Бүген Әдипләр: Гөлшат Нуриева
   
Телеңне ЙОКЛАП КАЛМА, әй татар баласы!



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Гөлшат Нуриева

A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Кадрия Наил
Рәзилә Насыйбуллина
Галинур Нәбиев
Гөлсәрия Нәбиуллина
Мәдинә Нәбиуллина
Ильмира НӘГЫЙМОВА
Дания Нәгыймуллина
Мәкмүнә Нәҗипова
Наҗар Нәҗми
Наил Нәҗми
Мариc Нәзиров
Халидә Нәфыйкова
Зөлфия Нигъманова
Афзал НИГЪМӘТУЛЛИН
Мостафа Ногман
Рәмзи Ногмани
Илнар НОТФУЛЛИН
Зәки Нури
Гөлшат Нуриева
Гөлшат Нәбиулла кызы Нуриева 1966 елның 14 апрелендә Акъяр авылында туган. Урта мәктәпне тәмамлагач, «Маяк» колхозында бухгалтер булып эшли һәм бер үк вакытта, читтән торып, Лаеш авыл хуҗалыгы техникумында белемен күтәрә. Аннан «Кичү» колхозында, Зирекле лицеенда эшләп ала. Хәзерге вакытта — китапханәче. Гөлшат Нәбиулла кызы мәктәп елларында ук шигырьләр яза. Шигырьләре район газетасында әледән-әле басылып тора.
Бурычлы мин

Үткәннәрне искә төшергәндә,
Күз алдыма килә әнием.
— Тырыш бул син, балам, бирешмә, — дип
Әйткәннәрен һәрчак хәтерлим.

Тормыш юлы шактый сикәлтәле, 
Очрап тора анда киртәләр. 
Сукмакларым кая илтсәләр дә, 
Киңәшләре ярдәм итәләр.

Әниләргә булган зур бурычны 
Тиңләп булмый хәтта бернигә. 
Чын йөрәктән рәхмәтемне әйтәм 
Тормыш бүләк иткән әнигә.

Авылым

Табигатьнең гүзәл почмагында 
Минем туган авыл урнашкан. 
Бик сагынам сине, исәнме, дип 
Дәшәмен мин аңа ерактан. 
Беркайда юк авылымдагы кебек 
Матур күлләр, иркен болыннар. 
Болыннарда чабып йөри төсле 
Без уйнаткан елгыр колыннар. 
Балачагым шул авылда узган, 
Газиз телем шунда ачылган. 
Син онытма, авылым, бу балаңны, 
Ә мин сине мәңге ташламам.

Бәхет

Бәхет дигән изге төшенчәгә 
Язылганмы берәр кагыйдә? 
Үз бәхетен эзләп табар өчен 
Туа бит ул Кеше бу Җиргә. 
Кайберәүләр, бәхет эзләргә дип. 
Чит җирләргә карап юл тота. 
Еракларга китеп барган саен. 
Туган җирен хәтта оныта. 
Мин теләмим андый бәхетләрне, 
Туган җирдән читтә яшәргә. 
Исәнлек - зур бәхет икәнлеген 
Аңлатырга телим кешегә. 
Кадерен белеп яшик исәнлекнен. 
Бушка уздырмыйча гомерне. 
Нәр җирдә дә тырыш хезмәт кенә 
Бәхет китерә, данлый кешене.

Илһам чишмәләре. Казан, "Рухият" нәшрияте, 2013.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018