Бүген Әдипләр: Габделхак Кәримов
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Габделхак Кәримов


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Ринат Кадыйров
Резеда Кадыйрова
Алсу Казанбаева-Хөсәенова
Рүзия Камаева
Әгъзам Камал
Гази Камал
Тәүфикъ Камалиев
Зөһрә КАМАЛИЕВА
Нариман Камалов
Габделҗәббар Кандалый
Әбелмәних Каргалый
Әнәс Кари
Наил Касыймов
Хатип Касыймов
Илназ Кашапов
Гөлүсә Кашапова
Нәкыйп Каштанов
Мөхәррәм Каюмов
Илгиз Кәлимуллин
Рәис Кәлимуллин
Айсылу Кәлимуллина
Фатих Кәрим
Ярлы Кәрим
Ярулла Кәрим
Габделхак Кәримов
Марат Кәримов
Алинә Кәримова
Ралия Кәримова
Тәслимә Кәримова
Фәния Кәримова
Фирдәүсә Кәримова
Әсхәр Кәшфуллин
Шаһвәли Келәүле
Ягкуб КИЗЛӘВИ
Роза Кожевникова-Баубекова
Мәүлә Колый
Асия Корбангалиева
Гөлнур Корбанова
Кашшаф Кормашев
Әхмәт Кормаши
Котб
Мансур Крыймов
Сәйфи Кудаш
Хөсам Кятиб

Габделхак Габдулла улы Кәримов 1961 елда Аксубай районының Яңа Ибрай авылында туган. Урта мәктәпне тәмамлагач, туган авылында механизатор-комбайчы булып эшли. Хәрби хезмәтен үтәп кайткач, төзелеш берләшмәсенә, аннары 1980 елда Светлогорск урман хуҗалыгы идарәсенә эшкә урнаша. 1999 елда гаиләсе белән Чирмешән якларына кайтып, Тукай бистәсендә яши башлыйлар.
2000 елдан «Гриц» кече нефть компаниясендә электрик. Ике китап авторы. Кайбер шигырьләренә җырлар язылган.

Шигырем

Утырамын да кайчак уйга талып, 
Әллә ниләр мине борчыйлар. 
Ашкынулы хисләр еракларга, 
Зур юлларга алып чыктылар.

Очрадылар миңа кешеләрнең 
Яхшылары, яманнары да. 
Назга сусап, сөю хисләреннән 
Ялкынланып янганнары да.

Шул хисләрме, әллә башка нәрсә 
Кулларыма каләм алдырды. 
Йөрәгемнән кайнап торган дәртне 
Шигырь юлларына салдырды.

Шагыйрь булу өчен ни кирәктер, 
Аңлатуы моны бик читен. 
Чын шигырьләр иҗат итү өчен, 
Чын хисләрдә яну кирәктер.

Тигез түгел

Язмыш юлын алдан белеп булмый 
Кайсы якка илтеп ташлыйсын. 
Эзләсәң дә: «Бәхет, син кайда?» — дип,
Тик белмисең килер-килмәсен.

Берәү яши сөеп һәм сөелеп, 
Кемнәрнеңдер гомере сагышта. 
Тигез түгел язмыш сукмаклары, 
Кемдер яши авыр тормышта.

Юк-юк, һич тә бу күпсенү түгел, 
Кеше бәхетеннән көнләшмик. 
Тәкъдир язган язмышыбыз, диик, 
Бүтәннәргә һич тә тиңләшмик.

Кемдер яши озын гомерләрен, 
Кайберәүләр яшьли өзелә. 
Ләкин бәхет читләп үтә, диеп, 
Яшәвеңнән, берүк, сүрелмә!

Яшәргә көч биреп яшисең

	(Җыр)
Сөймәгән ярларны пар итмә, 
Беркем дә керә алмас арага. 
Авырлык килсә дә бүләрбез, 
Дошманнар тоз сипсә дә ярага.
	Кушымта:
Син минем йөрәгем түрендә, 
Тормышым маягы син генә, 
Яшәүгә көч биреп яшисең, 
Бары тик син генә, син генә.

Яшикче, назланып, гөлләрдәй, 
Ятларны арага кертмичә. 
Безгә бит яшисе бар әле, 
Бәхетне ятларга бирмичә.

Сөй әле, син мине, сөйгәнем, 
Көнләшсен һавада йолдызлар. 
Без икәү бары тик бәхетле, 
Бәхеттә яшәрбез күп еллар.

Илһам чишмәләре. Казан, "Рухият" нәшрияте, 2013.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013...