәсе,
Әтиемне килә күрәсе,
Шул хис йөртә безне, күрәсең.

Рәхмәт, әни
Рәхмәт, әни, мине үстергәнсең 
Чәчләремнән сөеп, иркәләп.
 Дөнья гына, әни, шул чәчләргә 
Чал төшерде әле иртәрәк. 
Синең чәчләр дә бит ап-ак, диләр, 
Мин агарттым, беләм, әнием. 
Төшләремдә сабый бала булып 
Синең янга киләм, әнием. 
Куеныңа мине аласың да 
Чәчләремнән сөеп назлыйсың... 
Их, әнием, сине ут-суларга 
Салуларым инде азмы соң? 
Рәхмәт, әни, мине үстергәнсең, 
Үпкәләмә миңа ничек тә. 
Төшләремә кереп син бүген дә 
Тирбәтәсең әле бишектә...
Абыемның сугышка кадәр латин хәрефләре белән язган шигырьләр тулы ике калын дәфтәре булырга тиеш — Казандагы дусларында саклана, диделәр. Аларны табып дөньяга чыгару халкыбызның шагыйранә җанлы бер легиончы улына хөрмәтебез булыр иде.

Дамир Гарифуллин.
"Мәйдан" № 9, 2004.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013