Бүген Әдипләр: Нәҗибә Сафина. Милләтең алдырмаса
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты
Сорагыз - җавап бирәбез

Безнең рейтинг


PR-CY.ru

"Г" хәрефенә язмалар

Равил Әмирхан. Әмирхан хәзрәт (ӘМИРХАН ГАБДЕЛМӘННАН)
Рәниф ШӘРИПОВ. РӘМЗИЯНЕҢ «КӨМЕШ ТУН»Ы (Рәмзия Габделхакова)
М.И.Әхмәтҗанов. Габдессәлам
Ш.Ш.Абилов. Мескен Габди
Нәҗип МӘДИЯРОВ. ИҖАТЫ ХӨРМӘТКӘ ЛАЕК (Әзһәр Габиди)
Рәфыйк ШӘРӘФИЕВ. Хыял күкләрендә ак болыт (Рафаил Газиз)
Рәфыйк ШӘРӘФИЕВ. Шагыйрь күңеле - серле дөнья (Рафаил Газиз)
Ләйлә Минһаҗева. Хаталар да булмаса (Рафаил Газиз)
Ркаил Зәйдулла. Карурман җанлы кеше (Хәйдәр Гайнетдинов)
Рафаэль МОСТАФИН. ГОМӘР ГАЛИ ФАҖИГАСЕ
Ильяс Мөстәкыймов. Гасырлар аша килеп җиткән чыганак (Кадыйр-Гали бик турында)
Җәләлиева М. Үкенечле тәкъдирләр уйландыра (Гөлчәчәк Галиева)
Миркасыйм ГОСМАНОВ. Исмәгыйль Гаспралы вә Шәркый Төркестанда яңа уйгур мәгарифчелеге
Фатих Урманче. Йолдызлардан өстә — шигърият (Рәдиф Гаташ)
Рамазанов Г. Мәҗит Гафури.— Кит.: Татар әдәбияты тарихы: 3 том. Казан, 1986, 151—171 б.
ИЛДУС ДИНДАРОВ. Каберенә эзләр суынмас (Галиәсгар Гафуров-Чыгтай)
Айдар Хәлим. Язмыш (Йосыф Гәрәй турында)
Нәҗибә Сафина. Милләтең алдырмаса (Даут Гобәйди)
Җәүдәт МИҢНУЛЛИН. КҮРЕНЕКЛЕ ГАЛИМ, ӘДИП, ҖӘМӘГАТЬ ЭШЛЕКЛЕСЕ (Миркасыйм Госманов турында)
Казбек ГЫЙЗЗӘТОВ. Зарлы "Зар заман" (Таҗи Гыйззәт турында истәлекләр)
Фәридә ХӘСӘНОВА. ФЛЕРА ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНАНЫҢ ШИГЪРИ ДӨНЬЯСЫ
Рафаэль Мостафин. ӘДӘБИЯТЫБЫЗНЫҢ ИМӘН БАГАНАСЫ (Аяз Гыйләҗев)
Айдар Хәлим. Үз мәктәбе бар (Хәким Гыйләҗев иҗатына бер караш)
Алсу ШӘМСУТОВА. «Җан сурәте» (Галимҗан Гыйльманов әсәренә карарта) A Ә Б B Г Д E Җ З И К Л M Н Р C T У Ф X Ч Ш Ю Я Һ
Нәҗибә Сафина

Милләтең алдырмаса

Даут Гобәйди
Аның исеме татар әдиплә­ре исемлегендә юк. Аның турында мәгълүматны энциклопедик сүзлекләрдән дә таба алмассың. Гражданнар сугышында һәлак булганнарның Хәтер китабы төзелмәгән. Хәер, төзелгән булса да, ул анда сугышчылар исемлегендә булмас иде. Булмас иде, чөнки ул шагыйрь һәм шагыйрьләр исемлегендә булырга тиеш. Шагыйрь? Әллә тарих шагыйрен төптән күтәргәнме? Татарның тагын бер шагыйре халкына кайтамы?

Аһ! Шулай булуын бик теләр идем. Тарих катламнарыннан актарып әсәрләрен милләтенә кайтарыр идем, әмма, әмма. Даут Гобәйди атлы шагыйрьне дә кулга алганда, жандармерия аның әсәрләрен ат йөгенә төяп алып китә. Үзен төрмәдән чыгара, ә архивын ут авызына озата.

Әмма Даут Гобәйдинең иҗат нуры татар әдәбияты тарихын яктырта. Яктырта, чөнки Даут Гобәйди җанын­нан чыккан нур язучы Шәүкәт Харисов җанына барып иреш­кән дә, аның җанында шагыйрь хакында гүзәл роман тудырган. Шәүкәт Харисовның “Горькая встреча” исемле романы, әлбәттә, Казанда дөнья күрмәгән һәм татар телендә дә түгел, ә рус телендә Дүшәнбе шәһәренең “Ирфан” нәшрия­тында 1986 елда басылып чыккан. Даут Гобәйдинең якташлары – әгерҗелеләр бу романны рус телендә язылган дип белгәннәр, әмма татар язучысы шушы романны дөньяга чыгарыр өчен рус телен роман иҗат итәрлек дәрәҗәдә өйрә­неп, ерак таҗик илендә дөньяга чыгарган.

Романның төп герое Даут Гобәйди бер милли героебыз булса, бу романны иҗат итеп дөньяга чыгарган язучы икенче бер милли героебыз, дип әйтергә хакым бар.

