Бүген Геннадий Макаров
   
Телеңне ЙОКЛАП КАЛМА, әй татар баласы!



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Геннадий Макаров

A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Геннадий Макаров
Әхмәтһади Максуди
Садри Максуди
Мөхәммәтша Мамин
Зәет Мәҗитов
Шиһабетдин Мәрҗани
Раилә Мәсхуди
Әмир Мәхмүдов
Гали Мәхмүдов
Мирза Мәхмүтов
Назыйм Мәхмүтов
Хуҗиәхмәт Мәхмүтов
Альта Мәхмүтова
Мөхәммәт Минһачев
Ниязетдин Миңлеәхмәт
Хатыйп Миңнегулов
Ким Миңнуллин
Фәрвәз Миңнуллин
Маһирә Миңнуллина
Вил Мирзаянов
Назиф Мириханов
Фәрит Мифтахов
Сәвия Михайлова
Маһруй Мозаффария
Динә Морзакаевa
Фәния Мортазина
Рафаэль Мостафин
Әлфия Мотыйгуллина
Марат Мөлеков
Фатих МӨСӘГЫЙТЬ
Шакир Мөхәммәдъяров
Рафаэль Мөхәмәтдинов
Гаяз бине Мөхәммәтхафиз
Рәфыйк Мөхәммәтшин
Наил Мөхәррәмов
Рәзинә Мөхияр
Зариф Мөэминев
Флүн Мусин
Геннадий Макаров
Геннадий Макаров 1952 елның 21 мартында туган. Ул 1969 елдан магнитофонга халык иҗаты әсәрләрен язып алу максаты белән Татарстан, Башкортстан, Чиләбе, Оренбург һәм башка өлкәләрдә ел саен музыкаль-этнографик экспедицияләр оештыра. Борынгы уен кораллары: думбыра, танбур, дәф, сызгычлы кубызларны хәзерге заман татар сәнгатенә кайтаручы, аларны тергезү һәм реконструкцияләү авторы. Яшьлегендә бер төш күрә ул. Имеш, тирән бер баздан үзе дә таныш булмаган уен коралларын яктылыкка чыгара. Геннадий Макаровның бу төше чыннан да чынга ашты. Думбыра, дәф, танбур, сызгычларны татар халкына яңадан кайтарды. Бу эшләрне ул эшләмәгән булса, бүгенге мәдәният ни дәрәҗәдә хәерче булыр иде икән. Юкка гына сәнгатьне аңлаган алдынгы карашлы яшләр аның иҗатын югары бәяләми. “Макаров Тукай бүләгенә милли фольклорны бөртекләп җыйган өчен лаек”, дигән иде җырчы Алия Сабирова.
Макаров Геннадий Михайлович – сәнгать фәннәре кандидаты, фольклор белгече, борынгы татар уен коралларын тергезүче һәм ясаучы. Монографияләр, дистәләрчә фәнни һәм тәнкыйди мәкаләләр авторы. 1984 елдан Г.Ибраһимов исемендәге ТӘҺСИда, 2010 елдан Татарстан фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында фәнни хезмәткәр. 1992 елдан Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең Татар музыкасы һәм этномузыкология кафедрасы доценты. 2004 елда «Идел-Кама буе татарларының традицион өрмәле уен кораллары (тарихи реконструкция һәм генезис проблемалары)» дип аталган тема буенча диссертация яклый.
«Бәрмәнчек», «Хушаваз», «Ак калфак» исемле вокаль-инструменталь фольклор ансамбльләренең оештыручысы һәм фәнни җитәкчесе. 1969 елдан магнитофонга халык иҗаты әсәрләрен язып алу максаты белән Татарстан, Башкортстан, Чиләбе, Оренбург һәм башка өлкәләрдә ел саен музыкаль-этнографик экспедицияләр оештыра. Борынгы уен кораллары: думбыра, танбур, дәф, сызгычлы кубызларны хәзерге заман татар сәнгатенә кайтаручы, аларны тергезү һәм реконструкцияләү авторы.

“Татар заманы”

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018