Әйе, Мәхмүт Галәүнең романнарын да гасыр аша рус теленнән татар теленә тәрҗемә итеп, милләтенә кайтаручы Рәис Даутов шәхесе дә бар һәм күпләр бу әсәрләрне русчадан тәрҗемә икәнен белмичә генә укыдылар.

Ә Шәүкәт Харисов үз әсә­рен русча язганмы соң? Бу сорау 2011 елга кадәр ачык калган. Романны укып чыккач, ми­не һәм Даут Гобәйди һәм Шәүкәт Харисов шәхесләре шулкадәр кызыксындырды ки, мин галим булмасам да, эзләнүләргә алындым. Җанда йөзләгән-меңлә­гән сорау: кем ул Даут Гобәйди? Роман документаль нигездә язылганмы? Шулка­дәр олы-олы язмышлы шәхе­сен татар дөньясы әлегәчә белми яшиме?

Ник аны Колчак сугышчылары шулкадәр кыргыйларча җәзалап үтерә, юкса аның бердәнбер коралы – каләм генә бит?! Ат койрыгына тагып мәсхәрәләгәннән соң ша­гыйрьнең кулларын-аякларын чабып өзәләр, борынын кисәләр, күзләрен чыгаралар. Хәтта җәсәден җирләргә рөхсәт итмиләр. Авылдашлары төнлә белән шагыйрьнең туракланган гәүдәсен җыеп яшерен рәвештә җирлиләр. Аңлашыладыр, ачулары бик зур булган бу шәхескә.

Романда авторның уйланулары арасында шундый җөмлә дә бар: “Обыватель скорее простит бездарность, чем талант”. Бу – афоризм, әлбәттә. Бу – аксиома! Ни кызганыч, бу – бүгенге көннең дә асылы.

Романны укыган саен олы шәхесне ача барасың. Ул документаль нигездә язылган. Беләсегез килсә, Даут Гобәйдинең 1938 елда туган оныгы Сәгыйрь Гобәйди исән-имин Әгерҗедә яши икән! Шагыйрь язмышындагы бик күп де­таль­ләрне Сәгыйрь ага бөртекләп җыйган һәм якташлары җанында, чыннан да, шагыйрь бөек шәхес булып яши икән. Тик шунысы сәер, гыйльми Казан ничек әлегәчә бу шәхескә игътибар итмәгән? Юкса аңа, булганны бар дип танучы гыйльми үзәк буларак, тиңдәш юк лабаса.

Юк, мин бөтенләй үк хаклы түгел! Чөнки Мәхмүт Хө­сәен 1952 елда шагыйрьнең уттан исән калган шигырь­ләрен редакцияләп Татарстан китап нәшриятында дөньяга чыгарган. Аннары... Әйе шул, билгеле әсәрләре бик аз калган һәм Иж-Буби мәдрәсәсе шәкертенең олы мәгърифәтче дә, җәмәгать эшлеклесе дә, шагыйрь дә, прозаик та булуын ныклап өйрәнүче галим табылмаган, күрәсең.

Ник табылмаган? Татар әдәбиятында тагы кайсы шагыйрь хакында шундый зур әсәр язылган соң әле? Габдулла Тукай хакында. Мондый параллель үткәрү минем кызыксынуымны тагы да арттыра төште һәм ирексездән, бу шагыйрьнең төп иҗаты юкка чыгарылган, дигән нәтиҗәгә китерде. Даут Гобәйдинең “Җәһәннәм” романының беренче кисәге язылып тәмамлану турындагы сүзләр буш урында тумаган бит.

Әгерҗе – тирән вә тын аккан су кебек ул. Анда халык бер каптырмалы түгел. Әгерҗе – Иж-Буби иле, мәгъ­рифәтле төбәк.

Миңа Әгерҗе районының Мордва авылында яшәп иҗат итүче шагыйрь Чыңгыз Мусинда Даут Гобәйди хакында татар телендә язылган 500 битле роман саклана дигән хәбәр иреште. Һәм мин аның янына юл тоттым. Кулымда – тигез хәрефләр белән язылган кулъязма-роман. Авторы билгесез. “Беренче кисәк тәмам” дип куелган. Кулымнан тө­шерми укып чыгам һәм ачыш: бу Шәүкәт Харисов тарафыннан туган телендә язылган “Горькая встреча”. Татарча исеме, автор кулы куелмаган. Әсәрнең беренче кулъязма-варианты. Әлбәттә, русча дөнья күргән варианттан нык кына аерыла, әмма әсәрнең авторы Шәүкәт Харисов икәненә шик юк. Күңелемдә шагыйрь Чыңгыз Мусинга карата чиксез рәхмәт хисләре тула. Әллә ниткән нурлы өметләр белән Дү­шәнбе шә­һәренә, Язучылар берлегенә шалтыратам: “Шәү­кәт Харисов турында белешмә... Әмма, әмма: “Ул Таҗик­стан Язучылар союзы әгъзасы булган. Үзгәртеп корулар башлангач, каядыр китеп барган...

Мине тагын шунысы сө­ендерде дә, гаҗәпләндерде дә: Әгерҗе хакимияте башлыгы һәм урынбасарлары да мәшһүр якташлары Даут Гобәйди шәхесен милләткә кайтару-таныту өчен җан ата.

Даут Гобәйдине туракласалар да, үтерә алмаганнар икән бит, чөнки шагыйрь халкын яшәтер өчен иҗат иткән, гомерен дә биргән, әмма аны әҗәл тарихтан алып ташлый алмаган. Нәҗибә Сафина Ватаным Татарстан, 26 ноябер, 2011.




© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013